Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Безнең шагыйрь!

Бүген балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның туган көне.

Шәүкәт Галиев дигәч, күз алдына, иң беренче чиратта, көләч йөзле, шат күңелле малайлар-кызлар килеп баса. Аның Шәвәлиен белмәгән бала бар микән? «Мин – Шәвәли, шук малай, үткен малай, ут малай!»

Күренекле татар язучысы Шәүкәт Галиев – иң элек балалар шагыйре. Балаларның якын дусты. Яшь каләм ияләренең остазы. Үзе шаян, үзе олпат әдип ул. Безнең шагыйрь ул! 
Яраткан шагыйребезнең исемен мәңгеләштерү максатында, 2019 елда «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия булдырылды. Ул иң актив һәм сәләтле яшь иҗатчыларга бирелә.
«Будильник» балалар телеканалының баш мөхәррире, композитор Ильяс абый Гыйләҗетдин Шәүкәт аганы бик җылы итеп искә ала. Алар заманында «Яшь ленинчы» газетасында бергә эшләгәннәр. «Шәүкәт абый – бүлек мөхәррире, мин – фотохәбәрче. Шундый гаҗәеп талантлы һәм гади шәхес белән бик күп чараларга бергә йөрергә туры килде. Аннары безнең йортлар янәшә иде. Аларга кунакка баргаладым. Шагыйрь шәхси архивын барлаганда, аның истәлекле фотоларын сурәткә төшергән идем. Үзем төшергән фоторәсемнәр да шактый», – дип, Ильяс Гыйләҗетдин кадерле ядкарьләре белән уртаклашты.

Кыскача
Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев (Шәүкәт Гали улы Һидиятуллин) 1928 елның 20нче ноябрендә Татарстанның Апас төбәге Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туа. Аның беренче шигырьләре 1948 елда басылып чыга.
Әдип – татар балалар әдәбиятына саллы өлеш керткән каләм иясе. 1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, ул Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, ә 1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Куян күнегүләр ясый») китабы өчен Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара премия белән бүләкләнә. Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге премия лауреаты.
Шәүкәт Галиев 2011 елның 7нче маенда вафат була.

Тамаша
Әнәс табын янында,
Тәлинкәсе алдында.
Кашыгы – уң кулында,
Китабы – сул кулында.
Аныкын һич белмәссең –
Әллә чәйни җөмләсен,
Әллә чәйни боткасын,
Әллә чәйни ноктасын!
Кайчак була тамаша,
Кашыклы кул адаша.
Авыз тирәли йөртә,
Ашны борынга төртә.
Йә китә ул еракка –
Барып җитә колакка!
Юри микән, кай ара
Кул болай да шаяра:
Шикәр-фәлән тоткач та,
Салып куя токмачка.
Гәрчис бутый ул чәйгә –
Эч, Әнәскәй, эч әйдә!
Инде бусы ни тагы?
Таплы-таплы китабы...
Ни ашадың? дип сора,
Ул аны белми тора.
Укудан да рәт юк ла –
Башында аның ботка!
Аш янында китап тотып
Утырмыйсыңдыр ла син?
Бу шигырьне кашык белән
Укымыйсыңдыр ла син?

Телевизор булды баш
Әти-әни кунакта,
Калдык та без аулакта,
Әй карадык киноны!
Кинонымы, киноны
Бик яратам мин аны!

Карый торгач, каралган,
Тәмам зиһен таралган.
Төш узган да кич булган,
Инде сәгать биш булган!

Ашарга да онытылган,
Эчәргә дә онытылган,
Торып китеп карасам –
Йөрергә дә онытылган!

Телевизор шикелле
Баш үзе гүләп тора.
Авыз йомык, күз йомык –
Күрсәтеп, сөйләп тора…
Кино белән тулды баш,
Телевизор булды баш!

Күктә ниләр бар?
Барган җирдән тукталам да
Күк йөзенә карыйм мин,
Бик озак итеп карыйм мин,
Ниләр барын таныйм мин.

Син дә шулай карыйсыңмы,
Мин күргәнне күрәмсең—
Әнә Аккош һәм Каракош,
Әнә Козгын, Күгәрчен...

Көлтәне дә, Еланны да
Күрәм күкнең түрендә,
Бар Жираф та, Арыслан да,
Бар Куян да, Бүре дә!

Күрәсең Мичне һәм Кызны,
Көянтәне, Табакны,
Күрәсең тагын Йөкчедән
Бер читкә качкан Атны...

Әллә һаман ышанмыйсың,
Әллә һаман көләсең?
Бу бит — йолдыз исемнәре,
Күктә шуны күрәсең!

Пәрәмәч...
Бүген минем туган көн.
Бәйрәм була торган көн.
Сорады әни иртән:
— Нәрсә пешерим икән?
— Пәрәмәч, — диде әти,
— Бәлеш, — диде дәү әни.
Ә мин киттем камырга,
Ашханәдән алырга.
Әнкәй кисәтте мине:
— Кайтканда ашык, — диде,
— Чыкмасын ташып! — диде.
Карадым камыр алгач,
Сатучы үлчәп салгач —
Бидоным тулыр-тулмас,
Ташымас, берни булмас!
Гәҗитләр карый-карый,
Морожный ялый-ялый,
Киттем кайтыр уңайга,
Утырдым трамвайга.
Шулай кайтып килгәндә,
Капкач төште идәнгә.
Күрәм шунда: агарып
Камыр чыга кабарып!
Тиз генә этэм-төртәм,
Савыт эченә кертәм.
Ә камыр гүя тере —
Килә дә чыга кире!
Ул үзе шундый үзле,
Үзе үзле, үзсүзле,
Бик басып тутырсаң да.
Өстенә утырсаң да,
Мөмкин түгел тыярга,
Уйламый да сыярга...
Булса да беретым жәл,
Калмады бүтән әмәл —
Салдым камырны өзеп...
Ул чыга һаман сөзеп!
Пиджакта да, чалбарда
Кесәләр тулы бар да...
Анда да бит кабара!
Мин тотындым чабарга...
Бар җирдән камыр ташып.
Торам ишектә басып.
Әйтә алмыйча берни
Бот чабып куйды әни.
— Пәрә-мә-әч!.. — диде әти,
— Бә-ә-әлеш!.. — диде дәү әни.

Лариса Шәемова.

Фотолар И. Гыйләҗетдиннең шәхси архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев