Кентаврлар көтүе
«Ләкин көтү дигәнем — ярымат, ярымкешеләр төркеме икән...» Камил Кәримов хикәясе.
Челлә.
Җәйнең кыл бер уртасы.
Бер адым алга атласаң, көзнең сары томанына килеп керерсең төсле, ә артка чигенсәң — җәйнең сихерле тоткынлыгында каласың. Артка чигенергә теләмим.
Җәй ничек кенә гүзәл булса да, елның ике фасылы уртасына межа сыман уелып кергән шушы питрау көненнән көзгә таба атлата. Урман куелыгында авыз тутырып кошлар сайрый икән — сайрасын, шул кошлар китәр юлга чыккач, озату ямансулыгында да матурлык бар; кая карама, чәчәкләр җем-җем итә икән, шул чәчәкләрдән җирнең дымлы куенына орлыклар коелганын күзәтеп утыруы үзе бер рәхәт. Тагын... Бу көзнең кара чутырдай бер төнендә миңа уналты яшь тула. Бүген — питрау көне, кошлар да инде алып килгән җырларын җырлап бетерделәр, чәчәкләр дә орлыкка бөреләнде. Авыл көтүен җәйнең теге яртысына алып керәм. Кайдадыр еракта-еракта яфрак бураннары сагалап тора, көз көч җыя. Берәм-берәм саргайган яфраклар төсле, әкрен генә уналты яшем тулып килә.
Кәрәкә шулпасы дип тормыйлар, көн эссе булгач, «Югары күл»нең суыннан аерып алыр хәл юк малкайларны. Тәки чыбыркы селтәнергә туры килә... Әллә кабыгын салган еланга охшаганга күрә, бигрәк куркалар шушы чыбыркымнан, сукканым да юк инде үзләренә. Тик кенә, чын көтүчегә охшарга тырышып кына сөйрәп йөрим мин аны.
Кояш ашыкмыйча гына баешына таба юл тотты — Әнүзә әбиләр «кәрлүш»енең күләгәсе дә үзеннән озынрак хәзер, кайтырга күп калмый, тагын өч-дүрт сәгать чемченеп юан-салар, кайтыр юлларына каршы төшмим.
Күл тирәсеннән иренеп кенә кузгалсалар да, качып-посып көтеп яткан үләннәрне күреп, кетер-кетер ашарга керешәләр үзләре. Безнең авылның мал-туарлары, гомумән, йөремсәк. Ник дисәң, авылыбыз зур — иртән өч якка өч көтү чыгып китә дә тузан туздырып, яшеллек эзләп чаба. Көн саен килеп таптый торгач, Питрәч сазлыгы да кибеп бетте инде. Ә менә Тугаш ягының мал-туары чынлап та ялкау — авыл читенә чыгуга, күпереп торган болын. Ашаганнары да гербарийга тезәрдәй төрле-төрле үсемлекләр, аптекага тапшырырдай дару үләннәре генә. Шунда ук көтүчесе җиләк ашап йөрер, әйләнә-тирәсендә кәҗә-сарыклар яткан килеш кенә йо-марлап-йомарлап чәйнәвендә булыр. Хәзер әнә теге Хәсәннәр ияркесен генә кукуруза басуыннан өркетеп чыгарыйм әле.
— Кая кердең инде, һич күздән югалтыр хәл юк, бу хәтле Хәсән абыйга охшарсың икән — колхоз басуыннан куып чыгарыр хәл юк. Хуҗаң белән председателебез интегә, синең белән — мин. Фью! Фью!
Әйе, әнә шул Тугаш совхозы болынына кызыгыплар үләм инде. Тәвәккәллим әле. Иртәгә бригадабызның көтүе белән Тугаш болынына кунакка барам. Күршедә генә ич ул, челләдән коргаксыган ерганакны гына чыгасы. Чыбыркы кемдә — көтүгә шул баш, кая теләсәм, шунда алып барам.
Кояшны әйтәм, баш өстеннән бик әкрен авышса да, офыкка якынайгач тиз югала, әйтерсең кемдер урман артыннан аркан белән генә тартып ала үзен. Рәбига апаның урак мөгезле кәҗәсе юри генә кайтыр юлга борылган иде, чыбыркы тавышы ишетелмәгәч, чын-чынлап ниятләде. Муен сәгате йөртә диярсең, вакыт җиткәнне әллә каян белә. Гел алдан йөри ул. Аның артыннан көтү теләсәң кая бара. Кайчак елгаларга ташу төшеп, су аркылы чыгарга туры килгәли, әгәр Рәбига апа кәҗәсе көтүгә чыкмаган чак булса — тәүлек буе өйгә кайта алмаслыгыңны бел дә тор. Хәер, Рәбига апа — үзе дә кыю, сугышларда медсестра булып йөргән кеше.
— Әйдәгез, кайтабыз! Фью! Фью!
Әле ярый сызгыра беләм. Юкса мал-туар башка телне аңламый бит ул.
Кайтыр юлга чыккач рәхәт, ичмасам, көтүченең һич кирәге юк. Бер якта — бәрәңге, икенче якта клевер басуы булса да, әйләнеп карамаслар, сыпырталар гына өйгә таба.
Үзем дә ашыгам, артларыннан калышмыйм.
Ярый ла алар тамак туйдырып кайтып килә. Ә минем кулымдагы күн сумкам төш вакытында ук бушап, кабык тубал кебек җиңеләеп калды инде. Әле әйтмәгәнмендер, көтүчене өй борынча чиратлашып сыйлыйлар безнең авылда: бүген — тегеләрдә, иртәгә — сезгә... Мин инде алтынчы класстан бирле җәйге каникулда көтү көтәм, укулар башлангач кына, әти, зарлана-зарлана, чыбыркыны кулымнан ала. Менә шул: өченче җәемне чиратлап сыйлана торгач, кемнең табасы ничек чыжылдаганын беләм инде.
Бүген Шиһаповлар чираты иде, иртән умачлы аш ашатып, сумкамны тутыргандай кыланганнар иде, көннең икенче яртысын ач йөрдем. Ел саен шулай, Шиһаповларга чират җиттеме, почти ураза тотам. Алар чиратында өйдә генә ашармын, әни әзерләгән төенчектән генә сыйланырмын, дим, әллә ничек, онытыла. Әни гел әрли инде: «Кеше саен йөреп тамак туйдыру килешми, егерме беренче ел түгел»,— ди. Элек-электән килгән гадәт булгач, мин генә нишләтим ди инде аны! Дөрес, үземә дә уңайсыз тоела хәзер өйдән өйгә йөрү (бигрәк тә быелгы елны). Җитмәсә, җәй үткәнче, һәр өй ике чират үткәрә. Кадрияләргә дә ике кат сумка күтәреп керергә туры килә.
Кадрия кем ул, дисезме? Сигез ел бергә укып, үзем дә белеп бетермим әле мин аны. Әллә ник кенә тартынам шул кыздан. Башлангыч класслардан бирле бер партада утыра идек әле, быелларда гына бүлендек. Шулай җае чыккан саен, озын тәнәфесләргә буш дәресләрне өстәп, вакытны бергә үткәрергә тырышабыз, үтеп китешли генә тиктомалдан тамак та кырышкандай итәбез. Инде харап, морҗаларыннан чыккан төтенгә карарга да оялам... Тиздән аларга килеп җитәсе.
Ә иртәгә — Рокыя апалар чираты. Чулпы сыман усак яфракларын тигәнәккә бәйләдем дә сыңар ияркеләренең сыртына каптырдым. Димәк, иртәгә — сезнең чират, дигән сүз. Бу — минем шартлы хәбәрем. Моны инде хәзер безнең бригадабыз гына түгел, бөтен авылыбыз да ишетеп белә.
Безнең әтәч теләсә нинди йокыңны да каерып ача ул. Бүген кайсы болында, кайсы урман арасында чемченеп йөрербез икән, дип баш ватасы юк. Тугаш болынына кунакка барабыз. Көтү куалый торган тыкрыктан озатып калыр өчен иренмәс карт-коры, ат җигүчеләр, төрле эшкә йөрүчеләр, эшкә барышлый гына тукталып, көндәгечә киңәш бирәләр, сорашалар, имеш, кая барып карасаң ничек булыр микән?
Барысына да эре генә җавап бирәм:
— Яңа җиргә юл тотарга исәп. Шуннан тегеләр шаярта башлыйлар:
— Мул җиргә эләгеп, мал-туарны күбендерә күрмә тагын...
Менә Мөфтиевләр дә куып китерде, димәк, кузгалсак та була. Мөфтиевләрдән соң мал-туар килер дип көтәсе дә юк. Әллә режим белән йоклаталар, шулкадәр иркәләмә-сәләр, болай да кәҗә-сарыклары, чыбыркы сабына бәрелеп, көтү артыннан гына йөри. Вәт, ичмаса, Рәбига апалар кәҗәсе, тыкрыкка миннән алда килеп баса!
Коргаксыган ерганакны чыккач, көтү бер-мәлгә сәерсенеп торды, гүя шушындый туклыклы җәйләүгә аяк басарга кыюлыклары җитми иде. Хайваннар алай озак сокланып тормадылар, тиз арада чәч китәрүчеләр төсле җәйләүгә ябырылдылар, артларыннан тап-такыр буш җир генә кала.
Әгәр хайван дигәнең үлән өзәргә дип ачкан авызын җиргә терәп хәрәкәтсез иснәнеп торса — сугарырга вакыт. Тугаш инешенә юнәлдек. Тик инешнең без төшәсе сөзәк ярына совхоз көтүе килеп туктаган. Башка вакытларда мине бер сызгырудан аңлый торган Рәбига апа кәҗәсе, су шәүләсен күрү белән, мине ишетмәде дә. Челлә шул. Дөрләп торган кояш астында йонлач тун киеп йөре дә, сыйланган килеш чәй эчмичә түзеп кара әле син!
Ике көтү инеш ярында бергә аралашты. Ике көтүче, үпкәләшергә дә онытып, аптырашта калдык. Тугаш — рус авылы, кояштай күз чагылдыргыч алтын чәчле малай куркуыннан минекеннән дә озын чыбыркысын беләгенә чорный башлады.
— Туйганчы су эчкәннәрен көтик әле,— дидем мин, кинәт кенә башыма килгән бер уй белән тынычланып,— үзләре дә бүленерләр. Кушылсалар да үз көтүемдәге малларны әллә каян таныйм — хуҗаларына охшаган ич һәммәсе. Әгәр аерыласылары килмәсә, чакырып алабыз: ул — русча, мин татарча дигәндәй, нүжәли үз телләрендә ялынганны аңламаслар? Хайваннарның милләте юк, беләм, шуңа күрә бөтен өмет — Рәбига апа кәҗәсендә.
Ниһаять, һәр көтү үз юлы белән китте дигәндә генә, йокы бүлмәсе хәтле тарантаска берүзе җәелеп, совхоз управляющие килеп җитте. Утырган җиреннән генә миңа җикеренде:
— Ерганакның бу ягына кем чакырды сине? Колхозыгызның мең гектар биләмәсе генә җитмиме?
Һәм управляющий көтү өстенә текәлеп карады да:
— Ким дигәндә, биш центнер печән югалган,— диде, тагын ниндидер мәкерле план корып.
Тәҗрибәле, күренеп тора, рас кына бер көтү мал-туарның карынындагы үләнне дә чутлап чыгарды бит, әй. Шуннан соң ул җиргә төште дә җәй буе күз алдымда үсеп, мал исәбенә кергән Шиһаповлар бәрәнен тарантаска салып китеп тә барды. Тарантасына ябышып китәсем иде дә, тик көтүем хуҗасыз кала.
Юатырга теләпме, теге алтын чәчле малай тагын яныма килде.
— Кайгырма, яхшы кеше ул безнең управляющий.
— Әле аннан да яманраклар бармыни?
— Өенә бар син аның.
— Ә көтү?
— Күз-колак булырмын, курыкма.
— Исемең ничек соң синең, ахири?
– Петя, үскәчрәк, Петр, диярсең.
— Рәхмәт, Петр.
Алтын чәчле Петр бөтен эчке дөньямны яктыртып җибәрде бугай... Көпчәк тузаны да басылып өлгермәгән юлдан тарантасны куып киттем.
Управляющийның капкаларында йозак иде. Ә ишегалдында Шиһаповлар бәрәне, кая барып бәрелергә белмичә, каңгырып йөри. Калын киң такталы биек коймалары аша үтеп керергә тәвәккәлләмәсәм дә, бәрәннең исән-саулыгын күреп сөендем. Көтәм. Берәрсе кайтыр әле. Чыбыркымны кысыбрак тоттым да капка төбендәге бәрхет чирәмлеккә утырдым. Арылган...
...Кояш баегач, якты каен урманы да карурманга әверелде. Тирә-якка, караңгылык булып, шом таралды. Адаштык. Кайтыр юлны таба алмагач, көтү кире борылды да миңа таба килә башлады... Ләкин көтү дигәнем — ярымат, ярымкешеләр төркеме икән. Башлары хуҗалары йөзе сыман, гәүдәләре — ат. Юк, ат кына да түгел, кәҗә-сарык гәүдәле кешеләр, имеш. Менә Шиһаповлар төркеме алга чыкты, аларга Хәсән абый башлы иярке дә, Мөфтиевләр булып, кәҗә-сарыклар да иярде. Шулчак, аларны пыр туздырмакчы булып, Рәбига апа башлы кәҗә килеп чыкты. Мөгезләре сынганчы сөзешсә дә, җиңделәр тегене. Инде котылу юк икән, дип, бар көчемә йөгермәкче идем, абындым. Бу мәгънәсез кентаврлар көтүе мине урап алды: «Тор,— диләр миңа,— тор, сиңа җәза тиеш, тор!»
Шабыр тиргә батып көч-хәл белән күземне ачсам, каршымда управляющий басып тора. Әле дә ярый төш кенә күргәнмен икән! Хәер, өндәгесен дә белгән юк, бәлки, тагын да хәтәррәктер.
— Тор! Нәрсә капка төбендә йоклап ятасың? — ди бу.
— Әгәр бәрәнне чыгармасаң, икенче ягыма әйләнәм дә таң атканчы... янә кич җиткәнче уянмыйм.
Елмая да белә икән тагын үзе...
— Әйдә, утыр, көтүлеккә илтеп куям,— дип, атының йөгәнен рәшәткәдән ычкындырган иде дә, кая ул! Шиһаповлар бәрәнен иңбашыма салып, сүзсез генә кентаврларым, әй түгел лә инде, малкайларым янына элдердем.
Ә управляющий сөйләнеп калды:
— Монда мин үпкәләргә тиеш. Әгәр күрше авылның һәр көтүе безнең болынга керсә, үзебезнекеләргә ни калыр... Аңларга кирәк.
Аңладым. Бүген мин бик күп нәрсәне аңладым.
Бөтен белгән хөрмәтләү сүзләремне бергә җыйнап, Петрга рәхмәт әйттем дә көтүне коргаксыган ерганак аша алып чыгып киттем.
Көтү тузаныннан арткарак калдым да, бөтен җан ачуымны өстәп, чыбыркы шартлаттым. Көтү каршысына килүчеләр танымас та әле үземне — җитдиләнгән, олыгайган, акыл кергән, диярләр. Петрлар көненнән көзгә таба атлап кердек бит. Үзгәрдем шул. Үз-үземә нәтиҗә ясыйм да чыбыркы шартлатып нокта сугам: кая гына барсам да, межа дигән нәрсәне онытмаска! — буладыр бер. Үз белдегең белән өлкәннәрдән узма! —ике. Өйдән өйгә кереп, көтү чиратында сыйланып йөрмәскә! — өч... дүрт... җиде... ун…
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев