Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
Әдәби сәхифә

Игелекле керпе Энәбай

Керпеләр бөҗәк ашаучылар төркеменнән, имезүчеләр гаиләсеннән, дөньяда 20 төре билгеле.

Кояшлы, җылы җәй көне, без өчәү: оныкларым — 5 яшьлек Кәрим, 3 яшьтәге Гөлназ саф һавалы, ямьле бакчада, җәйге йортта рәхәт, ләззәтле ял итәбез. Бакчабыз Идел елгасы култыгы янында, ерак түгел куе кара урман. Кырыебызда гына камышлы матур күл. Анда кыргый үрдәкләр, мускуслы күселәр (ондатралар), балыклар, көр тавышлы бакалар, әрсез бәйләнчек озынборын черкиләр яши. Бакчада татлы җиләк-җимеш, алма, яшелчә, чәчәкләр үстерәбез. Кайчак моңлы итеп сыерчыклар, сандугач сайрый, аларга саескан, бака тавышлары кушыла, гаҗәеп оркестр барлыкка килә.

Биредә бераз бакча эшләре белән дә шөгыльләнәбез, оныкларыбыз да булыша. «Эш беткәч уйнарга ярый», — дип язган бөек шагыйребез Г. Тукай. Без, аның киңәшен тотып, һәркөн сәйранда йөрибез, кояш нурларында кызынабыз, Идел суында рәхәтләнеп коенабыз, шагыйрь әйтмешли: башларыбыз белән суны сөзәбез. Кәрим велосипедта элдерә, Гөлназ да өйрәнеп маташа. Алар күршедәге балалар белән дус, гөрләшеп бергә уйныйлар, күршенең Дайна исемле эте дә шунда чуала.

Бер көнне башка күршебезгә шәһәрдән кечкенә этен ияртеп бер ханым килде. Әледән-әле этен «Улымчик, улымчик!» дип, кычкырып чакыргач, Кәрим: «Дәү әти, бу апа этенең әнисеме әллә?» — дип сорады. Көлештек, мин аңлатып бирдем.

Хатыным Венера — оныкларның дәү әниләре — шәһәр белән ике арада еш йөри, безгә азык-төлек, балаларга күчтәнәч алып килә. Ял көннәре әти-әниләре Рамил белән Алсу килеп ял итә.

Бер килүендә кызым Алсу кайчы белән минем чәчләрне кыркый, Гөлназ кызыксынып күзәтә. Мин шаяртып: «Гөлназ, әниең ялгыш минем колагымны кисеп төшерсә нишлибез?» — дим. «Дайнага ашатырбыз!» — җавап шул булды.

Һәркөн кичен без җәйге өйнең икенче катында матур әдәбият дәресләре үткәрәбез. Яраткан оныкларыма Г. Тукай, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Г. Зәйнашева, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин һәм башка шагыйрьләрнең балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен укыйм. Алар кызыксынып тыңлыйлар, ошаганнарын отып, яттан сөйлиләр. Өч яшьлек Гөлназ Шәүкәт Галиевның «Кайнар коймаклар» дигән шактый күләмле шигырен тулысынча яттан сөйләп, барчабызны шаккаттырды. Аны тыңлаган туганыбыз шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева сокланып, Гөлназны мактады, шундук авторына телефон аша сөйләде. Кәрим Г. Тукайның «Ялкау маэмай», Гөлназ — Г. Зәйнашеваның «Пенсия» шигырен телевидение тапшыруында сөйләделәр. Татарча китапларны алар 5 яшьтән үзләре укый башлады, саф татар телендә сөйләшергә өйрәнделәр.

Кояшлы бер көнне бакчабызда бөҗәкләр аулап, ысылдап, фыркылдап йөрүче керпе күреп, балалар бик шатланды. Керпе матур, энәләр белән капланган кәчтүм кигән, танавы очлы, күзләре ялтырый, туктап, балаларга да карап ала. Куанган Гөлназ аны кулына алып назламакчы булды, ә кунак кинәт бөгәрләнеп, энәле шарга әверелде, дошманы дип уйлады, күрәсең. Керпе дус, афәрин, саклана беләсең икән! Әмма табиблар керпене кулга алырга киңәш итмиләр. Үзе чирләмәсә дә, читтән төрле йогышлы авырулар китерүе ихтимал, диләр.

Гөлназ керпе белән дуслашу җаен тапты. Тәлинкәгә сөт салып алдына куйды, кунак сыйны яратты, тиз эчеп бетерде, катыкны да рәхәтләнеп ашады, рәхмәт әйткәндәй Гөлназга карап алды. Үзенә куркыныч янамавына инангач, ул балаларга ияләште. Керпегә без бергәләп Энәбай исеме куштык. Көне буе оныклар аның янында булдылар.

Кәрим, кызыксынучан малай: «Дәү әти, керпе балалары йомыркадан чыгамы?» — дип сорады. Чөнки аның безнең тирес өемендә кечкенә йомыркалардан чыккан тузбаш еланы балаларын күргәне бар иде. «Юк, Кәрим, ана керпе гадәттә 3-6, кайчак 7-8 бала тудыра. Туганда алар ялангач, ягъни энәсез була, күзләре күрми — дөм сукырлар, 10-15 грамм авырлыкта булалар. Берничә сәгатьтән соң сыртларында ак, йомшак энәләр барлыкка килә, 5-6 көндә алар ныгып, каты кабык ясала. Инде кайбер дошманнардан саклана алалар. Әниләрен 16-18 көн имеп тукланганнан соң, азыкларны үзләре табып көн күрә башлыйлар. Балаларын ана керпе үзе генә тәрбияләп үстерә.

Керпеләр бөҗәк ашаучылар төркеменнән, имезүчеләр гаиләсеннән, дөньяда 20 төре билгеле. Туры килсә, әкәм-төкәм, тычканнар, кечкенә елан, җирдә оялаган кошларның йомыркалары, балык, ит, сөяк — керпенең ризыклары булырга мөмкин.

Урман-куаклыкларда, аланнарда яшиләр, туфракны казып оя (өн) ясыйлар. Керпенең буе 20-25 см, авырлыгы 700-800 грамм, аркасы 3 см озынлыктагы 10 меңгә якын энәләр белән капланган. Алар өч елдан соң яңалары белән алмашына. Татарстанда керпенең өч төре яши: гади керпе, актүшле керпе, колаклы керпе. Соңгылары бик аз калган, сирәк кенә Чүпрәле, Буа, Апас төбәкләрендә очрыйлар.

Аларны саклап үрчетү зарур эш санала. Шул максаттан колаклы керпе Татарстанның хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау Кызыл китабына кертелгән. Керпеләр чәчүлекләрне агулы матдәләр белән эшкәртүдән зыян күрә. Иң явыз дошманнары: байгыш (мәче башлы ябалак), төлке; алар керпеләрнең яңа туган балаларын ашый. Урман бете — талпаннан зыян күрәләр.

Керпеләр — игелекле җәнлекләр: корткыч кимерүче бөҗәкләр һәм кортлары (личинкалары) белән тукланалар. Аларны ауларга эңгер-меңгердә, төнлә чыгалар. Колаклары яхшы ишетә, төрле исләрне дә әйбәт сизәләр, төсләрне әйбәт аералар, таныйлар. Кирәксә шәп сикерәләр, суда да оста йөзәләр. Октябрь-ноябрьдән апрель ахырына кадәр өндә ялгыз йоклыйлар. Уянып берничә көн үткәч, кушылу чоры (туйлары) башлана, җәй башында балалары туа. Керпеләр зирәк, тиз аңлаучан, зиһенле. Эреләре 4-7, ваклары 2-4 ел яшиләр».

Кич белән Гөлназ Энәбайны үләннәр арасына кертеп, бала ваннасы белән каплады, тыныч йокы теләде. Иртән торып аның янына килсә, керпе юкка чыккан, туфракны казып, ауга киткән. Кадерле балалар! Керпе очратсагыз, аны кыерсытмагыз, төрле ризыклар белән сыйлагыз! Сезнең игътибарлы, мәрхәмәтле мөгамәләгә, яратуыгызга ул канәгать, рәхмәтле булыр, сезне дә яратыр. Дорфа кыланып керпенең ачуын кабарта күрмәгез! Аның вак, кәкре тешләре бик үткен, кулыгызны тешләтмәгез.

Керпеләр белән ихлас дус булуыгызны теләп, Дәү әти — Марс Җамали улы Гаетов, галим, хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев