Керәшен кызы Настя
...Ул көнне Настя өч “бишле” алды. Менә шундый кыз булып чыкты безнең Анастасия!
Әби капка төбеннән бер олау хәбәр ияртеп керде.
-И-и-и... Без монда берни белми ятабыз икән лә... Камиләттәйнең өенә яңа күршеләр күченеп кайткан, ләбаса. Әлегә оныгы белән әбисе яшәп торачак ди...
“Онык” сүзен ишеткәч, колакларымны шәбәрттем.
“ Яңа күрше – малай булсын иде дә, үзе - минем яшьтә булсын иде!”
-Оныгын әйтәм, бик акыллы кызга охшаган...
“И-и-и... Тагын – кыз! Туйган инде шул кызлардан!”-Ул да, синең кебек, өченчегә бара , ди...
“Фу-у-у... Безнең класста алар болай да – буа буарлык. Төп-төгәл – дүрт штук! Ә менә малайлар ике бөртек кенә...”
-“Настяның укуы бүленмәсен дип, без иртәрәк кайтырга булдык,”- ди Агрофена...
“Настя? Агрофена?”
Эчем “жуу” итеп китте.Үз колакларыма үзем ышанмадым: ”Яңа күршеләр рус булып чыга түгелме соң? Шуларның Настясы аңласын дип, безне русча укыта башласалар? Дүртенче класс кебек! Аларга да Наташа дигән бер кыз өстәлде дә, әнә! – “рәхәтләнәләр” хәзер класслары белән русча укып! Бер Наташа аркасында... “Сәбиха әбинең өен маткапиталга алганнар” –дип сөйләнгәннәр иде. Кайтты-төште Наташалар гаиләсе белән...
-Әби, алар русмыни? – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым.
Әбинең исе дә китмәде:
-Юк ла инде... Нишләп урыс булсын ди... Татарлар ...- ди.
-Настя, Агрофена дисең бит!
-Керәшен татарлары алар... Исемнәре шуңа урысча...
Һе! Бик кызык булып чыга бит әле бу! Керәшен татарлары ди! Минем гомердә дә керәшен халкын күргәнем юк иде, “ялт!” - ишек алдына. Ниндиерәк микән үзләре? Японнар кебек кысык күзлеме? Бәлки грузин халкыдай зу-у-ур борынлыдыр. Койма ярыгыннан гына күрше ишек алдын күзли башладым.
“Әһә-ә-ә... Анда бер апа койма буендагы алабуталарны йолкып йөри. ”Агрофена” дигәннәре шулдыр инде. Һии-и-и, керәшен дигән булып... Минем әбидән бер аермасы да юк моның: борыны да, күзләре дә тач әбинеке инде. Колагындагы алкасына кадәр әбинеке кебек!”
Шулчак Агрофена кемгәдер кул болгады:
-Нәчтүк, кызым, чык әле!
“Анысы кем икән тагын?”
Баскычта минем яшьләрдәге бер кыз күренде.
“Нәчтүк! Уф, үләм! Нәчтүк!Кушаматы шундый ахры!”
Чыдый алмадым, пырхылдап көлеп җибәрдем. Мине күрмәсеннәр дип, яшел чирәмгә аудым...
“Нәчтүк” дигәне шул Настя булып чыкты. Керәшен халкы исемнәрне дә татарчалаштырып әйтә икән ул! Беркөн шундый кызык хәл булды. Боларга кунак килде. Кунак дигәнем, бер кечкенә генә малай инде шунда. Уйнап йөриләр шулай Настя белән икәүләшеп ишек алдында. Мин дә койма ярыгыннан боларны күзлим.
Малайның исеме ничек дисезме?
Динә! Менә шул! Малай башың белән кызлар исеме тагып йөр инде!
Түзмәдем, тегеләргә эндәштем:
-Вә-вә! Вә-вә-вә! Ди-нә! Ди-нә! Кызлар исеме кушканнар! Вә-вә-вә!
Шунда Нәчтүк миңа күзләрен түгәрәкләндереп карады! Кычкырмады да, ипләп кенә әйтте:
-Аның исеме Динә түгел. Ги-нә! Ги-нә! Гена!Геннадий!
Ялгыш ишеткәнмен икән лә. Үземә дә уңайсыз булып китте.Шулай да сер бирергә уйламыйм да.
“Мине “Чукрак колак” дип үрти башласа, күрмәгәнен күрсәтәм”, дип торганда, Настя матур итеп елмаеп карады да кулын изәде;
-Әйдә, кер монда, бергә уйныйбыз.
“Хәзер! Көтеп тор! Кызлар чакырган җиргә торып чабарга, кем дип белдегез мине! “Ялт” борылдым да, элдерттем генә урамга.
Яңа күршеләрне әбием бик ошатты тагын, дуслашып та киттеләр. Агрофена әби белән чөкердәшәләр генә! Беркөнне әбием, чишмә суыннан чәй эчәсе килә дип, кулыма пластик шешә тоттырды. Беренче генә баруым түгел лә! Тик китәргә өлгерә алмый калдым... “Чишмә юлын күрсәт” дип, Нәчтүкне дә миңа тактылар...
Киттек икәүләп. Алдан – лап та лоп мин чабам. Җиппәрәм генә! Минем арттан Настя теркелди. Чүт өлгерә. Сөйләшмибез. Настя дәшеп-дәшеп карады үзе. Кызлар белән сөйләшеп торырга мине кем дип беләсез! Дәшмәдем...
Шешәләргә су тутырдык та, кайтыр якка борылдык. Килгәндә таудан түбән җилдерсәк, хәзер җайсызрак шул, үргә менәргә кирәк. Настя бирешми, миннән калмаска тырыша. Мыш та мыш килә. Кызганып та куйдым үзен.
-Кая... булышам...- дип кулымны суздым.
Егет кеше лә мин! Ризалашты тагын үзе, аның савытын бергәләп күтәрдек. Кайтып җиткәндә, дуслашкан идек инде.
Болай ничава кыз икән ул Настя. Әллә ниләр белә! Кара диңгездә булган, андагы табигать турында сөйләп китте.
-Диңгез суы тозлы була!- дигәч, мин көлеп җибәрдем.
“Һии... шуны да белмәскә инде... Мәктәптә ул турыда мең тапкыр ишеткән бар ла!”
-Җир шарындагы суның туксан җиде проценты эчәргә яраксыз тозлы су, бары тик өч процент су гына эчәргә яраклы...- дигәч, шаккатып, аңа төбәлдем. Әллә ниләр белә бу Настя!
-Төче суның төп запасы Арктика һәм Антарктидадагы бозларда, айсбергларда тупланган, - дигәч телсез калдым..
“Антрак...Артрат... Фу-у-у! Мин ул сүзләрне әйтә дә белмим әле...”
Кулымдагы чишмә суын кысыбрак тоттым.
“Чишмәбезне сакларга кирәк! Су эзләп, Арти... Антр Арктикага йөрергә язмасын!”
Настя гел бишкә генә укый икән. Әлегә безнең класста бер Гөлнур гына отличник иде, хәзер икәү булалар инде.
...Беренче сентябрь дә килеп җитте. Шундый сагынышканбыз!Чыр-быр килеп уйныйбыз, көләбез. Настя кызлар белән дуслашып та өлгергән. Гөлнур әйтә:
-Без хәзер бишәү! Бер йодрык кебек! – ди.
Класстагы ике бөртек малайның икенчесе – Раил – Настяны үчекләмәкче булып маташа;
-Керәшен! Керәшен! Керә...
Башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмады Раил, мин тегенең җилкәсенә –“шап!” берне. Күрше кызы ла ул Настя! Аны мин дә якламасам, кем яклар!
Кыңгырау чылтырагач, парталарга утырыштык. Иң алда Раил белән мин утырам. Әлфия апа безне гел беренче партага утырта. Беренче парта начар түгел үзе, тик менә кызларның толымнарыннан тартырга тәнәфесне көтәргә туры килә.
Апабыз да керде. Яңа матур күлмәк кигән, елмаеп кына тора.
-Настя да өстәлгәч, классыбыз тагын да күңеллеләнеп киткән,- ди.
Беренче дәрес татар теле иде. Былтыр узган темаларны кабатлый башладык.
-Бер уен уйнап алабыз, - ди апабыз. - Кемнең исеме тартык аваздан башлана, шулар баса да кул чаба.
Сикерешеп тордык та, тотындык кул чабарга. Иң каты чабучы – мин! Исем шәп минем – Спартак! Борынгы Греция герое! Раил, Гөлнур, Сәйдә, Галия белән Рита да миңа кушылды. Үзебез кул чабабыз, үзебез көләбез. Артыма борылып карасам, Настя кузгалырга уйламый да, утыруын белә.
-Настя, Настя дим! Бас инде! “Н” хәрефе дә тартык хәреф бит!
Кузгалмый да! Әллә тартыкны сузыктан аера белми инде!
Бөтен класс белән аңа пышылдыйбыз:
-Нас - тя бас! Нас - тя бас! Бас инде!
Тәки басмады Настя. Без утырышкач кына, урыныннан кузгалды.
-Минем исемем – Анастасия! “А” сузыгыннан башлана,- диде горур гына.
...Ул көнне Настя өч “бишле” алды. Менә шундый кыз булып чыкты безнең Анастасия! Мин дә тырышыбрак укый башладым. Спартак исемен күтәреп тә, “өч”легә укып йөрсәң, ишек алдындагы тавыклар да көләр үземнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев