Каптырдылар
Минем кебек оста балыкчыны бөтен мәктәптә көндез чыра яндырып эзләсәгез дә таба алмассыз.
Мин тоткан балыкларны бергә җыйсан, пажалый, бер ләгән булыр. Билләһи менә. Борчак ата икән бу, дип уйламагыз тагын. Ышанмасагыз, әнә безнең Рәшиттән сорагыз. Өч яшьтә генә булса да, алдый торган гадәте юк. Гел дөресен сөйли, әгәр дә үзенә файдасы булса, билгеле.
Безнең очтагы малайлар да минем осталыкка шаккаталар. «Ну, малай, булдыклы да инде син. Ничек тотарга өйрәндең безгә да өйрәт әле», – дип йөдәтеп бетерәләр. Ә мин: «Җаен белергә кирәк», – дип кенә җавап бирәм. Мин мактанчык түгел. Серне ачып салсаң, Мәчтүрә әби әйтмешли, кызыгы калмый, кул китә. Балыклар эләкми башлый.
Дустым Фәрит тә күп сөйләргә кушмый. Фәрит, дигәч, бер вакыйга искә төште әле.
Май ае иде. Кояш үз урынында. Җил генә каядыр качкан. Көзгедәй ялтырап яткан күл өстендә тәңкәләрен ялтыратып балыклар сикерешә. Балык тотар өчен моннан да унайлы вакыт табып булмый инде. Мәктәпкә барырга чыккач, Фәрит белән шул күренешне күзәтеп озак кына басып тордык. Икебезнең дә күзләр тычкан күргән мәченеке кебек ялт-йолт килә. Иреннәрне ялап куйдык. Дулкынланабыз.
– Көздән бирле балык тәмен татыган юк. Әллә дәрескә бармыйбызмы, ахирәт? – ди Фәрит еш-еш сулап.
Мин башымны кашып алдым.
– Юк, – мин әйтәм, – алай ярамас.
– Алайса, берәр сәбәп табып, соңгы дәрестән качыйк, – ди бу миңа.
– Ниндидер сәбәп табарга баш җитми әле, – дим авыр сулап.
– Ярар, киттек алайса, – диде Фәрит.
Класска кереп утыргач та күз алдымнан тәңкәле балыклар китмәде. Башка дәрес керми инде, ни хәл итәсең. Җитмәсә, икенче дәрестән соң Фәрит бөтенләй кәефне бозды.
– Эшләр хөрти, малай. Тимерче хатыны Хәмдениса түти иләк тотып күлгә чыккан. Сикергән балыкларны яр буенда каптырып кына тора. Инде бер чиләк җыйган. Безгә калмый, болай булгач, – диде ул үзен-үзе кая куярга белмичә бәргәләнеп.
Аннары кисәк туктап миңа карады:
– Син теләсәң нишлә, мин өченче дәрестән качарга булдым. Кул кушырып утырыр чак түгел. Дус булсаң, син дә сыз, – диде дә каршы сүз әйтүгә урын калдырмыйча тиз генә чыгып та китте. Мин нишләргә белми аптырашта калдым. Ул арада дәрес башланды. Хәсрәтем йөземә үк чыккан булгандыр, укытучы апа яныма килеп сораша башлады:
– Сина ни булды, Әбләев? Йөзең качкан, – диде врач кебек ягымлы елмаеп. Мин торып бастым.
– Әни эштә, ә өйдә Рәшит берүзе генә. Шуңа борчылам, – дидем күз дә йоммыйча.
– Нишләп утырасың? Бар, кайт алайса, Әбләев. Бәла-каза чыга күрмәсен тагын, – диде укытучы апа кайгырып.
Миңа шул гына кирәк тә. Портфелемне аннан-моннан тутырдым да, укытучы кире уйламасын дип, йөгереп үк диярлек класстан чыгып сыздым.
Күңелем шатлык белән тулды. Бәхеткә каршы, өйдә беркем дә юк иде. Әни белән Рәшит югары очтагы әбиләргә кунакка киткәннәр икән. Язу калдырганнар. Әһә, эш пеште болай булгач, дип кулларны угаладым. Тәрәзәдән, әни кичә кибеттән сатып алган челтәр пәрдәне суырып алдым да, кеше-кара күргәнче күлгә чаптым.
Фәрит, озын трусик җилфердәтеп, яр буенда әрле-бирле йөренә иде.
– Озак йөрисең, малай. Балыклар качып бетә инде, – диде ул шелтәле тавыш белән.
Вакыт әрәм итеп тормыйча, тиз генә салкын суга кеpeп киттек. Тәрәзә пәрдәсе бик җайлы булып чыкты: сөзгән саен берәр чиләк балык эләгә. Чын менә!
Фәрит әнисенең казан кадәрле өр-яңа кәстрүлен алып килгән. Иллә дә шәп булды. Тутырабыз гына шуңа балыкны. Бервакыт кәстрүл дә тулды. Ярда безне күзәтеп торган бәләкәй Кәримне капчыкка кайтарып җибәрдек. Балык тота торгач вакытның узганын да сизми калганбыз. Ярга чыгып балыкларны чирәмгә таратып бүләргә керештек. Бәхәсләшә-бәхәсләшә бүлешеп ятканда якында гына:
– Безне дә, зинһар, өлешсез калдырмагыз инде, – дигән тавышка күтәрелеп карасак, ни әйтергә белми катып калдык. Каршыбызда укытучы апа белән Рәшитне җитәкләгән әни басып тора иде.
Күз ачып йомганчы Фәриттән җилләр исте. Ә мин, гадәттәгечә, башымны түбән иеп, җир тишегенә кереп китәрдәй булып, алар алдында калтырый-калтырый басып калдым... '
Безнең бу шөгылебез ни белән беткәнен сөйләп тормыйм. Анысын үзегез дә төшенгәнсездер инде.
Бары шуны әйтә алам, ул вакыйганы искә төшерсәм, әле хәзер дә арт ягым әрнеп куя.
Кычытканы бигрәк зәһәр булды шул аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев