Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чын Кыш бабай

Камилә белән әтисе, бакча ишеген ачуга, аһ иттеләр: шәһәр утлары якты­сында күбәләк-күбәләк кар бөртекләре, иркәләнеп, әйлән-бәйлән уйный иде.

—  Әтием, кара-кара: минем бияләемә нинди матур йолдызчык кунды! Күр: тагын берсе битемә төште!

—  Күрдем, кызым! Урамда бигрәк рәхәт! Тиздән Яңа ел җитә шул... Әле генә сөенеченнән балкыган кызчык шундук җитдиләнеп калды:

—  Әтием, Яңа ел җитте бит инде. Без бүген Кыш бабай белән Кар кызын соры бүредән коткардык, аннан аларга шигырьләр сөйләдек, җырладык, бие­дек...

—  Дөрес, кызым. Сезнең бакчага Яңа ел иртәрәк килде. Без иртәгә авылга, әбиеңә кайтып китәбез. Ике көннән Кыш бабай анда да килеп җитәчәк.

Камилә беркавым эндәшмичә генә атлады. Кинәт ул кар шыгырдатуын тук­татты:

—  Рамилә апа белән Гөлсинә апа авылга да кайтамыни? — Кызчык җитди карашын әтисенә төбәде.

—  Тәрбияче апаларың ник авылга кайтсын инде, кызым?

—  Бүген Рамилә апа Кыш бабай, Гөлсинә апа Кар кызы булып киенде бит... Кызның балкып торган йөзе кинәт моңсуланып калды. Башын иеп, вак-вак адымнар белән алга атлады. Әтисе көлеп җибәрүдән үзен чак тыйды.

—  Юк, кызым, авылга чып-чын Кыш бабай киләчәк.

Кыз җанланып китте, йөзенә елмаю кунды, куанычыннан кулларын чәбәкләде:

—  Чынлапмы, әтием, чып-чын Кыш бабай киләчәкме?

—  Чып-чын Кыш бабай, үзе киләчәк, кызым!

Камилә бакчадан өйгә кадәр баш очында уйнап шаярышкан, яратып кына битеннән үбеп алган, керфекләренә кунган кар бөртекләре белән куышып кайт­ты.

Подъездга кергәч, әтисе почта тартмасын ачып, аннан әллә никадәр газета­лар, төрле язулы кәгазьләр тартып чыгарды.

—  Әтием, нәрсәләр болар?

—  Болар, кызым, э-э, нәрсә дип әйтим, хатлар.

—  Хатлар? Кайдан килгән алар?

—  Төрлесен төрле кеше җибәргән инде, кызым. — Кәгазьләр арасында бер котлау да бар иде. — Менә, кызым, ерак шәһәрдән Алма апаң Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп җибәргән.

—  Ничек итеп? — Кызчыкның һәммәсен дә беләсе килә иде.

—  Менә кәгазьгә матур сүзләр язган да шушындый тартмага салган. Шун­нан соң безгә килеп тә җиткән.

Кыз, ышанмыйча, кечкенә генә тартмага күз ташлады:

—  Менә монда хат салсаң, ул теләгән һәр кешегә барып җитәме?

—  Җитә! — диде әтисе.

Камилә «сихерле» тартманың көченә шаккатты. Әтисеннән ул башка берни дә төпченмәде, кызчыкның күңелен бер уй биләп алган иде...

* * *

Бүген бакча эшләми, Камилә әтисе, әнисе һәм энесе Ирхан белән әбисенә кунакка кайтачак. Әтисе машинасын кабызырга урамга чыгып китте, әнисе көйсезләнгән Ирханга, тирги-тирги, ботка ашата иде. Камилә инде берничә көн элек бизәп куелган чыршы янына барып утырды да ак кәгазьгә сүзләр тезә башлады. Ул аларны кичә үк уйлап куйган иде инде.

«Исәнме, чып-чын Кыш бабай!

Мин — Камилә. Миңа алты яшь тә биш ай. Минем энем бар. Ул әле кечкенә. Аңа дүрт яшь кенә. Кыш бабай, мин сине әбием өендә көтәм. Кил, яме? Рамилә апага да, Гөлсинә апага да, әтигә дә, әнигә дә чакырганымны әйтмә. Алайса, алар Кыш бабай булып үзләре киенеп килә.

Чып-чын Кыш бабай! Әти белән әни миңа курчак бүләк итә. Син миңа ап-ак песи алып кил. Ирханга машина кирәк».

Камилә хатын тәмамлаганда, әтисе дә керде.

—  Йә балалар, әбиегезгә кайтабызмы?

—  Кайтабыз! — дип кочаклап алды аны Камилә белән Ирхан. Кызчыкны исә бер уй бимазалады: ничек тә әтисе белән әнисенә сиздермичә,

хатны серле тартмага саласы иде. Тик буе кечкенәрәк шул, барыбер әтисенә әйтергә туры килде.

—  Кемгә соң ул? — дип гаҗәпләнде әтисе, кызы кәгазь сузгач.

— Әйтмим. Укыма! — Камиләнең үҗәтлеге әтисен дә, әнисен дә таң калдырды.

—  Ярар, инде әтиең белән әниеңнән яшерен серләрең дә бар икән, — дип көлемсерәделәр.

Шулай да әтисе, тартманы ачкан арада, Камиләгә сиздерми генә, кәгазьгә күз ташларга өлгерде. Хәрефләрне тигез төшерергә тырышып язылган хат юл­лары әти кешене гаҗәпләндерде. Шулай да ул, берни булмагандай, тартманың капкачын япты да:

—  Тиешле кешесенә барып җитәр, кызым! — диде.

Машинага утыруга, Камилә белән Ирхан изрәп йокыга талды. Күзләрен ачканда, алар кар көртләре күмеп китә язган авылда иде инде.

Өстәл янына утырышканнан бирле, Камилә тәрәзәдән күзен алмады. Менә-менә аннан кызыл башлык кигән, ак сакал-мыеклы, кулына ялтыр-йолтыр килгән таяк тоткан, аркасына биштәр аскан чып-чын Кыш бабай күренер дә, Кар кызын ияртеп, өйгә килеп керер кебек. Камилә аны күргәч, кочаклап алыр, бакчада сөйләгән шигырен аңа да кабатлар иде. Бу юлы аны чып-чын Кыш бабай үзе тыңлар, серле биштәреннән... ап-ак песи тартып чыгарыр иде! Тик чып-чын Кыш бабай күренмәде дә күренмәде.

Бераздан Камиләнең елмаясы да, уйныйсы да килми башлады. Әбисе бүләк иткән тәм-том капчыгын да читкә этәрде, чыршы төбеннән табып алган курчак та сөендермәде аны. Ул арада, йокым килә дип, әтисе алгы бүлмәгә чыгып ятты. Камилә аны ничек кенә уятып карамасын, әтисе күзен ачарга уйламады да.

—  Әтиең юлда арыгандыр, кызым. Бераз ял итсен, Яңа елны каршы алырга уяныр әле, — диде әнисе.

—  Яңа ел килеп җитмәдемени әле? — дип җанланды кызчык.

—  Юк, кызым. Тагын ике сәгать бар әле.

Камилә әнисенә бер сүз дә дәшмәде. Ул чып-чын Кыш бабайның, чанага утырып, авылга таба җилдерүен күз алдына китерде. Аның кабаттан кәефе күтәрелде, кызчык, чыршы төбендә машинасын выжылдаткан Ирхан янына утырып, түземсезлек белән чып-чын Кыш бабайны көтә башлады.

Шулчак... өй ишеге ачылып китте дә... аннан ап-ак сакал-мыеклы, кызыл башлыклы, зур биштәрле, ялтыр-йолтыр таяклы... чып-чын Кыш бабай килеп керде!

Камилә үз күзләренә үзе ышанмады.

—  Кыш бабай! Чып-чын Кыш бабай! — дип, сөенеченнән оран салды ул.

—  Кыш бабай! — дип кабатлады Ирхан да.

—  Исәнме, Камилә кызым, исәнме, Ирхан улым! Мин сезнең хатыгызны алдым да шундук юлга чыктым.

Камилә гаҗәпләнүеннән телсез калды. Бу бит... бу бит чып-чын Кыш бабай! Әнә тавышы да ничек калын, үзе нинди зур! Хәтта әтисеннән дә зуррак!

—  Кыш бабай, Кыш бабай! — дип бөтерелгән Ирхан, биштәрдән зур маши­на килеп чыккач, кулындагысын ташлады да яңасы белән уйнарга тотынды. Камилә чып-чын Кыш бабайдан күзен ала алмады. Әнә бит ул, чып-чын Кыш бабай! Кызга ул бик-бик якын кешесе кебек иде. Их, Кыш бабайның чанасына утырып китәсе иде хәзер! Тик Кыш бабайның башка балалар янына да барасы бар икән шул.

—  Кар кызы да урманда калды, — диде ул Камиләгә. — Кызым, берәр ши­гырь сөйләсәң, сиңа да бүләгем бар иде.

Камиләнең бик тә, бик тә бүләкне күрәсе килә иде. Ул ялындырып торма­ды, кичә генә бакчада сөйләгән шигырен яңгыратты:

Җилдәй җитез чанасында Кыш бабай сәфәр чыккан. Үз янына Сылукайны — Кар кызын да утырткан. Кырлар-урманнарны үтеп, Безгә килеп җиткәннәр. Бүләк-күчтәнәчләр күреп Сөенсеннәр дигәннәр.

—  Һай, уңган да, булган да кыз икәнсең, Камилә. — Чып-чын Кыш бабай биштәренең авызын ачып, кулын эчкә сузды һәм аннан... ап-ак песи тартып чы­гарды!

— Песи, пескәй, песикәй! — Камилә шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен дә сизми калды! — Ап-ак!

Ак песи дә тыйнакланып тормады, «Мияуу!» дип аваз салды. Камилә белән Ирхан песи белән мәш килгән арада, Кыш бабай өйдән чыгып та киткән икән.

—  Кыш бабай! — Иң беренче аны Ирхан исенә төшерде.

—  Әбием, Кыш бабай кайда? — Камилә саубуллашырга да онытканын исенә төшерде.

—  Китте ул, кызым, — диде әбисе. — Сез борчылмагыз: тәртипле булсагыз, әтиегез белән әниегезне тыңласагыз, киләсе елга да киләм дип вәгъдә бирде.

Шулчак, күзен уа-уа, әтисе дә уянып чыкты.

—  Әти, әтием! — дип, ике яктан кочаклап алды аны Камилә белән Ирхан. Аннан берсен берсе бүлдерә-бүлдерә сөйли башладылар: — Син күрми калдың, безгә чып-чын Кыш бабай килде!

—  Миңа машина бирде! — диде Ирхан.

—  Ә миңа ап-ак песи! — Камилә сөенеченнән балкый иде.

—  Кара син аны, — дип гаҗәпләнде әтиләре. — Чып-чын Кыш бабай килде­мени?

—  Ие, Кыш бабай! — Ирхан машинасын яратып сыйпады. Камилә әтисенә сынап карады.

—  Әйе, әтием. Мин бит аңа хат язган идем. Ул аны укыган. Бу Кыш бабай шундый әйбәт. Ул сиңа охшаган, әтием. Күзләре дә нәкъ синеке кебек. Тик ул чып-чын Кыш бабай!

Камилә яратып әтисен кочаклап алды. Әтисе дә кызының аркасыннан сөйде. Шул ук вакытта Кыш бабайның ялтыр-йолтыр таягыннан кулына ябышып кал­ган ялтыравык йолдызчыкларны, ак сакал-мыектан кунып калган төкләрне, Камиләгә күрсәтмәскә тырышып, учына җыйды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев