Кабатлану (хикәя)
Кем ничектер, мин балаларны сөендерергә яратам.
Кем ничектер, мин балаларны сөендерергә яратам. Кечтеки генә бүләк алам. Аларның куанычы үземә дә күчкәндәй була, кәефем күтәрелә, эшкә дәрт, илһамым арта.
Башкаларның да йөзен яктыртырлык итеп, эче-тышы белән балкып бары тик сабыйлар гына шатлана аладыр, мөгаен.
Кызым Миләүшә алма ярата. Шуңа күрә мин эштән кайтканда алма алырга онытмыйм. Онытылыр чамасы да юк. Чат саен диярлек саталар аны хәзер. Кайсы сортын телисең — рәхим ит. Кичә яшелчә кибете янында алсу битле әнисләр үлчәгәннәр иде, бүген әнә тыгыз тәнле алтынсу антоновкалар алып чыкканнар. Сатучы апа да танып бетерде үземне. Килүемне күрүгә алмаларның иң матурларын сайлый башлый. Бүген дә шулай булды.
Бүген дә өйгә кайтып керүгә күбәләк бантиклы кызым очып килеп муеныма сарылды:
— Әтием кайтты, миңа алма алып кайтты!
Аннары кочагымнан шуып төште дә кухняда югалып торды. Бераздан, ике кулына ике алма тотып, яныма килде. Бер кулындагысын миңа сузды.
— Монысы сиңа, әтием.
Ни күрим, бу — бүгенге антоновка түгел, кичәге әнис алмасы. Икенче кулында да —
әнис.
— Кызым, әле кичәгеләре дә бетмәгән булган икән, сиңа бүтән бүләк аласы калган. Миләүшә, бу сүзем белән килешмәвен белдереп, бантиклы башын чайкады:
— Ә алма сатучы апа авырган булса, бүген мин алмасыз каладыр идемме?
Балаларның көтелмәгәндә әйтелгән күп кенә сүзләре зурларны гаҗәпләндерә, шаккатыра, уйга сала. Мин дә бер мәл аптырап калдым. Ни бу? Ата-аналар язмышының балалар язмышында үзгә булып кабатлануымы?
Кызымның сүзләре күңел кылларыма кагылды. Кагылды да бала чактагы бер хатирәне аермачык итеп күз алдыма китерде.
...Ачлык белән куркытып-янап торган еллар иде. Әти сугышта. Чикләвек кадәр генә чикмәнле бәрәңгеләрне әни һәр көнне алтыга бүлә. Сабан сөрүче дәү абыйга һәм миңа — төпчек малайга ике-өч бәрәңге артыграк эләгә. Тик мин бәрәңгемне ашамыйм, үзем генә белгән урынга яшереп куям. Үзем әледән-әле:
— Әни, казан асмыйсыңмы инде? — дип сорыйм.
Ул төшке ашны пешерә башлагач кына, тынычлап ашарга утырам. Эшнең нидәлеген белгән әни, мин уен белән мавыгып онытылып киткән чакларда, үзе исемә төшерә. Башымнан сөя дә:
— Аша инде, бәбкәм, бәрәңгеңне —казан астым,— ди.
Никадәр ерак яшерсәм дә, кайвакыт бәрәңгеләрем үземә эләкми дә кала. Сакчыл гадәтемне белгән абый, юкә кабыгыннан ясаган уенчыклар белән кызыктырып, әни күрмәгәндә генә бәрәңгемне шуларга алыштырып ала.
Хәзер абый колхозда механизатор булып эшли. Юлы төшеп шәһәргә килгәндә, һәрвакыт диярлек миңа бүләккә бәрәңге алып килә.
«Рәхәтләнеп ашагыз шушы җир алмасын, энекәш, —ди ул.— Сугыш елларында авыз тутырып ашый алмаган өчен дә булсын».
...Алмасын вак-вак кына тешләттереп утырган кызыма карыйм. Ни хәтерләгәнемне сөйләсәм, ышаныр идеме икән? Ышануын ышаныр да, ул елларның фаҗигасен бөтен тирәнлеге белән аңлый гына алмастыр, мөгаен. Ярый, үсә төшкәч сөйләрмен әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев