Мин кулыма кабат каләм алдым
...Тик һаман да шул язмыш дигән нәрсә бар бит әле. Язмыш мәсьәләне икенче төрле хәл итте дә куйды...
Икенче ялымда ук мин кулга тагын каләм алдым. Чәнчелеп киткере, тагын берни барып чыкмый... Шунда, тар бүлмәдә әрле-бирле йөренгәндә, минем күзем стенага беркетелгән кечкенә көзгегә төште. Аннан миңа авыз-борыны салынган, тәмам сөмсере коелган бер йолкыш бәндә карап тора иде. Шунда... минем баш миендә нәрсәдер "келт" итте, ниндидер кискен хәрәкәт, революция булды минем башта! Тукта әле, кайда тора бу кечкенә генә көзге? Юк, кечкенә түгел, зур көзге, кеше буе көзге бу. Тар, тынчу бу бүлмәдә түгел, ә начальникның иркен, якты бүлмәсендә тора ул. Һәм аннан карап торган кеше дә бер йолкыш бәндә түгел, ә оялчан, алсу йөзле, киң иңсәле, таза беләкле яшь бер егет. Яшь эшче! Әһә! Ә нәрсәгә дип кергән әле ул начальник бүлмәсенә? Әлбәттә инде, гариза бирергә, үзен эшкә алуларын сорап. Тукта әле, нәкъ менә минем хикәянең башы түгелме соң бу, шулай яза башласаң, ярый түгелме? Һәм мин, инде шактый җиңел генә һәм тиз тотып, беренче җөмләләрне кәгазьгә төшердем. Аннан инде эш авырайды, тик кармаланып-акрынлап булса да алга киттем. Әлбәттә, вакыйгалар нәкъ тормыштагыча бармады. Әллә кайчан вафат әтием терелде, ул укытучыдан карт эшчегә, инде пенсиягә чыккан паровоз машинистына әверелде. Дамира исә әлегә бөтенләй читтә калып торды. Мин үзем дә моңарчы бөтенләй зимагурлыкта йөрмәгән, әле генә урта мәктәпне бетереп чыккан, кыяр кебек чиста һәм ямь-яшел бер егеткә әйләндем. Ә Александр белән Иванны үзгәртеп торуның да кирәге булмады. Алар тормышта үзләре нинди кеше булсалар, хикәя битенә шул килеш диярлек кереп тә киттеләр. Мин әллә ни озынга сузмыйча хикәяне язып тәмам да иттем, Казанга җибәрдем.
Җибәрдем дә, өметләнеп көтә дә башладым. Берни барып чыкмагандыр, дигән курку да зур, әмма өмет тә шул чама. Унбиш көн көтәм, бер ай. Көтә торгач, ике-өч ай да үтеп китте. Шунда инде минем өмет тәмам өзелде. Әлбәттә инде, шундый гади бер вакыйгадан нинди хикәя килеп чыксын ди? Әдәби әсәр! Миндә —зимагурлыкта йөргән бер фәкыйрьдә, нинди сәләт булсын. Әдәби әсәрләрне аны табигать-анабыз үзе мул итен талант биргән, бөтенләй үзгә рухлы, икенче калыптагы кешеләр генә яза ала торгандыр. Үземнең ыштыр йөзем белән алар рәтенә мин үреләм тагын. Эшле кешеләрне борчып, Уралдан Казанга тикле хикәяләр җибәргән булып. Беткәндер анда үз язучылары... Һәм мин ни дә булса көтүләремә, үземнең язу турындагы уйларыма нокта куйдым. Бердән тынычланып, иркенләп тә киттем.
Тик һаман да шул язмыш дигән нәрсә бар бит әле. Язмыш мәсьәләне икенче төрле хәл итте дә куйды. Бер кичтә эштән кайтсам, Дамира мине баскыч төбендә үк көтеп тора, кулында ниндидер газета, үзенең авызы колагына җиткән. Газетаны тиз генә кулыннан тартып алдым. Үземнең йөрәк дөп-дөп тибә. Җәтрәк карыйм: "Татарстан яшьләре"! Әһә, кайда менә дүртенче бит. "Р. Бикташев. Беренче адымнар. Хикәя". Минем хикәя! Газета битендә мин азапланып уйлаган, мин төзегән җөмләләр... Шунда ук баскыч төбендә утырып хикәямне рәттән ике кат укып чыктым. Менә бит, башкаларның хикәясе төсле. Бер җөмләсен дә үзгәртмәгәннәр диярлек, үзем ничек язсам, шулай басканнар да. Нәкъ урта бер төшендә рәсеме дә бар хәтта. Бер яшь егет паровоз топкасына күмер ташлый. Анысы да үземә охшаган кебек.
Бу минутларда мине биләп алган куанычны, шатлыкны сез дә хис итә алсагыз икән! Бу минутларда дөнья минем өчен шулкадәр матур, якты, аның һәр почмагы, хәтта инде безнең тәбәнәк түшәмле кысан бүлмәбез дә иркен, бәхет белән тулы иде. Үзенең беренче әсәре газета битендә басылуның ниндәен шатлык икәнен шул шатлыкка ирешә алган кеше генә тулысыңча төшенә ала торгандыр.
Газета белән конвертта тагын бер язу бар иде. Анда бу хикәянең ярышта катнашып икенче урынны алуы, моның өчен миңа дүрт йөз сум бүләк тә билгеләнгәне хәбәр ителгән иде. Монысы өчен инде, үземнән дә битәр, Дамира куанды.
Менә шуннан соң инде мин вакыт тигәндә аз-маз хикәяләр яза башладым. Шунысын да әйтим, әдәбиятка инде мин шактый соңарып килдем. Бу беренче хикәям чыкканда миңа егерме җиде яшь иде. Бераз алгарак китеп әйтсәк, гомерем буе шул, кыска хикәяләр яздым. Язучылык эшен үземә төп һөнәр итмәдем, гомерем буе кайдадыр эшләгән килеш яздым. Алай да бер дистә китап язып чыгардым. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булдым...
Ярый, без Магнитта, мин паровоз кочегары бит әле. Шушы тар фатирда безнең икенче кызыбыз — Светлана дөньяга килде. Тууына ике ай булуга, Дамира аны да култык астына кыстырды да, үзе эшләгән яслегә алып китте. Шулай итеп, безнең татар халкының чын бер фаҗигасе, туган җиреннән кубып читтә яшәргә дучар ителгән татарлар фаҗигасе безнең гаиләгә дә турыдан-туры кагылды. Ягъни татар язучысы гаиләсенә... Яследә барысы да рус балалары булганлыктан, безнең кызларыбызның теле ачылганда ук икесенең дә русча ачылды. Менә татарлар да: "Өйдә тәрбия, өйдә таләп!" —диләр. Пүчтәк сүз бү, үз башына төшмәгән кеше сүзләре. Без Дамира белән өйдә бер генә сүзне дә, гомер буена, русча сөйләшкәнебез юк. Һәрвакыт татарча, һәрвакыт тулы тавыш белән. Өстәвенә мин үзем, рус телен болай әйбәт белсәм дә, русча авыр сөйләшәм. Гомер буена акценттан котыла алмадым. Өйдә никадәр татарча сөйләшсәк, җырласак та, безнең балаларыбыз үз ана телләрен ярым-йорты гына белеп үстеләр. Инде үсеп җиткәч тә, тормышка чыгып, рус арасында яшиләр...
Радик Фәизовның "Ак каз" повестыннан өзек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев