Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Каеннар шаулый

Озакламый, урта мәктәпне тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралдык та куйдык. Бездән соң мәктәп янында каен агачла­ры гына утырып калды.

Менә тагын без көткән яз килде. Күк күкрәгән тавышлар чыгарып, елгада боз кузгалды. Өй кыекларына, колга башла­рына куелган сыерчык ояларында кошларның дәртләнеп-дәртләнеп сайраулары ишетелә башлады. Бик сагынганнар сыерчыклар туган якларны! Без дә бик сагындык шул алар-ны. Әнә кошлар кайтуга күпме оялар ясап, мәктәп янындагы зур имәнгә элеп куйдык. Тик әле аларын сыерчыклар күрмәде, ахры. Ләкин борчылуыбыз озакка бармады. Озын тәнәфес вакытында бер малай сөрән салды:

— Безнең ояларга да сыерчыклар килде! Барыбыз да сыерчыкларны күрергә чыгып чаптык.

— Әнә карагыз, иң башлап мин ясаган ояга кунды! — дип кычкырды Ринат, шатлыгыннан нишләргә белмичә.

— Минекенә кара син, минекенә! — дип бүлдерде аны Ха­лидә.

Ләкин шулчак кемдер сыерчыклар өстенә йомарланган кар ыргыта башлады. Их, әнә сыерчыклар очып киттеләр инде! Без, нәрсә әйтергә белмичә, кар атучыга борылып карадык. Җәмил икән, безнең класс малае.

— Нишлисең?! — дип, бөтенебез бертавыштан кычкырып җибәрдек.

— Сезнекенә куналар, минекенә юк,— диде ул, үпкәләгән тавыш белән.

— Синекенә дә кунар. Нигә ашыгасың? Бүген булмаса, иртәгә килер.

— Юньле-башлы итеп ясарга кирәк иде аны.

— Ояңны ялкауланып кына ясавыңны сыерчыклар да сизгәннәр әнә.

Ә берничә атнадан безнең класста шундый сөйләшү бу­лып алды. Дәресләр бетеп, класс җитәкчебез Наҗия апа ки­леп кергәч булды ул сөйләшү.

— Укулар ничек бара? — диде укытучыбыз.

— Ярыйсы! — дигән булдык беа

— Тиз дә уза инде гомерләр,— диде Наҗия апа, көрсе­неп,— озакламый сезнең белән дә аерылабыз. Киләсе көздән күрше мәктәпкә йөри башларсыз.

Бер мәлгә тынып калдык. Тынлыкны Зәбирә бүлде

— Әйдәгез, җыелышып мәктәп янына агач утыртып кал­дырабыз. Истәлек итеп.

— Әйе шул. Дөрес әйтәсең! — дип кычкырдык без, төрле­без төрле яктан.

Шау-гөр килеп, мәктәп бакчасына чыктык. Мәктәп кар­шындагы койма буена каен үсентеләре утырттык. Эшләр төгәлләнгәч, кемдер:

— Ә Җәмил кая соң? — дип куйды. Карашларыбыз Наҗия апага төбәлде. «Ул кайсыбызны да

булса Җәмилне дәшеп килергә җибәрәчәк, безнең алда ачу­ланачак... » дип уйладык.

Тик укытучыбыз алай итмәде. Бары:

— Ул ялгызы килеп утыртачак,— диде.

Әмма Җәмил агач утыртырга өлгермәде, имтиханнар баш­ланды, яз үтеп тә китте...

Без, сигезенчене тәмамлагач, күрше авыл мәктәбенә йөри башладык. Ә Җәмил шәһәргә, абыйсы янына эшкә китте. Хак булса, ул да анда укуын кичке мәктәптә дәвам итә, диләр.

Озакламый, урта мәктәпне тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралдык та куйдык. Бездән соң мәктәп янында каен агачла­ры гына утырып калды.

Туган якларга кайткан саен, аяклар никтер үзләреннән-үзләре мәктәп ягына, үзебез утырткан агачлар янына алып китә.

Бүген мин дә монда килдем. Үзебез укыган мәктәпне, ка­еннарны сагынып килдем, һәм аптырап калдым. Безнең ка­еннар янына тагын бер каен агачы утыртылган. Янымнан үтеп баручы бер кызны туктатып:

— Сеңелем, син белмисеңме, бу агачны кем утыртты икән? — дип сорадым. Кызчык бераз гына сүзсез торды да сузып кына:

— Беләм,— дип куйды.— Узган яз түбән оч Гаптерәүфләрнең шәһәрдән кайткан абыйлары килеп утыртты аны. Иске сыерчык ояларын да чистартып төште әле. Җәмил исемле абый ул.

Үзебез утырткан каеннар арасында йөрим. Алар инде зур булып үскәннәр. Әйтерсең лә без, сигезенчеләр, Наҗия апа кергәнне көтеп, класста пышылдашып утырабыа..

Ә бу агач башкалардан аерылып тора. Кечкенә дә, зәгыйфь тә әле ул.

Койма буендагы мичкәдән алып, кәрлә каен төбенә су сал­дым. Туфрагы шактый коргаксыган икән, бер чиләк су күз ачып йомганчы сеңеп тә бетте. Чиләкне тагын мичкәгә ба­тырдым. Суны күбрәк сипкән саен, каен тураебрак баса, янәшәдәге иптәшләре кебек булырга тырыша сыман иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев