Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Югалган тынычлык

Теге билгесез кеше Рәйханәнең тынычлыгын үзе белән алып киткән иде...

Шыкы-шыкы, шыкы-шыкы...

Чү! Кемдер ишек шакый түгелме соң?! Өндәме бу, төштәме?

Рәйханә ап-акка буялган мичкә аркасын терәгән дә ты­нып калган. Ямансу аңа Әле кайчан гына ул, әйтерсең лә кичә генә кебек, каникул көннәрен авылда — әбисе белән бабасы янында үткәрергә дип кайткан иде. Санаулы көннәр үтте дә китте. Әбисе-бабасы янында рәхәт, тыныч иде. Бүген ул урамга да чыгасы итмәде, өйдә генә утырды. Хәер, һавасы да кинәт кенә үзгәреп, салкынаеп китте шул. Урам чатларында су ко­лонкалары туңды, торбалар шартлап ярылды. Ишекләр ач­саң яба, япсаң ача алмаслык хәлгә килде — бозланып кат­ты.

Рәйханә бабасы белән әбисенең сөйләшүләренә колак са­лып утыра бирә. Ара-тирә ишегалды ягыннан Акмаңгайның өргәне ишетелеп куя.

— Сарайга җылыга яптым,— диде бабасы, үзалдына сөйләнгәндәй итеп.

Әбисе, арлы-бирле йөренеп, оныгының сумкасына күчтәнәчләр тутыра. Ә үзе әледән-әле

— Ничекләр генә кайтып җитәрсең инде, балам, бигрәкләр дә салкын бит,— дип сөйләнеп ала

Менә көн дә узып, төнге караңгылык иңде. Ятса да Рәйха­нәнең керфекләренә йокы кунмады. Өй бүрәнәләре шарт-шорт килә, электр чыбыкларында җил уйный. Тыңланып ята тор­гач, Рәйханәнең күзләре йомылды. Тик... Тукта, кар өстен шыгыр-шыгыр китереп кем йөри анда?

Иң элек урыныннан бабасы кузгалды. Торып утны кабыз­ды, аннан тәрәзәгә барып капланды.

— Кем бар анда? — диде ул, карлыккан йокылы тавышы белән.

— Мәрхәмәтле кеше, җылынып чыгарга рөхсәт итче». Бабасы сүзсез генә иңенә җылы тунын салды, тезе белән ишеккә төрткәләргә кереште. Бозланып каткан ишек, ниһа­ять, ачылды. Бабасы ишегалдына чыгып китте.

Шул арада әбисе дә торып өлгергән, чәй хәстәрен күрә әнә. Бераздан мич алдында гөжләп кайнарга керешкән самавыр тавышына болдырда сайгак шыгырдаганы кушылды. Ул да түгел, бер кочак салкын ияртеп, йорт хуҗасы һәм бер ят кеше килеп керде.

— Гафу итә күрегез инде борчуым өчен...— диде төнге мосафир, уңайсызлануын белдереп.— Соңга калынды. Район үзәгеннән кайтып барышым иде... Күрше авылдан мин, Кара-шайдан...

— Куй әле, олан, ниткән уңайсызлану ди ул. Уз әйдә, мичкә якынрак кил. Җылынырсың...— диде әбисе.— Хәзер чәе дә әзер булыр.

— Атың да бик өшәнгән. Алдына печән салдым. Иртәнгә кадәр хәл алыр,— дип кушылды бабасы.

Рәйханә, җылы юрган эченнән чыкмыйча гына, төнге әңгәмәне тыңлап ятты. Әлеге юлчы агай аларга чит-ят бер кеше булса да, хуҗалар аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә-тырыш­ты. Кыз туларны күреп сокланды.

...Иртән уянып китсә, бабасы да, әбисе дә, төнге юлчы да инде аяк өстендә иде. Иң якын кешеләр сыман саубулла­шып торалар. Рәйханә, торып, тәрәзәдән карагач, күрде: җи­гүле ат һаман да печән чемченә, бабасы юлчыга толыбын суза...

Юлчы агай бөтен дөньяны яктыртырлык итеп елмайды да капкадан чыгып китте. Үзе китте, ә елмаюы салкын көнне җылытып җибәргәндәй булды.

Зың-зың Шыкы-шыкы...

Нинди тавыш соң бу? Тагын кабатланды, тагын...

Рәйханә күзләрен ачып җибәрде. Кайда ул? Бәй, үзләрендә, әти-әнисе өендә ич. Авылдан кайтканына ничә көн узды инде. Ә ул теге хәлләрне кабат төшендә күреп ята икән ич. Кыз бабасын, әбисен, төнге юлчыны хәтерләп елмаеп куйды.

Зың-зың иттереп кемдер кыңгырауга басты.

Рәйханәнең әтисе уянды. Әнә әнисенә эндәшә:

— Сиңа әйтәм, тор әле. Бар, кара, кем ул анда? Әнисенең ухылдаган тавышы ишетелде. Кирегә борылып ятты бугай.

— Көткән кешем юк. Торыр, торыр да китеп барыр әле... Тагын кыңгырау зыңлады, аннан ишеккә кагылдылар.

— Әти, әти, дим, әни... ишектә кеше бар,— дип телгә килде Рәйханә.

Алар шактый көттереп кузгалганда, инде ишектә яңадан тавыш кабатланмады. Кемнеңдер авыр адымнар белән бас­кычтан төшеп китүе ишетелде.

«Кем булды икән ул?» — дигән сорау Рәйханәгә тынгы­лык бирмәде.

Ерак авылдан килергә чыгып соңарган туганнарының бер­се булдымы, танышларымы, әллә башына кайгы төшкән гел белмәгән-күрмәгән берәүме?!

Рәйханәнең әле генә балкып торган йөзе сүрелә башлаган иде инде. Күзләре дә моңаеп калдылар. Теге билгесез кеше Рәйханәнең тынычлыгын үзе белән алып киткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев