Ярыш... (Булган хәл)
Поши бар көченә чаба. Әмма алар тиз арый. Тыннары кысыла. Көчләр тигезсез....
Берзаман, мылтыгымны алып, ауга җыендым. Кырга чыгып, ике-өч чакрым үтүгә, ни күрим, ике соры бүре пошины эзәрлеклиләр. Икесе ике яктан йөгерәләр. Поши әле алардан ерак, ярыйсы гына ара калдырып чаба. Күрәсең, аны бүреләр яңарак кына күреп алган. Пошиның мәһабәт гәүдәсе, мөгезен арткарак чөеп, бөтен көченә йөгерүе сокландыра. Кем тизрәк, кем остарак, кем көчлерәк? Күренеп тора: бүреләр ач, ауга чыкканнар. Поши җан-фәрманга йөгерә, җир өстеннән очып барган кебек. Бүреләр дә - көчле, оста аучылар, акыллылар, хәйләкәрләр. Алар үзләрен бу тирәдә хуҗа итеп сизәләр, бу - аларның ау җирләре. Пошиның эзенә басып киләләр. Поши бар көченә чаба. Әмма алар тиз арый. Тыннары кысыла. Көчләр тигезсез. Бүреләр түзем, алар икәү, ике яктан киләләр. Аралары кыскара бара...
Мин, аларны яхшырак күрер өчен, калку җиргә менеп күзәтә башладым. Шулчак поши мине күреп алды да, кинәт миңа таба борылып, сулышы ачылгандай, җиңелрәк йөгерә башлады. Бүреләр дә, аның юлын кисеп, тизлекләрен арттырдылар. Аралары якынайганнан-якыная бара. Поши да дошманнарының көчле, оста аучылар икәнен сизә. Поши минем янга килеп җитте дә янәшәмә басты. Селкенми дә басып тора. Алып җанвар. Мөгезе белән бер селтәнсә, очыртып кына җибәрәчәк. Зур, көчле поши, торыклары озын, биеклеге ике метр чамасы булыр, тиресе коңгырт төстә, аяклары аксыл. Пошиның борын өсте бераз дугаланып тора. Муенында алкасы бар. Куркуыннан калтырап тора. Авыр сулый, тирләгән.
Бүреләр тагын бераз килделәр дә шып туктап калдылар. Безне күзәтәләр. Бераз карашып торганнан соң, тагын безгә якыная башладылар. Алар ач, күзләре яна, аларга корбан кирәк. Кешедән дә курыкмыйлар. Кулыма мылтык алдым. Бүреләр, мылтык күреп, арткарак чигенделәр, әмма китәргә уйламыйлар. Арлы-бирле йөреп алдылар.
Янымдагы поши бер бүреләргә, бер миңа карый. Бүреләрдән сакланыр өчен, ул миңа килеп сыена. Кешегә... Гаҗәп. Бер бүре күңелгә шом салып улап куйды. Аларның ач күзләре ялтырый. Поши еш-еш сулый, зур күзләре белән миңа өметләнеп карый.
Мин, бүреләр ишетсен дип, мылтыгымның чакмасын каты итеп ачып яптым. Аннан соң, алга атлап, мылтыгымны ерткычларга төзәдем. Бүреләр шунда ук, сикерешеп, агачлар арасына качтылар. Әмма әле шунда йөреп торалар. Китәргә җыенмыйлар кебек. Тагын бер-ике адым ясап, мылтыктан атып җибәрдем. Бүреләр янындагы агач яфраклары коелды. Мылтык тавышы тирә-юньне яңгыратты. Шулчак һава да сафланып калган кебек булды. Кош-кортлар, куркып, дәррәү һавага күтәрелделәр. Мылтык тавышыннан куркып, бүреләр дә китеп югалды. Күрәсең, дары исе аларга да барып җиткән. Куркыныч юклыгын аңлап, поши да тынычланды. Бераз колакларын селкетеп, тын калып торды. Янына барып, муеныннан сыйпап алыйм дип, пошига борылдым. Тик шул ук мизгелдә поши үз юлына йөгереп китеп тә барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев