Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чын тормыш

Гыйбрәтле кыйсса.

Кыйссаларда гыйбрәт бар

Бер карында ятучы ике игезәк бала сөйләшә икән. Берсе икенчесенә:
-  Беләсеңме, минемчә, туганнан соң гаҗәеп һәм матур тормыш булачак. Ә без монда вакытлыча гына. Алдагы тормышыбызга көч җыйнар өчен генә.
-  Бу - көлке. Туганнан соң тормыш юктыр ул. Синеңчә, ул нинди булырга мөмкин?
- Төгәл генә белмимен, әмма уйлавымча, анда бик якты һәм без аякларыбыз белән йөри алачакбыз һәм ризыкны кулыбызга тотып ашый алачакбыз.
-  Моның булуы мөмкин түгел. Безнең бөтен тормышыбыз кендеккә береккән. Без беркайчан да үз аякларыбызга басып йөри алмаячакбыз. Ул дөньядан әле беркемнең дә кайтканы юк. Туу - тормышыбыз бетү дигән сүз.
-  Юк. Әлбәттә, мин киләсе тормыш ничек буласын белмим. Әмма бик гүзәл булыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, без әниебезне күрә алачакбыз.
- Әнине?! Без аны беркайчан да күрмәдек. Димәк, ул юк. Әгәр син бик акыллы икәнсең, алайса әйт, кая соң ул әни?!
-  Сиңа нәрсә әйтергә дә белмим. Әмма мин аның кайгыртуын тоеп торам! Мин ышанам, безнең чын тормышыбыз туганнан соң гына башланачак.

«Гаилә һәм мәктәп календарен»нан, 2015.

Ара-тирә кыр-бакча үләннәренә, өйдәге азык-төлеккә игътибар итегез әле. Белеп файдаланганда алар да дару кебек нәтиҗә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев