Качкыннар
«Кара син аларны, хәйләкәрләрне!» дигән уе директорның ирен читенә елмаю булып җәелде.
– Әйдә, тизрәк, син генә калмассың бит инде?!
– Сиңа да эләгә, безгә дә эләгә аннары!
Мәликә берничә секунд кына тәрәзә янында тоткарланган иде, тышкы якка чыгып өлгергән сыйныфташлары сабырсызлана башлады. Озаклап уйлап торып булмый шул: теләсә кайсы моментта укытучы килеп керергә мөмкин. Качарга тек качарга! Үз гомерендә бер булса да бөтенесе шулай эшләгән! Әтисе белән әнисе дә әле бер көнне генә, көлешә-көлешә, дәрестән качуларын сөйләп утырган иделәр. Хе! Алар сыйныф старостасы булмаган ла...
Шулай да икеләнеп торып булмый иде, Мәликә «была, не была!» диде дә, тәрәзә төбеннән җайлы гына тышкы якка шуып төште. Октябрьнең көннәре җылы тора, чебен-черкидән саклый торган челтәрне җайлап куйгач, мәктәп капкасыннан чыгып китү әллә ни кыен булмады. Инглиз теле төркемендә сигезәү генә алар.
– Нәрсә, кайтасызмы әллә? Даму-у-уй? – дип озатып калды аларны мәктәп ишегалдында коелган яфракларны җыеп йөргән каравылчы бабай.
– Әйе, сау булыгыз! – дип дәррәү җаваплады аны төркемдәшләр һәм тизрәк ул тирәдән китү ягын карады.
– Даму-у-уй! – дип пырхылдап куйды Әнәс, аз гына ераклашу белән.
– Әйдәгез, өйгә кайтмыйк әле. Нәрсә бар соң анда?
– Ну да! Әйдәгез, әнә теге эскәмиягә. – Руслан яңа телефоны белән мактанып туймаган иде әле. Тәнәфесләрдә сыйныфташлары аның янында баллы икмәкне сырып алган чебеннәр кебек әйләнгәләп йөрсәләр дә, әле күреп бетермәгән, күрсәтеп бетермәгән нәрсәләрнең очы-кырые юк иде! Айфон диләр шул аны!
Беразга гына гаджет белән мавыгып алган Мәликәнең эчен нидер тырный иде.
– Яхшы түгел инде, барыбер әллә ничек... – дип куйды ул, буш кабинетка килеп кергән Гөлинә Ирековнаны күз алдына китереп. Болан баласыныкыдай озын керфекләрен челт-челт йомып, аптырап тора микән хәзер?
– Вакытында керсен иде, ун минут көттек! – Солтан коры гына, башын да күтәрмичә сүзен кыстырып куясы итте. Бөтен игътибары Русланның телефонында иде үзенең.
– Берәр эше килеп чыккандыр, – диде кызларның берсе укытучыны яклап.
– Аның эше – безне укыту! – Руслан «акыллыланып» алды.
– Фи! – Мәликә борын җыерып куйды. Кем-кем, син сөйләнмә инде, янәсе. Аларга каршы торган Әнәс, нидер әйтмәкче булган иде дә, куркынып тынып калды.
– Атас! Беттек, – дип пышылдады иреннәре. Икенче секундта инде авызыннан мең кат кабатланган сүзләр тәгәрәде:
– Исәнмесез, Фирая Вәгыйзовна!
– Исәнме, Мотыйгуллин. Исәнләшкән идек түгелме соң инде? Саубулыгыз, – дип ашыга-ашыга узып китте директор. Ул һәрвакыт шулай каядыр ашыга инде. Һавада аның узып барышлый әйткән «соңгы дәрес бетте дәмени инде?» дигән соравы һәм төркемдәгеләрнең «...лыгыз, – ...месез..» кебек буталчык сүзләре эленеп калды.
Озын-озак бер минут буе күз карашлары белән генә директорны капкадан озатып калган өнсез төркем нишләргә икәнлеген бик яхшы белә иде инде. Мәктәпкә керү белән, әле ярты дәрес тә узмаганын аңлап алачак Фирая Вәгыйзовнаның нәрсә эшләячәген дә дөрес чамалады алар.
...Кабинет ишеген, гомер булмаганча, шакымый да килеп кергән директорны күрү белән дәррәү сикереп торды бишенчеләр. Сискәнүдән Гөлинә Ирековнаның хәтта кулындагы дәреслеге дә төшеп китте.
– Бар да тәртиптәме? Укыйсызмы? – диде ашыгып килеп кергән директор, аптыравын яшерергә тырышып.
– Ее-е-ес, – дип суздылар төркем белән.
– Ярар, комачауламыйм алайса, соңрак сөйләшербез, – дип ишеккә таба борылды Фирая Вәгыйзовна. Күз кырые белән генә Әнәснең дәреслеге баш-аркан торганын күреп алса да, әле яңа гына мәктәпкә килгән яшь укытучыны да, укытучыларын кыен хәлгә куймаска маташкан шук бишенчеләрне дә бер юлга гафу итәргә булды ул. Ләкин күз уңында тотарга кирәк боларны, дип уйлады. Бәладән – баш-аяк.
«Кара син аларны, хәйләкәрләрне!» дигән уе исә ирен читенә елмаю булып җәелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев