Чәчәк нигә боекты?
— Җир уянган, кызым, чәчәкләр утыртырга вакыт, — диде Әлфиянең әнисе.
Әлфия аптырап калды:
— Кайчан йоклый соң ул, әни?
— Кыш көне, мамык юрганын ябынып, кыш буена изрәп йоклый да яз җиткәч уяна. Әнә ничек тирән сулап ята! Орлык салганны гына көтә инде ул хәзер.
Һәм әнисе җиргә чәчәк орлыклары утырта башлады.
— Әни, минем дә җиргә орлык бирәсем килә, — диде Әлфия.
Әнисе аның учына бер бөртек кашкарый орлыгы салды.
Әлфия, нәкъ әнисе кебек итеп, җирне йомшартты, бармак очы белән оя ясап, чәчәк орлыгын шунда утыртты.
Озакламый аның чәчәге тишелеп чыкты, күзгә күренеп үсә башлады.
Көннәрдән бер көнне, иртән торып чыкса, сап-сары чәчәк аткан иде Кашкарые. Нәкъ кояш нурлары кебек алтын-сары.
Әлфия шатланып көлде:
— Минем чәчәгемне шундый матур итеп үстергән өчен рәхмәт сиңа, җылы җир! — диде.
Караса, чәчәгенә бал корты килеп сарылган. Әлфия куркуга калды. Узган ел аның маңгаен корт чаккан иде. Шундый авыртты, шундый сызлады!.. Менә хәзер Кашкарыен чагарга килгән.
Әлфия, баскыч янында яткан камыш себеркене алып, бал кортын куып җибәрде.
Икенче көнне иртән торып чыкса, чәчәге нишләптер боегып калган иде. Башын түбән игән, керфекләрендә яшь бөртеге.
— Ни булды сиңа, Кашкарыем, ник елыйсың? — диде Әлфия.
Чәчәк озак кына дәшми торды да нәзек кенә тавыш белән:
— Син бал кортларын куасың, алар килмәгәч, мин серкәләнә алмыйм. Серкәләнмәгәч, көзгә орлыкларым булмас инде, — диде.
- Ә нигә кирәк соң ул орлыклар? - дип сорады Әлфия.
- Орлыклар - минем балаларым, - дип җавап бирде Кашкарый. - Алдагы елда мин булмам, минем урынга алар чәчәк атар иде. Болай булгач, җирдә нәселем өзеләчәк...
Кашкарыйны кызганып, тәмам кайгыга калды Әлфия, үзенең дә керфекләренә яшь бөртекләре кунды. Тиз генә өйгә кереп, кайгысын әнисенә сөйләде.
- Без аңа бал суы сибик, әни, бал кортлары яңадан килсен, — диде.
- Кирәкми, кызым, син аңа саф су гына сип, - диде әнисе. - Шулай итсәң, чәчәгеңнең һәр күзәнәгенә бал җыелыр. Ә кортларга тимә, алар чәчәкләргә бик зур файда китерәләр.
Әлфия шунда ук бакчага чыгып йөгерде, кечкенә чиләге белән су алып килеп, чәчәккә сипте.
- Рәхмәт сиңа, сусавымны бастың, — диде Кашкарый.
Шунда ук, без-без безелдәп, бал кортлары килеп җиттеләр, чәчәкнең сары керфекләренә кундылар. Кашкарый, башын күтәреп, кояшка бакты һәм шатлыктан көлеп җибәрде.
Аңа карап Әлфия дә куанып көлә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев