Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җиләк тәме

Әдәби конкурста «Үсмерләр әдәбияты. Хикәя» номинациясендә икенче урын алган әсәр.

Татарстан Рәисе карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән әдәби конкурста «Үсмерләр әдәбияты. Хикәя» номинациясендә икенче урын алган әсәр.


— Алсу!
Кызчыкның керфекләре дерелдәп куйды. Күзләре кинәт сызык кына булып ачылды да, өстенә иелгән хатынны күреп алуга, ул елмаеп җибәрде. Әле яңа гына мендәр читендә сулып яткан хәлсез кулларына да җан керде кебек, очарга җыенган каз канатларыдай талпынып, хатынга тартылды.
— Әни! Әнием!
Өйдәгеләр бу хәлдән өнсез калды. Зиннур да, әтисе үзе дә бу галәмәттән каушап һәм аптырап аларга төбәлде.
Йә, нәрсә эшләргә тиеш иде соң алар?
«Ул синең әниең түгел!» дип, таныш түгел хатынның күкрәгенә сеңгән сабыйны йолкып алыргамы?
Үзе! Үзе эзләп, юллап алып кайтты Дамир бу хатынны йортка!
...Алсуны, эче авыртып, район хастаханәсенә алып барганнар иде. Диагнозны тиз куйдылар: сукыр эчәгесе! Операциядән соң атнадан артык больницада ятты Алсу. Авылдан районга кадәр — ун чакрым. Әтисе көн-төн эштә, урып-җыюга әзерлек дип чабып йөргән көннәре. Зиннур үзе дә йорт мәшәкатьләреннән арына алмады, яшелчәсе-бакчасы дигәндәй, тавык-чебешләре, сыеры-бозавы... Авылда эш бетәмени! Алсу янына һәркөн бара алмасалар да, күчтәнәсен-мазарын гел җибәреп тордылар. Район үзәгендә яшәүче авылдашлары да кызчыкны онытмады.
Менә Алсулары хәзер өйдә. Ябыгып, суырылып кайтты кызчык хастаханәдән.
«Күгәрчен кебек кенә калган!» — дип уйлады Дамир, эчтән сыкрап. — Аллага шөкер, кызчыкны үлем тырнагыннан алып калды район врачлары. Иң мөһиме — шул!"
Әмма кызчык бик үзгәреп кайткан иде, көне буе «әни» дә «әни» дип бытылдады, ә кичкә таба «әни»не таптырып, тавыш куптарды. Баштарак көйсезләнү булып яңгыраган «Әни кайда?» сүзе, тора-бара үксү, ярсу белән алышынды. Өйдәге ике ир-ат — Дамир белән Зиннур дүрт яшьлек Алсуны ничек тынычландырырга белми изаланды. Нинди әни турында сөйләнә соң бу бала? Алсу кемне таптыра?
Чынлыкта, кызчык әнисен белми иде. Әниләре үлгәндә, Алсуга ике генә яшь иде шул әле. Сабый хәтере ул чакта әни юклыгына тиз ияләште кебек. Әллә ни юксынмады да сымак. Дөрес, баштарак ул елады, әмма тора-бара тынычланды. Инде менә күнекте, ияләште дигәндә генә...
Кызчык төне буе көйсезләнеп чыкты, кулдан төшмәде, ярсый-ярсый үксеп, үкереп, берәүгә дә йокы бирмәде. Юатырга маташулар — барысы да юкка! Таңга таба ул бөтенләй хәлсезләнеп таралып төште. Әллә йокыга китүе булды, әллә аңын ук югалтты инде? Кипкән иреннәре генә вакыт-вакыт: «Әни... Әни...» — дип сулкылдап, исәнлеген сиздереп торды.
Дамир киткәч, Алсу янында Зиннур берүзе калды. Бераздан кызчык та уянды. «Ярый әле еламый!» — дип шатланырга гына өлгерде малай, әллә күз тидерде инде — менә тотынды акырырга! Туктатырмын да димә! Бөтен тәне ут янган балага, аптырагач, авылдагы фельдшерны чакырырга туры килде.
«Әни!» дә «әни!»...
Өченче көн дигәндә, түземе беткән Дамир, матаена атланып, районга чапты. Аны аңладылар, йокы сәгате якынлашып килсә дә, Алсу яткан палатага уздырдылар...
Биш кешелек бүлмәдә Алсуның караваты әле дә буш тора иде. Башка дүрт ятакта — балаларын кочкан дүрт ана. Алар хәлне бик тиз төшенеп алды. Әйе, Алсу монда да көйсезләнгән икән. Аның сабый күңеле бер тигезсезлекне һич кенә дә төшенеп җитә алмаган: «Нигә башка балалар әниләре белән ята да, ә ул — берүзе! Ә минем әни кайда?» — дип елаган кызчык. Менә аңлатып кара син дүрт яше дә тулмаган сабыйга тормышның шушы хакыйкатен! Шундый чакта (рәхмәт яугыры дими ни дисең!) юатучы кешесе дә табылган. Идән юып йөргән санитарка хатын кызчыкны күтәреп алган, иркәләгән, әкият тә сөйләгән, хәтта төннәрен дә аның янында кунып калган. Кочаклашып икәү йоклаган алар. Бала хатынга көннән-көн ияләшә барган, бүтәннәрдән күреп, «әни» дип тә дәшә башлаган. Әни! Нинди матур, ягымлы сүз икән ул! Һәм... яңа сүз!
Хатын Сания исемле икән...
Санияне тәки эзләп тапты Дамир. Әллә ни еракта да түгел, күрше авылда гына ялгыз башы яшәп ята икән. Авылда эш булмагач, районга йөреп эшләп йөргән көннәре, ди.
— Бала өзлегеп китәр дип куркам... Ни йокысы, ни тынычлыгы юк... Кайтканнан бирле тамагына да берни капмый... Бераз хәлләнгәнче янәшәсендә булсагыз, дим...
...Менә хәзер шул хатын аларда утыра.
Дамир үзе ниләр уйлагандыр, әмма Зиннур Санияне бер күрүдән үк яратмады. Чит, ят иде бу хатын малай өчен. Әнисе хатирәсе әле бик тә, бик тә яңа иде шул. Ике ел! Бер уйласаң, күпме көннәр үткән! Әмма Зиннур өчен әниле һәр көн, һәр мизгел күңел түрендә шундый итеп сеңеп калган... Мең ел үтсә дә, ул хатирәләр бер тамчы да тоныкланмас кебек, отыры яңарып, тагын да мулрак төсмерләргә баеп, калкып чыгар күк тоела аңа.
Әнисенең күзләре кара иде Зиннурның! Кара кашлы, кара күзле иде ул. Ә бу хатынның күзләре зәп-зәңгәр булып чекерәеп тора. Җитмәсә, бит уртасында кап-кара миңе дә бар. Анысы бигрәк тә килешсез һәм шыксыз тоелды малайга. «Үзенеке дә түгелдер әле. Ясалган миңдер! Хәзер, акча түләп, әллә ниләр ясаталар ла!» Шуны гына аңламыймыни Зиннур!?
Ә менә үз әнисенең миңнәре... Алар бишәү иде... Миңле иде Зиннурның әнисе. Исеме дә Миңленур иде аның! Малай, бармаклары белән төртә-төртә, шул миңнәрне санарга ярата иде... Иягендә — берсе... Ә колак янында — өлгергән шомырттай эленеп торганы — тагын берәү... Өченче-дүртенчесе исә, игезәк мәк орлыгыдай янәшә булып, борын яфрагын бизәп тора. Ә иң зур матур миңе ике каш арасында балкый. Кинодагы һинд кызлары көнләшерлек! Дөньяда аның әнисе кебек чибәр бүтән берәр хатын булды микән?

...Бу хатынның исә бөтен битен сипкел баскан. Кер сабыны белән ышкып-ышкып юасы килә үзен. «Чәчен дә әйтер идем... Меронис сарык йоны төсле бөдрәләнеп тора... Ә буе... Буе колга кебек!»
Зиннур йодрыкларын кысып куйды. Алсуын күр инде, шул хатынны чытырдатып кочкан да, «әни!», «әни!» дип, тәтелдәвен белә.
«Хыянәтче! Әнине шушы хатынга алмаштырган бит!»
Шул секундтан Зиннур, Санияне генә түгел, нәни Алсуны да күрәлмәс булды. Сеңелесенең әле бик кечкенә икәнен, дүртенче яшен дә яңа гына тутырып килүен дә аңлый бит, югыйсә! Әмма болар барысы да әллә ни әһәмияте булмаган бер нәрсә кебек кенә тоелды аңа.
«Хыянәтче! Әнине оныткан!»
Ул көнне йортка тынычлык иңде. Алсуның чырык-чырык көлүе өйне ямьләп, күңелләрне күтәреп җибәрде. Зиннур үзе дә чит бер хатынның алар мохитында пәйда булуына ияләшә башлады дисә, шушы бөтенлекне чәлпәрәмә китергән бер вакыйга булып алды.
Соңгы елларда сыер саву вазыйфасы Зиннурга йөкләнгән иде. Тиз үзләштерде бу эшне малай. Аның нәрсәсе бар ди! Сыерлары Иркә бик ипле, ягымлы мал: сауганда типми дә, дуламый да.
— Сыер сауганда, башыңа яулык бәйлисеңме? — дип мыскыллап көлгән күрше малае Илдарның да авызын тиз томалады Зиннур.
— Авылдагы сыер комплексында, әнә, савымчыларның яртысы — егетләр! Шулардан барып сора!
Кичен Иркәне саварга чыгам дисә, чиләген табалмый җәфаланды ул.
«Кая китте микән соң? Югыйса, иртән, чиләкне юып, шушы киштәгә кую гадәткә кергән лә!»
Нәкъ шул минутта, чиләк белән сөт күтәреп, Алсуны иярткән Сания абзардан килеп чыкмасынмы!
— Тик торганчы, бер эш булыр дип, сыерны сауган идем! Бигрәк ипле мал икән, рәхмәт яугыры!

— Абыем, күрәсеңме! Иркә безгә күпме сөт бирде!
Зиннур телсез калды. Күңел түрендә дулаган давыл-бураннарны тыя алмыйча, ул тагын йодрыкларын йомарлады. Ахырдан түзмәде:
— Нигә кидең? Ни хакың бар? — дип кычкырып, аптыраган хатын өстендәге халатны тарткалый-йолыккалый башлады.
— Сал! Бу — әни халаты! Әнинеке!
Зәңгәргә кара төртке төшкән халатны сыер сауганда кия иде Миңленур. Аның җылысын саклап торган халат бит ул! Шул җылыга уралып, рәхәтенә төренеп, хәтердә сакланып калган әнисе сурәтен тоемлап, аның күңелгә сеңгән мөлаем карашыннан оеп, сава иде Зиннур Иркәне. Ә бу хатын... Бу хатын шул рәхәтлекне имгәткән! Аңа бәреп кереп, малайны рәнҗеткән!
...Ул төнне Зиннур печәнлектә үткәрде.
«Минем хәзер берәүгә дә кирәгем юк! Әтигә дә, Алсуга да... Бөтенесенең шул Саниягә ушы киткән! Алсуның ят хатынга чытырдап ябышуы гына җитмәгән, әтисе булып әтисе, шуңа ярарга тырышып йөри!»
Әнә тагын Зиннурны юмалап маташа:
— Улым, алай пырдымсыз кыланма инде... Алсу терелгәнче, Сания апаң аның янәшәсендә торса, шәп булыр иде бит. Алсу хакына дип, әнә, отпускасын да көйләде... Тизрәк терелсен иде балакай...
Ул чакта дәшмәгән иде Зиннур. Ризалашырга туры килде. Ничек каршы киләсең ди! Аның кечкенә сеңелесе бит Алсу! Нәкъ әнисе кебек! Борын яфрагына кунган мәк орлыгыдай игезәк миңле кызчык бит ул!
...Атна-ун көн үтеп тә китте. Алсуның көр тавышы өйгә генә сыешмыйча, ишек алдын да тутырды, урамда да яңгырый башлады.
— Әни, әнием! Чебиләрне бергәләп ашатыйк!
— Мин дә кыярларга су сибәм!
— Әни! Кош телен мин дә пешерәм!
Өйгә ямь тулды! Нур иңде! Тәрәз төбендә чәчәк атмый утырган яран гөл бөреләрен ачты. Дамирның да җыерчыклары языла төште.Үзгәрде әтисе, бик нык үзгәрде. Сабан туйда гына кигән шакмаклы зәңгәр күлмәген алып киде.
Зиннурга бу да ошамады:
— Бүген бәйрәм түгел лә! — дип борынын җыерды ул, бәлеш исен тоеп.
— Бәйрәм, улым! Нинди генә бәйрәм әле! Алсуыбыз терелде бит!
...Шул кичтә әтисе малайга бик куркыныч сүзләрне җиткерде:
— Улым! Син ничек уйлыйсың? Сания апаң бездә ... тагын... беразга калсынмы?
Малай дерт итте. Башы гүләде, күзе томаланды, колаклары шаулады.
«Юк! Юк! Мең тапкыр юк!»
Бөтен күңеле, җаны шулай дип дулады малайның.
...Төнне ул тагын печәнлектә уздырды...
Иртән торып чыкса — шаккатты: сыер инде әллә кайчан көтүгә киткән... Кояш та әллә кая кадәр күтәрелгән... Әтисе дә инде күптән кырда...
— Ашыйсың килеп беткәндер, улым, әйдә, утыр...
Өстәлдә тәлинкә белән катык тора. Кызыл төстәге чөгендер катыгы... Нәкъ шушындый итеп оета иде әнисе катыкны... Куе итеп... Кашык белән китеп-китеп ашарга ярата иде Зиннур аны...
«Юк! Ашыйсым килми минем! „Улым“ димә миңа!»
Зиннурның әнә шулай дип кычкырасы килеп китте. Бәлки кычкырган да булыр иде... Тик шулчак алгы бүлмәдән Алсу атылып чыкты да малайның ике ботын чытырдатып кочаклап та алды:
— Абыем! Мин сине шундый яратам!
Үзе шундый кечкенә, маңгае да малайның кендек турына җитәр-җитмәс... Башын кыегайта төште дә, бер күзен кысып, абыйсына төбәлде:
— Мин сине яратам, абыем...
Үзенең күзләре ялтырый, ә борын яфрагындагы теге игезәк миңнәре дерелдәп-дерелдәп куя...
Зиннур кызчыкны кочаклады да борын очыннан үбеп алды...
Әллә ничә көннәр җыелып килгән ачуы да каядыр таралды, сибелде сымак...

***

Әмма теге сорау һаман тынгылык бирми, үрти, җанны тырнап чәбәләнә:
«Сания апаң бездә тагын беразга калсынмы?»
Бу турыда уйлыйсы килми иде Зиннурның. Синең уйлыйсы килү-килмәвеңнән генә мәсьәлә хәл ителсә икән ул! Әбәткә кайткан Дамир, улыннан җавап көткәндәй, сынап-сынап аңа карап куйды. Әмма малайның күзләр идәндә...
«Нишләргә? Ни дияргә? Барыбер җавап бирергә кирәк бит! Ул бит — әти! Әти сүзен җавапсыз калдырырга ярыймыни?»
Тагын бер нәрсәгә игътибар итте малай: әтисе, үрелеп, Саниягә өске шүрлектән һинд чәен алып бирде. Әнисенә биргәндәй итеп! Буе җитә лә ул хатынның шүрлеккә! Ник җитмәсен — «колга» бит ул! «Кол-га!» Ә менә әнисенең шүрлеккә буе җитми иде. Кирәге чыкканда: «Дами-и-ир, алып бирче-е-е,» — дип, әтисенә дәшәр иде... Ягымлы итеп, сузып әйтә иде ул әтисе исемен... Дами-и-ир... Шундый чакта гел уйлап куя иде Зиннур: «Бераз үскәч, минем дә буем җитә башлар ул шүрлеккә!» — дип...
«Колга!» — дип кабатлады Зиннур, үртәлеп. «Колга» чәй ясады, өстәлне ризык белән тутырды. «Гөбәдия пешергән! Әтигә ярарга тырыша!»
Алар сөйләшә-сөйләшә чәй эчте. Зиннур тагын шуны аңлады: Сания беркая да китәргә җыенмый, бүген дә аларда кала икән...
***
Сания белән Зиннур, икесе ике тәрәзәдән карап, әтисен озатып калды.Әнә ул ераклашты, тыкрыктан борылып, күздән үк югалды... Бераздан Алсу да мендәргә чумып тынып калды... Малай шуңа игътибар итте, Сания каядыр җыена бугай. Алсуның йокларга ятуын, әтисенең өйдән чыгып китүен генә көткән, диярсең. Матур күлмәген киде, башына ак яулык япты, аягына да яңа түфлиен элде.
— Минем барып кайтасы җирем бар иде... Бер-ике сәгатькә...
«Бар соң! Кит! Бөтенләй кайтмасаң да ярый!»
Боларның барысын да эченнән генә әйтте малай.
Сания китте. Үзе артында әллә никадәр сорау калдырып китте. Малайда шик уянды: «Кая китте ул? Барасы җирем бар дип, әтисенә дә берни әйтмәде».
Зиннурның хатынны ниндидер бер гөнаһлы эштә тотып, фаш итәсе килеп китте.
«Әшәке, җүнсез хатын булсын иде ул! Шул чакта әтисе соравына җавап бирүе дә җиңел булыр иде. «Кирәге юк аның безгә, әти, өенә кайтып китсен!» — дияр иде.
Алсу әле барыбер тиз генә уянырга җыенмый, малай Сания артыннан чапты.
«Кая китте шулай Сания, кача-поса гына?»
Хатын авылдан чыгып килә иде инде. Күрше авыл белән ике арада утыртылган каен посадкасы буйлап барды да барды ул. Каядыр бик ашыкты ахрысы, артына да борылып карамады. Элдертте генә! Каен кәүсәләренә ышыклана-ышыклана, үзен күзәтеп килүче Зиннур барлыгын башына да китермәде, ахры.
Ике авыл арасы әллә ни ерак та түгел, күп булса, бер чакрым чамасыдыр. Посадка бетүгә, аңа күрше авылның зираты кушылып китә. Әнә шул зиратка барып керде Сания. Керде дә койма буендагы янәшә кабер янында тукталып калды...
Малай әсәренде. «Кемнәр кабере икән ул? Өстен әле чирәм дә каплап өлгермәгән». Хатын чүгәләде... Куллары белән туфракка орынды...«Әллә шулай итеп сыйпавы, иркәләве инде?» Шулчакта хәтер түрендәге бер җәүһәр чәлпәрәмә килде. «Кем соң әле? Күңелгә бик якын берәү нәкъ шул ишарәне ясаган иде?» Зиннур дерт итте: «Әтисе кебек! Әйе, әйе! Әтисе дә бит нәкъ шулай сыпырган иде туфракны... Әнисенең кабер туфрагын»...
Менә хатын кабер читендәге үләннәрне өзгәли башлады, үзе үлән йолкый, үзе бертуктаусыз нидер сөйләнә. Аралар шактый булганга, сүзләре Зиннурга килеп ирешми аның. Тукта, тукта! Сания апасы елый түгелме соң? Әйе, әйе! Елый бит! Әнә кесәсеннән кулъяулыгын да чыгарды...
Хатын киткәч кенә, кабергә якын килде малай. Ике кабердә дә бер фамилия... Сабитовлар... Кырык яшьлек ир һәм унике яшьлек малай... Ата белән ул! Икесе дә бер үк көндә... Кинәт Зиннурның күкрәген нәрсәдер умырып алды да, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Сания апасының фамилиясе дә Сабитова бит! Сабитова Сания! Монда аның ире белән улы ята булып чыга түгелме соң? Узган җәйдә матайда капланып үлгән ата белән малай турындагы шомлы хәбәр хәтерне яңартты... Зиннур яшендәге малай... Айдар исемле...
Сания инде авыл читендәге өйнең ишек алдына кереп бара иде. Җыйнак кына калай түбәле йорт. Бакчасында алмагачлар үсеп утыра. Зиннур да аннан калмады, койма буена чүгәләп күзәтүен дәвам итте.
«Мөгаен, Сания апаның өедер бу!»
Шунда ишек алдында тагын бер хатын пәйда булды.
— Сания! Сания дим! Әллә синме соң?
— Мин идем... Йә, хәлләр ничек? — дип елмайды Сания.
— Ничек булсын? Аллага шөкер! Син үзең бөтенләйгә кайттың штоли?
— Юк әле... Бөтенләйгә түгел... Әлегә аңа мин кирәк!
— Ярар, ярар! Изге эш эшлисең. Син йортың өчен борчылма, мин монда күз-колак булырмын.
— Рәхмәт инде, Фәния!
— И-и-иии... Рәхмәт дип инде... Күрше хакы — тәңре хакы диләр бит! Карале, шуны сорармын дигән идем: ул кешенең малае да бар дип ишеткән идем. Бик тәртипсез нәрсә түгелме? Борчып, җаныңа тимиме?
Зиннур калтырап куйды, җыерылып, койма буендагы куак төбенә сеңде.
— Юк ла, Фәния! Нишләп тәртипсез булсын, ди! Бик әйбәт, эшчән малай! Минем Айдарыма охшаган...
Аннан Сания, ашыга-ашыга, ишеккә йозак элде.
— Фәния, гаеп итмә, яме! Мин йөгерәм, малай! Алсуны йоклатып кына киткән идем. Ашыгам!
Сания авылга чапты. Очты гына...
...Ә Зиннур акрын гына атлады да атлады... Әллә ничек бик читен, уңайсыз иде аңа. Җан түрендә ниндидер килбәтсез зур, иләмсез авыр бер таш ята сымак. Әллә шуның күкрәкне кысуы, күңелдәге эчкерсез миһербанлыкны кысрыклавымы? Шул шыксызлык әллә бөтен күзәнәкләргә таралып, аякларга да уралып, аларны тышауларга өлгергәнме? Арынасы иде шуннан! Сафланып, җиңеләеп каласы... Һәм... Һәм кемнәндер гафу үтенәсе килә иде аның!
Малай елап җибәрде... Яшел чирәмдә ауный-ауный, тәгәри-тәгәри үкседе ул. Өстендәге ак күлмәкнең кызгылт таплар белән чуарланып, алсулана баруын да сизмәде хәтта...
Бераздан Зиннур, тынычланып, җиңеләеп калды кебек... Шунда гына күлмәгенә күзе төшеп, «ах!» итте. Җиләклектә утыра икән лә! Әнә бит, аунап, күпме җиләкне сыткан! Әрәм иткән дисә... Юк ла икән! Монда алар бихисап! Малай иң эре җиләкләрнең берсен алып авызына капты. Тагын, тагын өзде... Җиләк тәме, бөтен тәнгә таралды, җанга сеңде. Очасы, канатларын җилпи-җилпи, әллә кая биеккә, болытларга кадәр күтәреләсе килеп китте аның!
— О-хо-хо-хоооо!
***
...Өйгә ул соң гына кайтты.
— Абыем! — дип, йөгереп, каршысына чыккан Алсуга бер кепка кып-кызыл җиләк тоттырды. Бер түбәләмә кепка җиләк!
— Мин үзем туйганчы ашадым. Монысы сезгә... Сиңа, әтигә... Сания апага...
Йөзенә моңсулык иңгән Сания елмаеп җибәрде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев