Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кем тизрәк үскән? (Нәкыйп Каштанов)

Матур, кояшлы язгы көн. Фәритнең әтисе бакчада по­мидор, кыяр, шалкан, кәбестә утырта.

Әнә әтисе кәбестә үсентеләрен рәт-рәт итеп тезеп бара, әниләре аңа ярдәм итә. Фәрит тә кечкенә чиләге белән кәбестә утыртасы чокырларга су сибә. Алар кәбестәне кояш көйдереп алмасын өчен кичке якта утырталар.

Эшләрен бетергәч, күтәрелеп карасалар, кәбестә үсенте­ләре матур бер рәт булып тезелешеп утыралар икән!

Әниләре шунда:

—  Улым, менә хәзер карыйбыз инде: кем тизрәк үсәр икән, синме, әллә кәбестәләрме? — дип шаярта.

Фәритнең тизрәк үсеп, әтисе кебек бакчачы булырга теләвен белә инде ул.

Фәрит, әти-әнисенә карап:

—  Кәбестә, — дип елмая.

—  Чебешләрне көз көне саныйлар диген, улым, — ди әтисе. — Кемнең күпмегә үскәнен көз җиткәч беләбез инде...

Фәрит кәбестәләргә көн дә су сибә. Кызу кояш астын­да әлсерәп утырмасыннар дип, әле көндезләрен дә сипкәли кайчак.

Ара-тирә болытлар да Фәриткә ярдәмгә киләләр. Кәбестә­ләрне шифалы тамчылары белән сыйлыйлар. Яңгырдан соң көн тагын да ямьләнә, ә үсентеләр яшәреп, матурланып китә.

Көн артыннан көн үтеп, әнә шулай көз дә килеп җитте. Кәбестәләр бик зур булып үстеләр. Кул белән кыскаласаң, шыгырдап торалар. Үзләре катлы-катлы, сусыл, татлы. Тел­ләре булса, һичшиксез: «Без инде үсеп җиттек!» — диярләр кебек.

Кәбестәләрнең уңуына әти-әнисе белән бергә Фәрит тә шатланды. Шунда әнисе, кәбестә үсентеләрен утырткан ва­кыттагы сүзләрне искә төшереп:

—  Улым, йә, кем күпме үскән икән? — дип елмайды. Фәрит зур булып үскән кәбестәләрне күтәрергә тыры­шып карады да:

—  Кәбестәләр! — диде. — Бераздан, җәй буе яшелчә­ләргә су сибә-сибә, үзенең дә буйга сузылганын, күлмәк җиңнәренең кыскарып калганын күреп: — Мин дә, — дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев