Чишмә җыры
Пар каен. Сандугач чутылдый. Чишмә челтери. Челтерәми — җырлый. Тукталмый, өзелми торган мәңгелек җырын дәвам итә...
Җәйге кыска төн. Хәсәнгали бабайлар йортын каплап торган пар каен яфракларыннан тирә-якка хуш ис бөркелә. Көндезге кояшның кызуы Хәсәнгали бабайлар өенең бүрәнәләренә дә сеңгән. Өй эче бөркү, йокыга китә алмыйча, йомшак түшәктә әйләнгәләп яткан Хәсәнгали бабай торып тәрәзәне ачты. Тәрәзәдән саф, салкынча һава бәреп керде. Хәсәнгали бабай урынына барып ятарга теләгән иде, нидер ишетеп туктап калды. Рәшәткә буенда үскән пар каен ягыннан кемнәрнеңдер сөйләшкәне ишетелде. Үзләре күренмиләр, аларны куе канәфер куаклары каплап тора. Кемнәр булыр икән?.. Хәсәнгали бабай, колакларын торгызып, тәрәзәдән башын сузды.
— Ишетәсеңме, Миләүшә, чишмә җырлый. Син, Миләүшә, чишмә телен аңлыйсыңмы? Дөньяда Мөнир белән Миләүшәдән дә бәхетлерәк кеше юк дип җырлый ул...
Хәсәнгали бабай тыныч кына йоклап яткан Гөлҗиһан әби янына килде.
— Карчык, дим, карчык, сиңа әйтәм, тор әле. Гөлҗиһан әби куркып уянды. Ни булганын абайлый алмыйча, як-ягына карангалап куйды. Каршында басып торган картын күргәч, кабаланып идәнгә төшә башлады.
— Әллә көтү куалармы?
— Юк, карчык, көтүгә иртә әле. Кил әле син монда, тыңла.
— Ни бар?
Гөлҗиһан әби тәрәзәгә килеп тышка карады.
— Бернәрсә дә юк лабаса.
— Әкрен, карчык, куркытырсың. Әйбәтләбрәк тыңла... Ишетәсеңме?
Пар каен янындагы сүзләрне ишеткәч, Гөлҗиһан әби:
— Кемнәр соң болар? — дип, картының колагына пышылдады.
— Егет белән кыз.
— Нәрсә сөйләшәләр соң алар?
— Әй, карчык, дөньяга яңа туган кебек. Ике гашыйкның ни сөйләшкәне билгеле инде. Аларның сүзләре сиңа нигә кирәк? Картаймыш көнеңдә кыз белән егет сөйләшкәнне тәрәзә ачып тыңлап тормасаң, эшең беткәндер шул. Килешмәгәнне. Гайбәтче хатыннар шикелле. Әйдә ят.
Карчыгының бер гөнаһсызга гаепләве Хәсәнгали бабайны рәнҗетте булса кирәк, ул дәшми-нитми өстәл янындагы урындыкка барып утырды. Гөлҗиһан әби мич сырыннан шырпы алып сызды да стенадагы сәгатькә карады:
— Сәгать бер тулып килә, таң атар вакыт җиткән ләбаса,— дип, татлы йокысын бүлдергәнгә картын битәрли-битәрли, урынына кире менеп ятты. Тик карт кешеләрнең йокысы бер өзелсә, тиз генә ялганмый шул: Гөлҗиһан әби дә, аһ-уһ килеп бераз ятканнан соң, яңадан торып утырды. Хәсәнгали бабайның, тәрәзә яңагына таянып тагын тышны күзәтүен күргәч, пошаманга төште. «Ни булган соң аңа бүген? — дип уйлады ул.— Әллә акылы җиңеләя башлаганмы?! Алла сакласын».
— Сиңа әйтәм, ярты төндә...
Гөлҗиһан әби сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, чишмә ягыннан кемдер өздереп-өздереп гармун сыздырып җибәрде. Ул түзмәде, ачык тәрәзә каршына, карты янына килде. Гармун тын алган арада, чишмә челтерәве ишетелә, аңа пар каен янындагы егет белән кызның сүзләре өстәлә.
— Дөнья матур бит, әйеме, Мөнир?!
— Бик.
— Нигә матур икән ул?
— Син матур булганга, Миләүшә.
— Мөнир, Саҗидәләр кайтып китте.
— Без дә кайтыйк дисеңме? Иртәгә килерсеңме?.. Егет белән кызның тавышлары ерагайгач, Хәсәнгали бабай, якын кешесеннән аерылгандай, авыр сулап куйды. Ләкин бу юлы Гөлҗиһан әби аны ачуланмады. Ул да әле яңа гына ишеткәннәренең тәэсирендә иде, күрәсең. Алар берара, тәрәзәдән күзләрен ала алмый, тын гына басып тордылар. Офыкта, җир өстенә күксел яктылык сирпеп, таң сызыла башлады.
— Менә ничек бит ул, карчык,— дип, тынлыкны бозды Хәсәнгали бабай.— Хәзер ятсак та була.
Иртән Хәсәнгали бабай, кулына пычкы, балта тотып, пар каен янына чыкты. Анда нәрсәдер үлчәп-исәпләп таптанып торды да яңадан ишегалдына керде, өй түбәсен ябарга дип әзерләп куйган такталарның әле берсен, әле икенчесен алып, әйләндереп-әйләндереп карады. Хәтта Гөлҗиһан әбинең: «Сиңа әйтәм, нишләвең?»— дип соравын да ишетмәде ул, авыз эченнән генә «Көзге ачы җилләрдә»не көйли-көйли такта сайлавында булды.
— Әллә өй түбәсен кузгатырга җыенасыңмы, карт?
— Юк ла.
— Нишлисең соң ул такта белән?
— Утыргыч ясыйм.
— Ниткән утыргыч?
— Каен янына.
— Каян уйлап чыгардың әле аны?.. Хәсәнгали карт утыргычка дигән тактаны рәшәткәгә сөяде дә өйдән кадак тартмасын алып чыкты. Гөлҗиһан әби аның артыннан ияреп йөрде:
— Сиңа әйтәм, санаулы тактаны турап, ниемә кирәк ди ул утыргыч?
— Әй, карчык,— диде Хәсәнгали бабай,— күрдең ич инде төнлә. Безне санга сугып, егет белән кыз өй артыбызга килгәннәр икән, рәхәтләнеп утырып сөйләшсеннәр. Шөкер, өебез әйбәт урында: чишмә дисәң, чишмәсе якын... бакчадагы пар каены үзе генә дә ни тора.
Гөлҗиһан әби картының сүзләрен көлемсерәбрәк тыңлады: янәсе, егет чагыңда да шундый җилбәзәк идең, һаман шул гадәтеңне ташлый алмыйсың.
Хәсәнгали бабай рәшәткә янында шактый озак кайнашты. Гөлҗиһан әбинең чәй эчәргә чакыруына да:
— Ашыкма әле, карчык, чәй качмас, дип кенә җавап бирде.
Ниһаять, пар каен төбендә утыргыч әзер булды. Хәсәнгали бабай, читкәрәк китеп: «Ярыйсы гына булды бугай»,— дип сөйләнә-сөйләнә, аңа сокланып карап торды. Аннан өйгә кереп, карчыгын алып чыкты.
— Яле, карчык, ни әйтәсең?
— Күрерләр дә китәрләр. Утырмаслар да әле.
— Утырырлар. Яхшылыкның кадерен белсәләр, утырырлар. Яле, карчык, кил әле, ничегрәк икән?
Гөлҗиһан әби:
— Кит, кит, кыланма,— дип тартылып караган иде, ахырда, кызык тоелды, күрәсең, карты янәшәсенә утырып, яулык чите белән йөзен яшергәндәй итте.
Көлешеп алдылар.
Чәй эчкәндә дә сүз шул утыргыч хакында, егет белән кыз турында барды. Килерләрме? Килгәч, ятсынып кире китмәсләрме?
Күк йөзендә исәпсез-хисапсыз йолдызларын кабызып, караңгы да төште. Шуны гына көткәндәй, Идел тавы артыннан ай күтәрелде. Аның нурлары, каен яфраклары аша үтеп, Хәсәнгали бабайлар өенең ачык тәрәзәләрендә чагылды.
— Әллә ябыйкмы,— диде Гөлҗиһан әби,— тәрәзәнең ачык икәнен күрерләр дә шикләнерләр.
— Ашыкмыйк, карчык, торыйк әле. Килсәләр, ябарбыз. Әйбәтләбрәк тыңла әле, аяк тавышлары ишетелмиме?
— Килмәсләр лә.
— Тукта әле.— Хәсәнгали бабай сагаеп тышка карады.— Киләләр!
— Яп тизрәк! Аз гына калдырыйк.
Рәшәткә янында егет белән кыз күренде. Туктадылар.
— Мөнир, нәрсә бу? Кичә юк иде ич.
— Белмим.
— Әйдә, китик.
— Кая?
— Йә утыргычның ияләре килеп чыгар.
— Сезнең өчен ул, тилекәйләр,— дип, чак кына кычкырып җибәрмәде Хәсәнгали бабай. Ярый әле вакытында тыелып калды. Югыйсә кыз белән егетне куркытып, көн буе эшләгән эшен әрәмгә җибәрә иде бит.
Башта утыргычка егет утырды.
— Бу — безнең урын, Миләүшә,— диде ул,— аны иң элек без таптык. Кил, утыр, иясе килсә, китәрбез!
Хәсәнгали бабай карчыгын кысып кочаклаганын үзе дә сизми калды. Аныңча булды бит! Ул дигәнчә килеп чыкты. Әнә ике гашыйк ул ясаган утыргычка утырганнар да чөкердәшепме чөкердәшәләр. Хәзер тәрәзәне япсаң да була, яшьләр сүзен тыңлау, карчыгы әйтмешли, килешә торган эш түгел...
Хәсәнгали бабай белән Гөлҗиһан әби өченче төнне дә тәрәзә янында каршыладылар. Егет белән кыз килгәнне көтеп, үзләренең яшь чакларын искә төшерделәр. Ул чактан бирле күпме сулар агып, күпме җилләр искән, өйләнешкән елны утырткан пар каен да әнә нинди булган. Күп хатирәләр онытылып беткән инде. Юк, искә алып, сагынып сөйләрлекләре дә калган икән әле: «Хыялый» кушаматлы Хәсәнгали, тирә-якта чибәрлеге, зифалыгы белән дан тоткан Гөлҗиһанны чишмәгә суга килгән җиреннән туктатып, яратам, дип әйткән иде. Аннан соң ул тагын нәрсәләр әйткәндер, икесе дә хәтерләми. Тик шунысы билгеле, Гөлҗиһанның атасы, рәт чыгар микән ул хыялыйдан, дип, Хәсәнгалинең яучыларын берничә тапкыр борып җибәрде, әмма соңыннан барыбер күнде.
Беренче тапкыр очрашкан урынга Хәсәнгали менә дигән өй салды. Шул нигездә балалар туды, алар үстеләр. Тора-бара алар үзләре дә башлы-күзле булдылар. Төп нигездә карт белән карчык икәү генә калды. Тамаклары тук, өсләре бөтен иде. Хәсәнгали бабай җәен-кышын бакчада кайнашты. Гөлҗиһан әби өй тирәсендә чуалды. Яшьлек хисләре инде сүрелгән, аларны картлык тынычлыгы баскан иде. Ә бу арада... Гөлҗиһан әби:
— Сиңа әйтәм,— дип, картының җиңеннән тартып куйды.— Каен янында кыз ялгызы гына.
— Ни булган?
— Егете соңгарак калган, ахры.
Кыз басып та, утырып та, каен тирәсендә йөренеп тә көтте, ләкин егет һаман күренмәде. Гөлҗиһан әби борчуга төште.
— Әллә, Ходаем, килмәс итте микән?
— Эшеннән кайтып җитмәгәндер,— диде Хәсәнгали бабай, егетне акларга теләп.
— Нинди эщ ди бу вакытта. Ышан сезгә, утыйн-тутыйн киләсез дә, ташлап китәргә дә күп сорамыйсыз.
— Нәрсә мине ачуланасың? Ни гаебем бар?
— Барыгыз да шул, ачуым да бер килмәгәе... Көтә бит, бәгырь кисәгем...
— Килә!..— Хәсәнгали бабайның шулай кычкырып җибәрүеннән Гөлҗиһан әби сискәнеп китте. Башка чакта картын ачуланып ташлаган булыр иде, бу юлы шатланды гына, тәрәзәгә капланып:
— И җаннарым, и бәгырь кисәкләрем,— дип сөйләнде...
Ә тышта егет белән кыз. Пар каен. Сандугач чутылдый. Чишмә челтери. Челтерәми — җырлый. Тукталмый, өзелми торган мәңгелек җырын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев