Эт гомере
«Сарбайны озаграк яшәтәсем килә» дигән соңгы сүзләр минем хәтеремдә һаман кабатланып тора.
Сары йомгак сыман бу маэмайны каяндыр Кадыйр абый алып кайтты. Сары булганы өчен без аңа Сарбай дип исем куштык. Сарбай, күптәнге танышлары янына кайткан кебек, беребездән дә ятсынмады. Без дә аны бер күрүдә яраттык.
— Минем мыек төсле икән, йортка төс булыр,— диде әти, көлемсерәп.
Тик әни генә өнәп бетермәде.
— Йортта болай да мал-туар җитәрлек, тагын бер тамак өстәлде,— дип куйды.
— Үзебез карарбыз, әни,— дидек без Кадыйр абый белән беравыздан һәм шундук эшкә керештек. Иске-москы такталардан оя әмәлләдек, эченә калын итеп салам түшәдек.
Шул көннән башлап мәктәптән кайтканда анда-монда уйнарга сугылыш юк, турук өйгә ашыгабыз. Безне, койрыгын болгый-болгый, ишек алдында нәни дустыбыз каршылый. Ул да сагынып-зарыккан, сумкабызны куйганны көтәргә дә тәкате юк, шундук, ыр-ыр килеп, ишек алды чирәмендә тәгәри-тәгәри уйнарга тотына.
Беркөнне Кадыйр абый әйтә:
— Мунча төнлегеннән чыгарсаң, эт усал була икән,— ди.
Алып киттек Сарбайны мунчага. Башта пар салып, каен себеркесе белән чаптык үзен, аннары ай-ваена карамыйча, этә-төртә төнлектән чыгарып җибәрдек.
Әллә шуның файдасы тиде — Сарбаебыз, чыннан да, усал эт булып үсте. Усал, ләкин акыллы һәм гадел иде ул. Бик якын танышларыбызны, дусларыбызны гына үз итә, башкаларны капкага якын да китерми. Хәтта чит-ят кош-кортка кадәр таный. Тавыклар янына күрше әтәче керсә, шундук пыран туздырып чыгара.
Кыскасы, йортка төс булуы белән Сарбаебыз торган саен үзен яраттыра барды.
Әни генә: «Тавыкларны куркытып бетерә!» яки «Ахирәт дустымны кертмичә интектерә» кебек сүзләр белән ризасызлык белдергәләп тора. Сарбай аңа сарылып, аякларына сырпаланып та карый, әмма әни йомшармый.
— Кит әле, әрәмтамак! — дип кенә куя.
Еллар үтте. Без дә үсеп җиттек. Сары йомгак — Сарбаебыз да бүрек колакчыннарыдай салпы колаклы, томрап торган эт булды.
Мәктәпне тәмамлагач, Кадыйр абыйны армиягә алдылар. Аны озатканнан соң, әни ничектер боегып-уйчанланып калды. Ә иң гаҗәбе: Сарбай турында кайгыртучан, хәтта артык кайгыртучан булып китте.
Кадыйр абыйга хат язганда:
— Ә Сарбайдан — сары туптан сәлам яздыңмы соң? — дип куя.
Яки:
— Көн бозылып-буранлап тора, «сары туп»ның оясына саламны күбрәк түшә,— ди.
Яисә:
— Сарбайны ашаттыңмы әле? — дип әледән-әле искә төшерә.
Беркөнне чик буеннан килгән зәңгәр конверттан фоторәсем дә чыкты. Кадыйр абый автомат тотып төшкән. Янында колакларын тырпайткан ниндидер эт тә бар. Әни башта:
— Анда да шул гадәтен ташламаган икән,— дип көлде.
Аннары:
— И-и, бу эт безнең Сарбайга бөтенләй охшамаган, эт түгелдер бу, бүредер бу,— дип көнләшүгә якын бер хис белән кашларын җыерып куйды.
Фотоны Сарбайга да күрсәттем. Абый янындагы этне күргәч, ул өреп куйды. Ул да көнләште, ахрысы.
...Гаиләдә иң яшь саналган Сарбаебыз барыбыздан да алда картайды. Кадыйр абый хезмәтен төгәлләп кайтканда ул инде колакка да катыланган, сизгерлеге дә кимегән иде. Солдат шинеле кигән хуҗасына башта карлыга-карлыга өреп маташты. Аннары, шуның оятыннан булса кирәк, атна буе диярлек оясыннан чыкмый ятты.
Мин, чират җитеп, солдатка киткәч, әни миңа да Сарбайдан сәламнәр яздырып торды. «Хәзер инде Сарбайга синең төсең итеп карыйм, улым,— дип яздырды ул.— Тәрбиядә генә тотам үзен, озаграк яшәтәсем килә...»
...Инде яраткан этебез дә, әти-әни дә күптән дөнья куйдылар. Ләкин әнинең «Сарбайны озаграк яшәтәсем килә» дигән соңгы сүзләре минем хәтеремдә һаман кабатланып тора. Ул сүзләр еллар узган саен фәлсәфи мәгънәгә ия була бара шикелле.
Кешенең әти-әни канаты астында булуы, иң күңелле яшәү еллары эт гомере кадәр генә икән бит... Шуңа күрә дә Сарбайны озаграк яшәтәсе килгәндер әнинең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев