Инша
Класс инша яза. Әкрәм генә язмый. Ручкасын чәйни. Чәйнәмәс иде — ни язарга белми.
«Мин кибетче булам, — дип сырлый партадашы Ләлә. — Рәхәт эш ул». Арткы партадагы Кави сарык фермасында әтисе кебек мөдир булырга тели. «Иртән эшкә килгәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми», — дип яза. Шул ук партадан Озын Сабир йә капитан, йә майор булам дип җенләнә. «Уйлап карагыз, каршыңда — бер көтү солдат. Погоннарыңдагы йолдызларны балкытып яннарына килеп басасың. «Смирно!» — дип акырасың. Безнеңчә «Үрә кат!» инде. Тегеләр катып кала», — дип тезә.
Әкрәм авызыннан ручкасын ала. Алак-ялак карана. Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, әле теге күршесеннән, әле монысыннан (кайсы күчертә бит!) күчерергә тотына. Тәнәфескә чыкканда укытучыга менә мондый инша тапшыра: «Мин кибетче булам. Рәхәт эш ул. Фрукты кибетенә эләксәң, кавын белән карбызны сыпыртасың гына. Кешеләргә дә сатасың. Иртән эшкә килгәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми. Күп бирәсе түгел түлке. Хәзер азрак биреп, күбрәк алганны мактыйлар. Акча дигәнең янга да калсын. Азрак табыш та булмагач, ничу йөрергә ул бәрәннәр арасында. Сарык фермасында эшләве бик кызык. Погоннарыңдагы йолдызларыңны балкытып яннарына килеп басасың. «Смирно!» — дип акырасың. Барысы да үрә ката. Катмый калганы йолдызыңа кызыгып карап торган була. Отставить!» — дисең. Тагын үрә катарга кушасың. Барысы да катып бетә. Шуның белән минем инша да бетә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев