Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Киләчәктән килгән малай (Фәрит Имамов)

Фантастик хикәя.

Әнвәр адымнарын тагын да кызулый төште. Күрше авылдагы апаларына барган иде лә. Хәзер турыдан гына, болын буйлатып, авылга ашыга, бөтенләй караңгыланып беткәнче кайтып җитәргә исәбе.

Әнә Чишмәле Яр янына да ерак калмаган инде. Җәй көне Әнвәрләр печән чаба торган тугайлык ул. Шунда алар әтисе белән, печән саклап кунар өчен, шалаш та ясап куйганнар иде. Апаларына барганда гына эченә кереп карап чыкты, шалаш җимерелмәгән, әйбәт сакланган. Кышын куян-төлке кебек җәнлекләргә кереп ышыкланырга менә дигән урын инде.

Әнә шундый уйлар белән шалаш янына килеп җиткәнен сизми дә калды Әнвәр. Ничек килгән булса, адымын аз гына акрынайтмыйча узып та киткән булыр иде. Тик шулчак шалаш эченнән ниндидер ыңгырашканга охшаш тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Әнвәр сагайды. Бераз тыңлап торгач, ыңгырашу тагын кабатланды. Берәр җәнлек-мазар гына кердеме икән? Әллә соң, кешеме? Нишләргә? Ерткыч җанвар булуы да мөмкин бит. Бәлки тизрәк табан ялтыратыргадыр? Әгәр кеше булса? Аңа ярдәм кирәксә? Бигрәк кызганыч итеп ыңгыраша бит.

Юк, узып китә алмады Әнвәр, сакланып кына шалаш эченә атлады.

— Кем бар монда? — ул үз тавышын үзе танымады. Әллә куркудан, әллә туңудан калтырап куйды малай.

Шалаш түрендәге тавыш беразга туктап калды. Һәм кинәт каршыдагы җан иясе кискен хәрәкәт ясап, урыныннан сикереп торды. Әнвәр үзенә төбәп кабызылган фонарь яктысыннан күзләрен яшерергә тырышып, йөзен куллары белән каплады.

— Син кем? Урыныңнан кузгаласы булма! Юкса лазер пистолетым белән хәзер урталай кисәм.

Әнвәр көчле яктылык артындагы тавыш иясен күрә алмый иде. Тавышына караганда, үзе белән бер чамадарак малай булырга тиеш.

— Ник дәшмисең? Кем син?..

Шунда сөйләүченең тавышы кинәт өзелде дә, авыр ыңгырашуга күчте:

— Уф, уф... Бөтен тәнем ут булып яна, әз генә дә хәлем юк...

Шул сүзләрдән соң аның кулындагы фонаре төшеп китте. Ә Әнвәр тиз генә фонарьны эләктереп алды да, ут яктысын ятучы кешегә, юнәлдерде. Бу — Әнвәр яшендәрәк бер малай иде. Кара бөдрә чәчләре маңгаена төшеп ябышкан, күзләре ярым йомылган, иреннәре нәрсәдер пышылдап калтырый, йөзе тартышып куя. Әнвәр кулы белән үрелеп, малайның маңгаен тотып карады. Ул ут шикелле кызу иде. Суык тидергән булырга тиеш бу малай. Әнә бит, вакыт-вакыт йөткергәләп тә ала. Тидерерсең дә шул, өстенә ничек юка киенгән: бер кат

ак күлмәк, аның әстеннән ниндидер ялтыравыклы кара материалдан тегелгән кыска җиңле камзол шикеллерәк әйбер.

Бу як малае түгел, дип уйлады Әнвәр, чөнки безнең малайлар болай киенми. Хәер, кем булса да бер түгелмени! Айдан төшмәгәндер әле. Аңа хәзер иң мөһиме җылы кирәк. Тукта, менә бу җылы эчле польтосын кидерсен әле аңа Әнвәр. Ул үзе чыныккан малай, мондый салкыннар әллә бар, әллә юк аңа.

Әнвәр таныш түгел малайны җайлап яткырды, өстенә польтосын япты. Польтоны җайлаштырганда кулы малайның бил каешы астына кыстырылган ниндидер каты әйбергә тиеп китте. Яхшылабрак караса, пистолет икән бит! Бәлки уенчык пистолеттыр. Бәлки... Сәер малай булып чыкты әле бу. Шулчак «сәер малай» күзләрен ачты. Хәлсез генә тавыш белән:

— Кирәкмәс вакытта авырдым бит әле. Болай яту кирәк түгел иде, — диде.

— Син каян килеп чыктың соң монда?

— Адаштым мин...

— Исемең ничек?

— Ратмир. Ә синеке?

— Әнвәр булам мин!

Бераз шулай сүзсез торгач, Әнвар пулеметтан аткан кебек кызу-кызу сөйли башлады:

— Ратмир, телисеңме, мин сине үзебезгә алып кайтам? Безнең авыл ерак түгел. Беләсеңме, минем әни сиңа төрле үләннәрдән ясалган төнәтмәләр эчертеп, суык тигәнеңне бер көндә бетерә. Ул ясаган үлән сулары бик шифалы. Минем шушы яшемә җитеп, дару капканым юк. Әзрәк төчкерә-йөткерә башласам, әни суган суы сыгып бирә, сарымсак сылаган ипи ашата, ятканда мәтрүшкәләп, баллап чәй эчертә. Икенче көнне абыең яңа туган бала төсле сау-сәламәт.

— Юк, юк, миңа анда кайтырга ярамый, — диде «сәер малай» аннан кинәт: — Сезнең авыл Өч Чишмә исемлеме әле? — дип сорап куйды.

— Әйе. Син каян беләсең? Мин сине башта ерактан килгәнсең дип уйлаган идем. Безнең авылда туганнарың бармы әллә?

— Юк, болай гына.

Ратмир тагын хәлсез генә ыңгырашып куйды. Әнвәр аның каян килгәнен, нишләп йөрүен сорарга бик теләсә дә, читенсенә иде. Шуңа күрә, ул сүзен бик ерактан башлады:

— Бик серле булып чыктың бит әле син. Лазерлы пистолетлар, киемеңнең дә затлы булуы...

— Мин серле түгел, Әнвәр. Синең шикелле үк малай. Бары тик сезнең заманда гына яшәмим. Мин икенче заманннан килдем.

— Ничек?..

Гаҗәпләнүдән Әнвәрнең күзләре маңгаена менде. Сүзләреннән бигрәк, Ратмирның үзенә гаҗәпләнде. Акылына зәгыйфьлек килгәндер инде моның дип, уйлады ул. Аның шулай дәшми торуын, күргәч, Ратмир сүзен дәвам итте:

— Менә син, мәсьәлән, ничәнче гасырда яшисең? Аңлавымча, егерменче гасыр ахырлары яисә егерме беренче гасыр башы. Шулаймы?

— Син безнең 2017 елда яшәгәнне үзең дә беләсең бит инде. Нишләп шаяртасың?

— Чынлап әйтәм. Минем лазер пистолетыма да ышанмыйсыңмы?

— Ул уенчыкмы?

— Юк чын лазер пистолеты. Кирәк булса, мин аның белән ничек атарга икәнлеген дә күрсәтә алам.

— Әйдә, карап карыйк, алай булгач, — Әнвәр бу сүзләрне болай гына әйтте, билгеле. Барыбер уенчык, барыбер ата алмый дигән уй көчлерәк иде анда.

— Әнә, күрәсеңме, шалаш авызыннан ерак та түгел кипкән агач кәүсәсе каралып күренә. Ратмир җайлап кына биленә кыстырылган пистолетын кулына алды.

— Фонарь белән яктырт әле шул агачны.

Әнвәр фонарьның утын агач кәүсәсе ягына төбәде.

— Менә хәзер кара инде.

Ратмир пистолетны агачка төбәп, тәтесенә басты. Көпшәдән бер утлы сызык сузылды. Агач шатырдап янарга тотынды һәм урталай сынып тәште. Әнвәр бу күренештән бөтенләй телсез калды. Бары тик күпмедер вакыттан соң гына ул:

— Ә сиңа нәрсәгә соң бу пистолет? — дип сорап куйды.

— Я, хәзер ышандыңмы инде? Ә беләсеңме, Әнвәр, мин бит монда үтеп барышлый гына. Әгәр шулай әйтергә яраса, ирексез тукталыш кына бу. Мин 2123 нче елдан килдем — егерме икенче гасырдан. Үзем Өч Чишмә шәһәрендә мәктәптә укыйм. Әйе, әйе, мин сезнең авылның киләчәгеннән. Киләчәктә сезнең авыл шушында булачак. Инде егерме беренче гасырда ук менә шушы Чишмәле Ярдан агып чыга торган чишмәләрнең төрле авыруларны дәвалау өчен шифасы барлыгын белгәннәр. Әкренләп шушы төбәкләрдә дәвалау йортлары калкып чыга. Тирә-юньдәге авыллардан һәм шәһәрләрдән кешеләр бирегә күчеп утыра башлыйлар. Яңа шәһәргә Өч Чишмә исемен кушалар. Без хәзер синең белән сөйләшеп утыра торган урында мин укый торган мәктәпнең лабораториясе урнашкан. Ә минем монда килеп чыгуымның төп сәбәбе менә нәрсә...

Ратмир сүзнең очын таба алмый торды.

— Бездә мәктәпләр сездәге төсле сыйныфларга бүленмәгән. Без укырга-язарга балалар бакчасында йөргәндә үк өйрәнәбез. Соңыннан ике курстан торган мәктәпкә укырга керәбез. Беренче курс биш ел дәвамында алып барыла һәм барыбыз да бер төрле фәннәрне укыйбыз. Икенче курста исә, һәркем үзе сайлаган, үзе яраткан фәне буенча китә. Безнең мәктәптә эшче һөнәрләрен һәм фән нигезләрен өйрәнү буенча бик күп тармаклар бар. Мин үзем архизоология бүлегендә укыйм. Киләчәктә без үткән заманнарда яшәгән хайваннарны өйрәнүче белгечләр булып чыгабыз.

Югары курсның икенче елын тәмамлагач, язма рәвештә имтихан бирергә тиеш идем. Язма эшнең темасы: «Кешелек барлыкка килгәнче, җир шарының без яши торган өлешендәге

кыргый хайваннар», — дип атала. Әлеге теманы озак өйрәндем. Китапханәдә мин укымаган китап калмагандыр. Кул астында булган видеофильмнарны да кат-кат карап чыктым кебек. Ләкин җитәкчебез Ленар Камил улы минем тикшерү нәтиҗәләре белән танышкач, ризасызлык белдереп башын чайкады. Тема җитәрлек дәрәҗәдә ачылмаган, диде ул. Үзең шул заманнарга барып күреп кайтсаң яхшырак булыр, дип киңәш итте. Безнең заман өчен вакыт аша бер заманнан икенчесенә күчү гадәти нәрсә ул. Синең күрше авылдага апаңнарга кунакка барып кайту сыманрак. Һәр мәктәптә дә «Вакыт машинасы» бар.

Җитәкчебезнең сүзләренә мин бик шатланып риза булдым. Ләкин үткәннәргә сәяхәт ясаучыга бер шарт куела: ул үткән замандагы хайваннар һәм кешелек дәньясына бернинди үзгәреш кертергә тиеш түгел. Ун мең елга сикереш ясап, бер кечкенә җәнлекне үтерәсең икән, бу тереклек үсешендә зур үзгәреш китереп чыгарырга мөмкин. Кыскасы, үткәннәргә бары тик күзәтүче сыйфатында гына бара алабыз. Шуңа күрә, вакыт аша сикереш ясар алдыннан кешенең уй-фикерләрен, икенче төрле әйтсәк, рухи дәньясын бик җентекләп өйрәнәләр. Күңелендә усаллык, ялган, мәкер булганнар үткәннәргә күчү бәхетеннән мәхрүм, билгеле.

Тестлар дип атала торган төрле сораулар ярдәмендә минем уй-фикерләремнең дә күчермәсен алдылар. Аны электрон хисаплау машинасы ярдәмендә тикшергәч, киләчәк заманга күчергә рәхсәт иттеләр. Әнә шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә, күнегүләр узгач, вакыт машинасы ярдәмендә үткәннәргә — әле кешелек барлыкка килгәнче булган чорларга кайттым. Мин күргәннәрнең барысын да сөйләп бетерә алмам. Бу сәяхәт минем өчен уңышлы булды. Моңа кадәр китапларда да укып белмәгән тереклек төрләрен күрдем, аларны фотога төшердем, яшәү шартларын өйрәндем. Бөтен күргәннәремне менә шушы калын дәфтәргә терки бардым.

Ратмир куеныннан бер дәфтәр чыгарды.

— Үткәннәрдән алып кайткан бөтен байлыгым менә шушы.

Ул дәфтәрен куен кесәсенә салгач, никтер күңелсезләнеп калды.

— Барысы да әйбәт кенә барган иде. Тик кирегә кайтканда гына аппарат көйсезләнә башлады. Вакытны синхрон көйләү блогында, көчле вибрациягә түзә алмыйча, бер микросхема сафтан чыккан. Нәтиҗәдә, аппарат вакыт аралыгын бутап күчеш ясады, бер-ике гасырга ялгышты. Калганын син үзең күреп торасың, Әнвәр.

— Ә хәзер нишләргә уйлыйсың соң?

— Мин, кирәк була-нитә калса дип, үзем белән микросхемалар алган идем. Алыштырып кына куясы бар. Менә авырып киттем бит әле. Әнвәр, син миңа микросхемаларны алыштырырга ярдәм итәрсең бит?

— Әлбәттә! Ә аппаратың кайда соң?

— Әнә тегендә, карт өянке төбеннән бераз читтәрәк печән белән каплаштырып куйган идем.

Ратмир әкрен генә атлап шалаштан чыкты да, аппаратка таба юнәлде. Әнвәр аның артыннан иярде. Тышта җил басылган, сирәгәйгән болытлар арасында йолдызлар җемелдәшә.

— Менә монда ул.

Ратмир печән өемен бер яккарак аера башлады. Аннан пыяла каплавыч белән капланган, бер кеше сыярлык аппарат күренде. Ул артык зур түгел иде.

— Әнвәр, фонарьны яхшылабрак яктырт әле. Мин хәзер приборлар тартмасын ачам. Ә син әнә теге шөрепләрне миңа биреп торырсың!

Алар әнә шулай әкрен генә сөйләшә-сөйләшә ярты сәгать чамасы маташканнардыр.

— Булды бу, Әнвәр, — диде Ратмир. — Бераз хәл алыйм да кузгалырмын.

— Карале, Ратмир, лазерлы пистолет сиңа нәрсәгә кирәк булды соң?

— Ә, моны әйтәсеңме? — Ратмир кулы белән пистолетны капшап куйды. — Ул иң соңгы чиктә куллану өчен кирәк. Менә күз алдына китер: үткән заманда сиңа динозавр һөҗүм итте ди, нишли аласың? Ул синең кайсы заманнан килгәнеңне сорап тормас. Менә шундый очракларда куллану өчен бу корал. Миңа әлегә аны кулланырга туры килмәде.

Әнвәр Ратмирга көнләшеп тә, ихтирам белән дә карап куйды. Ул аның белән очрашуына бик сөенә иде.

Ратмир пыяла капкачны ачып, аппаратның утыргычына кереп урнашты. Эчтән аны яхшылап ябып куйгач, соңгы тапкыр Әнвәргә кул изәде дә, идарә пультындагы ниндидер төймәләргә баскалап алды. Кабина эченнән башта сызгырган, аннан соң жуылдаган тавышлар ишетелеп куйды. Аппарат бөтен гәүдәсе белән калтырана башлады һәм һавада эрегәндәй кинәт юк булды.

Бу очрашуның шаһиты булып, Әнвәрнең кулында саргылт яктылык биреп янучы фонарь гына торып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев