Яхшылык бәласе
Нәрсә булды, дип сорыйсызмы? Булды инде хәлләр, булды.
«Ит яхшылык — көт явызлык», — дип сөйлидер ие каравылчы Мочтак бабай. Дәрес әйткән икән, малай. Үз башымнан үтмәсә белмичә йөрер идем әле, билләһи. Нужа бабай өйрәтә икән ул. Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, шул кирәк минем ише ачык авызга!
Нәрсә булды, дип сорыйсызмы? Булды инде хәлләр, булды.
Шулай беркөн мәктәптән кайтып кердем. Гадәттәгечә портфельне почмакка атып бәрдем. Тамак ачкан. Өстәл янына утырып тиз-тиз генә ашарга керештем. Бер дә уйламаганда, ут капкандай, ишектән атылып-бәрелеп күрше малае Руслан килеп керде.
Аны күргәч күзләрем шардай булды, кулымнан кашыгым төшеп китә язды. Бәбәкләре тонган, тыны кысылган.
— Син нәрсә кеше куркытып йөрисең? — Помоги, Аблеев, — ди бу урысча, — ничава ни выходит.
— Ишту ни выходит? — дим аныңча авыз кылтайтып, - моя ваша ни понимай. Безнеңчә сөйлә.
Руслан татарча ничек аңлатырга белмичә туктап калды. Кая инде ул аңа авыз тутырып татарча сөйләшү. Мәчтүрә әби әйтмешли, әлифне таяк дип тә белми бит ул. Һаман үзенекен сукалавын белә:
— Стихотворение про козы не могу выучить, слова не понимаю, — ди бу еламсырап.
— Ну и ишту? Ачу китереп йөрмә әле монда. Күрмисеңме, я занят, — дим, бәрәңге шәңгәсен сыпырта-сыпырта.
Дөресен әйткәндә, бик яратып бетермим мин аны. Ни өчен икәнен үзем дә белмим әле. Мужыт, шәһәрчә «тәти» булып киенеп йөргәне өчендер. Ә мужыт бөтен фәннәрдән дә әйбәт укыганы өчендер. Узган көз Казаннан кайтып төште ул. Әнисе, берәр ел Мәчтүрә әбиең янында яшәрсең, дигән. Инде ярты ел үтте, ник татарча бер сүз әйтсен. Казанда гел урысча укыган, ди. Шулай була ул татар теле дәресеннән качып урамда «трай» тибеп йөрсәң.
Мин, мәсәлән, ике телне дә ничава гына сукалыйм. Дөрес, кайчак «мой»ның, Такташ бабай әйтмешли, муенын борып куйгалыйм куйгалавын. Булса соң, мин бит авыл малае. Шәһәргә баргач өйрәнермен әле. Авылда нигә кирәге бар урысчаның. Ишегалдында тавыклар белән сөйләшергәме?..
Күз кырые белән генә Русланны күзәтәм. - Ул ах-вах килә. «Әһә, мәйтәм, белдекле булып кыйланып йөргән идең, хәзер мин кирәк булдыммы?»
Күкрәгемне киереп, шыпырдый-шыпырдый чәй эчүемне дәвам иттем.
— Аблеев, прошу тебя, парин, помоги, — ди бу һаман. Каныкты бит тәки. Ващеты, минем мескен кешеләрне кызгана торган гадәтем бар. Бу юлы да ничектер жәлләп куйдым үзен.
— Ладны, ладны, җылама түлке. Давай, китабыңны, - дидем йомшарып. Ул шатланып миңа китабын сузды. Бераз уйланып тордым да, ак кәгазьгә шытырдатып язып бирдем моңа тәрҗемәсен.
— Мә, ал, — мәйтәм. — Мин язганча ятласаң, «пятак» әбеспичан. Барысы да шаккатырлар әле.
Руслан сөенеченнән нишләргә белмәде. Кулларымны каты итеп кысып:
— Ты настоящий друг, Аблеев. Век не забуду. Проси что хочешь. Все сделаю, — диде.
— Чынмы? — мәйтәм.
— Слово, джәнтәлмәнә, — ди бу күкрәк кагып.
— Алайса син миңа сары саплы пәкеңне бир, — дим ышанмыйча.
— На, пажалыста, бери, не жалкы, — дип Руслан кесәсеннән пәкесен чыгарып миңа сузды да, кош тоткандай чыгып чапты.
Иртәгесе көнне әдәбият дәресендә барыбыз да «Кәҗә белән Гали» шигырен укытучы апага сөйләп күрсәттек. Мин бераз ялгыштым, шуңа «дүртле» булды.
Инде партасында түземсезләнеп май кояшыдай балкып утырган Русланга чират җитте. Аның әле беренче тапкыр татарча шигырь сөйләве, шуңа күрә укытучы апа соңгарак калдыргандыр инде.
Руслан кара такта янына чыгып басып, шигырь сөйләргә әзерләнә. Дулкынлана, вакыт-вакыт күзлеген тезәткәли, борынын тартып куя. Үзе шулай да бик канәгать күренә.
— Йә, Сәлимов, башла! — диде укытучы тыңларга хәзерләнеп. Руслан тамагын кыргалап алды да сөйли башлады.
— Безнең Галий очень дружно кадзя белян...
Класс шигырьнең беренче юлларын ишетүгә телсез калды. Бүлмәдә хәтта чебен очканны ишетерлек тынлык урнашты.
Мин ашыгып авызымны капладым, партага чума төштем.
— Мона кадзя смотрит ита таразадан...
Укучылар көлергәме-көлмәскәме белмичә авызларын ачып укытучы апага карадылар. Ә укытучы апа берни булмаган кебек, ирененә кулъяулыгын тидергән килеш, тәрәзәгә карап басып тора бирде.
Руслан аның саен канатлана-канатлана тезде:
— Галий аны угощает печан билан, Кадзя, спасибо, говорит, сакалын качает.
Мондый түләүсез кәмиткә башка түзәр хәлем калмады, тынлыкны бозып, тыела алмыйча пырхылдап көлеп җибәрдем. Шуны гына көткән диярсең, бөтен класс миңа кушылып шаркылдый башлады. Көлү тавышына күрше класслардан балалар йөгерешеп керде. Ә без һаман көләбез. Руслан берни аңламыйча күзләрен томырып бер укытучыга, бер безгә карый. Битеннән тир ага
Ниһаять, укытучы апа телгә килде:
— Туктагыз! Җитте!!! — диде ул кулъяулыгы белән күзенә бәреп чыккан яшьләрен сөртә-сөртә. Аннары Руслан янына килеп басты да, тилебәрән орлыгы ашаган кеше белән сөйләшкән кебек пышылдап кына сорау бирде:
— Сәлимов, әйт әле, бу кем шигыре?
Руслан бераз икеләнеп торды. Шуннан соң әйтеп куйды:
— Габдулла Тукай язган ведь.
— Тукай андый шигырь язмаган. Каян алдың син аны?
Руслан ни әйтергә белмичә аптырап бер миңа, бер укытучы апага текәлеп карап торды.
— Я, мин тыңлыйм, — диде укытучы апа күзлеген салып. Руслан, ниһаять, ярамаган эш эшләгәнен аңлады булса
кирәк, классны яңгыратып әйтеп салды:
— Аблеев бирды.
Барысы да ялт итеп миңа карадылар. Эсселе-суыклы булып киттем. «Тагын эләгә икән», — дигән уй баштан узды. Укытучы апа миңа текәлде. Мин торып бастым.
— Их, Әбләев, Әбләев. Нишләргә инде синең белән? - диде укытучы апа хәлсезләнеп.
Мин дәшмәдем.
— Йә, нәрсә, телеңне йоттыңмы әллә? Җавап бир! - диде катгый итеп. Мин башымны ия төштем. Аннары үпкәләгән кыяфәт чыгарып мыгырданып куйдым:
— Мин нәрсә, «Помоги, помоги», дип аптыраткач, урысчага тәрҗемә иткән идем, — дидем гаепсез кешедәй.
— Ишкәнсең икән ишәк чумарын, — диде укытучы апа. - Безнең класста икенче Тукай барлыгын белми идем әле.
– Рәхмәт, Әбләев, күземне ачтың, — дип өстәде.
Класс рәхәтләнеп көлде. Аннары ни булды, дисезме? Дәрестән соң җыелыш җыеп, мине әйбәтләп кенә пешерделәр. Русланнан гафу үтендерделәр. Шунысы жәл: сары саплы пәкедән колак кактым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев