Чебен чабышы
Хәзер искә төшерүе дә кыен инде. Чак кына мәктәптән кумадылар.
Сезнең Камчаткада булганыгыз бармы? Ә минем бар. Дүрт ел буе рәхәт чиктем шунда.
Камчатка, дигәч тә, сез, мужыт, «дер» калтырап, туңып утыра торган урын икән бу, дип уйлыйсыздыр әле. Класста иң җылы, тыныч урыннарның берсе ул, мин сиңайтим. Анда үткән вакыт матур төш кебек кенә булды. Сагынырсың шул, әгәр дә бүгенге көндә алгы партада, укытучы апаның нәкъ борын төбендә, күз тарсайтып утырсаң. Күршең кем диген әле син! Җенем сөймәгән кыланчык Фәния. Мин аны элек тә сөйми идем. Ә хәзер бөтенләй күрмәмешкә салышам. Үзен шундый эре тота, әйтерсең җир тоткасы инде. Гел бишлегә генә укыйм дигәч тә, алай борын күтәрергә ярыймыни? Теләсәм мин дә бишлегә укый алам. Тик теләмим генә. Әйбәт укый башласаң, ату класстагы малайлар йөз чөерә башларлар, араларына кертмәсләр. Юк инде, андый эшкә бара алмыйм. Международный өчле дә бик җиткән миңа. Зату дуслар уважать итә мине. Түлке кызлар белән бер партада утыру гына кәефне боза. Моңардан да зур хурлыкны әле күргәнем юк иде. Җитмәсә, Фәния әләкче дә әле. Өй эшләрен дә күчерергә бирми бит, малай.
Кыскасы шул, капкынга эләккән тычкан баласы сыман ялт-йолт каранып утырырга гына кала. Яңа урынга күчүнең никадәр кыен икәнлеген үзегез дә аңлагансыздыр инде. Ә бит әлегә кадәр барысы да «ал» да «гөл» иде. Арттагы партада җаның теләгәнне эшләп утырырга була иде. Гел шулай дәвам итәр төсле иде. Ул урыннан колак какканымны сизми дә калдым. Барысы да Сәмигулла аркасында килеп чыкты.
Бишенчегә күчеп бер-ике көн укыдык микән, юкмы икән — анысы хәтердә калмаган, бары партадашым Сәмигулланың җәйге каникулда Чаллыда күргәннәре хакында шаккатып сөйләгәннәре генә истә.
Соңгы дәрес алдыннан арткы партага җыелышып гәп сатабыз. Сәмигулла гадәттәгечә игътибар үзәгендә. Аның сөйләр сүзе күп икән. Безнең авызлар ачык, аны тыңлыйбыз.
— Ну, малай, — диде ул телен шартлатып, — вот анда яши беләләр кешеләр. Искитмәле. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй бер дә туктап тормыйлар. Бер тамаша бетә, икенчесе башлана. Каян акча табалар, диген. Баш җитми. Телеңне салындырып әле монда, әле тегендә чабып тик йөрисең шулай. Бәйрәмнән бәйрәмгә йөреп хәл калмады, билләһи газим. Упшым, миңа асубы ат чабышлары ошады. Вот это класс!
Сүз тора-бара ат чабышларына күчте. Барыбыз да ат чабышыннан да кызыклы тамаша юк, дигән бердәм фикергә килдек.
— Их, малай, үзебездә дә шундый ук ярышлар үткәрәсе иде, — дип куйды кемдер хыялый күзләрен ялтыратып.
Күпне белгән Сәмигулла аны урынына тиз утыртты:
— Син нәрсә, акылыңдамы? Безнең колхоз атлары белән ишегалдына да чыгып булмый бит. Төртсәң аварга торалар. Таптың сүз!
Дөрес сүзгә җавап юк, бу фикер белән килешергә туры килде. Шактый гына сүзсез тордык.
— Мужыт, этләр чабышы үткәреп караргадыр, — дип кыюсыз гына сүз кушты кемдер.
Без җавап көтеп Сәмигуллага карадык. Ул йөзен чытып куйды.
— Безнең ялкау этләрне чаптырырсың, тот капчыгың. Алар бит казлар куарга да ярамыйлар. Итле сөяк кимерә-кимерә симереп беттеләр инде.
— Дөрес, дөрес, — диештек без аның сүзен җөпләп. Уйга калдык. Сәмигулла бераздан кабат телгә килде:
— Ярыш үткәрү — бик кызыклы шөгыль, ващето. Тик ниндиен? Вот проблема.
Шәһәрдән кайткач урысча сүзләрне кабатларга остарып китте ул.
Кинәт кенә, корт чаккандай урыныннан сикереп торды да, классны яңгыратып кычкырып җибәрде:
— Ура! Уйлап таптым! Это будет классно!
Без күзләрне шарландырып зур кызыксыну белән аңа төбәлдек. Ул куллары белән ишарәләп безне якынрак ки¬лергә чакырды. Аннары пышылдап диярлек үзенең ниятен безгә җиткерде:
— Беләсезме, нинди ярыш үткәрәбез? — диде ул серле караш ташлап.
Без түземсезләнеп сүзнең азагын көтәбез.
— Беләсезме нәрсә? — дип кабатлады ул юри сузып.
— Йә, йә, әйт инде, әйт тизрәк, — диештек. Сәмигулла тантаналы кыяфәт белән, ниһаять, әйтеп салды:
— Чебен ярышы!
Барыбыз да телсез калдык.
— Ничек итеп? - диештек колакларны торгызып. Сәмигулла эшлекле кыяфәттә, баш судья сыман ашыкмыйча гына үзенең планы белән таныштырырга кереште:
— Беләсезме нишлибез? Иң элек иң эре чебеннәрне тотабыз. Аннары аларга ипләп кенә бакыр чыбыктан тратайкалар, ягъни тарантаслар ясап, эләктереп куябыз. И шуннан соң бер-берсе белән ярыштырасы гына кала. Бер-нинди акча-фәлән туздырасы юк. Чабыш атларыннан бер дә ким булмаячак. Йә, ничек, шәпме?
Ул зур ачыш ясаган галим кебек канәгатьләнеп безгә карады.
Без, билгеле, аны хуплап баш кактык. Дәрес башланганчы класстагы чебеннәрне ауларга керештек. Тиз арада бер уч ямь-яшел чебен җыйдык. Сәмигулла, бакыр чыбыктан тәгәрмәчле тарантаслар ясап, чебеннәргә кигезә торды.
Җыр дәресе башлануга без (арттагы өч парта) эшкә керештек — ипләп кенә чебен бәйгесен ачып җибәрдек.
Сәмигулланың чебене минекеннән зуррак икән, шуңа чабуы да тизрәк. Ә минеке исә азрак чабып бара да туктап кала. Артына төрткәч кенә сөйрәлә башлый. Шулай да соңга табан өйрәттем үзен. Тренировка ясагач чынлап торып ярышка керештек.
Әй, киттеләр чабып, мин сиңайтим. Без бөтен дөньяны онытып уйныйбыз, малай. Күрше парталарда да бездән калышмыйлар. Ә укытучы апа такта янына баскан килеш җыр өйрәткән була. Мондагы хәлләрне күз алдына да китерә алмый шул ул. Әгәр дә белсә нишләр иде икән? Баскан җиреннән егылып китәр иде, валлаһи. Ә без рәхәтләнәбез генә.
Бервакыт минем «ат», ягъни мәсәлән чебен, финишка җитәм дигәндә генә, Сәмигулла үзенекен төртә-төртә алга чыгарып куймасынмы. Минем ачу чыкты. Үз-үземне белештермичә кычкырып ук җибәрдем.
— Нигә хәрәмләшәсең, Сәми актыгы!
Ул гына да түгел, сикереп тордым да Сәмигулланың чебенен парта өстеннән себереп төшердем. Сәмигулла минем якага ябышты. Сугыша ук башладык.
Эш ни белән беткән булыр иде, анысын әйтә алмыйм, тик ул арада укытучы апа килеп безне тиз «суындырды».
Парта өстендәге җигүле чебеннәрне күргәч, аһ итте.
— Җыр дәресендә кәмит оештырып утырасызмы? Күрмәгәнегезне күрсәтермен мин сезгә, — дип, җилтерәтеп директорга алып кереп китте.
Хәзер искә төшерүе дә кыен инде. Чак кына мәктәптән кумадылар. Шул ук көнне икебезне дә иң алдагы партага күчереп утырттылар. Утырабыз хәзер алгы рәттә. Янәшәдә ге партада Сәмигулла күзләрен ялтыратып утыра. Ә мин исә Фәния янында. Мыштым гына дәрес тыңлыйбыз. Тыңламыйча ни хәл итәсең?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев