Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чәнечкеле китап

Такта янында басып торам. Һаман миемдә бер уй бөтерелә: кактус ничек минем портфельгә күчкән?

Куштан Фәнияне акылга утыртырга булдым әле. Беркөнне укытучы апага, Әбләевтән тәмәке исе килә, дип әләкләгән. Дустым Фәрит ишетеп торган. Тәмәке түгел, төтенен дә иснәгән юк ич минем. Дөрес, кызык өчен бер суырып караган идем каравын. Шуннан бирле, ант итеп әйтәм, тотынганым да юк. Ә укытучы апага шул җитә калган - сәгате, минуты белән әтигә җиткергән. Бер гаепсезгә солдат каешын татырга туры килде. Юк, мин Фәниянең бу этлеген болай гына гафу итә алмыйм. Әллә, мәйтәм, утыргычына тузбаш елан салыйм микән? Ну, чәрелдәр иде куркуыннан! Бик мәшәкатьле эш. Кырлар, басулар буйлап елан эзләп йөреп булмый, ләбаса. Мужыт портфеленә гөберле бака салыргадыр? Ну, сикерер иде үрле-кырлы. Көләр идем бер рәхәтләнеп. Куркуыннан йөрәге ярылса? Аллам сакласын, башны бетерерләр. Юк, болай ярамас.

Йөри торгач уйлап таптым бит тәки. Тотам да портфеленә кактус яфрагы салам. Ботаника кабинетында алар муеннан. Ниндиләре генә юк. Энәләре генә дә ни тора!

Иртән-иртүк мәктәпкә чаптым. Әле беркем дә юк иде. Ботаника кабинетыннан иң чәнечкеле бияләй хәтле кактус яфрагын сындырып алдым.

Озын тәнәфескә кадәр берни дә барып чыкмады. Фәния партасыннан кузгалмады да. Ниһаять, озын тәнәфес җитте. Фәния дә ашарга китте. Аның чыгыл китүе булды, мин кактус яфрагын тиз генә аның портфеленә тыктым.
Коридорда бераз җилләнеп кердем. Ниһаять, дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады.

Кереп утырдык. Фәния кабартма кебек йомшак кулларын парта өстенә куеп дәрес тыңлый. Ә мин дүрт күз белән аңа карыйм. Кайчан портфеленә кулын тыгар?

Ниһаять, укытучы апа тактага кирәкле теманы язып куйды да безгә борылып:
— Китапларыгызны алыгыз да, эшкә керешегез, — диде.

Мин җанланып киттем. Фәния портфеленә иелде. Аннары ашыкмый гына кулларын эчкә тыкты. Менә хәзер... Хәзер Фәния елан чаккандай сикереп торачак та, бөтен классны, мәктәпне, юк, бөтен урамны яңгыратып кычкырып җибәрәчәк. Бөтен укучылар да аңа ярдәмгә ташланачак. Аннары портфелендәге кактусны күреп шаркылдап көләчәкләр. Менә хәзер... хәзер... Мин, аның чәрелдек тавышын ишетмәскә теләп, колакларымны томаларга әзерләндем.

Тик нәрсә бу?! Нигә бернинди тавыш та чыкмый?

Фәния ипләп кенә китабын тартып чыгарды, аны парта өстенә җайлап кына ачып куйды. Үзе күз кырые белән миңа карап алды. Мин шаккаттым. Ышанмыйча күзләремне уарга керештем. Нәрсә булды? Үз кулларым белән кактусны китаплары өстенә куйган идем бит. Ул аңа кадалырга тиеш иде.

Ә Фәния кабат портфеленә тыгылды, дәфтәрен тартып чыгарды.
Юк, мин моңа ышана алмыйм! Нинди могҗиза бу?

Укытучы апа авызымны зур ачып, күзләремне шарландырып Фәниягә карап утыруымны күреп алган икән.
— Әбләев, сиңа аерым күрсәтмә кирәкме әллә? Ал китабыңны! Эшли башла! -диде.

Мин сихерләнгән кеше сыман, ни эшләгәнемне белештермичә, кулларымны портфелемә тыктым. Шулвакыт бармакларым чәнечкеле әйбергә килеп кадалды. Авыртуга түзә алмыйча сөрән салып кычкырып җибәрдем. Сикереп торып бармакларыма өрергә керештем. Мондый авыртуны беркайчан да сизгәнем юк иде әле.
Барысы да шаккатып миңа төбәлделәр. Укытучы апа гаҗәпләнеп урыныннан күтәрелде.

— Әбләев, сиңа ни булды?
Мин ни әйтергә белми бармакларымны сыйпадым.
— Бу ни... ничек әле... оныттым... кадала торган... кадак, — дидем, бармагымны суырып. Укытучы апа мине такта янына чакырды. — Апа, мин бит, ни... бармакларым авырта, — дидем, йөземне чытып.

— Бармакларың белән җавап бирергә җыенмыйсың¬дыр бит? Башың, телең урынындадыр, — диде укытучы апа кырыс кына.

Такта янында басып торам. Һаман миемдә бер уй бөтерелә: кактус ничек минем портфельгә күчкән?

Ничек?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев