Язгы көн (хикәя)
Язгы көндә кояш көлеп карый. Карлар эри, урамнан гөрләвекләр ага. Балалар суда көймә йөздерә.
Язгы көндә кояш көлеп карый. Карлар эри, урамнан гөрләвекләр ага. Балалар суда көймә йөздерә. Әнә Марат дигән малай зур кораб алып чыккан. Бу корабны аның әтисе ясаган. Аның ике әтисе бар: берсе элекке әтисе, үз әтисе, берсе — бүгенге әти. Берсе ясамаса, берсе ясый... Ә менә Илнур дигән малайның кулында кечкенә көймә. Ул аны үзе ясаган. Шуңа да ул килбәтсез чыккан. Эченә су тиз керә…
Маратның корабы гөрләвек суында йөзеп китте. Малай аның артыннан йөгерде. Бик тиз күздән дә югалды. Илнурның көймәсе озак йөзә алмады, батты. Чөнки аның тишекләре, ярыклары күп иде. Илнур бу хәлгә елап җибәрде. Әйбәт кораб эшләргә аның әтисе юк иде шул…
— Сәлам! Ник елыйсың?
Илнур шундук борылып карамады әле. Бу бик тә таныш тавыш иде. Ә таныш кешегә күз яшен күрсәтеп торасы килмәде.
Менә ярты еллап инде шушы урамнан үтеп йөри ул. Иртән эшкә китә, кичен эштән кайта. Кайда торганын, кем белән яшәгәнен белми Илнур. Әмма шуны төгәл белә: бу кешенең малае юк, бәлки әле бөтенләй дә баласы юктыр. Өйләнмәгәндер дә әле. Шулайдыр... Өйләнгән булса, гаиләсе булса, баласы булса, бөтен уйлары алар белән булыр иде, Илнурның көймә йөздереп йөргәнен күрмәс тә иде ул... Тукталып та тормас иде... Илнурның хәлен сорашмас та иде... Ә ул тукталды, сорашты…
— Еламыйм... Су чәчрәде...
— Көймәң батып киткән икән...
— Әни көймә эшли белми, ә мин Маратның әтисе ясаган кебек ясый алмыйм... Әлегә ясый алмыйм...
— Ә әтиең? Әтиең ясап бирә алмыймы?
Илнур җавап бирмәде. Һаман шул бер нәрсә турында сүз озайтып торсынмы инде?! Юк аның әтисе. Булган ул, ләкин әнисе бу турыда сөйләргә яратмый... «Әтием юк минем», дисә, хәзер кызгана башлыйлар. Шуңа да очраган бер кешегә «Әтием юк минем, мин — ятим», дип аңлатып тормый. Кирәк тә түгел. Ул әнисе белән дә менә дигән яши... Әниле булу янында ярык көймә бик бәләкәй нәрсә. Аңа гына түзәргә була…
Әтисе юклыкны әйтмәсә дә, теге кеше Илнурның хәлен бик тиз аңлап алды, ахры. Кулындагы портфелен бер читкә куеп, аның янына, гөрләвек буена чүгәләде. Илнурның суга баткан көймәсен кулына алды, әйләндергәләп карады. Аннары кинәт кенә малайга табан борылды. Үзенең күк төсендәге күзләре белән Илнур күзләренә тутырып карады.
— Телисеңме, мин сиңа үзем көймә эшләп алып киләм. Әнә теге малайныкыннан ким булмаячак. Телисеңме?
Илнур хәзер «телим» дип әйтсенме? Юк, алай димәячәк. «Чит кешедән бер нәрсә дә сорама, бер нәрсә дә алма», — дип, гел колагына тукып тора аның әнисе.
— Үзең кара... телисең икән — эшләп алып кил…
Әйбәт чыкты, дип уйлады Илнур. Сорамады, ялынмады да, шул ук вакытта, эшләп алып килсә, каршы килмәячәген дә белдерде...
— Ярый, алайса, иртәгә алып килермен. Шушы урында очрашырбыз. Сау булып тор, яме...
— Пока…
Икенче көнне Илнур төштән соң ук урамга чыгып китте. Теге таныш абый белән очрашуга соңга калудан курыкты ул. Әнисенең:
— Кая болай ашыгасың, син бит дүртләр-бишләр тирәсендә генә урамга чыгу турында уйлый башлый идең?..
— Шулай кирәк. Очрашасы кешем бар.
— Шулаймыни?! Марат белән көн саен очрашасыз лабаса...
— Марат түгел ул...
— Ярый-ярый... Әйтмәсәң әйтмә. Юньле җирдә генә йөр, юньле кешеләр белән генә очраш, яме?! Һушлы бул. Син бит акыллы малай, барысын да аңларга тиеш...
— Аңлыйм, әни. Әйбәт кеше ул. Күренеп тора...
— Шулай дисәң генә инде... Ай Аллам, кара ничек үсеп киттең соңгы вакытта, әнә ничек зурларча сөйләшә башладың. Сөбехан Алла!
Илнур күрәсе кешесен көтә-көтә арып бетте. Иртәрәк чыкты шул ул... Ичмасам, иске көймәсен дә алмады, әнә, Марат кебек, йөздереп булашкан булыр иде...
Ниһаять, урам башында көткән кеше күренде.
Илнур шундук аңлап алды: яңа танышы сүзендә тормаган. Чөнки кулында бернәрсә дә юк! Хәтта портфелен дә алмаган бүген. Шуңа күрә дә Илнур аңа каршы бармады, юл читеннән ага торган гөрләвек читенә чүгәләп, кардан буа буарга кереште...
— Сәлам! Нихәлләр?
— Сәлам...
Малай исәнләшүен исәнләште, әмма күтәрелеп карамады.
Абый кеше барысын да аңлады. Ләкин акланып булашмады. Бары тик кулын гына сузды:
— Без бит кичә кул сугышмаганбыз. Кул сугышмагач, килешү дөрес булмый. Шулай диләр. Кул сугышмагач, онытыла да икән ул. Мә бишне, бир бишне! Без бәләкәй чакта шулай кул сугыша идек. Ну!.. Мә бишне!
Илнур барыбер сер бирмәде. Кул сугышмадык дигәч тә... Барыбер онытырга тиеш түгел иде ул. Ә үзе... олы кеше! Шулай да, гөрләвек читенә чүгәләп утырган килеш, күтәрелеп карамыйча гына, танышына уң кулын сузды. «Ярый, алайса, тик син мине үпкәләттең... Олы башың белән сынаттың...» дигән ишарә ята иде аның салмак хәрәкәтләрендә.
— Ну, пока! — дип, таныш абый китеп баргач та Илнур озак кына утырды әле аның кар буасын җимереп аккан гөрләвек читендә.
Өйгә кергәч, әнисе сорап булашты:
— Нишләп кәефең юк? Бер-бер хәл булмагандыр бит?
— Юк, нормально…
«Нормально» түгел, әлбәттә. Ничек әйбәт булсын, бу кешеләр олы башлары белән балаларны алдап йөрсеннәр дә, ул балаларның хәлләре ничек әйбәт булсын?! Ә бит Илнур, яңа дустым барлыкка килде, дип бик сөенгән иде. Эш көймәдә генә түгел. Әле бакчага гына йөрсә дә, моны гына аңлый Илнур. Ул хәтта яңа танышы белән аралашу турында планнар да кора башлаган иде. Абыйларга, әтиләргә генә бирә торган сораулары да бар иде. Беренче мәртәбә кем беләндер олыларча сөйләшергә уйлаган иде ул. Бик нык үчекләсәләр дә, ни өчен кызларга сугарга ярамый? Ничек альпинист булырга? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Их, ошый башлаган иде ул Илнурга. Хәзер ошамый инде. Ошамый, чөнки ул бу юлы да аны алдаячак. Иртәгә килмәячәк ул. Килсә дә, көймәсез генә киләчәк... Ә көймәсез... ул инде кирәк түгел.
Икенче көнне дә чыкты Илнур. Баштарак чыкмаска уйлаган иде дә... барыбер чыкты. Үзе чыкмады, гүя күңеле генә чыкты. Аның үзенең ул кеше белән эше беткән инде, ә менә күңеленең эше бетмәгән булып чыкты. Күңеленең чыгасы, яңа танышын тагын бер күрәсе, сынап карыйсы килде, ахры…
Үзе гөрләвек суында ботак кисәкләре агыза, үзе урамның аргы очына карап-карап ала. Әнә шул урам башыннан килеп чыга иде ул. Башта портфеле күренә иде, Аннары күзлегенең алтын кысалары кояшта ялт-йолт килә башлый... Бераз якынайгач, елмаеп җибәрә, исәнләшә... Юк, күренми. Ә бит вакыт инде... Бүген дә алдар микәнни? Алдады микәнни?
Шулвакыт гөрләвек инешендә көздән калган агач сыныкларын агызып булашучы кулларына нәрсәдер килеп кагылган кебек булды. Илнур, карашын урам очыннан алып, аска төшерде. Ә анда... суда күшегеп кызара башлаган бармакларына, «Ал инде кулыңа, менә мин килеп җиттем» дигән кебек, юынылган агач исләре аңкытып, бер матур, җыйнак көймә борынын төрткәләп тора иде...
Илнур шундук көймәне кулына алды, торып басты. Аның каршында бөтен йөзе, күзләре белән елмаеп таныш абый тора иде.
— Сәлам!
— Сәлам! — Бу юлы алар кул биреп күрештеләр. Бу, үзенә күрә, кул биреп башланган вәгъдәнең үтәлгән булуын да белдерә иде. Һәрхәлдә, Илнур шулай уйлады. Ул бик шат иде, хәтта бәхетле иде. Аның кинәт кенә бу шатлыкны, бу бәхетне әнисе белән бүлешәсе килде. Аның бит башка якын кешесе юк. Ә ниндидер олы шатлык булса, аны иң якын кешең белән бүлешергә кирәклеген белә Илнур. Бу хакта балалар бакчасындагы тәрбиячеләре гел сөйләп тора.
Илнур көймәне сул кулы белән күкрәгенә кысып тотты да, уң кулын танышына сузды.
— Әйдә...
— Кая!
— Әйдә минем белән.
Ризалыгын да сорап тормыйча, Илнур танышын сөйрәп диярлек үзе белән алып китте. Мондый чакларда нишләргә кирәклеген белеп бетермәсә дә, алтын күзлекле ир малайның теләгенә каршы килә алмады…
Аларның яшел капкалары бер капка аша гына. Бик тиз барып җиттеләр. Сөйләшмәделәр. Капкага килеп җиткәч кенә танышы Илнурдан сорап куйды:
— Сорау бирергә мөмкинме? — Җавап та көтеп тормыйча, соравын да бирде: — Без сезгә керәбезме?
— Әйе. Курыкма, әнием әйбәт минем.
— Куыкмыйм да... Тик без таныш түгел бит... Мин синең исемеңне белмим, ә син — минекен... Әйдә танышыйк: әниең алдында кыен хәлдә калабыз бит.
— Илнур.
— Нәрсә Илнур?
— Мин Илнур исемле, ә син кем?
— Мин дә Илнур. Илнур Габбасович. Карале, туры килүен әйт, ә? Ярты ел элек, сентябрьдә, мәктәп директоры булып сезгә эшкә килдем. Син укымыйсыңдыр әле, укысаң, белер идем...
— Мин өлкән группага йөрим. Укый-яза беләм инде. Беләсең килсә, мин гел бишкә генә укыячакмын!
— Анысын карарбыз... Ни диләр әле: алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме? — Өлкән Илнур тиз генә сүзне башка яка борып җибәрде. — Бәлки... бүген кереп тормабыз? Башка вакытта, ә?
— Юк, бүген кирәк. Әнигә әйтәсе сүзем бар. Ул сүзне әйткәндә син кирәк. Мин әйткәндә «Әйе, шулай» диярсең. Әйдә инде керәбез...
Өйдә аларны түр бүлмәдәге әнисенең ягымлы тавышы каршы алды:
— Кайттыңмы, улым? Кулыңны юып ал да утыр, бүген нигәдер өстәлне залга көйләргә булдым, син яраткан пәрәмәчләрне пешердем...
— Әни!..
— Нәрсә, улым? — Кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә түр яктан килеп чыккан ана кеше, улы белән килеп кергән чит кешене күргәч, егылып китә язды:
— Нәрсә булды, балам? Тагын нәрсә эшләдең инде?
— Әнием, берни дә булмады. Ә, булды-булды... Мин бүген үземә әти алып кайттым! Аның исеме дә Илнур. Менә ул миңа көймә ясап бирде...
Нәрсә турында сүз барганын аңышып җитмәгән өлкән Илнурга исәнләшәсе генә калды:
— Исәнмесез... Гафу итегез, әлегә мин берни дә аңламыйм...
— Мин дә аңламыйм, шундый юмормы бу?
— Чын бу, әни!.. Менә бу абыйны мин әти итәм. Аның балалары юк, ә минем әтием юк. — Менә ул өлкән Илнурның кулларыннан тарткалый башлады: — Әйт инде: «Әйе, шулай», диген... Килешкән идек бит…
Өлкән Илнур, эшнең зурга китеп барганын күреп, малай янына чүгәләде. Аның ябык беләкләреннән тотып, дымлана башлаган күзләренә төбәп карап, нидер аңлатмакчы булды. Ләкин, бу баланы рәнҗетмәслек итеп, нидән башлап китәргә кирәген белеп бетерми иде, ахры, пауза озаккарак китте. Ул арада кечкенә Илнур үз сүзләренә дәлилләр китерә башлады:
— Үзең миңа көймә ясап бирдеңме? Бирдең. Безнең урамда андый көймәләрне әтиләр генә ясый...
Ана кеше, түзмәде, малайның икенче ягына чүгәләде.
— Илнур, алай ярамый, урамдагы һәр танышны «әти» урынына алып керү килешә торган гамәл түгел. Ул бит миңа, сиңа бөтенләй ят кеше...
— Юк, ул миңа ят түгел, без аның белән танышлар, ул миңа көймә ясап бирде... Ул мине ярата...
Шунда көтелмәгән кунак та сүзгә кушылды:
— Әйе шул, без ят кешеләр түгел. Илнур миңа ошый. Мин әле өйләнмәгән, Илнурны күргән саен: «Өйләнеп, малай туса, менә шушы малай кебек булсын иде», — дип китәм.
Кечкенә Илнурга шул җитә калды:
— Күрдеңме инде, әнием, күрдеңме? Ишеттеңме? Әти ул миңа, әти! — Малай, үзе дә сизмәстән, өлкән Илнурга табан омтылды, хәтта аны муеныннан кысып кочаклап алды. Кочаклап алды да, яңакларын аның иңбашына куеп, күзләрен йомды…
Шул мәлдә бер-берсен беренче тапкыр гына күргән ике кешенең карашлары очрашты. Дөресрәге, табышты... Алар бер авыз сүз сөйләшмичә, күз карашлары белән генә аралашалар иде. Белеп, аңлап, аңышып түгел, бары тик тоеп кына, тоем, ым-ишарә дәрәҗәсендә генә. Әле чын тормышка ерак, тик инде яңа язмыш туып килә, һәм ул язмыш бу ике кешегә дә бәхет вәгъдә итә иде...
...Илнурның яраткан пәрәмәчләре белән чәй эчтеләр. Бик тирәнгә кермичә генә таныштылар, моннан соң да очрашып, аралашып торырга сүз куештылар. Бу очрашуларның бигрәк тә кечкенә Илнур өчен кирәк булуын бер-берсенә дәлилләргә тырыштылар. Бераздан алар үзләренең аулакта калуларын төшенеп алдылар, өстәл артыннан дәррәү кузгалып, тәрәзәгә капландылар. Җылы, кояшлы язгы көндә гөрләп аккан гөрләвектә көймә йөздереп йөргән Илнурны күргәч, икесе дә җиңел сулап куйдылар һәм, үзләре дә сизмәстән, бөтен йөзләре, күзләре, күңелләре белән бер-берсенә карап елмайдылар...
20 декабрь, 2023
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев