Хикмәтле ишек пыяласы
Рөстәм Галиуллин хикәясе.
− Зеңңң!...
Башта шул тавыш ишетелде, аннан идәнгә пыяла кисәкләре коелды.
− Харап булдык! – түр яктан әбисенең тавышы ишетелде.
−Нәрсә булды, нәрсә булды? − аның артыннан ук бабайсы да, тәмам пошаманга төшеп, тиз-тиз атлап килде.
Йокы бүлмәсе ишегенең пыяласы челпәрәмә килгән, оныклары – биш яшьлек Айнур әле генә булган хәлдән куркып, дер калтырап тора.
− Үзеңә бернәрсә дә булмадымы? – әбисе аны әйләндереп-әйләндереп карады. – Юк, икән, Аллага шөкер! Баскан җиреңнән кузгалма, пыяла кыйпылчыгы эләгә күрмәсен!
Әбисенең курку йөгергән тавышы тигезләнде, хәзер инде ул оныгын орыша ук башлады:
− Күзеңне ачып йөрергә ярамыймыни соң ул? Бер-бер хәл булса, пыялага киселсәң? Алла сакласын, Алла сакласын! Әтиең белән әниеңә ни дип әйтериек? И-и, тынгысыз бала!..
Йокы бүлмәсе ишегенең яртысын алып торган пыяла идән буйлап таралган, бабайсы тиз арада себерке алып килде. Әбисе әле һаман да тынычлана алмый иде:
− Күпме әйтәм алдыңны-артыңны карап йөр дип. Өйдә кем шулай котырып чаба инде. Пыяла күзеңә керсә, башыңа эләксә, кулыңны киссә, ә?
Айнур бу кадәр тиргәүләрдән соң елап җибәргәнен сизми дә калды. Хәзер бабайсы да калын тавышы белән орыша башласамы?...
− Туктале, әбисе... – бабайсы елмая иде. Хәтерлисеңме?
Әбисе әле һаман да идәннән пыяла кыйпылчыкларын җыя, кинәт кузгалган ачуы сүрелмәгән иде әле аның.
−Исеңә төшмәдеме? Ул вакытта Айнурның әтисенә – Айратка ничә яшь иде?
− Кайчан? Ә-ә-ә... – әбисе дә бөкрәеп идән себерүдән туктап калды да, аркасын турайтып ишеккә текәлде. Кинәт аның да иреннәренә елмаю кунды.− Карале, шул ук ишек, шул ук пыяла бит ул!
− Соң, шул булмыйча! Аңа да биш яшь иде! Нәкъ шулай пыяланы ваткан иде бит атасы да!
− Шулай шул! Икәү бергә пыяла куйган идегез! Ишекне дә алыштыртмадың син! Истәлек булып торсын дип!
Хәлнең тик торганнан үз файдасына таба үзгәргәнен чамалаган Айнур елаудан туктады, шулай да тынычлана алмый иде әле.
− Тач атасы шул инде бу да. Тиктормас, алдын-артын карамас. Кыяфәте дә койган да куйган үзе. Бутап бетерәм исемнәрен дә... – әбисе яратып башыннан сыйпады.
−Йә, нишлибез? – диде бабайсы Айнурга усал гына карап. Юри усалланамы ул, әллә чынлапмы – Айнур чамаламады.
− Мин...мин... башка алай эшләмәм... − диде ул сулкылдап.
− Ишеккә пыяланы кем куя инде? Әтиеңә ни дип әйтербез?
Айнурның күз яше янәдән бите буйлап тәгәри башлады.
−Ярар инде, бабайсы...− сүгүчедән яклаучыга әйләнгән әбисе малайның башыннан кочты. – Була торган хәл инде. Башка алай эшләмәссең бит, улым?
− Юк, юк...
Бабайсына ияреп ишегалдына чыкты малай. Авыз эченнән мыгырдап кына ниндидер җыр көйләгән бабайсы белән төрле материаллар сакланган абзарда актарындылар, төрле пыялалар арасыннан үзләренә кирәклесен таптылар. Аннан пыяла кисә торган алмазны эзләделәр. Алар ишегалдындагы өстәлдә пыяланы кирәкле үлчәмгә кисеп бетергәннәр генә иде, капка ишеге ачылды.
− Нишлисез сез? – эштән кайткан әтисе бабай белән оныкның пыяла кисүенә гаҗәпләнде.
− Менә ишек пыяласы куябыз, − диде бабайсы. Айнур исә әтисенең күзенә күтәрелеп карамаска тырышты.
− Нәрсә булды? Әллә ватылдымы?
− Әйе шул, − бабайсы, ниһаять, эшен бетерде. – Әйдә, бияләй ки, син дә безгә булыш.
− Ә кем ватты? Әллә синме? – ул Айнурга усал гына карап куйды.
− Тот әйдә, тот, − дип җавап бирде аңа бабайсы.
− Айнур, синең эшме? – әтисе һаман да гаеплене ачыкларга тели иде.
Йокы бүлмәсе ишеге янына килеп җиткәч, әтисе кинәт тын калды.
− Ничек ватылды соң ул?
− Улың ватты, йөгергән җиреннән килеп төртелгән...
− Ташбаш! – әтисенең тавышы кырыс яңгырады.
−Нәкъ синең кебек үк ватты, − диде бабайсы теге җырын һаман да авыз эченнән көйләп.
− Исемә төште! – әтисе көлеп җибәргәнен сизми дә калды. – Без икәү ясаган идек бит моны.
Бабай, әти һәм онык өчәүләшеп пыяланы ишеккә беркеттеләр. Ишек яңадан үз хәленә килде.
− Хикмәтле ишек пыяласы булды бу, − ни кырыс бабайсы да елмая иде. – Айнурның улы да ватар әле, иншалла, аннан сез дә өчәүләп яңа пыяла куярсыз, анда, абзарда, калды әле...
Үзенә пыяла ваткан өчен эләкмәячәген аңлаган Айнур да сөенечтән балкыды, күзендә сагыш катыш шатлык очкыннары сизелгән әтисе, үзе дә сизмичә, туктаусыз аның башыннан яратып сыйпый иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев