Канатлар ныгыганда
Без бүген сезнең игътибарга язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың «Канатлар ныгыганда» повестен тәкъдим итәбез.
Без бүген сезнең игътибарга язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың «Канатлар ныгыганда» повестен тәкъдим итәбез. Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесендә иң яхшы чәчмә әсәр номинациясендә 3нче урын алган повесть ул. Диләрә исемле шәһәр кызы, аның дуслары, мавыгулары һәм, әлбәттә инде, беренче хисләре турында. Әйдәгез, укыйбыз!
Җиһанда яз. Иртән әле һава салкынча. Көн уртасы якынайган саен, кышкы йокыдан уянып килгән җирдән пар күтәрелә. Җылыга, назга сусаган табигать, кояш нурларында коенып, яз кочагында иркәләнә. Март ахыры гына булуга да карамастан, инде кар эреп бетеп килә. Таштан җәелгән җәяүлеләр сукмагы янындагы кар кыш көнендәгедәй чем ак түгел инде. Карасу төскә кереп, әкрен генә эреп ята. Ялгыш кына аягың читкәрәк басса, көпшәк кар астыннан агып яткан сап-салкын суның итек эченә туласын көт тә тор!
Күңелдә инде күптән яз. Урамнан керәсе дә килми. Кайсы якка гына карасаң да, яктылыктан күзләр чагыла. Асфальт буйлап аккан гөрләвекләр яз җырына кушыла. Тиздән, бик тиздән агач-куаклардагы бөреләр уянырлар да, гаҗәпсенеп, керфекләрен ачарлар.
Яз сулышын тойган тереклек күзгә күренеп мизгел саен яңара. Көндезләрен инде кояш шундый юмартлана. Кыш суыгыннан арынган шәһәр урамнары кардан чистарып, уйдык-уйдык җир өстендә яшел үлән баш калкыта. Туңган агачлар яшәреп, яфрак яра.
Апрель урталары җиткәнче үк ак күлмәкле каеннарның челтәрләп бәйләнгән яшел бөреле шәл чукларын талгын искән җил тибрәтә башлый. Көннәр җылынган саен һәр үлән, һәр куак, һәр агач тамырлардан аккан яшәү сутыннан көч алып яңара, ябалдашларын киңәйтә.
Күңелне иркәли торган ямьлелек көннән-көн арта бара. Май башында беренчеләрдән булып нәни кояшчыклар – сары чәчәкләр таҗларын ачып дөньяга елмая. Болытлар тулышып түгелгән чакларда, шифалы яңгыр тамчылары яшь үсентеләрне сугарып, тамырларын ныгыта.
Май уртасында тирә-юнь шау чәчәкле бакчага әйләнә. Инде таңнар, иртәләр дә үзгәрәк. Һәр агачның ботагына кунып былбыллар сайрый. Сандугачлар моңына төренеп, таң ата. Таң йокысын бүлеп уянганнар моң тулы симфонияне тыңлап хозурлана. Иреккә сусаган күңел табигать кочагына омтыла. Шимбә-якшәмбе көннәрендә шәһәр читендәге ял паркында, Чулман яры буенда ял итүчеләр күбәя. Инде көньякка киткән кошлар да туган якка әйләнеп кайтып, оя корырга өлгергәннәр. Әнә, бала чыгарырга утырган әни кошка җим китергән әти кош: «Чик-чирек, чик-чирек!» – дип нидер сөйли. Әни кош канатларын каккалап: «Сабыр бул!», – дигәндәй, аның томшыгына кагылып-кагылып ала. Тиздән, бик тиздән бала кошлар аваз салырлар. Ә аннары ата кош белән әнкә кош аларны очарга өйрәтер. Канатлары ныгыган кошлар гына зәңгәр күкне иңли. Араларында буынсызлары да була. Егылып төшеп имгәнгән кошчыклар беркайчан да оча алмаячак. Аларның язмышлары аяныч тәмамлана.
Кешеләрнең дә язмышлары кош язмышы белән аваздаш. Кеше якты дөньяга килә, үсә, хыял-өметләре алга әйди, канатлары ныгыган саен югарырак үрләр яулый. Тумыштан ук җанына рухи көч салынганнар тормыш сынауларына бирешми. Алда куйган максатларына ирешеп яшәүчеләр, һичшиксез, үз юлларын таба. Андыйларның яшәү рәвеше башкалар өчен дә үрнәк булып тора. Иң мөһиме, гаиләдә алган тәрбия дәресләрен онытмый, халкыңның гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга күчә килгән традицияләргә буйсынып, сайлаган юлыңнан тайпылмый алга атларга кирәк. Тик шул чакта гына гомер китабыңның һәр бите төсле бизәкләр, игелекле гамәлләр, күркәм эшләр белән бизәлер.
* * *
Диләрә гаиләдә бердәнбер бала. Талчыбыгыдай зифа буйлы, аяз күк йөзедәй зәңгәр күзле, үзе тыйнак, үзе җыйнак кыздан самимилек, сафлык бөркелеп тора. Кара озын толымнарын иңнәренә таратып салса, алар дулкын-дулкын булып, билдән түбән шуып төшәләр. Дуга кебек бөгелгән керфекләр арасыннан дөньяга эчкерсез караш бага. Алсу иреннәре арасыннан күренеп киткән энҗедәй ак тешләре, елмайганда сөйкемле чокырчыклар барлыкка килгән ике бит уртасы кызны тагын да матуррак итеп күрсәтә. Нәфис һәм нәзакәтле, затлы кешеләргә генә хас зыялылык әйтерсең лә кызга тумыштан бирелгән. Ул сөйләшкәндә дә ашыкмый, сүзнең тәмен белеп, әңгәмәдәшенең күзенә карап, сеңдерерлек итеп сөйли. Инде унбиш яшен тутырып килгән кызның буе гына түгел, акылы да үсеп килә. Аның тормышка үз карашы формалашуы, кемнең кем икәнен аерырга өйрәнгәне сизелә. Үз зәвыгы, үз сүзе, үз фикере булган кызны өендә дә, мәктәптә дә бик яраталар.
Әтисе Рафил заводта склад мөдире, әнисе Зөһрә сәүдә өлкәсендә менеджер булып эшли. Гаилә җитеш тормышта тату гомер кичерә.
Диләрә гаиләдә үзе генә үссә дә, «Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр», – дип, аны артык иркәләмиләр. Кызның үз «мин»е бар. Ул әти-әниләре белән дә, үзе белән дә дус.
Мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, беренче сыйныфка кергән көннәрдән үк мәктәпкә үзе барып, үзе кайтып йөрде кыз, кечкенәдән үк өй эшләрен өлкәннәр ярдәменнән башка эшләде. Әти-әнисе эштән кайткач, тикшереп, аңлап бетермәгәнен аңлатып, кирәк җирдә төзәтергә кушып, кызга ышаныч белдерделәр. Шуңа күрә Диләрә уку өчен җаваплылыкның бары тик үз өстендә генә икәнен белә. Балачактан алган белем ташка язган сүз белән бер. Башлангыч класстан ук тырышуының нәтиҗәсе бүгенге көндә көндәлегендә чагыла. Укуы белән дә, тәртибе белән дә әти-әнисенең йөзен кызартырлык мәшәкатьләр тудырганы булмады.
* * *
Яз артыннан килгән җәй мәктәп укучылары өчен иң көтеп алына торган фасыл. Диләрә җәйге каникул вакытында рәхәтләнеп, авылда Гөлфия әбисе янында ял итте.
Җәй быел әйбәт килде. Тукай әйтмешли: «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява». Җәйнең иң күңелле мизгелләре – җиләк өлгергән вакыт. Болында җир җиләге пеште. Аның күплеге! Авыл апалары, кунак кызлары бөтенесе берьюлы барып җыйсалар да бетәрлек түгел. Җыя торалар, икенче көнне, шул ук урында, яшел хәтфә үлән өстенә сибелгән кып-кызыл төймәләр җиләкчеләрне ымсындырып каршылый. Әбисе белән Диләрә дә җиләк җыярга йөрде. Җир җиләге үскән аланда сулап туймаслык саф һава. Яшел үлән арасында кызарып пешкән, тәлгәш-тәлгәш, телеңне йотарлык сусыл җиләкләр. Үзләре авызга керәм дип торалар. Тик Диләрә башта чиләгенә җыя. Биегрәк булып үскән үлән арасындагылары чия кадәр, билләһи! Җыеп та куйдылар җиләкне! Әбисе кышкылыкка кайнатма да ясады. Блендер белән болгатып, кечкенә савытларга тутырып, суыткычка да куйды.
Бу юлы әбисе Диләрәне җиләккә соңгы мәртәбә алып килде.
– Быелга җитеп торыр, – диде ул, билен угалап. – Кызым, Аллаһ боерса, суыткычка куеп торган җиләкләрне шәһәргә алып китәрсез.
– Ә үзеңә ни кала, әбекәй?
– Барыбызга да җитәрлек булды бу. Үзеңә күз иярми, бик тиз җыясың икән. Чиләгеңне миннән дә алда тутырдың. Җитмәсә, гел эресен генә җыйгансың.
– Әбекәй, элек тә җиләк шулай күп була идеме соң?
– Алай ук түгел иде сыман... Вакыт та булмагандыр. Печән чапканда бераз җыя торган идек. Авыл баласына эш күп иде бит. – Әбисе, оныгына үзе белгән кайбер серләрне чишәргә тотынды. – Кызым, беләсеңме, изелгән җиләкне каймак белән болгатып ашасаң, шундый тәмле була. Сез ярата торган, кибет йогыртыннан ун мәртәбә тәмлерәк һәм файдалырак Кыш көне аннан да тәмле әйбер булмый инде.
– Шулаймыни?! Ашап караганым юк.
– Кайткач, сыйлармын әле, яме! Кичә генә аерткан каймагым да бар. Әйдә, чиләкләрне тутырыйк та кайтырбыз. Вакытында туктый белергә кирәк, кеше зур, кешедән дә нәфесе зур. Быелга җитеп торыр, киләсе елга да шулай уңсын җиләк, бергәләп тәгәри-тәгәри җыярбыз, иеме, кызым?
Әбисенең сүзләреннән Диләрә көлеп җибәрде.
– Тәгәри-тәгәри җыйдык шул, әбекәй!
– Җиләк вакыты бер генә. Минем әнкәй: «Вак дип сайланып торма, җый! Кар астында вагы да булмый», – дия иде.
Диләрә әбисенең кояшта янып кызарган йөзенә күтәрелеп карады. Ак яулыгы астыннан күренеп торган кара чәчләре, күк йөзедәй зәңгәр күзләренең нурлы карашы, кызларныкыдай сылу гәүдәсе, әле картлык дигән нәрсәнең әбисе тирәсеннән бик еракта йөрүен искәртә иде. Гөлфия оныгының текәлеп үзен күзәтүен сизеп:
– Нәрсә, кызым! Әллә арыганым йөземә чыкканмы? Кызудан әлсерәдем генә,– дип куйды.
– Юк, әбекәй, сокланып карап торам үзеңә, син гел үзгәрмисең, һаман яшь. һаман чибәр.
Оныгының сүзләре әбисенең күңеленә хуш килде.
– Күз тидерә күрмә тагын, – диде ул ачык тавыш белән. Йөзенә елмаю җәелде. – Әйдә, булмаса, капкалап алыйк. Анда кыяр белән бер-ике телем ипи бар. Синең ашыйсың килгәндер. Мин су гына эчәм, – дип, чиләк янындагы полиэтилен пакетына үрелде. Алып килгән суларын эчеп, бераз ял итеп алдылар. Хуш исле мәтрүшкәләр дә җыеп, кайтыр сукмакка борылдылар.
Бабасы кичкә мунча ягар инде. Мәтрүшкә кушып бәйләнгән каен себеркесе белән мунча керүләргә ни җитә?! Бөтен арыганнарың бетеп, яңа туган баладай сафланып, каз мамыгыннан ясалган түшәккә ятасың. Тәмле төшләр күрә-күрә изрәп йоклыйсың. Авыл рәхәте менә шул инде ул!
Авылның хуш исле һавасын сулап, елгада су коенып, бакча эшләрендә булышып, болынга йөреп, әбисе әзерләгән тәмле-тәмле ризыклар белән сыйланып яшәү көче туплаган Диләрә җәй үткәнен сизми дә калды.
* * *
Август уртасы җиткәндә, Диләрә шәһәргә әйләнеп кайтты. Дөресрәге, әтисе белән әнисе кайтып алдылар. Җәй көне җыйган җиләк, карлыган кайнатмасы, туңдырылган җиләкләр, авыл каймагы, өч литрлы банка белән сөт, авыл тавыгы, яшь бәрәңге, тагын әллә ни кадәр күчтәнәч машинаның багажнигына кереп урнашты. Әбисе белән бабасы, капка төбенә чыгып, озатып калдылар.
Җәй буе авылда торган кыз шәһәрне сагынырга өлгергән. Шәһәрдә җәйнең соңгы ае август хакимлек итә. Җәй әле дә үзенең төсен җуймаган. Кая карама, чәчәк түтәлләре. Аллы-гөлле петуниялар, хәтфә гөлләр, тагын әллә ничә төрле, ул исемен белмәгән чәчәкләр күз явын алып утыралар. Тик берсе дә болында үз янына дәшеп салмак кына чайкалган ап-ак ромашкаларга, зәңгәр кыңгырауларга җитми шул. Күрсәнә, Диләрә шәһәргә кайту белән авылны юксына башлады түгелме соң?!
Тиздән табигать чәчәкле күлмәген салып, көзге күлмәген киячәк. Диләрә дә көч җыеп, ныгып, дулкынланып беренче сентябрь җиткәнен, яңа уку елы башланганын көтә. Быел ул сигезенче сыйныфка бара. Каникулның соңгы көннәре. Уку өчен кирәкле дәфтәрләр, карталар, карандаш-пенал ише күп санлы кирәк-яраклар әзерләнеп, портфельгә салып куелган.
...Беренче сентябрь. Укучылар белән урам тулган. Диләрә дә, кулына чәчәк бәйләме тотып, яраткан гимназиясенә таба атлый. Күңелендә горурлык хисләре. Тагын берничә елдан зур тормышка аяк басачак. Өлкән сыйныф укучысы булу зур җаваплылык та өсти. Өйдә дә бу хакта еш сөйләшәләр. Әтисе белән әнисе дә, кызларына ниндидер юнәлеш бирергә теләп киңәшләшкәндәй итеп, кызларының күңел кылларын тарткалап карыйлар.
Уку елының бер ае үтеп тә китте. Әтисе эштән кайтып ашап-эчкәч, гадәттәгечә, кызының көнне ничек үткәрүен сораштырды да, яңалыклар белән танышырга дип, телевизор каршына утырды.
Диләрә табак-савыт юган арада, Зөһрә икенче көнгә ашарга әзерләргә кереште Коштабакка йомырка сытып, кайнаган су, сөт, тоз, бераз шикәр комы салып, он өстәп камыр басучы хатын, әледән-әле кызына күз төшереп алды. Кечкенә түгәрәкләргә бүлгәләгән камыр кисәкләрен уклау белән җәйгән чакта кызына сорау арты сорау яудырды.
– Кызым, көнең ничек үтте? Дәресләреңне әзерләп бетердеңме?
– Әйе, әни! Көнем әйбәт үтте. Мәктәптә бүген язучылар белән очрашу булды. Казаннан Роберт Миңнуллин, үзебезнең Чаллыдан Факил абый Сафин, балалар язучысы Рәшит Бәшәр килгәннәр иде. Очрашу бик күңелле узды.
– Нәрсәләр турында сөйләделәр соң?
– Роберт абый Миңнуллин үзен шундый гади тота. Үзе матур, сүзе матур, шаян кеше дә икән. Күзләре гел елмаеп тора. Бөтен балаларны да якын дусты кебек күреп сөйләшә. Әни, ул әле син яратып тыңлый торган «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» дигән җыр сүзләренең авторы да икән. Шигырьләрен тыңлап туя торган түгел. «Юкка малай булганмын!» дигән шигырен бөтенебез дә диярлек истә калдырдык. Сөйләп күрсәтимме, әни?!
Юкка малай булганмын!
Их, кыз буласым калган!
Белмәдем шул мин алдан.
Кызларга – кадер-хөрмәт,
Эшләре бара гөрләп:
Бәйрәм саен аларга әле
Чәчәк бүләк итәсең.
Исәнләшеп үтәсең,
Ишек ачып кертәсең,
Хәтта портфельләрен дә
Күтәрешеп йөртәсең.
Троллейбуста барганда,
Автобуста барганда,
Алар утырып бара.
Ә син утырып кара!
Шунда ук күрәчәкләр,
Һәммәсе көләчәкләр,
Әдәпсез, диячәкләр,
Гадәтсез, диячәкләр.
Ә кызларга күңелле,
Йөриләр килештереп.
Үзләрен булмый хәтта
Шаяртып, ирештереп.
Юкка малай булганмын,
Калган ла кыз буласым!
Моннан соң мин, күрерсез,
Акыллы булачакмын:
Яңадан тусам әгәр,
Кыз булып туачакмын!
Бу шигырь малайларга да бик ошады, безгә караганда да ныграк кул чаптылар.
– Ә Чаллы язучылары ниләр сөйләде?!
– Факил абый белән Рәшит абыйның да тормыш һәм иҗат юллары бик кызыклы икән. Төрле җирләрдә, КамАЗ заводында да эшләгәннәр, укытканнар да, журнал да чыгарганнар.
– Нинди журнал?
– Башта «Аргамак», аннары «Мәйдан» журналы диделәр. Безгә бүләк итеп «Көмеш кыңгырау» газетасын, «Мәйдан» журналларын, китаплар да алып килгәннәр. Миңа да эләкте әле! Факил абый «Әйдәгез, дуслашыйк!», Рәшит абый «Кечкенә кунаклар.» дигән китапларын култамгасы белән бүләк иттеләр.
Кыз савытларны юып, корытып сөрткәннән соң, шкафка урнаштырды. Аннары бәрәңге әрчергә тотынды. Кулында үткен пычак булгангамы, эшен тиз тотты ул һәм эш урынын ялт иттереп җыештырып та куйды. Җитезлеге дә бар, һәр эшкә кулы да ятып тора.
Өстәл янына килеп утырган кыз, маңгаена төшеп торган чәчен кулы белән сыпырып, колак артына кыстырып куйды да, кабат әнисенә очрашу хакында сөйләвен дәвам итте.
– Мин Факил Сафинның «Исәнме, Кеше!» шигырен сөйләдем. Сөйләвемне ошатты бугай. Миннән: «Укуны бетергәч кая барасың, нинди юл сайлыйсың?» – дип сорады.
– Нәрсә дидең соң, кызым?
– Мин аптырап калдым. «Әле уйлап бетермәдем!» – дидем.
– Чынлап та, кызым, инде үз сукмагыңны сайларга бик аз вакыт калып бара. Ни эшләрсең икән?! Унны-унберне укырсыңмы? Әллә тугызынчы сыйныфтан соң башка уку йортына барасыңмы?
Кыз иңсәсен сикертеп куйды. Аннары киңәшләшкәндәй итеп җавап кайтарды.
– Белмим инде, әни! Әле бит ОГЭ белән ЕГЭны бирәсе була.
– Шуңа сорыйм да инде. Ә классташларың ни уйлыйлар? Алар белән бу хакта сөйләшәсезме соң? Мәрьям кая барам ди?
– Мәрьям татар журналистикасын сайламакчы. Әтисе белән әнисе аның экономист булуын телиләр. «Әле уйлашырбыз!» – дип әйтәләр икән.
Диләрә, урыныннан торып, әрчегән бәрәңгене газ өстенә пешерергә куйды. Әнисе камыр басып бетергәнче, кыз, суган чистартып, вак итеп турап, табадагы майга салып кыздырды. Пешкән бәрәңгенең суын түгеп, майда кыздырылган суган, җылытылган сөт салып изде. Җәйгән камырга изгән бәрәңгене ягып, кыстыбый ясап, майлы табада ике ягын да кыздырдылар. Кызарып, кетердәп пешкән бер өем кыстыбый күзне кызыктырып тора.
– Суынгач, суыткычка алып куярбыз. Иртәгә «микроволновка»да җылытып ашарга әзер булып торырлар. Эшкә алып барырга да әйбәт. Шулпа да әзер. Токмач салып, кабартып аласы гына. Менә кызым, икәүләп тотынгач, бик тиз генә эшне дә бетердек. Хәзер ял итсәк тә була.
Зөһрә, кулын сөрткән чигүле сөлгене элгечкә элеп, кухнядагы утны сүндерде. Ана белән кыз йокы бүлмәсенә керделәр. Бу – аларның икәүләп серләшә торган бүлмәләре. Диләрә йомшак диванга аягын бөкләп менеп утырды. Ни әйтер икән дигәндәй, зәңгәр күзләрен тутырып, әнисенә күтәрелеп карады. Бәрхеттәй йомшак тавышы белән дәште.
– Әни! Мине Мәрьям бу атна шимбәсенә туган көненә чакырды.
– Ярый, кызым, барырсың. Нинди бүләк сайлыйбыз соң?
– Тушь белән сөрмә җыелмасы алсам ничек булыр икән?! Ул инде каш-керфекләрен узган елда ук буяп йөри башлаган иде... Иртәгә син эштән кайткач, косметика сата торган «РИВ ГОШ» кибетенә барып килик әле!
– Ярый, кызым! Анда баргач карарбыз. Үзең сайлап алырсың.
Сөйләшкән чакта да кызының телефон экраныннан аерыла алмаганын күреп, Зөһрә башын чайкап куйды. Замана үзенекен итә. Яшьләр инстаграм, ватсап, тик-ток битләренә куелган яңалыкларны карамый тора алмыйлар. Анда ниләр генә юк. Кызының еш кына интернет челтәренә куелган фотоларны каравын да сизә Зөһрә. Шуңа күрә бу хакта да сөйләшү җаен тапты. Җайлы сүз җанны эретә. Ул кызын ачуландырмаска тырышып, тышкы кыяфәтләрен үзгәртүче яшьләрнең ни өчен үз-үзләрен алай тотулары турында беләсе килеп, сак кына сүзен шул темага борып җибәрде.
– Диләрә, кая мин дә карыйм әле! – Кыз теләмичәрәк кенә телефон тәрәзен әнисе ягына авыштырды.
Әнисе бераз карап торганнан соң, телгә килде:
– Миңа калса, менә бу кызлар артык нык бизәнгәннәр. Башкаларны үзләренә җәлеп итәселәре килә. Мондый фотолар белән интернет тулган. Иреннәрен кабарталар, тату ясаталар. Бу сиңа ошыймы?
– Миңа ундүрт-унбиш яшьлек кызларның артык нык бизәнгәннәре ошамый. Мәрьям кебек сизелер-сизелмәс кенә буянганда ярый.
– Әле кайберсе яшьләрен зуррак итеп куялар бугай. Алар ни өчен шулай кыланалар?
– Алар үзләренә игътибар булганын көтәләр. «Мин – текә!» – дип әйтәселәре килә торгандыр. Үзләреннән зуррак егетләр белән очрашасылары, кемнедер кабатлыйсылары киләдер, дип уйлыйм.
– Яшүсмерләр, гомумән, кемне дә булса кабатларга, кемгә булса да охшарга тырышалар, – диде әнисе.
Диләрә, җәһәт кенә урыныннан кузгалып, телефонын бер читкә алып куйды да, караватка җәйгән йомшак пледны яхшылап төреп, урындыкка салды, аннары шкафтан чиста ак җәймә алып урын җәйде, йомшак мамык мендәрне кулында сикерткәләп кабартып алды. Зөһрә кызын сокланып күзәтеп утырды. Кызы урынны җәеп бетергәннән соң, кабат кулына телефонын алып, экранга күз салды. Кызын кочакларга иелгән Зөһрә, экрандагы шәмәхә чәчле кызны күреп, кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:
– Әнекәем! Әстәгъфирулла! Бу кыз чәчен шәмәхә төскә буяган! Андый чәч буламыни? Матур дип уйлый микәнни?! Кызым, нигә ул чәчен шундый төскә буяды икән?
– Әни! Әйтәм бит, матурлык өчен түгел лә ул. Аның башкалардан аерылып торасы килә. Яисә аның тормышында ниндидер кискен үзгәреш булгандыр. Ул шуны онытырга тырышып, тормышны яңа биттән башларга уйлыйдыр.
– Соң, кызым! Алай гына тормышны үзгәртеп буламыни?! Менә син мин эштән кайтуга чәчеңне зәңгәр төскә буяп куйдың, ди. Күз алдына китерергә дә куркам. Син шулай эшли алыр идеңме?
Диләрә әнисенең агарып киткән йөзенә күтәрелеп карады. Аның борчылуын, кызының татар кызларына хас булмаган гамәлләр кылуыннан куркуын аңлап, тизрәк тынычландырырга тырышты.
– Юк ла инде, әнием! Мин беркайчан да андый төскә буямыйм чәчемне. Үзең әйтәсең ич, бу кыз да кемне дә булса кабатлыйдыр. Мәсәлән, аңа ошаган блогерша шулай буягандыр. Бәлки үткәнне онытыр өчен генә үзгәрергә телидер.
* * *
Диләрә сәгать шылтыраган тавышны ишетүгә урыннан сикереп торды. Тиз-тиз генә урын-җирне җыештырды. Магнитофонны кушып җибәрде дә, диктор командасына кушылып, зарядка ясарга тотынды.
– Бер-ике-өч! Бер- ике-өч! Бездә көч!
Күнегүләр ясаган арада тәрәзәгә күз салырга да онытмады. Тышта яп-якты. Әллә чынлап та яктырган, әллә яңа яуган кар дөньяга аклык өсти. Әле иртәрәк, багана башындагы фонарьлар да сүнмәгән. Алар тирә-юньгә кызгылт-сары нурлар сибеп, балкып яналар.
Кыз өйдә үзе генә. Әти-әнисе күптән эшкә китеп өлгергән. Физик күнегүләр ясагач, чынлап та бөтен тәне йокыдан уянып бетте, көч кергәнен сизде. Салкынча душта коенып та чыккач, үзен яңадан тугандай хис итте. Тәненә җиңеллек иңеп, зиһене дә ачылып киткәндәй булды.
Диләрә газны кабызып, чәйнекне ут өстенә куйды да, Габдулла Тукайның ятларга бирелгән «Китмибез» шигырен кабатларга тотынды.
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
– Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион...
Тукай Тукай инде. Кайсы шигырен алсаң да, күңелне уятып җибәрә.
Чәйнек сызгыра башлауга, Диләрә чәйнекне сүндерде. Өстәл янына килеп, ике телем күмәч өстенә юка итеп киселгән казылык, аның өстенә сыр кисәге куеп, бутерброд ясады. Бер чынаяк кайнар чәйне бутерброд каба-каба эчеп бетергәч, гадәттәгечә, амин тотып, битен сыпырып куйды.
Кыз портфелендәге дәрескә кирәкле китапларны, уку-язу әсбапларын янә бер мәртәбә барлады. Аннары ашыгып киенә башлады.
Мәктәп формасын кигән кыз, ефәктәй йомшак, дулкынланып торган озын чәчләрен иңенә таратты. Көзгегә карый-карый аларны төсле резинка белән җыеп куйды. Ал төстәге җылы курткасын, шундый ук төстәге башлыгын кигән кыз, көзгедәге чагылышына карап, тиздән иптәшләре белән очрашасын күз алдына китерде дә, үзенә-үзе күз кысып елмайды.
Диләрә күңеле белән күптән мәктәптә инде. Ул кичә генә аерылышкан иптәшләрен сагынып та өлгерде. Тизрәк класска кереп, яңалыкларны уртаклашасы килә. Кем буш вакытын ничек үткәргән, кайда барган, ни эшләгән, аның үзенә дә кызык.
Кичә ул иптәш кызы белән шугалакка барды. Шунысы яхшы, шугалак алардан ерак түгел. Кама ярындагы урман буена урнашкан. Юлны аркылы чыгып, җәяүләп кенә ун-унбиш минутта барып җитәсең. Шугалак шоп-шома итеп чистартылган. Көзге кебек ялтырый. Талгын гына музыка уйнап тора. Инде шуучылар гаять күп җыелган. Балалар да, яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә табигать хозурында. Диләрә белән Мәрьям дә, тимераякларын киеп, шуучылар төркеменә кушылдылар.
Ике дус, бер караганда су өстендә салмак кына йөзгән аккоштай, икенче караганда бөтерчектәй бөтерелеп, күңелләре булганчы рәхәтләнеп шудылар. Ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Күбәләктәй уйнап кар ява башлагач кына, кызлар кайтырга чыктылар. Кышкы саф һава, күтәренке кәеф, тимераякта ләззәтләнеп шуу файдага киткән. Икесенең дә суыкта кызарган йөзләрен елмаю балкыта.
Шугалактан чыккан кызларны әтиләре каршы алды. Диләрә машинага утырыр алдыннан, Мәрьямне кочаклап алды.
– Ярый, Мәрьям! Иртәгәгә кадәр!
– Хуш! – Мәрьям дә дустын кочаклап, кыш үпкән битен аның ал яңакларына терәде.
Диләрә белән Мәрьямнең әтиләре кул бирешеп саубуллаштылар.
Диләрә катоктан чыккан чакта гына, бер читтә басып торган, классташ малайны күреп алды. Ринат... Ул кызга елмаеп кул болгады. Иптәш кызы алдында сер бирмәскә теләдеме, Диләрә малайны кул изәп сәламләргә оялды. Башын аска иеп, аның яныннан тыныч кына шуып үтте. Тик бер мизгелгә генә борылып, аңа карап алырга онытмады.
Диләрә иртә белән йокыдан уянып, күзен ачуга шул мизгелне исенә төшерде. Ничектер рәхәт тә, кыен да иде кызга. Эндәшмәде дә дип, Ринат үпкәләде микән? Мәктәпкә барып, аны күрмичә, Диләрә тынычланмаячак.
Ринат белән ничектер күңелгә рәхәт. Ул Диләрәне үзе белән тиң күрә. Аның белән беркайчан да сүзгә килми, кимсетми. Башка малайлар бәйләнә башласа, Диләрәне яклый. Мәктәптән бергә кайтырга чыксалар, кызның букчасын күтәреп кайта. Юлны аркылы чыкканда: «Диләрә, туктап тор! Теге машина үтеп китсен әле. Бигрәк кызу килә. Юл да бозлавык», – дип, кызны кулыннан тартып туктата. Ринатның кулы җылы. Аның кул җылысы Диләрәнең күңелен җылыта. Кайгырту тойган Диләрә Ринаттан аерылып, өенә кайтып җиткәч тә, ничектер, аны сагына. Һәм төн узып, икенче көнне мәктәпкә барып җитәр вакытны көтеп ала.
Юкса, Ринат башка малайлардан әллә ни аерылмый. Тырпаеп торган туры чәчле, озынча йөзле, почык борынлы, уртача буйлы, какча гәүдәле малай кызның уеннан бер дә чыгып тормый. Кыяфәте белән дә, төсе-бите белән дә түгел, ниндидер ягымлы күз карашы, сөйкемлелеге белән күңелне үзенә җәлеп итә ул. Ничектер, Диләрәгә аның янында тыныч.
Ринат инде килеп җиткән. Ишек төбендә Диләрәне көтеп басып тора. Ул коңгырт күзләрен төбәп, кызны сәламләде:
– Сәлам, Диләрә! Ни хәлләр?
– Сәлам, Ринат!
Кыз кыенсынып, тирә-ягына күз салды. Битенә ут каптымыни, кызышып янарга тотынды. Ринат кабат дәшкәч кенә үзен кулга алды.
– Диләрә, син өйгә эшләреңне эшләдеңме? Математикадан бер мәсьәләне чишә алмадым. Миңа аңлатырсың әле, яме!
– Ярар, класска керик! Бергәләп карарбыз.
Сөйләшә-сөйләшә өс киемнәрен салып, гардеробка тапшыргач, икенче каттагы сыйныф бүлмәсенә юнәлделәр.
Диләрә Ринатның үпкәләмәгәнен сизеп, тынычланды. Сыйныфка кергәч, парта янына килеп, дәреслекне ачты. Биремне табып, малайга аңлатырга тотынды. Ринат та бик тиз эләктереп алып, инде караламага мисалны чишеп тә куйды. Дәрес башланганчы, эш дәфтәренә күчерәсе генә. Ул Диләрәгә ягымлы караш ташлап, рәхмәтен әйтте дә, үз урынына барып утырды.
* * *
Очлы күзле Мәрьям шугалакта Диләрәнең сиздермәскә тырышып, Ринатка борылып каравын күреп алса да, дустын уңайсыз хәлгә куясы килмәде. Хәер, вакыты җиткәч, Диләрә барыбер аңа сөйләячәк. Серләре уртак булмаса, дуслыклары да нык булмас иде. Бер яктан караганда, аларга әле малайлар турында уйларга иртәрәк. Шулай да малайлар белән дус булу да начар түгел кебек. Ничектер, күңелдә уянган самими хисләр тырышып укырга көч бирә сыман. Якты хыяллар белән янып яши башлыйсың. Мәрьям шуңа күрә дустының Ринат белән бер-берсен якын итүләрен гаепләми. Үзенең дә күңеленә ятышлы малай белән дус буласы килә. Тик, оялчанлыгымы, аңа әлегә малайлар белән якыннан дуслашырга ирек бирми. Әнисе дә гел: «Әле сезнең яшьтә... Иртәрәк, иртәрәк», – дип кабатлап торырга ярата.
Самимилек, садәлек бөркелеп торган алсу йөз, оялчан керфекләр арасына яшеренгән коңгырт-кара күзләр, зәвык белән килешле итеп бәйләгән яулыгы кызны янәшәдәгеләргә тагын да серлерәк итеп күрсәтә. Ул башкалар кебек кычкырып сөйләшми. Ягымлы тавыш белән, әкрен генә сөйләгән сүзе дә һәркемнең күңеленә үтеп керә. Дәрестә такта янына чыгып җавап биргәндә тәртип бозарга яраткан малайлар да, тын калып, аны тыңлыйлар. Ул күп укыганлыгы, күп белгәнлеге белән башкалардан аерылып тора. Укыганын, белгәнен кызыклы итеп сөйли белү сәләте һәркемгә дә бирелми шул. Мәрьямне нәкъ шушы сыйфаты өчен классташлары хөрмәт итә дә инде.
Мәрьям укуда да алдынгылар рәтендә. Гаиләдә алар ике кыз үсә. Сеңлесе Әминә дә Мәрьямгә охшаган. Яшь аралары ике ел гына. Мәрьямнең әтисе – эшмәкәр, үз эше белән шөгыльләнә. Әнисе – укытучы. Алар Диләрәләр кебек ике бүлмәле фатирда яшәми, коттежда торалар. Яшәгән җирләре «Боровецкий» урманы ягында.
***
Диләрә иптәш кызының туган көненә барырга җыена. Бүләкләр алынган. Кыз чәчен юып, фен белән киптерде дә, плойка белән бөдрәләтте. Керфекләренә сизелер-сизелмәс кенә итеп сөрмә тарткач, көзгедән аңа, шаян кыяфәтле, бәхетле елмайган үсмер кыз карап тора иде.
Әтисе инде җыенып, машинасын кабызырга чыгып киткән. Кыз тагын бер кат көзгегә күз салгач, ишекләрне бикләп, өйдән чыкты.
Чалт аяз көн. Күктәге кояш та бәйрәмгә җыенгандай, юмартланып кышкы җиһанга якты нурларын сибә. Кыз салкынча саф һаваны күкрәк тутырып сулады да машинаның алгы утыргычына кереп утырды. «Форд» машинасының йомшак утыргычында тибрәлеп, бүгенге заман яшьләренең кумиры – җырчы Эльвин Грейның җырларын тыңлый-тыңлый, «Боровецкий» урманы буена урнашкан зур гына йорт янына килеп җиткәннәрен сизми дә калды. Рафил, кызына бәйрәм узганнан соң шалтыратырга кушып, кайтып китте. Диләрә үзен каршыларга чыккан дусты белән кочаклашып күреште. Кызлар сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр.
Диләрәнең Мәрьямнәргә кунакка килгәне бар иде инде. Өйләре ике катлы, таштан төзелгән. Күргәне булса да, бу юлы кызга Мәрьямнәр яшәгән йорт артык зур кебек тоелды. Әллә ничә бүлмәле. Затлы мебельләр. Бүлмәләр чиста-пөхтә итеп җыештырылган. Һәр нәрсә үз урынында. Мәрьямнең әтисе дә, әнисе дә гади итеп аралашалар. Диләрәне ачык йөз белән каршы алдылар.
– Хуш киләсең, Диләрә?! Мәрьям сине теленнән дә төшерми. Синең килүеңне шундый көтте. Мәктәптән башланган дуслык гомерлек була ул. Шулай бер-берегезне аңлап, дус булып яшәгез, яме!
– Рәхмәт чакыруыгызга! Мин бик теләп килдем. Мәрьям белән инде сигез елга якын бергә. Ул минем чын дустым.
Йомшак келәмгә басып, Диләрә дусты белән түргә узды. Мәрьям ахирәтен үз бүлмәсенә дәште. Бераз серләшеп алдылар.
Бай-мул тормышта яшәсәләр дә, аларның үзләрен гади тотулары, ихлас аралашулары ошый Диләрәгә. Җитмәсә, гаиләләре белән дин юлында. Мәрьям беренче сыйныфка укырга кергәндә үк яулыктан иде. Инде менә ничә еллар бергә укыйлар, аның беркайчан да яулыгын салганы юк. Чын мөселман кызы. Тыйнаклыгы, итәгатьлелеге, тәрбиялелеге белән мәктәптә күпләр өчен өлге булып тора. Диләрә аның белән татар гимназиясендә, бер сыйныфта укуына, дус булуына горурлана.
Үзара гапләшкән кызларны Мәрьямнең әнисе табын янына чакырды. Мул табынга төрледән-төрле салатлар, ит, балыктан әзерләнгән ашамлыклар, җиләк-җимеш, татлы ризыклар тезеп куелган. Башта салатлар белән сыйландылар. Аннары авылча пешерелгән токмачлы аш, үрдәк ите кушып пешерелгән шулпалы бәлеш ашап хушландылар.
Бәхет кояшының нурлары Мәрьямнең йөзен яктырта. Ихлас елмаюдан балкыган кызның әтисе белән әнисе бәйрәм хуҗасына бәхет, киләчәктә барлык хыялларының чынга ашуын теләп, котлау сүзләрен җиткерделәр.
– Кадерле кызыбыз! Сине унбиш яшь тулган көнең белән ихлас котлыйбыз. Син – безнең өебезнең яме, тормышыбызның мәгънәсе! Безгә шатлык бүләк итеп, сәламәтлек, тәуфыйк, бәхет белән яшәргә насыйп булсын. Тормышта үз урыныңны табып, барлык хыялларыңны тормышка ашырып яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз, сиңа ышанабыз. Син һәрвакыт безнең киңәшебезгә, ярдәмебезгә таяна аласың. Бәхетле була күр!
Мәрьям әтисе белән әнисенең котлауларына матур итеп җавап та кайтарды:
– Рәхмәт, әти-әнием! Сез миңа гомер бирдегез. Һәрвакыт киңәшләрегез белән булышасыз. Шундый матур өйдә, сезнең белән бергә яшәвем белән бик бәхетле мин. Сез дөньядагы иң яхшы әти-әни! Мин сезнең кызыгыз булуым белән горурланам.
Диләрә дус кызының йомшак теленә, акыллы итеп җавап кайтаруына сокланды. Бәхетле елмаеп табын түрендә утырган Мәрьямгә карап, Диләрә әнисенең алтындай сүзләрен исенә төшерде. Яхшы сүз – җанга дару. Әнә Мәрьям бер башка үсеп киткәндәй булды. Май кояшыдай балкуыннан өй дә яктырыбрак китте. Мактаганны, җылы сүзләрне кем яратмасын. Җылы сүз – җан азыгы, димәсләр иде.
Диләрә дә дустына иң ихлас, иң изге теләкләрен юллады, алып килгән бүләген тапшырганда, Мәрьямнең күңеле тулды бугай, ул иптәш кызын кочаклап ук алды. Табындагы сый-хөрмәткә рәхмәт әйтеп, Мәрьямнең бүлмәсенә керделәр. Ике дус, ике ахирәт башта туйганчы серләштеләр. Аннары Мәрьям, аның сеңелкәше Әминә белән өчәүләп өстәл теннисы уйнагач, Диләрә әтисенә килеп алырга кушып, СМС язып җибәрде.
Кайтканда Диләрә юл буена Мәрьямнең әти-әнисенең гадилеге, гаиләләрендәге дус-тату мөнәсәбәтләре турында сөйләп, хисләрен әтисе белән дә бүлеште. Үзенең дә шулай эчкерсез аралаша торган гаиләдә үсүенә сөенде кыз. Ул да бик бәхетле икән. Бәхет акча бизмәнендә генә үлчәнми. Әлеге бәйрәм, яраткан гаиләң, әти-әниеңнең исән булуы, яратып һәм яратылып яшәүнең бәхетнең нәкъ үзе икәнен төшендергән көн булып, Диләрәнең күңел дәфтәренә язылып калды.
* * *
Каникулдагы Диләрә әнисенең эштән кайтканын көтеп кенә тора. Өйнең яме ана белән. Кышның зәмһәрир суыкларында, яисә буран котырган чакларда өйдән чыгасы да килми. Кышкы кичләрдә әни белән кыз гапләшеп туялмыйлар. Гадәттәгечә кич утырулар вакытында, инде борынына ис керергә өлгергән Диләрә әнисенә күңелендә туган, үзен кызыксындырган сорауларны яудыра.
– Әни, ә сез әти белән ничек таныштыгыз?
Зөһрә үзенең Рафил белән танышкан көнен йөрәк түрендә саклый. Рафил армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң таныштылар алар. Ул рәхәтләнеп кызына эч серен ачты.
– Миңа ул чакта егерме яшь тулмаган иде әле. Ямьле май ае. Бөтен дөнья яңарган, күңел канатланган, ниндидер могҗиза көтеп яшәгән мәлем. Ул чакта кибеттә кассир булып эшли идем. Беркөнне моңарчы күзгә күренмәгән егет кибеткә килеп керде. Аны күрүгә, кибет эче, болытлы көндә ялтырап кояш чыккандай, яктырып киткәндәй булды. Егет солдат киемен дә салырга өлгермәгән, ипи белән сөт алып, мин эшләгән касса янына килеп басты. Миннән бер башка калкурак буйлы егетнең, кыска итеп киселгән куе кара чәчләрен, куе кашларын, кара керфекләр арасыннан яктылык, җылы сирпегән коңгырт кара күзләрен күреп, күңелем әллә нишләде. Солдат тиз генә акчасын түләде дә, миңа күтәрелеп карады. Мин аның үз янымнан танышмыйча чыгып китүеннән куркып, кыенсынып кына сүз каттым:
– Тагын килегез!
Ул да җавапсыз калмады.
– Кызый! Сине эштән соң каршы алырга ярыймы?!
– Ә син нәрсә дип җавап кайтардың?
– Югалып калдым. Дөресе шул – аның белән танышасым килде. Ул берничә секундка гына минем күзләремә текәлде. Шул кыска гына мизгелдә аның белән минем арада ниндидер очкын кабынгандай булды. Егет сизенде булса кирәк. бөтенләй кыюланды:
– Сәгать ничәдә каршы алырга?! – дип, миңа сораулы караш ташлады. Минем җавабымны ишетүгә, саубуллашып, кибеттән чыгып та китте.
– Ә син аңа шулай бер күрүдә гашыйк булдыңмы?
– Әйе! Гашыйк булганымны үзем дә сизми калдым. Китапларда язылган, бер күрүдә гашыйклык шундый була икән ул! Солдат киемендә килеп керде дә, шырпысыз-нисез йөрәгемә ут төртеп, юкка да чыкты. Ул чыгып киткәннән соң, эшем эш булмады. Калган сәгатьләрне ничек үткәререгә белми изаландым. Минутлар гасырга тиң кебек тоелды. Андый чакта вакыт шундый акрын үтә икән. Моңа кадәр дә, аннан соң да андый да озын көн булганын хәтерләмим...
Ана белән кыз икесе дә беразга тын калып, үз уйларына чумдылар. Зөһрә хәтер сандыгын актарып, кабат шул көнгә урап кайткандай булды. Әнә, эш сәгатен тәмамлаган кыз сөенә-сөенә кассасын бикли. Ниһаять, көнлек керемен санап, өлкән кассирга тапшырды. Эш киемен салып, өстен алыштырды. Зәңгәр күзләре төсендәге ефәк күлмәгенең итәкләрен җилфердәтеп, ашыга-ашыга кибет ишеген ачып, урамга атлады. Тирә-ягына күз салырга да өлгермәде, яшь йөрәген ут-ялкынга төргән якын кешесен күреп, оялып башын иде.
Тышта яз. Агач бөреләре тулышып, керфек ачкан, яшел үлән борын төртеп, җир өсте яшел келәм белән капланып килгән вакыт. Сирень чәчәкләре исе килгән тымызык җил егет белән кызның чәчләреннән сыйпый. Әйтерсең лә яшьләрнең бер-берсенә тартылуын ул да хуплый.
Зөһрәнең уйларын бүлеп, Диләрә тагын сорау бирде.
– Әни! Ә сез әти белән озак очрашып йөрдегезме? Ул сиңа кайчан яратам дип әйтте? Кайчан өйләнешик дип тәкъдим ясады?
Кызының бер-бер артлы яудырган сорауларына җавап бирми калып булмый. Күңелендә яңарган хисләрен тезгенләп, битләре алсуланган Зөһрә кызын кочаклап алды.
– И кызым! Син дә үсеп җиттең бит. Бәхетең булгыры. Ә әтиең белән минем арадагы гыйшык уты ничек тиз кабынса, шулай дөрләп янып та китте. Озаклап очрашып та йөрмәдек. Ничектер шулкадәр бер-беребезгә якын, туганнан алып бер-беребезне беләбез кебек тоелды. Инде мин дә ансыз, ул да миннән башка яши алмасыбызны төшендек. Беребез өчен беребез туган җаннар икәнебезне аңлаганнан соң, өйләнешергә сүз куештык.
– Ә әби-бабайлар ни диделәр? Ризалыкларын бирделәрме соң?!
– Әбиең дә, бабаң да әтиеңне бер күрүдә ошаттылар. Икебезнең дә әти-әниләр бик тиз генә ризалыкларын биреп, туй хәстәрен күрә башладылар. Июнь аенда гөрләтеп туй иттек. Туйдан соң бер ел үтүгә, мәхәббәт җимеше булып син тудың.
Диләрә әнисенең куенына сыенып, сабый чактагыдай эреп, бәхетле елмаеп күзләрен йомды.
Зөһрә яшьлегенә кайтып килгәннән соң, йоклап киткән кызының өстеннән шуып төшкән юка җәймәне яхшылап япты да, бит очыннан үбеп, Рафил янына чыгып, аның кочагына сыенды.
* * *
Диләрәнең икетуган сеңлесе Камилә алтындай ялтырап торган сап-сары, куе, озын чәчле, коңгырт кара күзле, тыгыз ак тәнле, буйчан, тулы гәүдәле. Диләрәдән ике яшькә кечерәк булса да, алар яшьтәшләр кебек.
Камилә шәһәрнең икенче башында, әтисе-әнисе белән ике бүлмәле фатирда яши. Әтисе Кәрим шофер, әнисе Зимфира төзелеш базасында менеджер булып эшли. Шуңа күрә кызлар ял көннәрендә, яисә каникул вакытларында гына еш очрашалар. Калган вакытларда һәркайсының үз шөгыле, үз аралашу даирәсе. Күбрәк телефон яисә ватсап аша сөйләшәләр. Аралашу җае чыкканда, сөйләшеп туя алмыйлар. Бигрәк тә малайлар хакында сүз чыкса, серләре килешә.
Әле менә бу ялда да алар икесе бергә әбиләрендә кунакта булдылар. Әбидә рәхәт. Ул аларны көтеп ала, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый. Кырык эшен кырык якка ташлап, алар белән табигать кочагына чыга. Яисә ихлас әңгәмә корып, үзенең яшь чаклары турында сөйли. Аның белән аралашуы җиңел, күңелләре ял итә.
Һөнәре буенча журналист булып эшләгән Гөлшат әбиләре бала күңелен тирәнтен аңлый. Һәрвакыт кешеләргә кирәк булуы белән горурлана. Оныкларына да шуны сеңдерергә тели. Балачактан аларның күңеленә миһербанлылык, шәфкатьлелек орлыкларын мулдан сала килде. Үз үрнәгендә аларга тормыш дәресләрен бирде.
Кечкенәдән үзләренең әкият геройлары булганын һич онытасылары юк. Әбиләре гел аларның исемнәрен кушып, әллә нинди маҗаралы әкиятләр уйлап чыгара торган иде. Үзең төп герой булган әкиятне тыңлавы да кызык, истә дә кала. Тукайның «Шүрәле»се, «Су анасы» белән дә иң элек әбиләре таныштырды. Җеннәр, албастылар турында да, Алып батыр, Алпамша, Үги кыз турындагы әкиятләрне дә бергәләп тыңладылар. Әкият илендә бергәләп дөнья гизделәр. Таһир-Зөһрә, Йосыф-Зөләйха мәхәббәте турындагы риваятьләрне дә әбиләре сөйләп, күңелләренә сеңдерде.
Табын янына утырсалар, әбиләренең: «Бисмилла әйтеп аша!», «Авызыңны чәпелдәтмә, пычрак итеп ашама, битеңне җен ялап китәр», «Өстәл яныннан Аллаһу әппәр дип, рәхмәт әйтеп кит!» – дигән сүзләрен күңел дәфтәрләренә җуелмаслык итеп язып куйдылар.
«Инсафлының теле саф», – дип, ана телен бозмый сөйләшергә дә, әбиләре өйрәтте. Диләрә белән Камилә әбиләренең, әти-әниләренең туган телгә булган мәхәббәтен кечкенәдән күреп үстеләр. Татар булулары белән горурлану да алардан күчте. Өйдә бары тик ана телендә генә аралаштылар. Шуңа күрә дә Диләрә татар гимназиясендә, Камилә татар мәктәбендә белем алалар. Икесе очрашкан чакта да үз татар теленең тәмен белеп, рәхәтләнеп үзләренчә сөйләшәләр.
Әбиләре берәр эш белән, йә һава суларга дип өйдән чыгып киткән арада, яисә кич белән икесе бер бүлмәдә калганда кызлар рәхәтләнеп серләшәләр. Диләрә сеңлесенең күңел кылларын чирткәли.
– Камилә, синең берәрсенә гашыйк булганың булдымы әле?!!
– Әйе, булды. Икенче сыйныфта укыганда миңа бер малай ошый иде. Татар теле дәресендә кинәт кенә аның миңа карап утырганын сиздем. Әй оялдым инде. Миңа караганын башкалар сизәрләр дип курыкканым да исемдә. Шул көннән соң ул гел миңа игътибар итә башлады.
Без аның белән бергә мәктәп ишегалдына йөрергә да чыга идек. Ул чакта ишегалдында үскән агачларның шаулавы да ничектер үзгә, башкача ишетелә иде. Ул берәр яфрак өзеп бирсә дә, кадерле бүләк итеп кабул итә идем. Әле һаман да ул биргән өрәңге яфрагы китап арасында ята. Кибеп бетсә дә, ташларга жәл.
– Сезнең арадагы дуслык сине үзгәрттеме соң? Сез аның белән хәзер дә дуслармы?
– Без аның белән бергә спорт мәйданчыгында да шөгыльләндек. Мин аның алдында сер бирмәс өчен, күнегүләрне дә тырышып ясый идем. Ул башка малайлардан мине яклый иде. Тик аның сеңлесе авырый башлады. Һәм алар гаиләләре белән икенче шәһәргә күчеп киттеләр. Бер елдан артык ватсап аша сөйләшеп тордык. Аннары аралашмый башладык. Ул бәлки мине оныткандыр. Үзе язмагач, мин кыенсынам. Хәер, без аның белән бүтән күрешмәбез дә инде. Алар монда кире әйләнеп кайтмаслар...
Камилә күңелсезләнеп, бер тын тәрәзәгә карап торды. Аннан ямансулаткан уйларын читкә куып, Диләрәгә сорау бирде:
– Ә син гашыйк булдыңмы? Сөйлә әле!
– Мин балалар бакчасына йөргәндә гашыйк булдым. Ринатка. Син аның турында беләсең инде. Сөйләнгәнем бар. Аннан бергә беренче сыйныфка укырга кердек. Ул миңа ошый иде. Алтынчы сыйныфта укыганда белдем, мин дә аңа ошый башлаганмын икән. Без очраша башладык. Алты ай очраштык. Без бит әле бәләкәй идек. Башкалар алдында җитәкләшеп йөрү кыен иде. Интернетта гына язышуга күчтек. Инде җиденче сыйныфта Ринатка язышу гына ошамый башлады. Очрашуга чакырды. Мин оялдым, бармадым. Ташлаштык.
– Кызганыч! Хәтереңдәме, Диләрә, мин дус күреп йөргән малай, башка шәһәргә күчеп китәр алдыннан туган көнемә килде. Иптәшләрем дә күп җыелган иде. Шундый зур чәчәк букеты, аннары бик матур бүләк – көнгерә формасындагы җылы пижама алып килгән иде. Андый җылы киемне класстагы барлык кызлар да кия. Модный... Мин классташларымның ватсабында күреп кызыга идем. Әниләргә алыгыз әле миңа да дип әйтергә кыенсындым. Ә ул шуны белгәндәй, туган көнемә алып килде. Мин хәзер дә аның бүләген кадерләп саклыйм. Ә сиңа Ринатның бүләк биргәне булдымы?!
– Әйе, ул минем туган көнгә розалар, йомшак аю баласы, көмеш дага бүләк итте. Бәхет дагасы. Ул чакта мин сиңа әйтмәдем, кыенсындым. Аннары әле кечкенә, аңламассың дип уйладым. Әни генә белде. Безнең әниләр дә аралаша иде.
Кызлар эч серләрен бүлешүдән тәм табып, рәхәтләнеп сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Икесенең дә йөзләре кызарып, пешкән алма төсенә керде. Камилә Диләрәгә пижамасын киеп тә күрсәтте. Диләрә сеңлесенең оялуын сизеп, күңел кылларын сак кына тарткалады. Камиләгә дә Диләрәнең кичерешләрен белү, аның белән бу хакта сөйләшү кызык. Үз тиңе күреп серләшүенә рәхмәтле булып, кыенсына-кыенсына ул да Диләрәдән сораштыра.
– Ә сыйныфташларың белә идеме сезнең дуслыкны?! Тагын дус булып йөрүчеләр бар идеме?
– Сыйныфта дуслашучылар булса да, беркемгә дә әйтмиләр, сер итеп саклыйлар.
– Ә синең сыйныфташларың белдеме соң?! Белсәләр, ни эшләрләр иде дип уйлыйсың?
– Малайларның яртысы көләрләр иде. Кайберләренә барыбер булыр иде. Ә кызлар көнләшерләр, үрти башларлар иде. Дус малайлар шатланачак, дус булмаганнар көлеп караячак дип уйлыйм.
– Кара әле, Диләрә! Ә чынлап гашыйк булып йөргәндә, күңелдә нинди хисләр була ул?
– Ул малайга да, башкаларга да яхшы булып күренәсе килә.
– Ә минем иптәш кызым Гөлгенә бер малай белән очрашты. Ташлашканнан соң, ул малай аның турында интернеттагы төркемгә тупас итеп, начар сүзләр язды. Бу бер дә матур түгел бит инде. Гөлгенә шундый оялды, хәтта елады. Мин аны бик жәлләдем ул чакта. Шуннан соң ул беркем белән дә очрашмый башлады. Хәзер без гел икебез бергә. Үсеп җитмичә малайларга бүтән борылып та карамыйбыз, дип сүз куештык.
* * *
Гөлгенә, кыска итеп кистергән коңгырт-кара чәчләренең җилкәсенә җитеп килгәнен яратмагандай, кискен генә итеп башын өскә чөйде. Ачык маңгае, яшел күзләре болытлы күккә төбәлгәндә, җан авыртуына түзми, кыз әче тавыш белән җиһанга аваз салды. Нечкә талдай юка гәүдәле, камыштай озын буйлы кызның илереп кычкырганы кичке урамны яңгыратты.
Ул күңелен тутырган бушлыкны ялгызы күтәрә алмый. Аның сөйләшер, киңәшер якын кешесе юк. Әле холкы да, кавырсыны да чыныкмаган яшүсмер кыз адашты. Ул – дөньяда берүзе.
Мәктәптә дә, өйдә дә кыз үзен борчыган сорауларга җавап таба алмый. Инде мәктәпкә баруның да кызыгы калмады. Өенә кайтса, анда тынгы юк. Әнисе Сәлимә тормыш авырлыгыннан зарланып гомерен үткәрә. Әтисен инде бик күптәннән күргәне юк. Ул кызына биш яшь тулганда аларны калдырып китте. Рөстәм өйдән чыгып китәр алдыннан кызын кысып кочаклады, битләреннән үпте.
– Кызым, мин сине бик яратам. Тик миңа китәргә кирәк. Мин синең яныңа ял көннәрендә килермен, – дип кабатлады.
– Әти, китмә! Китмә, әти! – ди, ачыргаланып кычкырган Гөлгенәне, әнисе әтисенең куеныннан тартып алды да, йокы бүлмәсенә этеп кертеп җибәрде. Үксеп елаган кызны юатучы булмады.
***
Ял көне җитә башласа, Гөлгенә әтисен әле ишеккә, әле тәрәзәгә карап көтте. Гөлгенә озын буйлы, каратут йөзле, шомырт кара күзле, коңгырт чәчләрен бер як кырыйга яткырып тарап йөртә торган әтисенең боек чыраен төшләрендә күреп уяна. Аның көчле, җылы кулларын сагына.
– Әти ник килми инде?! Мин әтине сагындым! – дип еламсырап әнисенә сорау бирсә, аның ачуы йөзенә чыга. Аннары кызына кычкыра башлый.
– Мин каян белим?! Әтиең килгәч, үзеннән сорарсың. Бар әле, янымда йөрмә ачуымны китереп. Синнән башка да баш каткан.
Башта еш килсә дә, ата кешенең килүе сирәкләнде. Яңа гаилә корганнан соң, Гөлгенә хакында бөтенләй онытты ахрысы.
Әнисе эштән кайтып керми. Арткан җирләре дә юк. Хәер, арту дигәннән, артып торалар. Кызының җиде яше тулуга, Сәлимә башка ир белән яши башлады. Ике ел узгач, Гөлгенәгә иптәшкә дип, бер энекәш алып кайтты. Әйбәт кенә яши иделәр. Тагын ни булгандыр, Гөлгенә аңламады. Үги әтисе дә өйдән чыгып китте.
Шуннан соң әнисе бик нык үзгәрде. Әйтерсең лә яңгырлы, болытлы көз аларның өенә яшәргә күчте. Тормыш күген караңгылык каплады. Ана кеше яше дә тулмаган баланы ялгызын калдырып чыгып китә. Гөлгенә мәктәптән кайтканда, сабый елап, шешенеп беткән була. Менә бүген дә кыз йөгерә-атлый өенә ашыга. Энесен тизрәк тынычландырырга, ботка пешереп тамагын туйдырыга кирәк.
– Рамил! Елама, мин кайттым. Хәзер өстемне генә алыштырам да, ашатам үзеңне. Апасының тавышын ишетеп, малай елаудан туктады. «Мәм-мәм! Мәм-мәм!» – дия-дия, түземсезләнеп кулындагы уенчыгын карават рәшәткәсенә бәргәләргә тотынды.
Гөлгенә сөткә манный ярмасы, бераз гына тоз, шикәр комы салып, газ өстенә куйды. Энекәше еламасын дип, үзе белгән җырны көйли-көйли ботканы болгата башлады. Ниһаять ботка пеште. Кыз тәлинкәгә салган ботканы әле энесенә каптыра, әле үзе каба. Икесенең дә тамагы туйганнан соң, кыз энесен йокларга яткырды. Бәпләп йоклатып җибәргәч, өйгә бирелгән дәресләрен әзерләргә утырды. Тик тынычлап эшләп бетерә алмады, әнисе кайтып керде. Дөньяга булган ачуын кызыннан алырга теләгәндәй кычкырырга тотынды.
– Ник өйне җыештырмадың? Ботка пешергәнсең, савытын юып куймагансың. Ялкау! Синнән рәхәт күрәсем юк икән.
– Соң, әни, әле мәктәптән кайтып, Рамилне ашатып йоклаттым гына бит. Өй эшләрене эшләгәч юармын дигән идем.
– Ярар, сөйләнеп торма монда. Үз тамагың туйгач, әни кайгысы юк. Мин нәрсә ашарга тиеш.
Көн саен кабатлана торган тавыштан кызның башы авырта башлады. Күңеле чайпалып, ташып түгелде. Ишек кыңгыравы чыңлаган тавыш ишетелгәч кенә Сәлимә кычкырудан туктады. Күрше хатын белән бик озаклап ни турындадыр сөйләштеләр. Өйгә сыра исе таралды.
Икенче көнне мәктәптән кайтканда кызны өйдә яңалык көтеп тора иде. Сәлимә үзенә яңа ир тапкан. Ике баласына яңа әти ияртеп кайткан.
***
Гөлгенәләрнең өенә кот керде. КамАЗ заводларының берсендә эретеп ябыштыручы булып эшләгән ир сабыр холыклы кеше булып чыкты. Хәлим Гөлгенәне дә, Рамилне дә үз баласыдай якын күрде. Акча алып кайткан көнне алар өчен бәйрәм ясады.
– Гөлгенә, «Макдональдс»ка барасың киләме?! Әйдә, ял көнне барыбыз бергә барабыз.
– Ярый, минем анда бер мәртәбә дә булганым юк. Классташларымның барганы бар. Анда «классно» дип әйткәннәр иде.
Гаилә тормышы бер җайга салынгандай булды. Әнисе дә үзгәргән кебек. Рамилне дә урамга алып чыга. Ашарга да әзерли. Ире кайтып керсә, елмаеп каршы ала. Гөлгенәгә дә кычкырмый.
Кояш югында, ай да яктырта. Яхшылык белән балалар күңелен яулаган Хәлимгә Гөлгенә дә әти дип эндәшә башлады. Уртак балалары тугач та Хәлимнең аларга булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Эштән кайткач, нәни кызын да кулдан төшермәде. Әнисен чынлап яраткандыр инде.
Сәлимә тагын бәби көтә. Гөлгенәгә, әлбәттә, таякның авыр башы төшә. Кечкенәләрне карашырга, кибеткә барырга, өй җыештырырга, кер юарга кирәк.
Татар халкының телгә осталыгына Гөлгенә хәйраннар кала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әйтемнәр, мәкальләр ишеткәч, көннәр буе уйлап йөри. Айның йөзе тулы булып күп тормас. Нәкъ шул әйтемдәгечә, бәби алып кайткач, көтелмәгән хәл булды – әни кешенең холкы тагын үзгәрде. Гөлгенә аңлый алмый гаҗизләнде. Әнисе гаиләгә дә кул селтәде, дөньядан күңеле кайткандай кылана башлады. Күбрәк пиво эчеп, телефоннан кемнәр беләндер сөйләшеп вакыт үткәрә. Яисә, һава сулап керәм дип, өйдән чыгып югала. Гөлгенә арыды, бик арыды.
***
Гөлгенә дә Камилә белән беренче сыйныфка укырга кергән иде. Ул да тырышып укыды. Камилә кебек аның да Шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортына бию түгәрәгенә йөрисе килде. Аның бу хакта җайлап кына өйдә сүз башлаганы да булды.
– Әни! Камилә бию түгәрәгенә йөри башлаган. Күрсәң иде. Йөрүләренә кадәр үзгәрде. Буй-сынын төз тота. Гәүдәсе нәфис. Вак-вак итеп атлап йөргәнен укытучылар да аккош йөзүенә охшата. Мин дә барыйм әле.
– Нинди бию түгәрәге тагын?! Акча җиткереп булмый болай да. Ярый ул гаиләдә бердәнбер бала. Сез ничә авыз?! Ашатырга, киендерергә җиткергәнгә рәхмәт әйтегез. Бар, әнә, сеңлекәшең елый. Тынычландыр. Аннары өйгә эшләреңне эшләрсең. Миңа җыелышта кызарырга туры килмәсен.
Гөлгенә әнисенең сүзләрен ишетеп шаккатты. Әйтерсең лә әнисенең мәктәп бусагасын атлап кергәне бар. Беренче сыйныфта укыганда бер килеп күренде. Шуннан соң эзе дә юк.
Гөлгенә иптәшләреннән ояла. Үзен яклап сүз дә әйтә алмый. Әти-әниләрне сайлап алып булмый шул. Аның да әнисен чын дус итеп күрәсе, серләрен бүлешәсе килә. Тик әни кеше кызы белән серләшергә вакыт табалмый.
Гөлгенә үзе бик нечкә күңелле. Эштән кайтып кергән үги әтисен дә йөгереп килеп каршы ала. Үзе пешергән ризыкны табынга тезеп, үги әтисен, энесен, сеңлесен ашата. Алар ашап туйганч рәхмәт әйтсәләр, и сөенә инде сабый күңел. Энесен дә, сеңлесен дә бик ярата, кызгана ул аларны. Әниләреннән бер җылы сүз ишетми үсәләр. Шуңа да кыз күңел җылысын алар белән бүлешергә тырыша. Тик үзе дә бала гына бит әле ул. Башкаларның ничек яшәгәнен күрергә күзләре бар. Колаклары ишетә.
Камиләләргә кунакка кергәч, ул дус кызына көнләшеп карады. Өйдә бер-берсенә тавыш күтәреп эндәшкән кеше дә юк. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәннәре күренеп тора. «Их, ник минем әнием шундый усал икән?! Бер генә мәртәбә кочаклап яратса да, сөйләшәсем килгән чакларда күңел биреп тыңласа, елаганда юатса да болай ук авыр булмас иде. Ник шулай бәхетсез икән мин? Кирәк булмагач, ник тудырды икән мине? Әллә әтием ташлап чыгып киткәнгә ачуы килде микән? Шуңа мине яратмый микән? Алай дисәң, энем белән сеңлемә дә гел кычкыра. Аларның ни гаебе бар инде?!»
Гөлгенә шундый уйлардан тубал булган башын иеп, өйләренә кайтып бара. Белеп тора, өйгә кайтып керүгә, әнисе тагын кычкыра башлаячак. Уйга килгән – алга килә. Ишектән килеп керүгә, әнисенең ярсулы тавышы колакка килеп бәрелде.
– Кайда йөрдең шул гомер?
– Камилә янына кергән идем.
– Нәрсә калган аның янында?
– Соң, әни, дәрестә булмаган идем бит. Өйгә эшләрне белешим дип, яңа үткән теманы да аңлатуын сорап кердем. Математикадан болай да өчле генә бит минем.
– Йөрисең инде. Укып кем булмакчы буласың? Ник озак тордың? Күрше йортта гына яшиләр бит. Бар, ашарга пешер!
***
Алтынчы сыйныфны көч хәл белән тәмамлап, җиденчегә күчкән кызда бөтенләй уку дәрте сүнде. Өйдәге тормыштан туеп, ялгызлыктан, баткаклыктан чыгу юлын табалмаган Гөлгенә кая качарга белмәде. Әнисенең сыра эчеп шешенгән йөзен күрмәс өчен әллә ниләр бирер иде. Күршеләрдән, бергә укыган иптәшләреннән оят. Үги әтисе түзә. Эш атыдай эшләп кайта да, балалар белән әвәрә килә. «Мин дә ташлап китсәм, бу балалар белән ни булыр?» – дип уйлыйдыр инде. Аңа зарланып, аны борчысынмени?! Аңа кыенлык китермим дип чыдый инде.
Укытучылар Гөлгенәне битәрләп, әнисенең битарафлыгыннан арып туйдылар. Җитмәсә классташлары да Гөлгенә белән аралашудан туктадылар диярлек. Аларга күрәсең аның белән кызык түгел. Камилә генә үзгәрмәде.
Кыз чарасызлыктан ни эшләргә дә белми. Җаны читлектәге кош кебек бәргәләнә. Гөлгенә башын алып, күзе кай тарафка караса, шул якка китәр дәрәҗәгә җитте. Җитмәсә, сыйныфташ малайлар бәйләнеп, теңкәсенә тия. Шулай инде, яклаучысы булмаганын белгәч, кыерсытырга теләүчеләр табыла. Өйдә дә, мәктәптә дә юньле сүз ишетмәгән, балачагыннан бик иртә аерылган, тормыш мәшәкатьләреннән гарык булган кыз нишләсен. Ул барысыннан да туеп, урам кочагына атылды. Көзге төн салкын кочагына атылып кергән кызны әллә юатырга теләде, әллә кире өенә кайтырга өндәде. Усал җил кызның өстендәге юка, болыттай соры төстәге курткасын тарткалый. Кара джинсы чалбары аша үтеп кергән суык балтырларын чеметә. Аягына кигән ак төстәге кроссовкасы белән әллә күлләвектәге суга баскан, салкын җелегенә үтә башлады. Кыз урам буйлап юл буенда янган фонарьларга күз сала-сала атлый да атлый. Инде торган өйләреннән шактый еракка китте. Ара-тирә хуҗасыз этләр очрап, каршысына басып өрделәр.
– Бар, өеңә кайт! – диюләре булды ахрысы. Күңеленә курку хисе керсә дә, Гөлгенә кире борылмады. Ул бара-бара тынычлангандай булды. Аңа урамда өйдәгегә караганда рәхәтрәк иде. Ул әти-әнисенә, яшьтәшләренә, бөтен дөньясына булган ачуы, үпкәсе белән җитәкләшеп, билгесезлек иленә кереп бара. Анда кызны ни көтә?! Ул үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген белгәнгә күрә шушы юлны сайлады. Аңа барыбер...
* * *
Камилә сыйныфка килеп керүгә Гөлгенә утырган партаның буш икәнен күрде. Әллә авырды микән?! Болай да күп кенә дәресләрне калдыра, килсә дә юньләп җавап бирми. Тагын ни булгандыр?!
Икенче көнне дә кыз мәктәпкә килмәде. Дәресләр тәмамланып, өйгә кайтканнан соң да Камилә тынычлана алмады. Ниндидер борчылу күңелен тынгысызлап торды. Дәресләрен әзерләп бетергәннән соң инстаграм битен ачып, яңалыклар белән танышыйм дисә, Гөлгенәнең фотосы эленеп тора. Сыйныфташы югалган, өеннән чыгып киткән. Аны эзлиләр. Камиләнең йөрәге «жу» итеп куйды. Сыйныфташы белән ни булмас! Урамда хуҗасыз этләр генә түгел, сукбайлар да, начар күңелле бәндәләр дә, җинаятьчеләр дә очрап, әллә нинди начарлыклар эшләргә мөмкин. Эх, Гөлгенә!..
Инде атнадан артык кызны бөтен шәһәр бетереп эзли. Тик кызны күрүче дә, белүче дә юк. Мәктәп директоры әнисен чакырткач, килмәде. Ә Гөлгенә суга салгандай, юкка чыкты.
* * *
Гөлгенә, ялгызлыгы белән култыклашып, бик озак барды. Аяклары тотмас дәрәҗәгә җитеп арыгач, туктап хәл алырга теләде. Кая барып бәрелергә белмәгән кыз кинәт кенә каршысында пәйда булган карчыкны күреп елап җибәрде. Әби төн кочагында юлында очраган, туңып калтыранган яшүсмер кызны үзе белән ияртеп китте.
– Балакаем, ни булды?! Берәрсе кыерсыттымы әллә? Төн уртасында ялгызың нишләп йөрисең?
– Юк, әби! Берәү дә кыерсытмады. Өйдән чыгып киттем. Мин беркемгә дә кирәк түгел. Әни белән әти аерылыштылар. Әни инде өченче ир белән яши. Мин туйдым. Арыдым. – Гөлгенә тагын үксеп елап җибәрде.
– Йә, йә, елама, тынычлан! Менә хәзер мин яшәгән өйгә кайтып җитәбез. Кайнар чәй эчәрбез, җылынырсың. Баш ярылып, күз чыкмаган. Барысы да җайланыр. Иртә кичтән хәерлерәк.
Әбинең сабырлык бөркелеп торган сүзләрен ишетеп, Гөлгенә бераз тынычланды. Көзге ачы җил дә тынып калды. Пыскып яуган яңгыр да туктады.
Шәһәр уртасындагы поселоктагы иске генә йортта урнашкан бер бүлмәле кечкенә фатирның ишеген ачып, әби кызны эчкә үткәрде. Тиз генә өс-башын алыштырырга кушып, кызга җылы, озын җиңле халат сузды. Гөлгенә юыну бүлмәсенә кереп, үзен тәртипкә китереп чыкканда, әби аны тәм-томнар тезеп куелган табын янында, кайнар сөтле чәен ясап көтә иде.
Чәй эчеп җылынганнан соң, кыз әби җәеп биргән йомшак урынга чумды. Эчке кичерешләрдән, куркудан, чарасызлыктан, ялгызлыктан арыган кыз ничек йоклап киткәнен дә сизмәде.
Мәхтүмә карчык кызның язмышын уйлап, бик озак йоклый алмый ятты. Тормыш – кырыс. Ул тәрбияли дә, елата да, юата да. Көтмәгәндә күсәк белән башыңа да китереп ора. Кайчак баштан сыйпый, ә кайвакыт, итәгеңнән тартып, барыр юлыңнан да туктата. Кемнең итәгенә ут капса, шуныкы яна. Әле ярый кызның бәхетенә ул очрады. Озак еллар балалар йортында эшләгән, яралы язмышлы балаларның киләчәген кайгырткан кеше бу баланың язмышына битараф калсынмы?! «Ярый, иртән тагын бер кат ныклап сөйләшербез, аннары күз күрер», – дип, белгән догаларын укыгач кына тынычлап йокыга талды ул.
***
Гөлгенә күзләрен ачканда, яктырган иде инде. Тәрәзә пыяласы аша көзге кояш елмая. Борынны ярып кергән коймак исе җанны иркәли. Кыз тирә-ягына күз салды. Пөхтә итеп җыелган бүлмәдә әби табын әзерләп йөри.
– Уяндыңмы, кызым! Йә тор инде. Бар юынып чык та, чәйләп алырбыз. Коймагым суынмасын. Кайнар килеш тәмле ул.
Гөлгенә салкын су белән битләрен югач, йокысы ачылды. Күңелендә ниндидер рәхәтлек тоеп, ул әби каршысына килеп утырды.
– Мәхтүмә әби! Минем өйгә кайтасым килми. Синең янда бер-ике атна яшәргә рөхсәт итмәссеңме?!
– Кызым, әйдә башта тынычлап чәй эчик әле. Аннан барысын да хәл итәрбез.
Гөлгенәнең күңеле тулды, күзләре яшьләнде. Чит бер әби аңа шундый җылы итеп, кызым дип эндәшә. Ә ул өендәге иң газиз, кадерле кешесе – әнисенең авызыннан кызым дигән сүзне кайчан соңгы тапкыр ишеткәнен дә хәтерләми.
Мәхтүмә карчык кызның күңеле нечкәргәнен сизеп, урыныннан кузгалды. Кыз янына килеп, иңнәреннән кочып алды. Гөлгенә түзмәде, әбине кочаклап, үксеп еларга тотынды.
Бар гомерен балалар йортындагы ятимнәр белән үткәргән, үз баласы булмаган Мәхтүмә карчык кызның кичерешләрен бик яхшы аңлый. Өенә кайтса да кыз җанына тынычлык тапмаячак. Сигез-тугыз яшеннән дөнья йөген иңнәренә салырга мәҗбүр булган кызга ничек каршы төшсен. Әниле килеш ятимлек ачысын, ялгызлыкның тәмен татыган балага булышмаса, ул үзен кичермәячәк.
Гөлгенә ике атна әбинең өеннән чыкмады. Телефонын да сүндереп куйды. Эзләсеннәр әле, бәлки кызын югалткач, әнисе акылына килер. Баласының киләчәгенә кул селтәп, үзе турында гына кайгырып яшәүдән туктар. Бәлки туачак баласының язмышы башкача язылыр. Үги әтисе начар кеше түгел бит. Балаларны ярата. Эшли, эчеп йөрми.
Мәхтүмә карчык та кызның әйткәннәре белән килеште. Тик ике атна узгач, туганнарына хәбәр салырга кушты.
* * *
Мәхтүмә әбидә яшәгән чакта, Гөлгенәнең бәргәләнгән җаны бераз тынычлык тапкандай булды. Зирәк акыллы, күпне күргән, күпне кичергән карчык аңа артык сораулар да бирмәде. Кулына бишинә алып оекбаш бәйләргә утырганда, Гөлгенәгә дә бәйләм инәсе белән җеп тотырды.
– Әйдәле, кызым, үзеңә оекбаш бәйлә! Тик утырганчы, ике кулыңа бер эш булыр. – Әби, Гөлгенәгә борыла төшеп, инәгә күз алу серләрен өйрәтә башлады. – Менә шушылай итеп инәгә күзләр җыясың. Ашыкмый гына мин күрсәткәнчә җый. Аннары ничек итеп бәйләргә икәнен өйрәтермен. Бәйләм бәйләү тынычландыра ул. Кирәге дә чыгар. Энең, сеңелләрең үсеп килә. Үзеңнең дә киләчәктә әни буласың бар.
Кыз куркып кына, эрләнгән җеп белән бишинәгә текәлеп, әбигә эндәште:
– Мәктәптә өйрәнеп йөргән идем инде мин аны. Күптәннән кулыма инә тотканым юк. Килеп чыгар микән?!
– Күз курка, кул эшли. Дөньяда мөмкин булмаган эш юк. Теләгең генә булсын. Теләк булса, беләк карышмый ул, балам.
Олы кеше – солы төше, димәсләр иде. Ак яулыклы әби кыз баланың күңел кылын ничек итеп чиртергә икәнен белә. Ничек тә кызның йөрәгендә яшәү дәрте уятырга тырыша. Аның ягымлы тавыш белән җайлап кына дәшүе, зур сабырлык белән җепне әле бер күздән, әле икенче күздән инә белән тартып алырга өйрәтүе, кыз күңелендә кызыксыну тудырды. Башта берничә тапкыр күзе төшеп калып, бәйләмне кире сүтеп бәйләргә туры килсә дә, Гөлгенә бирешмәде. Үҗәтләнеп, эшен дәвам итте. Кыз бик тиз эшнең рәтен исенә төшерде, нәфис бармаклары белән бишинәне җитез генә биетә башлады. Әбинең хуплау сүзләрен ишетеп, булдыралганына сөенеп, түбәсе күккә тигәндәй булды. Өч-дүрт көн эчендә бер пар оекбашны бәйләп тә бетерде. Үз куллары белән бәйләгән җылы оекбашны, горурланып, Мәхтүмә әбигә сузды.
– Вәт, кызым, булдырдың! Каты ихтыярга күкләр дә буйсына. Син тормышта да сынатмассың. Аллаһ боерса, барысы да яхшы булыр. – Әби оекбашны кызга сузды. – Йәле, киеп кара! Менә бит, тап-таман булган бу! Алда кыш. Аягың майда булыр. Салкын да тимәс.
Җайлы сүз җан эретә. Күңеле үсеп киткән Гөлгенә икенче көнне дә бәйләмгә утырды. Эш белән вакыт та сизелми үтә. Эч пошуы да басыла. Тик барыбер, кыз күңеле тынгысызлана. Өйдә ниләр бар икән? Аны эзлиләрме? Эх, күбәләк булып очып кайтырга иде дә, тәрәзәдән генә өй эченә күз салырга иде.
Гөлгенә бер көнне түзмәде. Кич белән телефонын кушып карыйсы итте. Икеләнгән күңелен ризалатып, телефонын кушса, йөзгә якын шылтырау килгән. Иң күп шалтыратучы Камилә.
Гөлгенә Камиләнең номерын җыйды.
– Камилә, ник мине тынгысызлап шалтыраттың? Ни кирәк?
– Гөлгенә, тыңла әле! Берүк телефоныңны куйма! Син кайда? Бөтен шәһәрне бетереп сине эзлибез. Нәрсә уйларга да белмибез. Диләрә белән кайларга гына бармадык. Туганнарың да, полиция да, волонтерлар да эзли сине. Бөтен кешене утка салдың. Әллә ничә мәртәбә өегезгә дә кердем. Энең белән сеңлең елый. Син аларга кирәк. Кайт өеңә.
– Камилә, мине тынычлыкта калдырыгыз! Кирәк түгел, эзләмәгез мине. Минем белән барысы да яхшы.
– Гөлгенә, кайт! Бөтен мәктәп, укытучылар борчыла. Укудан артка калып бетәсең. Мин дә сине эзләп, сине уйлап өчлегә төшеп беттем. Син бит минем дустым. Мин синең өчен кайгырам. Анда әниең белән нидер булган. Апаңа шалтырат! Зинһар өчен!
Камиләнең сүзләрен ишетеп, Гөлгенә тынычлыгын җуйды. Төне буе борсаланып ятты. Күзенә йокы кермәде. Сүзсез генә аккан яшьләре мендәрне чылатты.
Карлы яңгыр явып торган иртәдә Гөлгенә телефонын кушып, әнисенең сеңлесенә шалтыратты. Аның тавышын ишетүгә апасы, сүзләрен тизрәк әйтеп калырга ашыккандай, сорау арты сорау яудырды.
– Гөлгенә, син исәнме?! Син кайда? Үзебезнең шәһәрдәме? Нишләп телефоныңны алмадың? Сине бөтен шәһәр эзли. Өегезгә кайт! Әниеңне Казанга алып киттеләр.
– Апа! Әнигә ни булды?! Хәзер кайтам! Син китми тор, мине көт!
– Ярый, Гөлгенә, тизрәк кайт! Энең белән сеңлеңне үзләрен генә калдырып китә алмыйм. Минем дә үз гаиләм, балаларым бар. Көтәбез.
Гөлгенә ашыгып өс киемнәрен киде. Мәхтүмә әбигә рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә күрешеп торырга вәгъдә биреп саубуллашты.
Автобуста кайтканда да уйлар кызны тынычлыкта калдырмады. Әнисенә ни булды икән?
***
Өй ишеген ачып керүгә, энесе белән сеңлесе апаларына килеп сарылды. Туган апасы кызны аерым бүлмәгә алып кереп, хәлне аңлатты.
– Әниеңнең хәле авыр. Гомере кыл өстендә. Йә үзе, йә бала гына исән калачак. Казан врачлары шулай диде. Нык бул! Энең белән сеңлең әлегә белми торсыннар. Әле алар бәләкәй. Үги әтиең белән киңәшләшерсез тагын.
Гөлгенәнең күзләре юеш урында. Энҗедәй яшьләре яңакларын яндырып, аска тәгәри. Яшькә кушылып, киләчәкләре өчен курку, үкенү, борчылу, кызгану хисләре ага.
Гөлгенә аңлый. Аналы ятим – ярты ятим. Әнисе терелеп кайтса, бәлки үзгәрер. Авырлыктан соң җиңеллек киләсенә күңеле ышана аның. Әгәр дә әнисез калсалар, рәхәт күрмәячәкләр. Берсеннән-берсе кечкенә балалар. Әле аның үзенә дә нибары ундүрт кенә яшь. Үзе дә мәктәп баласы гына. Тик шулай да бөтен җаваплылык аның өстендә булачагын чамалый. Көче җитәрме?! Алда нинди язмыш көтә аларны. Әллә Мәхтүмә әби сөйләгән балалар йортымы?! Үги әтисе ни әйтер?! Ни булып бетәр?
Казан хастаханәсеннән озакламый хәбәр салдылар. Гөлгенәнең тагын бер кыз туганы дөньяга килгәндә, әнисе вафат булган. Гөнаһсыз сабый туу белән ятим калган. Бу хәбәрне ишетүгә чын бәхетсезлекнең нинди төстә икәнен аңлады Гөлгенә. Өйдән чыгып киткәне, кайтмый йөргәне өчен үз-үзен гаепләде. Әнисе исән булса, бер дә үпкәләмәс, ул ачуланганда да эндәшмәс иде. Әрләсә дә түзәр иде. Тик барысы да бетте. Бүтән ул әнисенең бер генә сүзен дә ишетмәячәк. Үткәннәргә юл ябык.
Хәлим хатынының вафатын ишетүгә, Казанга юл тотты. Мәрхүмәне алып кайтып, соңгы юлга озату мәшәкатьләрен башкару аның өстендә. Сабыйның да язмышын хәл итәсе бар.
Гөлгенә үз яшендәгеләргә караганда, ул уйлаганнан да күпкә өлкәнрәк кешеләр кебек фикер йөртә. Күз яшьләренә төелеп әйткән сүзләре белән Хәлим дә килеште.
– Әти! Кечкенә сеңлебезне дә алып кайтабыз! Ул әнинең соңгы бүләге. Үзебез үстерәбез. Балалар йортына бирмибез.
Мизгел эчендә чәчләренә бәс төшкән ир кызның күзләренә тутырып карады. Кызның карашында ниндидер тәвәккәлек, язмышны үзенә буйсындырырлык кыюлык чагыла.
– Кызым, син бит әле үзең дә бала гына. Көчебез җитәрме соң? Ул бит песи баласы түгел. Яше тулганчы, аякка бастырганчы бик күп көч кирәк булачак. Укуың нишли?! Мәктәпкә аны күтәреп бара алмыйсың бит. Миңа эшләргә, сезне ашатырга, киендерергә кирәк.
– Әти, без бергә-бергә барысын да җиңәчәкбез. Әнинең сеңлесе дә, Мәхтүмә әби дә булышырбыз диделәр. Туу белән болай да әнисез калды. Ул бит безнең туганыбыз. Без дә ташламыйк инде аны.
Аек акыл белән уйласаң, кыз белән килешми булмый. Үзең бер җирдә, балаң икенче җирдә булса, яшәүнең ни мәгънәсе.
Мәрхүмәне җирләгәннән соң, Хәлим, Гөлгенәне дә үзе белән алып, яңадан Казанга юл тотты. Хастаханәдә кирәкле документларны тутырып, ак биләүгә төрелгән сабыйны кулына тотып чыккан ирнең күзләрендә яшь. Хәлим баланы машинаның арткы утыргычында утырган Гөлгенәгә сузды. Гөлгенә нәни кызчыкка күз салды. Мес-мес килеп йоклап яткан нарасыйны күкрәгенә кысты. Күңелендә хисләр өермәсе уйный. Әнисенең вакытыннан алда вафаты өчен җаны әрнүе, сеңлесе туганга, яңа кешене кулына алганга сөенү, ятимлекне татырга мәҗбүр булган энесе белән сеңелләрен кызгану, киләчәк өчен борчылу хисләре кайный.
Балалар белән өйдә калган Мәхтүмә карчык аларның кайтуын кайнар аш пешереп, чәй кайнатып каршы алды.
Йокысыннан уянган, чем кара чәчле, түгәрәк йөзле кызчык, төймәдәй күзләрен елтыратып, иреннәрен чәп-чәп китереп, ашарга эзли. Гөлгенә кайнатып бераз суыткан, җылымса сөтне алдан әзерләп куелган кечкенә шешәгә тутырды. Имезлек каптыргач, бәләкәч тырышып-тырышып имәргә тотынды. Мәхтүмә бала белән әвәрә килгән кызга карады. Башыннан: «Бигрәк бала җанлы. Энесе белән сеңлесен карап, остарып беткән. Бәләкәче дә яшәргә тырыша. Ничек тырышып имә. Ашаган малда өмет бар. Яшәү дәвам итә. Шөкер, Хәлим дә җаваплы кеше булып чыкты. Югалмаслар!» – дигән уй сызылып үтте.
Икенче көнне Хәлим эштән, Гөлгенә мәктәптән кайткач, өчәүләп утырып сөйләштеләр. Сүзне Мәхтүмә әби башлады.
– Хәлим, киңәшле эш таркалмас, диләр. Халык белми әйтми. Мин инде олы кеше. Балалар йортында ничек кенә әйбәт булмасын, бер генә балага да гаилә җылысын биреп бетереп булмый. Мин хәзер лаеклы ялда. Олы яшьтә булсам да, бу нарасыйны гына карашырлык рәтем бар әле. Баланы алып кайтып дөрес эшләгәнсез.
– И Мәхтүмәттәй! Мондый кайгылар килер дип уйламаган идем. Башта коелып төштем. Гөлгенәгә рәхмәт! Ул миннән зирәгрәк булып чыкты.
– Үз яшеннән күпкә зиһенлерәк ул. Сынаулар чыныктыргандыр. Бер-берегезгә терәк булып, бөтен баланы да тигез күреп яшәсәгез, бәләкәчне дә аякка бастырырсыз, иншалла! Яше тулганчы мин карашырмын.
Гөлгенәнең моңсу күзләре нурланып, боек йөзе ачылып китте. Үги әтисенә дә ничектер горурланып күз ташлады. Кычкырып әйтмәсә дә, кызның карашыннан: «Менә, мин әле бала гына булуыма карамастан, өлкән кешеләр арасында да нинди тугры дустым бар!» –дигән уйны укырга була иде.
Хәлим бер кызга, аннары ак яулыгы астыннан чал чәчләре күренеп торган, җитмеш яшьләр тирәсендәге түгәрәк йөзле, коңгырт кара күзле, җыерчыклы йөзеннән иман нуры бөркелеп торган Мәхтүмә карчыкка күз төшереп алганнан соң, рәхмәтен белдереп сүз катты.
– Мәхтүмәттәй, рәхмәт инде. Алайсаң, ЗЯБка кадәр кайтып-китеп йөрергә уңайсыз булыр, бездә генә торырсың. Бигрәк олы җанлы икәнсез. Ничекләр бәхилләтермен соң мин сезне?!
– Хәлим улым, әгәр дә кешеләр бер-берсенә авыр чакта ярдәм кулы сузмаса, дөньяда яшәүнең кызыгы да булмас иде. Баланың яше тулганчы сездә яшәрмен. Ялларда гына өйгә кайтып, күз-колак булып килермен. Аннары бәлки бәләкәчне балалар бакчасына урнаштыру җае килеп чыгар. Алдагысын күз күрер тагын.
Шулай итеп икенче көнне иртән иртүк Мәхтүмә карчык Гөлгенәләргә күчеп килде.
Гөлгенә бәхетсезлек килгәч кенә чын дуслыкның серенә төшенде. Тугры дус авырлык килгәндә ташламый. Ишелеп төшкән йөкне күтәрешә. Күрше йортта гына яшәгән Камилә укуда ярдәм итә. Җае булганда энесен, сеңлесен балалар бакчасыннан алырга да булыша. Янәшәдә туганнары, дуслары булуы Гөлгенәгә яшәрлек, сынмаслык-сыгылмаслык көч өсти. Кош – канаты, кеше дусты белән көчле. Әгәр дә тайпылган сукмагында Мәхтүмә карчык очрамаса, Гөлгенә белән ни булып бетәр иде. Үги әтисе аларны үз итмәсә, әниләре үлгәннән соң башка хатынга чыгып китсә нәрсә эшләрләр иде? Мәктәп коллективы, классташлары, дусты Камилә теләктәшлек белдермәсә, бүгенге Гөлгенә булыр идеме?!
* * *
Камилә малайларга бүтән борылып та карамыйм дисә дә, күңелдә уянган хисләрне йөгәнләп булмый икән. Җиденче сыйныфка күчкән кыз, паралель класста укучы малай белән татар теле буенча оештырылган бәйгедә очрашты. Икесе дә бер мәктәптә булгангамы, башкалар янында ничектер якынаеп киттеләр. Элек сөйләшкәннәре булмаса да, аралашу икесе өчен дә рәхәт, сөйләшер сүзләре дә уртак. Икесе бер мәктәп данын яклыйлар. Камилә бәйге биремнәрен эшләп бетергәч тә, кайтырга ашыкмады. Шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат йорты белән өй арасын Айнур белән бергә үттеләр. Бик үк якын ара булмаса да, кызга да, малайга да бик тиз кайтып җиткән кебек тоелды. Айнур кызга: «Әйдә, бераз мәктәп тирәли йөреп киләбез!» – дигәч, кыз сүзсез генә ризалыгын белдереп, баш какты.
Октябрь үзенекен итә. Инде агач яфраклары саргайган. Әкрен генә искән җилдән дә өзелеп җиргә төшәргә әзерләр. Һавада көз исе. Кич якынлашып килә. Күктә күксел болытлар күренеп, җил дә төньяктан исә башлагач, Камилә Айнур белән саубуллашып, өенә юнәлде. Ә күңелдә яз күтәренкелеге. Ул бүлмәсенә кереп, өс-башын алыштырды. Әтисе белән әнисе әле эштән кайтып җитмәгәннәр. Димәк, телефон аша Диләрә белән серләшергә була. Ул тиз генә аның телефон номерын җыйды.
– Алло! Диләрә, привет! Хәлләрең ничек? Бер көе дисеңме?! Кара әле, миндә яңалык бар! Синең белән сөйләшәсем килде.
– Сәлам! Нинди яңалык?! Нәрсә булды?
– Мин бер малай белән таныштым. Бүген Шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортына бәйгегә барам дигән идем бит әле. Паралель класста укучы Айнур исемле малай белән бергә бардык. Ул бөтен биремнәрне дә бик тиз эшләде. Бәйге беткәннән соң, туңдырма белән сыйлады. Рюкзакны күтәреп кайтты. Кайтышлый мәктәп ишегалдында бераз сөйләшеп тә йөрдек. Ул бик чибәр, акыллы да. Үзе бик итәгатьле. Тәртипле малайга охшаган.
– Синең өчен бик шат мин. Кәрим җизни белән Зимфира апага әйтәсеңме соң?!
– Алардан яшереп булмый инде. Син ничек уйлыйсың, әти-әниләр ничек карый мондый хәлгә? Ачуланмаслар микән? Әле син бәләкәй, малайлар турында уйларга дисәләр.
– Юк, яшерергә кирәкми дип уйлыйм мин дә. Алар синең иң ышанычлы, төпле киңәшчеләрең, иң яхшы дусларың. Аларга сөйләргә кирәк. Яшерергә ярамый. Алар син кем белән дус булганны белергә тиешләр. Мин әниләрдән бернәрсәне дә яшермим.
– Ә туганнарга, дусларына, яисә классташларның әти-әниләренә әйтсәләр?!
– Юк инде, әти-әниләр бу хакта беркемгә дә сөйләргә тиеш түгелләр. Чөнки бала ышанып, серен бүлешкән, аларга ышанган. Дусларына сөйләп, баланың ышанычын югалтырга тиеш түгелләр. Бу бер дә матур түгел.
– Ярый, рәхмәт! Әниләр кайтты бугай. Ишек ачалар. Кабат сөйләшербез әле. Пока-пока!!!
Камилә әтисе белән әнисен елмаеп каршы алды. Кызының кәефе яхшы икәне йөзенә язылган. Бәйге нәтиҗәсе әле билгеле түгел. Нинди сәбәп кызын май кояшына әйләндерде икән? Сизгер күңеле әнисе Камиләгә сораулы карашын төбәде. Кызы эндәшмәде. Кичке ашны ашап, өй эшләрен эшләгәннән соң гына, Камилә әнисенә эч серен ачты. Әнисе аны игътибар белән тыңлады. Аннары кызын янына утыртып, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә тотынды.
– Кызым, ярый бер мәктәптә укыган малай икән, бер сүзем дә юк. Тик тәртипле булсагыз гына дуслашуыгызга риза. Дуслык – зур байлык. Син инде хәзер нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнне аера торган яшьтә. Иң беренче чиратта, синең бурыч – яхшы уку. Мәктәпне тәмамлап, киләчәктә җәмгыятьтә үз урыныңны табу. Беренче күргәндә генә кешене белеп бетереп булмый. Сиңа дуслык тәкъдим иткән малайның нинди гамәлләре синдә ихтирам уятыр дип уйлыйсың?
– Беренчедән, ул мине, минем дусларымны кыерсытырга тиеш түгел. Яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Тәмәке тартмаска, сүгенү сүзләре әйтмәскә, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес кеше булырга тиеш. Аннары ул бар яктан да килгән булырга, минем хисләремне яулап алырга тиеш. Матур игътибар күрсәтергә, минем белән атнага өч-дүрт мәртәбә вакытын үткәрергә, минем хакта онытмаска тиеш дип уйлыйм. Әгәр дә аяк киемендә шнурлар чишелеп китсә, малай кешенең шуны иелеп бәйләве ошый. Портфельне күтәрешеп кайтса, шулай ук рәхмәтле буласың. Миңа аның минем турыда кайгыртуы ошады.
– Ә кешеләрдәге нинди сыйфатлар синең күңелгә тия?
– Яхшы атлы булып күренергә тырышу, ялкаулык, кеше артында сөйләүне, аннан берни дә булмагандай яныңа килеп сөйләшеп, борылуга сине ямьсез итеп сөйләү ошамый.
Зимфира кызының шактый зурларча фикер йөртүенә сөенде. Кай арада үсеп җиткән диген?! Хәер, хәзерге яшьләр без түгел. Бишектән төшүгә акны карадан аерырга өйрәнәләр. Без бигрәк беркатлы булганбыз. Әле унөч-ундүрт яшьтә бөтенләй бала идек. Кемнең кем икәнен аерыр өчен ничә пот тоз ашадык! Ярый, балакаемның бәхете-тәүфыйгы артып торсын. Ялгышлардан Аллаһ сакласын!
Зимфира юган керләрне үтүкли-үтүкли, кызы белән сөйләшүен дәвам итте. Кызы әнисе үтүкләгән керләрне әйбәтләп төреп, шкафка урнаштыра. Шул арада әнисенең сорауларына да җавап бирергә өлгерә.
– Син андыйлар белән дус булыр идеңме?
– Юк, әни, мин андыйлар белән дус булмас идем. Андый кешеләр белән аралашканнан, аларның шундый икәнлеген белгәннән соң, алар белән элемтәләрне сирәгәйтергә тырышам. Араны өзәм.
– Соң, балакаем, аннары сиңа кыен була торгандыр бит.
– Бик кыен була. Аңа бик ышанасың, эч сереңне сөйлисең бит. Ул да синнән бернәрсә дә яшерми. «Син иң яхшы дус!» – ди. Аннары ул сине сата. Һәм син андый кешедән куркасың, эч серләреңне башкаларга сөйләр дип. Андыйларны аңлавы бик кыен.
Әйе, тормыш диңгезен кичкәндә нинди генә кешеләр очрамый. Язмыш хыянәт белән дә очраштыра. Чыдамлыкка да сыный. Сынмый-сыгылмый, тормышта үз урыныңны табарга, чын дусны хөсетле, көнчеләрдән аерырга, үргә менгәндә, кемнәргә таянырга, кемнәрдән ерак йөрергә икәнен йөрәк парәсенә ничек аңлатырга?! Хәер, юкка гына һәр кеше үзенчә ялгыша, үз ялгышын үзе төзәтә димәсләр иде. Кеше кая егыласын алдан белсә, юлына ястык түшәр иде. Зимфира шуны анык белә, әгәр кызы алар биргән киңәшләргә колак салса, һәр адымын үлчәп басса, хата-ялгышлар да азрак булыр. Кеше сүзе кеше үтерә диләр. Дөньяга килгән һәр кешенең үз йөзе, үз сүзе булырга тиеш. Менә шуны ныклап күңеленә сеңдерәсе бар. Уйларын бүлеп, ул кабат кызына дәште:
– Кызым, синең өчен башкаларның фикере мөһимме?
– Әйе! Минем бу әйбердән котыласым килә. Мәсәлән, мин каядыр җыенам, киенәм, һәм уйлыйм: «Миңа болай итеп, тегеләй итеп карасалар, минем хакта шулай дип уйласалар», – дип, үзем теләгәнчә киенмим. Болай итү минем үземә ошамый. Мин бу сыйфатымнан котылырга телим. Иң беренче чиратта үземә ошаганча, үземә уңайлы итеп киенәсем, үземә ошаганча тотасым килә үземне.
– И бәбекәем! Бәхетең арткыры! Берүк юлыңда яхшы кешеләр генә очрасын. Дусларың үзеңнән яхшы булсын! Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле. Шуны онытма! Безнең киңәшләрне тотып, булганны кадерләп яшә! Йә, ярар! Иртәгә кадер киче түгел, йокларга ятыйк!
Зимфира кызын бүлмәсендә калдырып, инде йокыга китәргә өлгергән ире янына чыгып ятса да, бик озак уйларыннан арына алмады. Кызы үсә, юлында нинди кешеләр очрар. Ул эчтән генә дога сүзләрен кабатлады: «Йә Раббым! Балама яхшы кешеләрне юлдаш ит! Яман күзләрдән, яман сүзләрдән, яман чирләрдән сакла! Сәламәт һәм бәхетле булып, тормышта үз сукмагын табып яшәргә насыйп булсын. Балабыз хакына безне дә саулыктан аерма!»
Җаны тынычланып калган ана йокыга киткәнен сизми дә калды.
* * *
Сыйныфтан сыйныфка күчеп, аң-зиһеннәре, яшьләре арткан саен, җаваплылык та өстәлә. Сигезенче сыйныф укучыларын инде түбәнрәк сыйныфлар өчен үрнәк итеп куялар. Бу гимназиядә бигрәк тә нык сизелә. Класстан тыш чаралар вакытында да алардан күбрәкне өмет итәләр. Укытучылар да ничектер алар белән үзләрен җитдирәк тота. Киләчәктә нинди профессия сайлаячаклары турында әңгәмә корганда да, һәркайсысының теләк-хыялларын анализлап карыйлар.
Диләрә яшьтәшләренең һәр адымын үзенеке белән чагыштыра. Кайберәүләрнең акчаны патша итеп күрүләрен күңеле кабул итеп бетерә алмаган Диләрә, аларның ни өчен үзләрен шулай тотуларын аңларга теләп, Мәрьям белән дә бик еш бу хакта сөйләшә.
– Мәрьям, син аларны аңлыйсыңмы? Киләчәктә ничек яшәргә телиләр соң алар?
– Күбесе үзенең бизнесы булуын тели. Хәзер нинди профессия популяр һәм күбрәк табыш китерә, шуның хакында хыялланалар.
– Бу тормышта иң мөһиме акчамыни?
– Күпләр, бигрәк тә яшүсмерләр өчен минемчә, әйе, беренче урында матди як тора. Һәм яраткан шөгыльләре булуын телиләр.
– Ә синең үзең өчен кайсысы кыйммәтрәк соң?
Диләрә иптәш кызының күзләренә төбәп, бераз сынап карады. «Минем өчен дә матди як мөһимрәк!» – дигән сүзләрне ишетүдән куркып, кызның тәне куырылды. Әллә кинәт исеп үткән салкын җилдән, әллә шикле уйлардан ул хәтта буйга да кечерәеп киткәндәй булды. Тик кызның бөтен шөбһәләрен таратып, Мәрьям нәкъ зурларча, Диләрә көткәнчә җавап кайтарды.
– Минем өчен иң мөһиме, һөнәр миңа кызыклы булырга, канәгатьлек китерергә тиеш. Эш сәгате кайчан бетә инде дип түгел, эшкә барасы килеп торсын иде дип телим. Ялдан соң да сөенә-сөенә эшкә бару бәхеттер дип уйлыйм.
Зәңгәр күзләрен зур итеп ачып дөньяга баккан Диләрә, әйтәсе килгән фикерләрен җентекләп барлагандай бераз уйланып торды да, җитди тавыш белән иптәш кызына җавап кайтарды.
– Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Әни дә минем уйларым белән килешә. Нинди профессия алсаң да, нинди эштә эшләсәң дә, кеше бул! – дип, кечкенәдән әйтә килде. Хәзер дә шулай. Әле кичә генә сөйләштек. Беләсеңме әни миңа нинди сорау бирде?!
– Синеңчә, югары белем алу максаты һәркемдә дә булырга тиешме? – ди.
– Син нәрсә дип җавап бирдең инде?!
– Миңа калса, әйе! Чөнки югары белемле кеше акыллы. Аның белән аралашу җиңел. Югары белемле кешегә эш табу да җиңелрәк дип уйлыйм.
Тукталышта очрашкан Диләрә белән Мәрьям гәпләшә-гәпләшә мәктәп янына килеп җиткәннәрен дә сизми калдылар. Дәрестә генә кызлар бу уйлардан арынып тордылар. Диккать белән тыңлап, тырышып уку гына киләчәктә аларга тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итәчәген икесе дә беләләр. Шуңа күрә дә укытучының һәр сүзен йотып кына баралар. Икесенең дә көндәлеген яхшы билгеләре бизи. Ата-аналар җыелышында да әти-әниләре кызарып утырмыйлар, горурланып, якты йөз белән мәктәпкә киләләр.
* * *
Зөһрә кызының киләчәк хакында сөйләшкәндәге җавапларын тыңлаганнан соң бик озак уйланып йөрде. Чынлап та, Рафил белән ныклап уртага салып сөйләшергә кирәк. Кыз үз сукмагын сайлаганнан соң, кайда укытырга? Диләрә әле балаларча самими фикер йөртә сыман. Нинди генә һөнәр сайласа да, нигездә тырыш хезмәт ятканын бөтенләе белән аңлап та бетерми кебек. Уку да бит тырышып укыганда гына кешене белемле итә. Юкка гына, уку энә белән кое казу, димиләр. Мәктәптә белем алу белән, югары уку йортында уку икесе ике нәрсә. Аннары заманы нинди бит әле! Акчасыз бер кая баш тыга торган түгел.
Үсмерлек чорында болай да күпме мәшәкать. Хәзер яшүсмерләрнең үз проблемалары. Кайчакта Зөһрә дә кызын танымый. Йә эндәшми үз эченә бикләнеп йөри, йә үз бүлмәсенә кереп, ишекне ябып куя. Андый чакларда, Зөһрә сак кына кызының күңел тәрәзәсен шакый. Ипләп кенә сораша башлый. Ярый әле кечкенәдән: «Бернәрсәне дә әнидән яшерергә ярамый! Ата-анаң чын дусың, дус-ишләрең – юлдашың» – дип өйрәттеләр. Шуңадырмы, кыз күңелендәге уйларын әнисе белән дә бүлешә.
– Әни, син безгә яшәве җиңел дип уйлама. Яшүсмерләрнең проблемалары бик күп. Ул проблемалар алар өчен бик зур кебек тоела. Гадәттә барлык яшүсмерләр дә диярлек депрессиягә биреләләр. Еш елыйлар, кызлар бигрәк тә. Чөнки алар бик эмоциональ, малайларга караганда көчсезрәк. Елауның сәбәпләре мәктәп белән дә бәйле була. Дәрестә нәрсәнедер аңлап бетереп булмый. Сорарга оялдыра. Кайвакыт әти-әниләре белән аңлашылмаучылыклар да сәбәп була. Бик еш кына балалар бер-берсен мыскыл итәләр, теләсә нәрсә әйтәләр. Авырткан җирләренә кагылырга тырышалар. «Тешең тигез түгел, колагың тырпаеп тора! Озын булсаң – камыш, таза булсаң – кабартма» – дип үртиләр.
– Әй, кызым, кеше сүзенә карыйлармы инде?!
– Әни, син җиңел генә әйтәсең дә, яшүсмерләр дусларына бәйле була шул. Яшүсмерләрнең дуслыгы бик катлаулы. Чөнки бу вакытта һәркемнең үз карашы. Карашлар төрле булганга күрә, еш ачуланышалар. Сине аңлый торган, бер төрле уйлый торган, үзең кебек дус табу кыен. Дуслары булмаганнарга катлаулырак, чөнки аларга теләктәшлек белдерүче юк. Ярый да минем дус кызым – Мәрьям бар. Мин аның белән бар нәрсә турында да сөйләшә алам. Ул беркайчан да гаепләми. Ул инде сыналган, беренче сыйныфтан бирле гел бергә.
– Соң, кызым, һәркемнең дә иң якын дусты – әнисе бар бит. Аның белән үзеңне борчыган проблемалар хакында сөйләшергә була. Әни кеше баласын тулысынча аңлап, дөрес киңәшләр бирә ала.
– И әни! Син бөтен кеше дә әнисе белән дус дип уйлыйсыңмени? Күп кенә яшүсмерләрнең әти-әниләре белән проблемалары була. Чөнки әти-әниләре аны аңламый. Алар инде үзләренең яшүсмер чакларын, балаларның кәефләре үзгәрүчән икәнлеген оныткан. Ярый әле син дә, әти дә мине һәрвакыт аңлыйсыз, киңәшләр бирәсез. Минем зарымны да, шатлыгымны да тыңлыйсыз. Сез дөньядагы иң яхшы әти-әни! Мин шуның белән дә бик бәхетле.
Кызының сүзләрен ишетеп, Зөһрәнең йөзе май кояшына әйләнде. Ул кызы янына килеп, аның иңнәреннән кочып алды. Чиядәй иреннәрен Диләрәнең нәфис яңакларына тидерде. Диләрә дә, нәни песи баласыдай иркәләнеп, әнисенең кочагына сыенды.
– Рәхмәт, кызым! Тәүфыйгың артсын! Без синең һәр адымыңны белеп торсак, синең өчен курыкмый яши алабыз. Ул сине гел күзәтү астында тоту түгел. Без сиңа ышанабыз. Яхшы кешеләр генә юлдаш булсын! Син – бердәнбер бәхетебез. Берүк Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен үзеңне!
Зөһрә кызына сынап карады да, бу арада кәефе еш үзгәрүнең сәбәбен белергә теләп, янә сүз катты.
– Кызым, сыйныфыгызда үзара дуслашкан кызлар, малайлар күпме соң?!
– Безнең класста ике малай бар. Алар бик дуслар. Әллә шулай күрсәтәләр генә, әллә чынлап та яхшы дуслар. Берсе икенчесенә дәрестә белмәгәнне әйтеп тә җибәрә, булыша. Дәрестә берсе такта янына чыкты, ничек чишәргә белми, ә икенчесе аны өйрәтеп әйтеп тора. Укытучы тикшерде дә: «Менә күрәсеңме, синең дустың синең өчен барысын да эшләргә әзер» – диде. Ачуланмады, дуслыкларына соклануын белдерде. Миңа калса, укытучының реакциясе дөрес булды. Әйтеп тору дөрес булмаса да, кайбер укытучылар ике арадагы дуслык дәвамлы булсын өчен, шелтә белдермиләр дип уйлыйм. Дуслыкның кадерен белергә өйрәтерлек сүзләр табалар. Аларның дуслыгына шатланалар.
Кыз тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган гөлләргә су сипкән җирдән туктап, пыяла аша урамны күзәтергә тотынды. Тышта шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Юлда машиналар тыз-быз чабыша. Шимбә көн булуга карамастан, инде төш вакыты якынлашып килсә дә, урамда халык күп түгел. Берән-сәрән генә зонтик тоткан кешеләрнең каядыр ашыгып атлавы күренә. Әнә зәңгәр күлмәк кигән кыз йөгереп килеп, тукталышка кереп ышыкланды. Кыз кулчатырын оныткан күрәсең. Юешләнеп тә өлгергәндер инде. Диләрә тәрәзә аша кызга эндәшәсе килеп, тәрәзәне ача башлаган иде, әнисенең сүзләрен ишеткәч, аңына килгәндәй булды. Тукталыш ерак. Кыз аны ишетмәячәк. Әнисе башлаган әңгәмәне дәвам итеп, кызына кабат сорау бирде.
– Ә балалар бер-берсенә гашыйк булганда, өлкәннәрнең, укытучыларның мөнәсәбәте ничек? Игътибар иткәнең бармы?!
– Мин үзем Ринат белән дус булып йөргәннән соң, укытучы миннән сорады. «Сез очрашып йөрдегезмени?» – дип. Миңа калса, ул дөрес эшләмәде. Профессиональ яктан караганда, укытучы бу хакта сорарга тиеш түгел иде. Бар шундый укытучылар, аларга барыбер, кайберсе сөенә, бер-берсенә булышалар, яклыйлар, саклыйлар дип хуплыйлар. Ә кайберләре: «Сезгә әле иртә, сез әле бала-чага», – дип карыйлар. Яратмыйлар.
– Ә начар малайлар каныга башласа? Кимсетә, кыерсыта башласалар.
– Кайбер укытучыга, кыерсыта дип әйтсәң, ул: «Ярата торгандыр!» – дип җавап кайтара.
Зөһрә кызының инде укытучыларына да үзенчә бәя бирүенә шатланырга да, көенергә дә белмәде. Шуңа күрә кызына бу хакта бер сүз дә әйтмәде, үз уйларына чумды. Бер караганда, кызы дөрес фикер йөртә сыман. «Без үскәндә, укытучының әйткән сүзенә бер шик белдерми идек. Бу хакта сөйләү түгел, уйларга да курка идек. Укытучы – укучылар өчен иң мәртәбәле шәхес иде. Аларның һәр гамәлен, һәр сүзен шулай булырга тиеш итеп кабул иттек. Хәзер яшьләр икенче!»
Тик шулай да кызының сүзләрендә хаклык та бар сыман. Укытучы да үзе алган тәрбиянең җимеше. Чынлап та, балалар белән үзен ничек тотарга, алар белән ничек сөйләшергә һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып эш итә. Бала күңеленә юлны кем ничек таба. Бигрәк тә хәзерге заман балалары белән. Яшүсмерләр хәзер иртә җитлегә. Буй-сын гына түгел, фикер йөртүләре дә бүтән төрле.
Кинәт кенә өй эче яктырып китте. Әниле-кызлы икәүләшеп тәрәзәгә күз салдылар. Яңгыр туктаган. Ялтырап чыккан кояш нурында агач яфракларында энҗеләр җемелдәшә. Җирдәге үлән сабаклары тураеп, кояшка үрелә.
Зөһрә тәрәзәне ачуга, өйгә саф һава ургылып керде. Ипигә ягып ашарлык һаваны үпкә тутырып суларга дип, ана белән кыз җыенып, табигать кочагына, Кама буе ял паркына чыгып киттеләр.
* * *
Зөһрә ял паркында йөргән чакта үзенең яшүсмер чагын искә төшерде. Өйгә кире кайтканда да, уйлары үзеннән калмады. Ундүрт-унбиш яшендә ул, кызы белән чагыштырганда, сабый гына булган. Вакыты шулай булгангадыр. Ул кызы кебек уйлый да, фикер дә йөртә белмәгән әле. Аннары буш вакытларны да алар башкача үткәрә иделәр. Күбрәк ишегалдында дус кызлары белән сызыклы, качышлы уйнап, китап укып, каникулларда авылга кайтып, әбиләренә булышып ялларның үтеп киткәне дә сизелми иде. Мәктәпкә килгәч тә, кем күпме, нинди авторларның китабын укыган, шул хакта гәпләшәләр иде. Әле ул яшьтә борынга ис кермәгән, эреле-ваклы бала-чага бергә уйнап үстеләр. Бары тик унҗиде-унсигез яшьтә генә күңелдә тәүге ярату хисләре уянды. Ә хәзер инде унике-ундүрт яшьлек малайлар-кызлар бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен яшермиләр. Ошатып йөргән кыз яисә малай, күңеле тарткан кешегә хисләрен ачыктан-ачык белдерә. Бу бәлки мәгълүмат чараларының күплеге белән дә бәйледер. Телевизор, интернет аша күрсәтелгән фильмнарның да үсмерләрнең психикасына йогынтысы үтемле булудандыр.
Әнә бит, аның кызы да хисләрен ачыктан-ачык белдерергә әзер икәнлеген яшерми.
– Кызлар беренче булып үзенә ошаган малайга кичерешләрен, турысын әйткәндә, яратуын диик инде, белдерә аламы? – дип биргән соравына да, ихлас җавап кайтарды.
– Миңа калса, әйе! Монда бернинди дә начарлык юк. Хисләрне яшерергә, ул хисләрдән куркырга кирәкми дип уйлыйм.
Зөһрә кызының зифа талдай сыгылмалы гәүдәсен, болыттай кабарып торган озын, куе чәчләрен, зәңгәр күк йөзедәй серле күзләрен, аккош канатыдай нәфис беләкләрен күздән кичерде. Энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмайса, йөзеннән нур бөркелә. Гүзәллегеннән хур кызлары көнләшерлек. Язмыш ялгышлардан гына сакласын, берүк.
Чынлап та кыз кешегә күңеленә якын малай белән рәхәт икән, ул үзен бәхетле сизсә, оялчан бала ачылып китсә, әти-әниләр мондый дуслыкка сөенеп, хупларга гына тиештер. Әгәр дә кыз һәрвакыт боек, елый икән, малай башкалар белән дә шаярып сөйләшсә, кызны иптәшләре алдында мыскыл итсә, бәлки әти-әниләр ниндидер чара да күрергә, йә ул малай белән сөйләшергә, аңа аңлатырга да тиештер. Тик аларның мөнәсәбәтенә йогынты ясарга теләүне яшүсмерләр аңлармы? Дуслыклары бетеп, әти-әниләренә үпкәләмәсләрме соң? Анысы да куркыта.
Зөһрә кызының күңел сандыгы ачык чакта, баласының бу хакта ни уйлавын белергә теләп, янә сорау бирде. Кызы аның ни әйтергә теләгәнен бик тиз аңлап алды.
– Әйе, алай да булырга мөмкин. Бу бары тик эмоция гына. Аннары барыбер әти-әнинең хаклы икәнен аңлыйсың.
Тик шулай да, ана күңеле балада, бала күңеле далада дигәндәй, үсә-үсә балаларның холыклары да, үз-үзләрен тотышлары да, дөньяга булган карашлары да үзгәрә. Ярый да, кызы хәзер бар борчуын, шатлыгын аның белән бүлешә. Тора-бара үзгәрмәсме?
– Кызым, син ничек уйлыйсың, әгәр дә ялгышлар ясасаң, үзең дә сизмичә начарлык эшләсәң, боларны әнидән яшерергә кирәкме?
– Юк инде, әнием! Мин синнән берни дә яшермим бит. Минем синнән яшерен серләрем юк. Тыныч бул!
Кызының җавабын ишетеп, ул ничектер тынычланып калгандай булды. Кызы тормышка, үзара мөнәсәбәтләргә аек акыл белән карый сыман. Тик тормыш итү диңгез кичү белән бер. Сынаулар алдында сынмаслык-сыгылмаслык, мактаулардан борын чөймәслек, саламга абынып егылмаслык ныклыкны ничек җанына саласы?!
Ана кешенең йөрәге тынгысыз. Кулыннан килсә, баласының үтәр юлына йомшак түшәк җәеп куяр иде. Тик инде гомер йомгагының яртысын сүткән кеше буларак ул аңлый, дөньяга килгән һәр кешенең язмышы үзенчә языла. Һәркем үзенчә яши, үзенчә хаталана, үзенчә төзәтә, үзенең гомер китабын үзенчә бизи. Ә тигез юлдан тайпылмаска, кеше булып калырга гаиләдә салынган, үз халкының гасырлар буе тупланган мирасыннан – гореф-гадәтеннән күчкән тәрбиягә таяна. Ул кызының сынатмасына ышана. Кызы өчен ул һәрвакыт таяныч, кирәк чакта яклаучы, кирәк чакта сердәш булачак. Беркем аңламаганда да, баласының һәр гамәлен аңлап, ничек бар, шул килеш кабул итәчәк. Кызы туганнан бирле аның һәр хәрәкәтен күзәтеп, һәр сулышын тоеп яшәгән ана, исән чагында, баласы өчен утка да, суга да керәчәк. Бары тик ана кеше генә баласының уңышларына ихлас сөенә, горурлана, борчулары булса үзеннән дә ныграк кайгыра. Кирәк булса, йөрәген дә күкрәк читлегеннән алып, баласы кулына салырга әзер ул.
* * *
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Диләрә тагын да тырышыбрак дәресләрен әзерли. Өлкән класс укучысы буларак, укытучылар, әти-әнисе алдында ул зур җаваплылык сизә. Сынатырга ярамый.
Диләрә мәктәпкә киткәндә, читлектә яшәгән нәни попугайга җим, су савытына су салды. Кошчык аңа рәхмәт әйткәндәй, үз телендә нидер сөйли. Сап-сары йоннарын туздырып, кагынып та ала. Әллә шатлануын белдерә, аңламассың.
Дәресләрдә гел җавап биреп, укытучылардан мактау сүзе ишеткәнгәме, көн сизелми дә үтеп китте. Кыңгырау чыңын ишетүгә, укучылар, портфельләренә дүртле-бишле билгеләрен төяп, урамга сибелделәр. Диләрә классташлары белән саубуллашып, сукмак буйлап өенә кайтып килә. Тирә-як шау чәчәктә. Алмагачлар туй күлмәген кигән кәләшкә охшаган. Дөньяга хуш ис тараталар. Сулап туймаслык һава. Җанга рәхәт. Юл буенда үсеп чыккан хәтфә үлән өстендә сап-сары кояшчыклар керфекләрен ачып тирә-якны күзәтә.
Юлдагы машиналар, светафор яшел күзен ачуга туктап, кызга юл бирделәр. Юл кичүен исән-имин чыккан кыз, үзләре яшәгән тугыз катлы йортның подъезд ишеген ачып керде. Лифт белән алтынчы катка менеп, ишек йозагына ачкычын тыкты. Өй эченә килеп керүгә кызны ниндидер сәер тынлык каршы алды.
Диләрә сәерсенеп, эчтән ишекне бикләде. Гадәттәгечә, өс киемен алышканчы ук, попугаен ашатырга дип үз бүлмәсенә керде. Элеккечә читлек буйлап, «чик-чирек» килеп, канатларын кагып йөргән шаян кошчык читлек идәнендә хәрәкәтсез ята. Диләрә кошчыкның үлгәнен аңлап, күз яшьләре белән еларга тотынды. Җитмәсә, каян болытлар килеп чыккандыр, аңа кушылып елагандай, тышта да коеп яңгыр ява башлады. Якын дусты – кошчыкны кызганудан кызның йөрәге телгәләнде. Үз гомерендә беренче мәртәбә аяусыз чынбарлык белән очрашкан кыз, кошчыкны кулларына алып җылытырга теләгәндәй, әле бер учына, әле икенчесенә күчереп, кайнар тынын өрде. Тик күпме генә тырышмасын, берни дә үзгәрмәде. Диләрә читлек ишеген ачып, кошчыкны кире урынына куйды. Өстен кечкенә генә ак бәз кисәге белән каплады. Әтисе белән әнисе эштән кайтып кергәндә, кызның күзләре кызарып шешенгән иде.
– Ай Алла! Балакаем, ни булды?! Әллә берәрсе кыерсыттымы? Авырмыйсыңдыр бит?!
– Юк, минем белән берни дә булмады. Кеша үлгән. Мин мәктәптән кайтканда, хәрәкәтсез ята иде, – дип, кабат үксеп елап җибәрде.
– И балакаем! Ул кадәр бетеренмә! Кошларның гомере кыска була, ни эшлисең?! Тынычлан! Башка кайгы килмәсен! Үзебез исән-сау булыйк!
– Әни! Әти! Аны хәзер ни эшләтәбез инде? – Диләрә чарасыз калып, әтисенең күзләренә карады.
Кызларының өзгәләнүен күреп, ирле-хатынлы аны тынычландырырлык сүзләр эзләделәр.
– Әнә офык аязып килә. Яңгыр туктагач, урман буена алып төшеп җирләрбез. Аның җаны күккә очып киткән. Бары тик тәне генә монда. Син тынычлан! Ул сине күктән күзәтеп торачак! Син елагач, аңа да кыен булачак.
– Кызым! Син аны әнә шул ак бәзгә төр. Һәм елаудан тукта! Алай нык кайгырырга ярамый. Димәк аның гомере шулай гына булган.
– Алтыным, кечкенәм! Үзең исән бул! Без һәм туганнарыбыз, дусларың, якыннарың сәламәт булсыннар! Алай нык борчылма! Без сине бик яратабыз. Без һәрвакыт синең белән бергә, – дип, әтисе Диләрәне иңнәреннән кочып алды да, күкрәгенә кысып, чәчләреннән сыйпады.
Диләрә әти-әнисенең җан җылысын тоеп, елавыннан туктады. Ул барысын да аңлый. Читлектәге кош озак яшәми.
Зәңгәр күкне иңләп очкан кошлар бәхетле. Көз көне кыр казлары, аккошлар, кыр үрдәкләре каңгылдашып, торналар торкылдашып, тезелешеп җылы якка очып китәләр. Диләрә аларны кул болгап озатып кала. Ә язын кошлар кире килгәнне күзәткәндә, күңел әйтерсең лә үзе кошка әйләнә. Күңел оча, канатлана, яшисе килү теләге арта. Ә читлектәге кош салкын кышта бары бер юаныч кына. Кышкы бураннарда ямьле җәйне искә төшереп сагышланган күңелне җыры белән юаткан кош юк инде!..
Әти-әнисенең юату сүзләрен ишетеп, кыз бераз тынычланды. Кошчыкны Кама буе паркында, агач төбенә күмделәр. Әтисе белән әнисе әле песи, әле көчек алуларын сорап интектергән Диләрәнең бик нык кайгырганын күреп: «Кызым, кош та, мәче дә, эт тә алмыйбыз. Әгәр шундый хәл килеп чыга калса, үзеңә авыр булачак», – дигәч, кыз башын иеп ризалашуын белдерде.
* * *
Зөһрә кызы өчен борчыла. Унбиш яшен тутырып килгән кызның инде күңелендә тәүге самими хисләр бөреләнеп килә кебек. Кәефе еш үзгәрүнең дә сәбәбе шулдыр, мөгаен. Үзенең дә үсмерлек чорында газап чиккән көннәре булды. Җавапсыз мәхәббәттән дә кыены юк. Кыз кеше әле егет булып җитмәгән малайга гашыйк була, ә ул аның хисләреннән көлә генә. Башкалар алдында түбәнсетә. Зөһрә мәктәптә укыганда, күзе төшеп йөргән малай аның чәчләреннән тартып елата иде. Шул да булдымы инде үз хисеңне белдерү. Зөһрә үзе малайны ошата, үпкәләмәскә тырышса да, гел чәчен тарткач, йә аяк чалып егып елаткач, малайдан күңеле бизде. Беренче хисләр язгы ташуга кушылып аккандай, эзсез юкка чыктылар.
Хәер, малайлар кызларга караганда соңрак җитлегә. Аларның фикерләве дә кызларныкыннан калыша сыман. Зөһрә аны хәзерге акылы белән генә аңлый. Ул чакта аңа бик авыр, әнисенә дә кайтып сөйли алмый, ояла иде. Әнисе үзе дә гел эштә булды. Кызына игътибары да җитеп бетмәгәндер. Иптәш кызларыннан да оялды. Аларга да серен ачмады.
Зөһрә үзе әни булгач, кызына иптәш тә, дус та, сердәш тә булырга тырышты. Ачыктан-ачык әңгәмәләр корып, ихлас аралашып, кызының ышанычын яулады сыман. Һәрхәлдә кызы бүгенгәчә аның белән серләрен бүлешә. Шатлыкларын да, борчуларын да әнисе белән уртаклаша.
Хәзер яшүсмерләрнең тормышы телефонга бәйле. Дөрес яшәү рәвеше алып баручыларның үз хоббилары бар. Диләрә кышын дәресләрен әзерләгәннән соң, иптәш кызы Мәрьям белән шугалакка бара. Яисә сыйныфташлары, йә күрше кызлары белән йөрергә чыга. Алар белән аралашып проблемалары да онытыла кебек. Дус кызы белән киләчәккә планнар турында сөйләшүен дә яшерми.
Җәен шәһәрдән читтә урнашкан, «Тулпар» ат мәктәбенә йөри. Анда Рафил белән Зөһрә үзләре дә барып, кызның ат өстендә чын җайдактай рәхәтләнеп чапканын күзәтергә яраталар. Ат янында үскән бала миһербанлы булып үсә, аның фикерләве һәм дөньяга карашы да башка төрле. Кызларын гел игътибар үзәгендә тотарга тырышып, аның белән табигатьтә дә еш булалар. Бигрәк тә урман һавасын иснәп, яфракларның җилдә шыбырдашып нидер сөйләшкәнен, кошлар сайраганын тыңлап хозурланулар, ана белән кыз, кыз белән ата күңелен бергә бәйли сыман. Яшьтән үк тату, матур гаилә үрнәге булып яшәү турында хыялланган Зөһрә хыялының тормышка ашуына сөенеп бетә алмый. Үзе дә бәхеттән елмайган йөзенә кызының сокланып күз салуын сизә. Менә шул гаиләдәге гармонияне саклап, киләчәктә кызларының да бәхетле гаиләдә яшәвен телиләр. Эштән соң утырып сөйләшүләр дә күптән гадәткә керде.
Зөһрә кызының фикерләве үзгәргәнен дә сизә. Бер караганда, кызы өчен борчылса, икенче караганда, аның белән горурлана да. Яше үскән саен иптәшләренә дә, яшьтәшләренә карата да карашы үзгәрә кызының. Әле кичә дә кич белән Диләрәнең теле чишелеп китте.
– Әни, беләсеңме?! Хәзер буш вакытларында үзләренең «самообразованиесы» белән шөгыльләнүчеләр күп. Инглиз телен өйрәнәләр, өстәмә дәресләргә йөриләр. Ә менә кайберәүләр ни эшләргә белми урамда вакыт уздыра. Үзләре генә урамда йөрүне «текәлек» дип уйлыйлар. Ниндидер начарлыклар эшләүне дә «круто» дип кабул итүчеләр бар. Миңа калса, бу бик начар. Аларның әниләре дә борчыла торгандыр.
Ә менә киләчәге хакында уйлаучылар яхшы укырга тырыша. Дөрес яшәү рәвешен сайлыйлар. Ә кемнәр уйламый, дуслары белән ни теләсәләр, шуны эшләп йөриләр.
– Кызым, аларны үзгәртеп буламы соң?
Диләрә йомшак диваннан торып, тәрәзә каршысына килеп басты. Ул спорт киеменнән. Куе зәңгәр төстәге чалбар белән ак футболка кызның зифа буена бигрәк тә килешеп тора. Гадәттәгечә, кичке шәһәр манзарасын тәрәзә аша күзәтә-күзәтә, үз уйларын әнисе белән бүлешергәме, юкмы дигәндәй бераз уйланып басып торды. Аннары уңайсыз тынлыкны бозып, әнисенә карап сүз башлады.
– Безнең класста ике төрле төркем бар. Берәүләре үзләренең киләчәкләре хакында уйлаучылар, икенчеләре киләчәкләрен уйламый, ничек телиләр, шулай яшиләр. «Кайф» булсын дип.
Күп яшүсмерләр проблемалары булганга күрә үзләрен шулай тоталар. Андыйлар үзләренә ышанмыйлар. Аларга әти-әниләре белән сөйләшергә кирәк. Аларның өйдә проблемалары бар дип уйлыйм. Әти-әниләре белән өйдә бергә булмас өчен, аларның әрләгәнен ишетмәс, кушканнарын эшләмәс өчен дә урамны сайлыйлар ахырысы.
Зөһрә иңнәренә таралып төшкән чәчен аралый-аралый, кызының теленнән өзелеп төшкән сүзләрне колагы белән генә түгел, йөрәге белән тыңлавын дәвам итте. Күр инде, яшүсмер генә димәссең, нинди уйлар икән башында балакаемның. Җепнең очын югалтсаң, тиз генә ялгап булмаячак. Ул янәдән кызына сорау бирде.
– Син ничек уйлыйсың соң, кызым, ул проблемаларны ничек чишеп була икән?! Алар үзләрен үзгәртер көчне каян табарга тиеш? Синең бу хакта классташларың яисә укытучы белән сөйләшкәнең бармы? Бәлки әти-әниләре дә тәртипсез тормыш алып бара торгандыр.
– Юк, инде, әни! Әгәр бик тәртипсез гаиләдән булсалар, алар гимназиядә укымаслар иде. Алай дисәң, кем белә?! Бәлки йөрергә якын булган өчен генә безнең мәктәпкә укырга биргәннәрдер. Бәлки әти-әниләренең игътибары җитеп бетмәүдәндер. Милләтебезнең, ана телебезнең киләчәген уйлап яшәүчеләр генә безнең гимназиядә белем ала, дип ышана идем мин. Бар инде үзләрен төрлечә тоткан малайлар, кызлар. Алар өйдәгеләр белән ачыктан-ачык сөйләшсәләр, әти-әниләре аларны аңлар иде дип уйлыйм. Бала белән күбрәк аралашсалар, кич белән сөйләшкәндә, көнне ничек уздырганын, ни белән шөгыльләнгәнен, ни ашаганын, ни уйлаганын сорашсалар, баласының тәртибе дә үзгәрер. Бала үзенә нинди дә булса хобби тапса, спорт белән шөгыльләнә башласа, яисә нинди дә булса түгәрәккә язылып, кирәкмәгән төркемнәрдән аерылса, иң мөһиме, алай йөрүнең начар икәне башына барып җитсә, яхшы. Гадәттә мондый төркемнәрдә йөрүчеләр начарлык эшли, башкалар аны кабатлый. Әгәр бала гамәлләренең начар икәнен үзе таныса, киләчәктә аның гаиләсенә, язмышына йогынты ясаячагын үзе дә аңлаячак.
Зөһрә шактый акыл туплаган кызының фикер сөрешенә гаҗәпләнде, шул ук вакытта күңелен горурлык хисләре дә биләп алды. Акыллы кеше сүз әйткәндә, әйтер сүзен чамалар, диләр. Чамасын белеп сөйләшә кызы, күз тимәсен! Зөһрә кызы янына килеп басты.
Тәрәзә пыяласы аша күренгән күктә, офык белән җир тоташкан җирдә, сыек кына болытлар пәйда булган. Зөһрә шул болытларга карап, кызы хакында уйлана. Диләрә әнисенең уйчан йөзенә күз салып алды да, сүзен дәвам итте.
– Күпчелек сыйныфташларым да минем белән бер фикердә. Һәркемнең язмышы үз кулында дип уйлыйлар. Кеше үзе кылган гамәленә бәя бирергә өйрәнсә, шул чакта гына үзгәрәчәк. Теләк кенә кирәк. Теләге булган тауларны тишеп керә ала. Ләкин бер килеп эләккән төркемнән китү бик катлаулы. Чөнки алар инде шулай яшәү рәвешенә күнеккәннәр. Кеше бик көчле булса гына урам йогынтысыннан арына ала. Кабатлам әйтәм, теләге зур булырга тиеш. Теләктәшлек белдерүче якыннары ярдәме белән генә ул бу төркемнән котыла ала. «Миңа барыбер!» – дип караса, ул шунда калачак. «Эх, бу бит бик начар, миңа үзгәрергә кирәк!» – дисә генә, минемчә, үзен үзгәртерлек көч табачак.
Күр инде, кызы ничек зурларча фикер йөртә башлаган. Зөһрә көннән-көн Диләрәнең үзгәрә баруын күреп соклана. Кыз бала анасына чын дус була диләр, чынлап та шулай икән. Яшьтәшләренең проблемалары хакында да, якын сердәшләрдәй әнисе белән сөйләшүе, кызының аңа булган ихтирамын дәлилли түгелме соң?! Зөһрә белән Рафилнең педагогик белемнәре дә юк бит. Шулай булса да, кызларына дөрес тәрбия биргәннәр. Берүк, күз генә тимәсен! Кай арада шулай үскән соң әле кызлары?! Гомер диген! Су кебек сиздерми генә ага да, ага...
Зөһрә кызының ачылып сөйләшүен дәвам итүен теләгәндәй, ара-тирә сораулар да биреп куя.
– Кызым, андый балаларның тәртибен әнисенең күз яшьләре үзгәртә аламы соң?
– Әгәр яшүсмер әнисен яратса, аларга үпкәсе булмаса, бәлки үзгәрә дә алыр. Әмма аңа барыбер булса, әнисен яратмаса, йә әти-әнисе эчкече булса, үзләре дә дөрес яшәмәсәләр, андый әни кеше еласа да, еламаса да, минемчә, баласы битараф калачак, үзгәрмәячәк. Әнисе белән берәр нәрсә килеп чыкса, яисә үзе туры юлга басып, карашын үзгәртсә генә уйланып, башкача булырга мөмкин. Сукыр күздән түгелгән яшьләр белән генә баланың тәртибен икенчеләндереп булмый дип уйлыйм мин. Әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш укыган китапларда да бу хакта мисаллар җитәрлек.
Зөһрә үзенең әнисе белән болай гәп корганын хәтерләми. Хәер, әтисе дә, әнисе дә эштән кайтып кермәделәр диярлек. Алар буыны күбрәк ата-аналарының үз-үзләрен тотышларын күреп, алар үрнәгендә тәрбияләнделәр. Аннары иң төп тәрбияне җәмгыятьнең үзеннән, милли традициялардән, халыкның гореф-гадәтләреннән алдылар, китаплар аша да җанга күчте. Хәзер генә ул китап укучылар азайды. «Китап – белем чишмәсе» дигән шигарьләрне дә кабатлап торучылар кимегәннән кими. Яше тулган баланың кулында да телефон, смартфон, гаджет. Бераз үсә төштеләрме ноутбук, компьютрга багыналар. Ә анда төрле-төрле төркемнәр, көнбатыштан килгән чит ил уеннары, чит ил фильмнары. Алар балага нәрсә бирә?! Нинди адымнарга этәрә?! Менә шундый кискен үзгәрешләр йогынтысының нәтиҗәсе булып, тәрбиясезлек чәчәк ата.
Зөһрә кайтып-кайтып бу хакта уйлана. Китап тәрбиясен җанына сеңдереп үскән буын вәкиле буларак, аның бүгенге яшьләрнең китаптан ни өчен читләшүләрен беләсе килә. Ул, үрелеп, китап киштәсеннән яраткан язучысы Нәби Дәүлинең китабын алды. «Кар нинди җылы...» дигән хикәясен ничәмә кат укыгандыр. Еллар үтсә дә, эче пошкан саен ул кабаттан шул хикәяне укый. Җаны тынгызсызланса, уй басса, шуны укып тынычлык таба. Хикәя герое – мәктәп баласы Илгиз язмышы аны шактый тетрәндерде. Нәби Дәүли әлеге хикәясендә бала кайгысын шундый итеп сурәтли ки. Әтисе сугышта үлеп калган Гарифның әнисе улының дусты Илгизнең әтисе белән очраклы рәвештә таныша. Күңелендә өмет уяна. Улын әтиле итү теләге белән, ана кеше Илгизнең әтисе белән дуслаша. Ә бер көнне улы белән Илгиз әзер табынга кайтып кергәннән соң, бала авызыннан чыккан «кайгыбыз бар, әти китә» дигән сүзләрне ишетү, әни кешене сискәндереп җибәрә. Ул башка берәүнең бәхетсезлегендә бәхет корып булмаганын аңлый.
«Инде төн иде. Тышта йомшак кына кар ява. Тынып калган урам буйлап ике кеше атлый. Берсе дәү, берсе нәни генә. Илгиз белән аның әтисе үз өйләренә кайтып баралар.
Илгиз әтисе янында туп кебек тәгәри. Бер алдына йөгереп чыга, бер юри артта кала да йөгереп җитеп әтисенең чабуына ябыша, шаркылдап көлә-көлә учларына ап-ак карны ала.
– Әти, кар нинди җылы дип сөйләнә. Юк кар салкын иде. Ләкин баланың кечкенә генә йөрәгендә зур шатлык җылысы бар иде бу кышкы кичтә.»
Зөһрә кызына да әлеге хикәяне кат-кат укыды. Диләрәне кеше күңелен аңларга, миһербанлы, мәрхәмәтле булып үсәргә өндәү өчен менә дигән әсәр ул. Әйе, хәзер дөнья бик нык үзгәрде. Дөньясы гына түгел, кешеләрнең яшәү рәвеше дә үзгә. Бу инде илдәге вәзгыять белән дә бәйле. Байлар һәм ярлылар катламы барлыкка килде. Ата улны, ана кызны белми башлады. Кешеләр матди якны гына кайгыртып, тәрбия төшенчәсен дә арткы планга куя башладылар. Гаиләләрнең таркалулары, ялгыз әниләрнең, ятим балаларның артуы гадәти хәлгә әйләнде кебек. Битарафлык чәчәк ата. Балаларүсеп, балигълык яшенә җиткән чорда аларның киләчәкләре өчен борчылудан йөрәк хәвефләнеп тибә. Нәкъ менә шуны күздә тотып, Зөһрә кызының китапка булган мәхәббәтен саклап калырга тырышты. Әледән-әле китаплар сатып алып кайтты. Китап киштәсендәге басмалар арткан саен, кызының игътибарын аларга юнәлтергә теләп, кичләрен чиратлап, нинди дә булса әсәрне уку, фикер алышуларны гадәткә әйләндерде. Кызының дөньяга, тирә-юньдәгеләргә карашы үзгәрүен күреп сөенде. Тик күпчелек яшьләрнең башкача яшәвен күреп, җаны тынгысызланды. Җәмгыятьтә акча хакимлек итә. Бу бик нык сизелә. Шуңа күрә кеше китап укымый. Аны рухи кыйммәтләр кызыксындырмый. Җан асрарга кирәк. Зөһрә кулындагы китапны ачып караганнан соң, киредән китап киштәсенә алып куйды. Ни өчен? Нигә? Нилектән?.. Бәлки кызы аны борчыган сорауларга җавап бирер.
– Диләрә, ни өчен хәзер яшьләр китап укымый? Ялкаулыкмы, әллә аларга кызык түгелме?
– Минемчә, күбесе ялкаулана. Күбесе: «Минем үземнең төркемем бар, мин текә, телим тартам, телим эчәм, мин инде зур, китап укып утырырга бала түгел» – дип, китап укучыларга көлеп карыйлар. «Кемнәр китап укып утыра, алар, имеш, күп белүчән. Ә барыбер безнең кебек тормышны белмиләр, без инде зурлар!» – дип уйлыйлар.
Минем үземә калса, китап укыган кеше белән аралашу да кызык. Алар белән сөйләшергә була. Әгәр бала үзен кызыксындырырлык итеп язылган китап тапса, ул аны укыячак. Аңа кызык түгел икән, ул аны укымый. Менә мин детектив, фантастик әдәбиятны укырга яратам. Минемчә, китап укырга кирәк. Китап укыган кешенең акылы һәм сүз байлыгы үсә дип уйлыйм. Китап укымаган кеше белән сөйләшергә сүз табып булмый. Кызык түгел.
– Ә иптәшләрең арасында китап укучылар бармы соң?!
– Безнең мәктәптә бер кыз бар. Параллель сыйныфта белем ала. Без аның белән сөйләшеп йөрибез. Быел ул шундый күп укый башлады. Мин гомумән шок хәлендә калдым. Узган елгыга караганда бик нык үзгәрде. Аның янына килсәң, ул шундый сораулар бирә. «Син шундый китапны укыдыңмы әле?» – ди. Юк, дисәң: «Сезнең белән сөйләшеп булмый икән!» – дип борылып китә. Аның белән аралашасы килгән кызлар, малайлар да китап белән кызыксынып, укып чыгарга тырышалар. Чөнки аның белән сөйләшү кызык. Ул үзе дә яхшы әңгәмәдәш. Минем дә аннан калышасым килми.
* * *
Яман чир тиз йога, яман гадәт тиз керә. Яшәгән саен, тормыш күзгә күренеп үзгәрә. Егерме беренче гасыр балалары алдагы буын кешеләреннән күпкә аерылып тора. Элек акыллы, зиһенле баланы күреп сокланган өлкәннәр: «Унны бетереп тугандыр бу!» – дисәләр, хәзер башкача сүз йөртәләр. «Университет бетереп туган балалар»ны күреп, тел шартлаталар. Телефон, интернет белән аерылгысызга әйләнгән оныкларга карап шатланыргамы, куркыргамы, борчылыргамы, белмәссең. Элек: «Балам кайда, ни эшләп йөри икән?» – дип борчылган ата-аналар, минут саен шалтыратып, балаларының кайда йөрүләрен белешеп торалар. Бер караганда, бик уңайлы. Видеошалтырату аша кайда икәнлеген дә күреп була. Икенче караганда, балаларның кулыннан телефон төшми башлагач, эчләренә курку да керә. Зөһрә дә кызының телефон, интернет колына әверелеп барганын күрә. «Бар кешенең дә баласы шундый», – дип үзен тынычландырырга теләсә дә, еш кына заман чиренә бирешеп, үзенең сүзләрен колак яныннан үткәреп җибәрүенә аптырый. Җаны тынгысызланган ана кызының күңел кылларын да тарткалап карый.
– Кызым, Диләрә, әйт әле, интернет синең тормышта нинди урында тора?!
– Мөгаен, өченче урында торадыр. Минем өчен беренче урында сез – әти-әни, туганнар, икенче урында уку һәм дуслар.
– Ә интернетсыз яшәүне күз алдына китерә аласыңмы?
– Юк! Ватсап, видеошалтырату аша аралашканда, яңалыкларны белергә теләгәндә, мәктәптә ни дә булса аңлап бетермәгәндә интернеттан җаваплар эзлим. Үзеңә нинди дә булса файда алу өчен интернет кирәк дип уйлыйм.
Кызының җавапларыннан канәгать калса да, әни кешенең күңелендә башкалар белән аралашканда ишеткәннәрдән туган курку яши. Ул бераз уйланып торганнан соң, кызының күзләренә тутырып карады да, янәдән үзен шикләндергән соравын бирде.
– Ә уеннар, яисә нинди дә булса төркемнәргә керүгә ничек карыйсың? Сиңа иптәшләрең сөйләп кызыктырсалар, син ни эшләр идең?! Әле беркөнне эштә сөйләделәр. Интернетта әллә нинди төркемнәр бар икән. Хәтта балаларны үз-үзенә кул салырга этәрүчеләре дә. Күпме яшүсмер харап булган. Безнең шәһәрдәшләрне дә читләп үтмәгән. Өй түбәсенә менеп сикергән кыз баланы яңалыклардан да күрсәттеләр. Аллаһ сакласын! Мин синең киләчәгең өчен куркам, балакаем!
– Юк инде, әни, борчылма! Андый төркемгә кергән кешеләр белән начарлыклар булганын белсәм, мин аны ачмыйм. Әгәр дә ул төркемгә кергән кешеләр белән берни дә булмаганын белсәм, кереп карарга була дип уйлыйм. Шулай да төрле-төрле төркемнәргә кермәгәнең яхшырак. Куркынычсызрак.
Зөһрә ниһаять тынычланып калды. Тик алай гына бала өчен, аның киләчәге өчен курку тойгысыннан бөтенәй арынып бетеп булмаганны да белә. Тик торган агачка килеп бәйләнмиләр, дигән мәкаль дә искергән заманда яшибез. Урамдагы багананы да бәреп аударып китәләр. Борылыш саен хәвеф-хәтәр көтәдер сыман. Ничек барысын да аңлатырга?! Эчкерсез сөйләшүләрнең нәтиҗәсе булса гына инде.
– Кызым, Аллаһ сакласын, әгәр начар кешеләр очраса юлыгызда, андый очракларда ни эшләргә? Ничек сакланырга?
– Алар белән аралашмаска, «Пожар!» – дип кычкырырга. «Ярдәм итегез!» – дип кычкырганда, шаярту дип уйларга мөмкиннәр. «Пожар» – дип кычкырсаң, кешеләр ярдәмгә ашыгачак. ОБЖ дәресендә дә безгә шулай дип өйрәттеләр. Шулай итеп башкаларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Караклар әйберне генә алып китә, пожар бөтен нәрсәне юк итә. Шуңа күрә ул сүзне кеше дә тизрәк ишетә, – диде безгә укытучы апабыз.
Гаиләдә алган тәрбиягә төпле белемле укытучылар биргән дәресләрдә сеңдергәннәр дә өстәлгәч, Аллаһ теләсә, барысы да яхшы булыр. Кызымның киләчәге якты булсын. Тормыш сукмакларыннан армый атласын. Ә без кулыбыздан килгәнчә булышырбыз, – дип, Зөһрә кызының иңнәреннән кочып алды. Әниле-кызлы байтак бер-берсенә сыенып утырдылар. Диләрә әнисенең җан җылысыннан изрәп, рәхәтлектән оеп китә язды. Әнисенең: «Кызым, сиңа тормышта иң мөһиме нәрсә?!» – дигән соравын ишеткәч тә, Диләрә әнисен кочаклап алды да: «Иң мөһиме, сезнең һәрвакыт исән-сау булуыгыз, туганнарым һәм киләчәгем!» – дип өздереп җавап бирде.
Әйе! Алда яшәләсе гомер, ак өметләр тулы үтәсе еллар, юллар, яуланасы биек үрләр көтә кызны. Дөньялар гына имин булсын!
* * *
– Диләрә, синең кумирың бармы?
– Әйе, Мәрьям! Минем бик тә Милли Бобби Браунга ошыйсым килә.
Мәрьям коңгырт-кара күзләрен зур итеп ачып, гаҗәпсенеп Диләрәгә күтәрелеп карады. Аның карашында кызыксыну катыш соклану да чагылды.
– Кем соң ул?! Беренче мәртәбә ишетәм.
– Мин беркөнне «телик»тан «Очень странные дела» дигән фәнни-фантастик драматик сериал карадым. Миңа Милли Браунның уйнавы шундый ошады. Шуннан соң интернет битләреннән ул актрисаны эзләп таптым. Аның контакт битенә язылдым. Һәм һәрвакыт аны күзәтеп барам. Вакытың булса, сиңа да карарга тәкъдим итәм. Үкенмәячәксең.
– Ә кайда яши соң ул?!
– Ул Испанияда, Келли и Роберт Брауннарның дүрт балалы гаиләсендә өченче булып туган, Бөекбританияда үскән. Әтисе дә, әнисе дә инглизлар. Дүрт яшендә Милли бөтен гаиләсе белән Бөекбританияга күчә, дүрт елдан соң Американың Орландо (Флорида штаты) шәһәренә күченәләр. Бездән дүрт яшькә генә олы.
Ул үзе чибәр, үзе гади, үзе бөтен дөньяга танылырга өлгергән. Миллинең тумыштан бер колагы ишетми. Шулай булса да, унөч яшендә үк бөтен дөньяга танылган кыз бик күп акча эшли. Бик күп фондларга ярдәм итә. Балалар йортларына, этләргә булыша. Миңа бу бик ошый. Ул, мөгаен, үзе турында түгел, ә башкалар турында уйлый торган беренче актрисадыр. Мин дә аның кебек булыр идем. Кешеләргә булышасым килә.
Диләрә үзен бөтенләй башка дөньяда дип хис итә сыман. Зәп-зәңгәр күзләреннән очкыннар сибелә. Очып китәргә җыенган кош сыман талпынып-талпынып ала. Өстенә кигән нәфис ефәк күлмәгенең кабарынкы җиңнәре дә кош канатыдай күтәрелеп куя. Ул дусты белән хыялларын бүлешүне дәвам итеп:
– Беләсеңме, Мәрьям?! Минем үскәч Италияда яшисем килә. Бөтен туганнарым белән күчеп китәр идем. Әйбәт итеп укып бетереп, шушы хыялларны тормышка ашырыр өчен күп итеп акча алырдай эшкә керәсем килә. Аңлыйм, аның өчен әйбәт укырга, телләрне белергә, тырышып эшләп матди якны яхшыртырга кирәк. Һәм куйган максатларга ирешү өчен үҗәт тә булырга кирәк дип уйлыйм.
– Ә мин беркая да китмәс идем. Мин үзем яшәгән шәһәрне бик яратам. Миңа монда да бик ошый. Теләгән кеше безнең илдә дә барлык хыялларын тормышка ашыра ала.
– Мәрьям, син шулай дисең дә, ә нигә соң бик күпләр чит илгә китә? Минем әнинең дә танышының кызы Германияда яши. Ул Казан университетына укырга кергән иде. Телләр өйрәнергә дип китеп, бер гаиләдә яшәде. Аннары шунда кияүгә чыгып, бөтенләйгә калды. Андагы тормышны мактап бетерә алмыйлар, – ди әнием. Әти-әнисе дә берничә мәртәбә кунакка барып кайтканнар. Үз күзләре белән күргәнне шаклар катып сөйлиләр ди.
– Кит инде, чит илдә, әти-әнисез, дусларсыз яшәү ничек рәхәт булсын. Бердән, анда башка кешеләр, бөтенләй башка гореф-гадәтләр өстенлек итә дип уйлыйм. Икенчедән, үз илеңдә үз телеңдә сөйләшеп яшәүгә җитми инде. Рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләшәбез бит әле. Кайсы ягыбыз белән ул кыздан ким инде без?! Ә чит телләрне өйрәнәсе килсә, монда да бөтен мөмкинлекләр бар. Ниндидер ил тормышын күрәсе, танышасы килә икән, турист булып барырга була.
– Беләсеңме, анда яшәү шартлары да бездәгедән бик нык аерылып тора ди. Урамнарында бер чүп әсәре дә юк. Кешеләр бик нык тәрбияле, пөхтәлекне, төгәллекне яраталар ди. Хәтта фәкыйрь тормышта яшәгәннәргә дә дәүләт тарафыннан яхшы ярдәм күрсәтелә икән. Алар алган пособие белән дә әйбәт кенә яши алалар ди.
– Соң, безнең Чаллы начармыни?! Ә башкалабыз Казан?! Анда баргач, үзең дә сокланып кайткан идең бит. Әйдә шунда укырга барабыз мәктәпне тәмамлагач дип, мине дә ымсындырдың. Оныттыңмыни?!
Мәрьям дустының күзләренә тутырып карады. Аның карашында гаҗәпсенү, ризасызлык, якын дустын таный алмаганлыкка гаҗизләнү ярылып ята иде. Ул кинәт кенә дусты белән икесе арасында ниндидер упкын барлыкка килә башлаганны тоеп, әллә куркудан, әллә дустын бөтенләйгә югалтудан куркып, Диләрәне кочаклап алды.
Әллә Диләрәгә дә акча чире йокканмы?! Кинәт кенә кеше шулай үзгәрми ич. Ничек инде үзеңнең туган, үскән, яшәгән җиреңне күрмәгән, белмәгән ят җирләргә алыштырып була?! Юк, мондый уйны уйлау да куркыта Мәрьямне. Йә, ярый, интернет аша кызыктырсыннар да ди фильмнар. Үз илеңдә яшәмәгәч, үз телеңдә аралашмагач, ул байлыкның ник кирәге бар?
Мәрьямнең әтисе дә хәлле, акчаны да күп эшли. Тик шулай да беркайчан да чит илләргә кызыкмады. Шәһәрдә яшәсә дә туган авылына ярдәм итә. Әле быел гына туган авылында мәчет салдырды. Һәм аңа бабасының исемен куштылар. «Мәсәлим» мәчете ерактан ук кояш нурында көмеш аен ялтыратып, авылдашларны үзенә чакырып тора. Азан тавышы ишетелгәндә, җан рәхәтләнә. Игелек эшләү өчен чит җирләргә китү кирәк түгел. Үзеңнең туган җиреңә, үзеңнең милләтеңә яхшылык эшлә!
– Диләрә! Синең бу хыялларыңны монда да тормышка ашырырга була. Теләк бар нәрсәне дә җиңә. Ник аның өчен Италияга китәргә?! Бөтен кешегә дә Милли Браун кебек булырга димәгән бит. Әнә, безнең дә әллә нинди танылган кешеләребез бар. Җырчы Салават Фәтхетдиновны гына ал. Гади авыл малае. Туксанынчы елларда җырлый башлаган. Ә хәзер нинди билгеле халык җырчысы. Һәм бик күп игелекле гамәлләр башкара. Башкаларга булыша.
Ә Элвин Грей! Әниең аның концертына билет алдым дип шалтыраткач, бөтен сыйныф алдында «Ур-р-р-а!!!» кычкырганыңны оныттыңмени?! Гел шуның «Уфтанма» җырын тыңлап, аның турындагы уйларың белән бүлешкәнең исеңдәдер бит.
– Хәтерлим. Үлеп гашыйк булган идем. Сәхнәгә менеп, чәчәк бүләк иткәч, ул миңа үзенең фотосы булган календарь биргән иде. Әле һаман да минем бүлмә диварында эленеп тора.
– Ә әниең, мин сезгә кунакка килгәч, әбиеңнең авылдашы турында шундый җылы итеп сөйләгән иде. Чаллыда күпме кешене эшле иткән. Авылы яшәсен өчен күпме ярдәм итә. Авылдашларының хөрмәтен яулап, гаиләсен дә, якыннарын да сөендереп яши.
Чит җирдә без кемгә кирәк?! Үз илебездә, үз җиребездә куанып яшәргә язсын. Миңа калса, Зөһрә апа да, Рафил абый да сине монда бәхетле итеп күрергә телиләр. Алар беркайчан да читкә китмәячәкләр. Мин дә синең ул уйларыңнан арынуыңны телим, дустым! Тагын бер кат ныгытып уйла әле! Тиздән, бик тиздән мәктәп белән хушлашып, үз юлыбызны сайлыйсыбыз бар. Күктә очкан кошка кызыгып, кулыбыздагы бәхетне очырмыйк! Зөһрә апа белән дә киңәш. Синең әниең бик акыллы һәм сине һәрвакыт аңлый.
Ачыктан-ачык сөйләшү Диләрәгә нык тәээсир итте. Ул дустының сүзләре хакында кат-кат уйланды. Чынлап та, уйлап карасаң, бөтен кеше дә Милли Браун була алмый бит. Әнә урам тулы күз явын алырлык гөл түтәлләре. Төрле-төрле төстәге чәчәкләргә карап, Диләрә үзенең бар яшәгән гомерен күз алдыннан үткәрә-үткәрә, өенә кайтып бара. Күр инде! Үзе дә сизми акча турында хыяллана, акча ярдәмендә ниндидер үрләр яуларга җыена түгелме соң ул?! Кайчан үзгәрә башлады соң әле аның уйлары. Зәңгәр экран аша күргән тормыш шулай кызыктырдымы? Әллә әкияттәге җен-пәриләр чынбарлыкка күчеп саташтырдымы?! Ни өчен әле ул үзенең туган шәһәрен, якын дусларын, әти-әнисе, мәктәп биргән тәрбияне чит мохитта яшәгәннәрнең тормышы белән чагыштыра. Аңа монда начармыни?! Уй-хыялларын тормышка ашырырдай бөтен мөмкинлекләр дә бар ич. Бары тик куйган максатларга ирешерер өчен тырышып белем алырга, үз юлыңны сайлый белергә генә кирәк. Бармаклар да тигез түгел. Тауга карап, тау булып булмый. Эх, Диләрә! Ни булды сиңа?! Кайчан үзгәрдең син?!
Кыз оятыннан җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Бигрәк тә аңа Мәрьям алдында уңайсыз иде. Балачактан бергә серләрен уртаклашып үскән дусты аңа шундый итеп карады! Ниндидер ятсыну тулы карашны тоеп, гаҗизләнүдән, дустын югалту ихтималыннан куркудан, Диләрәнең йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Кыз байтак вакыт тынычлана алмады. Мәрьям белән саубуллашканнан соң да озак, бик озак йөрде ул урамда. Ә Чаллы урамнары шундый киң, шундый якты, шау чәчәккә, яшеллеккә төренгән. Чәчәкләрнең хуш исләрен алып килгән май аеның талгын җиле иңнәренә кагылуын тойган кыз, күңеле тулып, өй янындагы утыргычка барып утырды. Җил һаман кызны иркәли, башыннан сыйпый, озын толымнарын сүтеп уйный. Җылы кулы белән беләкләренә, муенына сарыла. Диләрәнең күңел касәсе тулып ташыды. Чык тамчысыдай саф һәм самими яшьләре алсу яңагы буйлап аска тәгәри башлагач кына, кыз үзенең асылына әйләнеп кайткандай булды. Өенә кергәндә, ул тынычланган иде инде.
Өйдә Диләрәне әнисе елмаеп каршы алды. Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында. Кыз әнисен кочаклап, битләреннән үбеп алды. Әйтерсең лә ул үзе дә назлы җилгә әйләнгән. Аның назлыйсы, назланасы килде. Әнисе дә кызындагы үзгәрешне сизеп алып, аны кочагына сыендырды. Диләрә әнисенең кочагында ана куенының җәйге җилдән дә, кояш яктысыннан да, туннан да җылырак икәненә янә бер кат инанды. Аңа рәхәт, бик тә рәхәт иде бу мизгелләрдә.
* * *
Үз-үзен җиңгән кыз, икенче көнне дусты белән күрешкәндә, бөтенләе белән элеккеге Диләрәгә әйләнгән иде. Мәрьям дә дустының җанындагы, үз-үзен тотышындагы үзгәрешне шунда ук сизеп алды. Кызлар шатланышып, хыял канатларына тотынып, шәһәр урамыннан атлыйлар. Тиздән мәктәптә чыгарылыш кичәсе. Тугыз ел укыган белем йорты белән саубуллашу мизгелләре якынлаша. Дулкынландыргыч мизгелләр. Әзерме соң алар зур тормышка аяк басарга?! Алда ни көтә аларны? Менә шул сораулар борчый чыгарылыш сыйныфында укыган кызларны, егетләрне.
Диләрә инде күп нәрсәләрне төшенде. Мәктәп еллары, яшьтәшләр, дус-ишләр, туганнар белән аралашу, башкаларның язмышлары хакында фикер алышу кызның дөньяга карашын үзгәртте. Дусның акчадан кыйммәт икәнен үзләштерде. Бигрәк тә аны Камиләнең классташы Гөлгенәнең язмышы тетрәндерде. Ундүрт яшендә әнисез калып, энесенә, ике сеңлесенә, үги әтисенә таяныч булып калган кызның батырлыгына сокланды. Яшәүнең мизгел генә икәнен аңлады. Дөньяда яшәгәндә якыннарны кадерләргә, һәр мизгелне кабатланмас итеп, үкенмәслек итеп яшәргә, һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы булырга тормыш үзе өйрәтә. Тормыш – ормыш дигән сүзләр дә хак. Гомер тауга таба атлап барганда, күп сынаулар да, каршылыклар да булыр. Гаиләдә, мәктәптә алган тәрбия, ата-бабалардан мирас булып калган гореф-гадәтләр, якыннарның, дусларның теләктәшлеге, үз милләтеңә, үз халкыңа, үз илеңә кирәклегеңне тою, яшәү көче өстәячәгенә ышана Диләрә. Шул ышаныч аны алга әйди. Ә алда кызны катлаулы һәм серле, могҗизалар, югалту-табышлар, сагышлар һәм алкышлар тулы озын гомер юлы көтә. Хыял канатлары гына талмасын!
Уйлар диңгезендә йөзгән кыз, ничек вакыт үткәрергә белми, кулына китап алды. Тик үз бүлмәсенә кергән чакта, ишек кыңгыравы чыңы аны кире борды. – Бәй, әле әниләр эштән кайтырга иртәрәк, кем булыр бу? Шундый уйлар белән ишекне ачып җибәрсә, кулына янып торган розалар тоткан, Ринат басып тора.
– Ринат?!! Син?!.
Егет кызның күкләр зәңгәрлеген сеңдергән күзләренә төбәлеп, шулкадәр җылы, назлы, тансык тавыш белән, тәкъдимен кире какмаслык итеп, җавап кайтарды:
– Диләрә, сәлам! Бу чәчәкләр сиңа. Мин сине кинога чакырам. Ике билет алдым. Киттекме?!.
2021 ел. Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев