Инфузория-башмакчык
Бөкре Чикерткә урта мәктәбе гөж килде.
РОНОдан фронталь тикшерү килә дигән хәбәр бөтен мәктәпне аякка бастырды. Тиз арада класслар, коридорлар, ишегаллары җыештырыла башлады. Директор мәктәп гаражыннан шәхси «Жигули»ен чыгарды. Гомер буе тышта кунып, череп бетә язган мәктәп «газиг»ын кире үз урынына тыгып куйдылар. Кочегарга, тикшерү килгән көнне, «кәтилниеннән» чыкмаска кушылды. Болай да аннан җен дип куркып, ике бала район больницасында ята инде. Техничка Бану апага кыңгырауны ышкып чистартырга әйтелде. Соңыннан һәммә укытучы: «Бәй, кыңгырау сары төстә буламыни ул?» — дип тел шартлатты. Физкультура укытучысы байтак кына мәктәп әйберләрен өенә ташыган икән. 24 килолы герне, ике штанганы, туп кабарта торган «кәчүкне» һәм футбол капкасын кире үз урынына китереп куярга куштылар. Шулай итеп, Бөкре Чикерткә урта мәктәбе гөж килде.
«Инспекторлар бигрәк тә 7 нче классны тикшерәчәкләр икән» дигән хәбәрне ишеткәч, класс җитәкчесе Зәкәрия апа тәмам хафага төште. Белем дәрәҗәсе шактый түбән иде шул бу классның.
Шулай да хәл бигүк өметсез түгел — башкалардан бераз өстен торган Сәләхиев дигән малай бар биредә. Коткарса, шул коткарачак!
— Балалар, — диде Зәкәрия апа, акбурга буялган борынын ышкып. — Балалар... болай итәрбез. Класска РОНО кешеләре кереп утыргач, мин башта өй эшен сорармын. Сез бөтенегез дә кул күтәрегез, ә мин Сәләхиевтән генә сөйләтермен. Килештекме?.. Сәләхиев, нинди тема укып киләсен онытмагансыңдыр, шәт?
— Молекулаларның бер-берсенә тәэсир итешүе, — диде тегесе, мыш-мыш борынын тартып.
Зоология укытучысының да бөтен өмете шушы малайда иде.
— Сәләхиев! — диде ул. — Димәк, нәрсә турында сораячакмын инде мин синнән?
— Инфузория-башмакчык турында, апа...
— Сәләхиев! — диде быел пенсиягә китәргә җыенып йөргән география укытучысы.
— Африкадагы шикәр плантацияләре турында, абый...
— Африкада түгел, Америкада, Сәләхиев! Берүк бутый күрмә, яме!
Иртәгә фронталь тикшерү дигән көнне Сәләхиев төне буе өч фәнне «чөмерде». Укыды, ятлады, сөйләп карады. Төшенә дә аның инфузория-башмакчыкка утырып шикәр камышы ашаган негрлар керде.
Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Бар да тәртиптә — класс идәннәре ышкып юылган, чиста тәрәзәләрдән гомер күрелмәгәнчә ургылып кояш нурлары сибелә. Кочегар «кәтилниенә» кереп утырган, капкага «Мәктәп — белем бишеге» дип плакат та язып элгәннәр.
Алдан билгеле булганча, инспекторлар җиденчегә физика дәресенә кереп тулды. Каушавын басарга тырышып, Зәкәрия апа дәресне башлап та җибәрде. Өй эшен сорауга, дәррәү күтәрелгән кулларны күреп, РОНО кешеләренең күзләре маңгайга менде.
— Һәммәгездән дә сорап бетереп булмас, — диде укытучы, елмаюын яшерергә тырышып, — мисал өчен, әйдә, Сәләхиев сөйләсен әле...
— Молекула — матдәнең иң кечкенә кисәкчеге, — дип сөйләп китте Сәләхиев, гадәтенчә, мыш-мыш борынын тартып. — Молекулалар бер-берсенә тәэсир итешә. Молекулаларның Африкадагы... түгел лә, Америкадагы плантацияләре ... плантацияләре...
Зәкәрия апа ап-ак булды. Ләкин юньсез малай туктарга уйламый да иде.
— Шикәр камышы бишәр метрдан артып китә, — дип сөйләп китте ул бу юлы, — артып китә... Ә молекулалар... молекулалар инфузория-башмакчык белән бергә сай сулыкларда яшиләр. Башмакчыкның керфекләре бишәр метрдан артып китә... артып китә... Ә шикәр плантацияләре... негрларның молекулалары, түгел лә, башмакчыклары...
...Кып-кызыл булып янып-пешкән, күзе-башы акайган Сәләхиевне һәм Зәкәрия апаны дүрт инспектор җайлап кына укытучылар бүлмәсенә кертеп салдылар һәм никтер җиденчеләргә бүтән кереп тормадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев