Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әгәр дә…

“Әгәр дә Кыш бабайны күрсәгез...”, “Кыш бабайдан ни сорар идегез?”

Вәт сәер инде бу укытучы! Егерме беренче гасырда!.. Интернет заманында!.. Кыш бабайга хат язарга ди бит! Алламыни ул?! Бөтен сораганны әкияттәге тылсымчы да үтәми әле...

Нариман, авыз эченнән генә мыгырдана-мыгырдана, фатир ишеген ачты. Болай да уку-язу эшен җене сөймәгән малай өчен башка сыймаслык акылсызлык иде бу. Әнә, әйтсеннәр энесе Аязга, ул күптән инде әнисе белән бергәләп хатын язып җибәрде. Диснейлендка барасы килә, имеш! Килер ул. Нариманның килмиме әллә? Диснейлендка билетны Кыш бабай түгел, әтиләре алганын белерлек яшьтә булгач, бу уен-муеннары ачуын гына китерә аның. Ә әтисе «кызыл кар яугач» диячәк. Ул гел шулай ди.

Ишек ачкычы шапылдап урындыкка килеп төште.

— Нәрсә, кәеф юкмы әллә?

Бүлмә ягыннан ишетелгән тавыштан, дерт итеп, сискәнеп куйды малай. «Карак!» Беренче уе шул булды.

— Әйдә, кер, кер! Карак түгел мин.

«Уйларны укый! Беттем!»

— Бетмәдең-бетмәдең. Көттең син мине! Элегрәк. Ышанган чагыңда.

Нариман телефонын видео режимына көйләде дә сак кына бүлмәгә таба атлады. Исәбе — куркыныч булуын сизү белән, тиешле төймәгә басу иде. Әтисе, хәбәрне алса, шундук кайтып җитәчәк.

Ләкин ...бүлмә уртасындагы кәнәфидә җәелеп утырган Кыш бабайны күрүгә, кулындагы телефонын да, ачылган авызын да ябарга онытты Нариман. Кыш бабай, малайның гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләренә бераз көлемсерәп карап торды да:

— Чын мин, чын, ышанмасаң, сакалымнан тартып кара, — дип куйды.

«Берүзем өйдә калгач» дигән комедия герое исенә төште Нариманның. Нәрсәгә куркып торырга соң, ул Стивеннан бер яшькә зуррак та әле! Малай, батыраеп, сакалбай янына якынлашты. Каты итеп (ябыштырган икән — кубарлык итеп!) тартты да читкә тайпылды. Сакал чын иде!

— Ай-яй, малай! Тарт дигәч тә, өзеп ал димәдем бит мин, — дип башын чайкады Кыш бабай. — Йә, ышандыңмы инде? Кыш бабай мин, Кыш бабай!

— Кыш бабайлар булмый! Аларны кешеләр уйлап чыгара. Балаларга бәйрәм ясар өчен. Син, бабай, нинди бабайдыр, белмим. Бәлки, берәр театр артистыдыр син?

— Алайса, синең фатирыңа ничек килеп эләктем соң мин?

Нариман аптырап калды. Чыннан да, ничек керде микән ул?

— Әәәә, аңладым. Әтиләрнең дустыдыр әле син, ачкычны алар биргәндер.

Шулвакыт Кыш бабай утырган кәнәфи бушап калды. Малай, як-якка каранырга, ни булганын аңларга да өлгермәде, ул янә үз урынында утыра иде инде.

— Карале, дустым. Бу ышанмавың белән ялыктыра башладың бит әле син мине. Менә виртуаль дөньяны яратасың бит әле үзең. Аны юк дип әйтә аласыңмы? Ярты көнең шунда уза. Бу синең өчен чынбарлык түгелмени?

— Юуук, ул башка нәрсә.

— Пәри башка, җен башка димәкче инде син алайса. Ә менә шул ук җеннәр, йорт ияләре! Хәтерлисеңме, әбиең сиңа «Сыерың бозаулады, Гайшә әби, тор, дип уятты бит, рәхмәт төшкере» дип сөйләгән иде. Абзар иясе турында. Син полтергейст дип беләсеңдер инде аларны, егерме беренче гасыр баласы! Менә шуның кебек инде без яшәгән чынбарлык та. Параллель яшәп ятабыз шулай. Кайвакыт сезнең —кешеләрнең дөньясына да чыгып керәбез.

— Хммм... — Нариман ни дияргә белми аптырап калды.

— Карале, дустым, син һаман ышанмыйсың инде миңа, әйеме? Могҗизага ышанырга кирәк! Ә Диснейлендка синең дә барасың киләме соң? Мин Аяздан гына хат алдым бит, — дип күз кысты Кыш бабай.

Малай, ыкы-мыкы килеп торган арада, кәнәфи янә бушап калды. Нариман күпме генә көтсә дә, Кыш бабай яңадан пәйда булмады.

Ул укытучы әйткән хатны язарга утырды: «Исәнме, Кыш бабай!..»

Хатны тәмамлаганда, күзе тәрәзәгә төште. Ә анда энеләрен җитәкләгән әтисе белән әнисе ни турындадыр сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә өйләренә якынлаша иде. Энесенең авызы колакта, сөенеченнән бер атлыйсын ике атлый. Кулында — ниндидер хат. «Диснейленд!» дигән уй йөгереп үтте нишләптер Нариманның башыннан. Һәм үзенең дә авызы ерылды. Үзе белән булган хәлләрнең чынлыгына ышана башлаган иде инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай хикәя хат могҗиза яңа ел