Капчык төбе
Безне аңламаганга сабышалар...
— Чырык-чырык, чирик-чирик, чем-чем...
Иң матур җыр бу! Карлы шәһәрегездә башка сайрар кошлар юк, без үзебез генә. Ә сезнең исегез дә китми, күтәрелеп карарга иренеп, арлы-бирле йөренәсез. Төркемнәрегезнең рәте-чираты юк, кулларыгызда — йөк, иңнәрегездә — авырлык, чыраегыз җиргә баккан. Кайтып килешегезме, китеп барышыгызмы? Ник тукталып тыңламыйсыз? Бу дөньяда кошлар сайравына исе китми торган кырмыскалар гына була иде. Сезгә сандугач җыры кирәк! Сандугачларыгыз, бәсле, сөремле, шыксыз, зәмһәрир көннәрегездән качып, җиде диңгез аръягында кызыналардыр, бәлки. Бик беләсегез килсә, безнең җыр шәһәрегезгә күрә артыграк та әле. Сайрар кошлар сезне җәй көне дә әйләнеп уза, тузгыган бакчаларыгызда оялар сирәгәйде хәзер. Ә без сезгә тугрылыклы — сез ашаганны ашыйбыз, сез эчкәнне эчәбез, сез сулаганны сулыйбыз. Бездә дә — сезнең гамь, сезнең чир, сезнең җәза.
Менә быел да бергәләшеп кыш кичәбез. Көннәр суынган саен, сезгә якынрак киләбез. Кесәгездән бияләй алганда берәр көнбагыш сыныгы коелмасмы дип, аяк астыгызда тапталабыз. Ай-һай сирәк коела шул... Бияләй эчендә кулыгыз — сулыш өреп җылытасыз. Ә бит без шул бияләйнең баш бармагы хәтлек кенә... Туңсак та сер бирмибез. Балконыгыздагы шкаф өстенә кунып ашавыгызны күзәтәбез: малай-шалайларыгыз көчәнеп-көчәнеп ботка чәйнәп утыра, өстәл астына ипи валчыклары өелә. Бәлки, безгә сибәрләр... Юк шул, аларның безне тотасылары гына килә. Матур инде без, анысы, шуңа кызыгалар. Шәһәрнекеләр безне үги итә...
Мин үзем авылда туып үстем. Әти-әнием сыерчыктан бушаган иске ояны ашык-пошык кына төзәткәләп куыш иткәннәр дә шунда вакытлыча яши башлаганнар. Без бишәү үстек. Ул елны кура җиләге нык уңган иде, көне-төне ашаттылар. Тиз ныгыдык. Оядан чыгып очарга өйрәнгәндә, кытай шомырты да җыелмаган иде әле. Йорт хуҗасының абзар-курасы кырык терәүле, ишегалды хәйран иркен, җитмәсә чирәм генә. Нишләптер, ул мал-туар күп асрамады — бер карт кәҗәсе бар шунда. Ул аны көтүгә куганда, зур кәлүшләрен көч-хәл белән сөйрәп, капкага гына озатып кала. Хуҗа йокысыннан уяна алмаганда кәҗә дә өйдә кала...
Тагын тавыклары бар. Алары инде безнең ише генә, безнең чаклы, безнең көндә. Ишегалдына бер тагарак көрпә чыкса, без тавыклардан алдан тамак туйдырып өлгерәбез. Аннан соң томшыкларыбызны яшел чирәмдә корытып, кырык терәүле абзарда качышлы уйнаога керешәбез. Уйнаган булып кына, оя корырдай җайлы төшләрне искәреп барабыз. Андый көннәрдә ишегалдында кәҗә үзе хуҗа. Төн чыкканчы аның сыртына тезмәдәге саламнан бөртек коелган була, без, ябырылып, шуны чүплибез. Кәҗәгә дә рәхәт, сыртын чукыганда, гел койрыгын селкеп тора. Аның койрыгы да безнең койрык шәе генә.
Кышларыбыз рәхәт үтәр, дип торганда гына...
Ишегалдына бихисап кеше җыелды, үзләре ни көлмиләр, ни еламыйлар, ни кычкырып сөйләшмиләр. Озак юанмадылар — хуҗаны кабыкка төреп алып чыгып киттеләр. Шул көнне үк кәҗә көтүдән кайтмады. Тавыкларны күршеләр үзләренә чакырды... Көрпә тагарагы коргаксыды.
Без башка ишегалдына күчтек. Дөрес, анда безнең ише ятим өйләрдән сөрелгән бер-ике төркем чыркылдашып йөри иде инде.
Шактый бәхәсләшә торгач, араларына керттеләр тагы...
— Чырык-чырык, чирик-чирик, чем-чем...
Бу йорттагыларның тавык-казлары симез, иртә-кич бодай чүплиләр. Аларның туеп киткәнен көтсәң, аяк астында җир генә кала. Көтеп тормыйбыз, без аларныкы ла... Түткәй безне сөйми, җим сипкәндә, ата казларыннан да болайрак ысылдый. Мин шәп итеп очарга өйрәндем: әтәчнең борын төбендәге ипиен алып китә алам.
Өй тирәсендә кычыткандай сарылып үскән миләш бар безнең, көн ачылгач, шунда күч алыш уйныйбыз. Уйнап туйгач, кара каргалар белән саубуллашырга барабыз, җыр өйрәнәбез.
Өйләдән соң түткәйнең малае кайтып керә. Кулында — букчасы. Кайту белән безне эзләп таба, тавыклардан яшереп кенә сыйлый, чүпләгәнебезне бер читтән күзәтеп утыра, сиздермичә генә безгә якыная. Ияләшәбез инде үзенә, яраттыра белә: сызгырып куркытмый, таш атмый, песине якын китерми, көн саен безнең янда.
Соңгы көнемдә ул ипи урынына кыздырылган көнбагыш сипте. Такмаклый-такмаклый сырпалана үзе: «Ашагыз, сикертәннәрем, каланыкыларга гына тәти торган ризык бу»,— дигән була. Һай тәмле дә соң бу кыздырылган көнбагышлары! Шәһәр чыпчыклары кинәнәләр икән, дип уйлап та өлгермәдем... өстемә, лап иттереп, авыр иләк капланды. Тәмле ризыкның тозак икәнен кем белгән соң ул чакта... Яшь гомерләр жәлке, дөньяга килеп ике ай да очмаган, кем әйтмешли, рәхәтләнеп чыпчык кызларын да кочмаган килеш әрәм булырмын микәнни?!
Малай мине пыяла савытка салып өстән томалап куйды, аяк астыма көнбагыш ыргытты. Әсир кошның ризык өстендә ачтан үлгәнен белми бугай ул! Канатларым авыртканчы бәргәләндем, тик котылырлык түгел — стенасы калын. Пыяла зиндан икән бу.
Ул миңа «Чемчен» дип исем кушты.
Шулай бер-ике көн яшәдем бугай әле. Бер заман өй эчендә китте ыгы-зыгы: җиһазларны ташыйлар. Өй эче бушый бара, аның саен мине күчерәләр, өстәлгә куйганнар иде, аны алып чыгып киткәч — урындык өстенә, ул да чыгып киткәч, сандык өстенә куйдылар. Теге малайны туктаусыз үгетлиләр: «Калада чыпчык бетмәгән, тилмертмә моны, барыбер исән калмас». Малай нык карыша, калдырмыйм, авылыбыз истәлеге булыр, ди.
Ниһаять, малай мине күтәреп урамга чыкты. Өйнең эчен машинага төяп бетергәннәр. Малай да шунда сыйды. Ялган сөйләр хәлем юк, ул миңа кул тидермәде, өф-өф итеп кенә саклап алып барды. Үзе юл буе минем белән сөйләшә: «Чемчен, Чемчен, калада көн саен колбаса белән сыйлармын, ашый-ашый әтәч хәтле булырсың»,— ди. Җибәр инде, зинһар, авылда гына калыйм, дип ялварам үзенә, ә ул ишетми. Безне беркем ишетми — табигать сөйләшүдән мәхрүм итеп яраткач... Сөйләшә белсәк, без дә кеше белән бер рәттә булыр идек! Хәер, һәр тереклек сөйләшә белсә, җирдә гел зарлану, ялыну, ыңгырашу гына яңгырап торыр иде.
Калага күчеп килгән көнне үк малайның әти-әнисе арасында низаг чыкты. Әниләре кала бичәсе булдым дип масайды, әтиләре аңа, шушы чыпчык көненә калып, тамак туйдырырга интегеп, «чем? чем?» дип йөрерсең әле, диде. Ике фикер бер-берсен җиңәргә тырышып, гаугага әверелде.
Ләкин гауганың азагы минем өчен искиткеч куанычлы бетте: әниләре малай кулындагы банканы тартып алды да идәнгә бәрде. Уллары «Әни!» дип авыз ачканчы, ачык тәрәзәдән кала иркенлегенә томырылдым.
Әсирлектән котылган көнне шәһәр миңа искиткеч матур булып күренде. Монда очар кошка оя кытлыгы юк икән. Кая карама — өере-өере белән куыш бүрәнәле өйләр, түбәләре теткәләнеп беткән чормалар. Монда авылдагы кебек түгел, өйләрнең тәртибе юк. Монда, бер-берсенә терәп, ярымташ, ярым-агач, ярымтакта алачыклар салып бетергәннәр. Монда ишегалды саен абзар исе килә.
Кыл уртада булыр юынтык сулар җыя торган әрҗә. Әрҗәнең төбе иләкләп тишелгән — суы аска агып бетә, бәрәңге кабыклары, ипи катылары, тозлы кыяр телемнәре, буш шешәләр белән күмелеп, иләктә утырып кала.
Пыяла зинданнан котылган көнне мин ап-ак йортлар тирәсеннән дә оя эзләп караган идем. Алар биек, түбәләре төзек һәм сумалалы, чормалары томаулы, томшык төртер урын юк. Юынтык сулар түгә торган әрҗәләрен дә таба алмадым. Андагы кешеләрнең ни ашаганы, ни түккәне безгә мәгълүм түгел. Чүп-чарын да бикләп тоталар, иртән иртүк машина килеп төяп алып китә — анысы да бөркәүле.
Әйтсәм әйтим, халыклары мәнсез: җиргә карап — этне күрми, күккә карап — безне сизми.
Менә ичмасам үзебезнең ярымйортларда рәхәт! Бала-чагалары ишле. Туган-тумачалары күп, дуңгыз симертәләр, эт үрчетәләр, чыр-чу, уен-көлке, көн саен тамаша, көн аралаш мәҗлес — яшәве күңелле! Ходай кушып, буранлы озын төннәре, чатнама суык көннәре генә үтсен.
Мин шифер түбә астындагы сиртмә уентысына мамык коеп тамгаладым да үземә пар эзләп киттем, ояны икәүләшеп коралар бездә. Көне буе эзли торгач, бер чыпчыкны ияртеп кайттым. Ул да минем ише ятим, килеш-килбәте бик ялтырамаса да, өзелгән-йолкынган җире юк. Бергә-бергә тернәкләндек. Ничәмә-ничә оя очырдык.
Быелгы суыкның һаман сынарга исәбе юк...
Чорма саклап тик ятулары ялыктырды. Ашыйсы килә. Ишегалдындагы әрҗәгә бүген дә чүп түгүче булмаса, тәгам эзләп еракларга очарга туры килер. Бер дә канат астына суык кертәсе килми шул. Ичмасам мондый көннәрдә чормага менүчеләр дә юк. Буранлы айларда безнең янга йә парлап-парлап, йә өерләре белән менәләр менүен... Морҗа төбенә җәелгән сырмаларда туйганчы ял итәләр, арыганчы ауныйлар, көлешәләр, ыңгырашалар, пышылдашалар, тагын көлешәләр, тагын ыңгырашалар... Без аларга карап сөенәбез генә, китүләре була — сырмага ябырылабыз. Кесәләреннән коелып калган валчыкларны чүплибез.
Кайсыбер көннәрдә, безнең ояларны эзләп, чормага малай-шалай җыела. Аларга кошлар базары кызык кына. Телләрендә — сүгенү, кулларында — таяк, эшләгәннәре — юньсезлек. Күршедәге күгәрчен оясына йомырка куеп киткәннәр. Мескен күгәрчен оясыннан таеплар төшә язды... Тавык чебиләре дөньяга килгәч, тамашаны күрсәң... Тавыкныкылар безнекеләр шикелле ояда тик кенә утыра белмиләр бит алар, чорма буйлап йөгерешеп йөрделәр. Күгәрченнәре талашып бетте. Үстерергә генә насыйп булмады, икенче көнгә ул чебиләр өшеп җан тәслим кылганнар иде.
— Чырык-чырык, чирик-чирик, чем-чем...
Әгәр көннәр иртәгә дә җылынмаса, теге тавык чебиләре шикелле өшеп тәгәрәшербез инде. Әҗәл килгәнне ояда көтеп ятасы килми. Кузгалдык. Икебезнең беребез әйләнеп кайтыр әле. Чүп өемендә тукталып тормадык, туп-туры олы урам коймасына килеп кундык. Күзәтәбез. Кемнән нәрсә коелыр? Урам тулы машиналар мыш-мыш килә — безнең сыман нәрсәдер эзләнәләр. Әнә тар юлдан бер абзый бара, чана тарткан, тимер табаны карны чината. Ник чыпчыклар ияргән әле аңа? Чанадагы олы капчык өстендә бөтереләләр. Без дә иярдек. Исеннән үк сизелеп тора, кыздырылган көнбагыш! Бара торгач, базарга килеп терәлдек. Дөресен генә әйткәндә, базар тирәсендә бик йөргәнебез юк безнең, анда чыпчыклар ашардай нәрсә бик сатылмый. Сатсалар да, сатучылары — кырыс, алучылары — саран.
Ит сатучылар тирәсен ала каргалар каравыллый, тәм-том сатучылар тирәсендә — күгәрченнәр өере, безнең ишеләргә якын килерлек түгел.
Абзый капкадан керде дә тугарылды. Шундук стаканлап көнбагыш өләшә башлады. Без, йөзләгән чыпчык, базар түбәсенә кунып, абзыйның капчыгы бушаганны көтәбез, чөнки сатучылар, нинди генә саран булсалар да, барыбер капчык төбен безгә сибәчәкләр.
Һай озак бушый ул капчык... Чираты өзелми өзелүен, капчыгы зур шул, ә стаканы — бәләкәй.
Кинәт чиратта таныш йөз күзгә чалынды. Таныш йөз... Мин моңа ышаныр өчен, танышның йөзенә якынрак килеп, бермәлгә һавада эленеп калдым. Ул да мине таныды: «Чемчен, Чемчен!» —дип, сөенеченнән чиратын югалтты. Әйе, ул — мине әсир итеп калага алып килгән теге авыл малае иде. Ничек зур үскән: сумка асып базарга чыгардай егет булган. Ул кабаланып кесәләрен капшады, миңа сибәрдәй валчык эзләде. Түбәдәге чыпчыклар минем дустым булып күренергә теләп тирәмә сарылдылар. Ләкин күпме генә эзләнмәсен, мине сөендерерлек берни табал-мады ул. Шуннан соң кулындагы каеш сумкасын ачып карады, анда биш-алты чи бәрәңге генә иде. И егет, егет, дусларым алдында бөтенләй оятка калдырдың бит син мине.
— Чемчен, Чемчен, хәзер мин сиңа көнбагыш алып бирәм!
Ләкин егетне баягы чиратына кертмәделәр. Күршеләре әрләшеп, сүгенеп, танымаганга сабышып, яңадан озын чиратның койрыгына басарга мәҗбүр иттеләр. Минем ачуым чыкты, күчне ияртеп, әле капчык өстендә, әле чират өстендә очына башладым. Егет моны үзенчә кабул итте, түзмәде, сатучы янына килеп, чиратсыз гына акчасын сузды. Ә абзый күрмәмешкә сабыша. Учына сыярдай стаканы белән тәртип буенча көнбагыш саный. Ул да булмады, кемдер егетне пәлтә якасыннан сөйрәп читкә селтәде. Егет, эт өстенә җикеренгән песи шикелле күперенеп, әүвәл кул күтәргән кешегә таба атлады, аннан, кинәт кенә борылып, янә капчык янына ашыкты. Кулындагы кәгазь акчасын йомарлап абзыйның стаканына томырды да капчыктан бер уч көнбагыш иелеп алды һәм, әлеге хурлыкны базарда калдырып, урам ягына чыкты. Ерак китмәде ул, аяк астындагы карны таптап, шунда учындагы көнбагышны сипте. Барысын да түгел, беразын үзенә калдырды. Ачлыгымны җиңеп, җимгә якын килмичә түзеп торам, аның читкәрәк киткәнен көтәм. Кешеләрдән сагаерга кайчандыр ул мине үзе өйрәтте лә!
Кинәндек көнбагыш чүпләп. Көннәр җылынганчы түзәргә була хәзер. Тамак туйгач, җитәкләшеп, һавага күтәрелдек, оябыз бәсләнгәндер... Офыкта кызыл төс кимегән инде. Кич җитте. Ояга җитәрәк, мин кире борылып карадым — ерактан караганда, базар түбәсе зур иләккә охшаган иде. Теге егет анда көнбагыш чүпләп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев