Карга баласы
Карга кулга тиз ияләшә икән... Беркөнне эштән кайтышлый, юл читендә тыпырчынып яткан карга баласын күреп алдым.
Агач ботагына сарылган зур каргалар, тирә-якны тавышка күмеп күпме генә карылдасалар да, бу бала өчен берни кыла алмыйлар иде. Аларга ярдәм итәргә минем дә хәлемнән килми. Ояны югары ясаганнар, карга баласын күтәреп кенә куярлык түгел шул.
Карга баласын кулга алдым. Монда калдыру аның гомере өчен куркыныч иде. Өйгә алып кергән идем, мәхлукка монда да тынгылык булмасын төшендем. Песиебез, күзләрен майландырып, минем читкәрәк китүемне генә көтеп тора башлады. Җай чыгу белән ташланмакчы. Кошчыкны, бакчага алып чыгып, буш куян оясына урнаштырдым, ашарына бирдем, су куйдым.
Ул көнне ихатада тынгылык булмады. Бер төркем каргалар, якын-тирәдәге агачларга кунып, караңгы төшкәнче колак тондырып каркылдап утырдылар.
— Боларның тавышына чыдар чама юк. Җибәр балаларын. Теләсә нишләсеннәр, — дип киңәш итте хатын, тавыш-гаугадан тәмам аптырагач.
Чыгардым баланы оядан. Төште дә үлән арасына кереп посты. Шатлыгыннан нишләргә белмәгән ана карга баласы янына кунды. Нәрсә кыла алсын инде ул? Кошчык оча белми, ә аны күтәреп оясына менгереп утыртырга ана карганың хәленнән килми. Үлән арасында калдыру да куркыныч. Эт яки песи башына җитәчәк. Мескен хәлгә төшкән карга баласын кызгандым да кире урынына ябып куйдым.
Караңгы төшкәч, олы каргалар безнең тирәдән таралыштылар. Иртән торып чыгуга, сарай түбәсендә бары бер карга утыра иде. Бераздан анысы да югалды. Бала кайгысы китте, ахры, олы каргалардан...
Карга баласы баштагы мәлне ризыкка якын килмәде. Үпкәләгәндәй кыланып, ояның бер почмагында йомарланып утырды. Ләкин ачлык үзенекен итте: ул ашамлыкны чукыштырырга кереште. Тора-бара әрсезләнеп, талымсызланып китте. Салып өлгергәнче ризыкны кулда ук чукый башлады.
Өйгә алып кереп, песи белән ике арада дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра башладык. Карга баласына тияргә ярамаганлыгына төшендерү өчен, песи белән байтак шөгыльләнергә туры килде.
Татуландылар. Хәтта дуслаштылар да. Исәйгән саен, карга өйне үз итте. Үзебез юк чагында аңа кереп-чыгып йөрү өчен форточканы ачып калдырабыз.
Мәшәкатьле чаклары да күп булды. Төсле пыяла ватыклары, керәч кисәкләре алып кайтып, тәрәзә төпләрен, өстәл өстен тутырды. Каяндыр тиен акчалар да тапты, ялтыравык калай кисәкләре дә ташыды...
Кышны тату үткәрдек. Салкын көннәрне тышка чыгарга бик яратмады. Өйдә утыру рәхәтрәк иде аңа. Яз җиткәч, каргабыз биләмчегә әйләнде, көннәр буе югалып торды. Кунарга кайтмыйча калган чаклары да булыштырды. «Үзенә пар эзлидер, нәсел үрчетү хәстәренә кергәндер», — дип юрадык.
Беркөнне эштән кайтуга, өстәлдә чылбырлы кесә сәгате ята иде. Кем эше булуы билгеле инде. Каргабыз алып кайткан. Тик каян тапкан ул аны? Авылның барлык кешесенә хәбәр салдык, әмма сәгатьнең иясен таба алмадык. Шушы хәлдән соң каргабыз да өйгә юлны онытты. Бәлагә тарымады микән дип борчылган идек, беркөнне күрше малае:
— Сезнең карганы күрдем. Агач ботагында бер карга белән янәшә утыра иде, — диде.
Менә ике ел инде чылбырлы сәгать стенадагы кадакка эленеп тора. Аңа караган саен, каргабызны искә төшерәбез. Авызына ялтыравыклы әйбер кабып, тәрәзәдән менә-менә очып кайтып керер сыман...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев