Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кем герой?

Яңа хәбәрне ишетүгә, “өченчеләр” сөенечтән шау да гөр килде. Гөрләмәссең – бар! Моңарчы хәрби-спорт ярышларына катнаштырмыйча, кечкенәгә санап  килгәннәр иде бит.

Ә быел – ниһаять! - өченчеләр да бәйгедә  катнашачак!

 “Өченчеләр” дигәнебез – сигез малай! Сезнең малайлардан гына торган класс турында ишеткәнегез бармы? Булмаса, белеп калыгыз! Безнең өченчеләр була инде ул. Укытучылары Әлфия апа аларга “минем егетләрем” дип кенә җиппәрә. “Егетләр” дип торганда, сынатмаска иде дә. Ә ярышы нинди бит! Хәрби җыр җырлап, “раз-два”га басып, спортзал буйлап үтәсең, аннары “командир”ның приказларын үтисең.

– Нале-воооо!

– Напра-воооо!

– По порядку рассчи-таааать!

Берсе артыннан берсе китә командалар! Нәкъ солдатлар кебек инде менә!

Инде атна буе марш атлый алар. “Өченчеләр” генәме соң! Бөтен мәктәп ярышка әзерләнә. Кемдер спортзалда, берәүләр класста, кайберсе ишек алдына ук чыккан... “Раз-два!” да  “раз-два!” Берсенең дә җиңеләсе килми. Җитмәсә, мәктәптә тагын шундый хәбәр йөри, имеш, җиңгән сыйныфны автобус белән Казанга алып баралар, ди. Малайларның Казанны күргәннәре бар барын. Күрмәгән җирләре түгел анысы.

Бөтен хикмәт тә  шунда: дөрес булса, директор абыйда “Нефть -  Арена”да узачак хоккей матчына алынган егерме билет бар ди. Кассада билетлар әллә кайчан беткән, ди инде. Ә менә директор абый егерме билетны эләктереп калган!  Матчы нинди бит: безнең “Ак Барс” белән “Салават Юлаев”  уйнаячак. Җиңүчеләрне әнә шундый сюрприз көтә, ди!

“Раз-два”га атлап хәлләр бетсә дә, кайтып китәргә ашыкмады малайлар. Җиңүгә теләк шундый көчле! Теге матчны да карыйсы килә. Киемнәр инде күптән әзер: ап-ак күлмәкләр, чалбарлар юылып-үтүкләнеп, шкафта үз чиратларын көтеп тора.

– Эх! – диде Илнур, сипкелле борынын ышкып, -  Минем абыйныкы кебек фуражка барыбызда да булса...

– Да-а-а-а! Шәп булыр иде. Ул чакта беренче урынны бирми калмаслар иде.

Фуражакасы  шәп иде шул аның. Бу данлыклы фуражканы малайларның да  киеп караганы бар.

– Тик андый фуражка бөтен авылына – бер ыштук!

Ә менә Маратның абыйсы армиядән тельняшка, кара китель һәм шундый  беретка киеп кайтты! Бөтен класс белән шулай киенеп бассаң шәп буласы да бит...

Бәйгегә ниндидер көтелмәгән яңалык кертеп, бөтенесен шаккатырасы шундый килә!Тик ничек? Кинәт  Марат шатлыктан кычкырып ук җибәрде:

– Уррр-а-а-ааа! Таптым! Таптым! Болай итәбез!

Малайлар барысы да аңа төбәлде.

– Я, ничек? Әйт инде тизрәк...- дип, ашыктыра да башлады.

Марат, чит-ятлар ишетмиме дигәндәй  як-ягына каранып алды да,  тиз-тиз генә нидер пышылдады. Аның фикере барысына да ошады.

– Охо! Шәп була бит бу!

– Бездә  аның настоящие дә бар!

– Бездә дә бар!

– Бездә югын юк та, но мин үзем ясыйм! – диде Нияз, исе китми генә.

– Мин дә ясыйм!

— Менә дигән сюрприз булачак бу!- дип, кул сугышты алар.

Биш минут та үтмәгәндер, “өченчеләр” шундый “башлы” булганы өчен Маратны мактый-мактый, кайту ягына юнәлделәр.

Икенче көнне  Әлфия апалары сыйныфка кергәндә, күкрәкләрендәге орден-медальләрен бер-берсенә күрсәтеп,  шау –гөр килеп мактаныша иде алар.

– Минем биш медалем бар!

– Ә минеке, минеке – алтау!

Нияз барысын да уздырып җибәргән: медальләре - ике рәт!

Берсенең дә күкрәге буш түгел, калайдан ясалган медальләр тезелгән генә! Генераллар диярсең!

 Ә минем медаль – настоящий!- диде Марат шунда, күкрәген киереп.

– Ул медаль түгел, ә орден,- дип төзәтте аны Нияз.

Марат шунда ук ризалашты:

–И-еее... Орден... Менә мондагы кеше башы... Мөгаен Чапаевтыр әле... Я Напалиундыр...

Тик ордендагы сурәтне берсе дә танымады.    

– Ә минеке? Минем йолдызны күрәсезме! –дип аны бүлдерде Раил.- Мондый орден берәүдә дә юк! Түлке менә исемен генә белмим...

Илнур  да җебеп калмады:

– Ә мин үземнекен беләм! - диде ул эре генә.- Бу - Кызыл Йолдыз ордены!Карт бабама сугышта биргәннәр! Герой булган өчен...

Кызыл Йолдыз ордены ди бит! Малайлар орденны тотып-тотып карады.

Шунда алар Әлфия апаларын күреп алды, күрүләре булды, күкрәклрен киереп, аның каршына тезелешеп тә бастылар.

”Шаккатсын әле Әлфия апа, безнең сюрпризны күреп!”

Әлфия апа чынлап та шаккатты. Орден-медальләрнең әле берсенә, әле икенчесенә төбәлеп, бераз дәшми торды ул, аннары сак кына Марат күкрәгендәге орденга үрелде.

“Чапаев” дигәннәре - Ленин ордены икән!

– Бу орденны каян алдың?- диде ул, Маратка төбәлеп.

– Шкафтан... Тартмада ята иде...  Бабайныкы...

–Күрдегезме, балалар, безнең Маратның бабасы Ленин ордены белән бүләкләнгән икән бит. Бу орден хезмәт батырларына бирелә торган иң зур бүләк. Ә синең бабаң кайда эшләгән, Марат, беләсеңме?

Марат аптырап калды.

– Белмим... Ул  карт бит инде... Эшләми дә...- диде, башын түбән иеп.

– Апа,апа! Сез менә минем йолдызны карагыз әле! Ничек ялтырап тора. Әллә алтын инде?

Раил, күкрәген сузып, Әлфия апаның янына ук килеп басты.

– Алтын Йолдыз медале! – диде апалары, исе китеп. Медальдәге сүзләрне укыгач, өстәп тә куйды:

– Ун бала тәрбияләп үстергән Герой-Аналар бүләкләнә мондый медаль белән!  Кем медале соң бу?

– “Бу - минем әни медале” дип, әти күрсәткән иде. Карале, минем Нәфисә әбием  Герой-ана булып чыга түгелме соң! Ә мин белмәдем дә... Әтиемнең туганнары бик күп шул минем...

Шунда Радик горур гына сүзгә кушылды:

-Минем карт бабам да герой булган! Бу – аның ордены. Кызыл Йолдыз дип атала. Әти әйтә: “Бу орден безне, сугыш бетеп, утыз ел үткәч эзләп тапты,”-ди.- Тик карт бабам үзе сугышта үлеп калган...Карт бабай дип инде... Бабай  булмаган ла ул... Карт та булмаган...

Барысына да моңсу булып китте.

– Орденны да сиңа әтиең бирдеме?- диде Әлфия апалары.

– Юк ла инде! Нишләп бирсен ди. Әти минем алганны белмәде дә әле, - диде Радик, тотлыга төшеп.

Апалары балаларга утырырга кушты.

– Егетләр, ярышлар башланганчы, безгә сезнең белән бик җитди итеп  сөйләшеп алырга кирәк.

“Өченчеләр” шым булып, апаларына төбәлде.

-Сез әлегә орден һәм медальләр турында бик аз беләсез икән. Мин бу хатаны төзәтергә тырышырмын. Иртәгә булачак дәрес нәкъ менә шуңа багышланыр. Ә бүгенгә сез шуны аңлагыз: орден-медальләр белән  хөкүмәтебез хезмәт алдынгыларын яки сугыш геройларын бүләкли. Һәр орден-медальнең дә документы, ягъни паспорты була. Анда бүләкләнүченең исеме һәм фамилиясе, нинди хезмәте яки батырлыгы өчен бирелүе языла...

Шунда Радик Әлфия апаның сүзен бүлде:

-Апа, апа! Ул документны күрдем бит мин. Сабиров Нурулла дип, карт бабамның исеме дә язылган иде... Сугышка киткәндә аңа  егерме яшь булган...

– Менә күрдегезме, егетләр! “Кызыл Йолдыз” Нурулла Сабировның туганнарын эзләп тапкан. Шуны онытмагыз: орден-медаль кемгә бирелгән булса, шул кеше генә аны күкрәгенә тагарга хокуклы.Ул медаль бары тик аныкы гына! Чит кешеләрнең аны тагарга хакы юк!

Малайлар дәшми-тынмый гына күкрәкләренә үрелде. “Ленин ордены”, “Алтын Йолдыз”  һәм “Кызыл Йолдыз” ны Әлфия апага китереп тапшырдылар. Югала күрмәсеннәр тагын!  Калай медальләрне исә кесә төбенә шудырдылар.

– Шулай... Әлегә алар миндә торсын. Әти-әниләрегезгә үзем тапшырырмын...

 ...Орден-медальләре булмаса да, ярышта сынатмады “өченчеләр”. Директор абый үзе:

– Өченчеләр – молодцы!- дип кычкырды.

Алар белән бер сафта сугышта хәбәрсез югалган Нурулла Сабиров та атлыйдыр кебек тоелды “егетләргә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев