Ике әни
Әни! Шушы исемне әйтү белән, кеше күңеленә никадәрле җылы хисләр килә, нинди нурлы яктылык сирпелә. Бала чактан ук, әле әниебезнең муенына сарылып үскәндә үк, без бу исемне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез.
Инде еллар үтеп үзебез дә олыгаеп килгәндә, бу кадерле исем сагынуга, моң һәм сагышка төрелә. Бу олы исем безне гомеребез буена озата килә һәм, мөгаен, инде соңгы сулышыбызны алып ятканда да, безнең сүнеп барган рухыбызга әни дигән мөкатдәс зат үзенең соңгы хәер-фатихасы белән ниндидер бер җиңеллек бирәдер.
Гадәттә һәркемнең әнисе берәү генә була. Тик тормыш дигән бу бик катлаулы иҗтимагый күренештә табигать үзе куйган бу катгый кагыйдәдән дә тайпылу бар икән. Кайберәүләрнең әнисе икәү, сирәк очракларда аннан да күбрәк булырга мөмкин икән.
Шәхсән, минем үземнең ике әнием булды, һәм, бераз гаҗәп ишетелсә дә, шуның белән мин үземне бәхетсез дип санамыйм. Гаҗәп ишетелә дип шуңа әйтәм, бик яшьли үз әнисе вафат булып ятим калгач, икенче, үги әни кулларында үскәч, бу кеше инде үзен бәхетсез санарга тиеш иде кебек. Ә менә мин алай дия алмыйм, һәм ни өчен болай икәнен укучым ары таба, сүз барышында төшенер, күңеле белән сизеп алыр дип өметләнәм.
Радик Фәизовның "Ике әни" документаль повестенә кереш сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев