Батый хан аты
- Батыйхан кечкенәдән атларны бик яраткан. Аның аты иллә дә шәп булган...
Дәрескә кереп барыш. Ишек төбендә кемдер җиңнән тартып туктатты. Әйләнеп карасам - күзләрен тасрайтып Шәриф басып тора.
- Кара әле, Әбләй, - ди бу миңа борынын сызгыртып. - Хәзер нәрсә була?
- Ничек инде - "нәрсә була"?
- Ну, нинди дәрес дип соравым.
- Шулай диләр аны. Тарих, - мәйтәм. Шәриф әче алма капкандай чыраен сытты.
- Ә...ә... Хезмәт дәресе дип торам.
Күрәм, кәефе кырылды моның. Класска узарга җыенып талпынып куйдым.
Шәриф бу юлы чабудан ук эләктереп алды. Тиз генә ычкынырмын димә. Кулы келәшчә кебек каты аның.
- Карале, малай, нәрсә биргәннәр ие соң? Аннары уфылдап өстәп куйды:
- Көндәлекне югалттым бит. Әллә кәҗә бәтие чәйнәп йоткан инде.
- Ничек үзеңне йотмаган әле, - дидем авызымны ерып. Шәрифнең әрекмән яфрагыдай зур колаклары алсу төскә
керде, тамагын кырып куйды.
- Мин сине дус дип йөри идем, ә сиңа клоун кебек авыз ерырга гына булсын. Атта чабасың килсә, миңа ялынып килгәнеңне тиз онытасың үзең.
Уңайсызланып киттем.
Дорфалыкның эзе дә калмады. Араны бозасым килмичә, Шәрифне тизрёк юмаларга ашыктым:
- Мин бит болай гына.
Шәриф сары керфекләрен сирпеп алды.
- Миндә бер дә уен кайгысы юк. Әнә Ябалак икенче көн инде бөртек тә капмый. Әллә нәрсә булган шунда: башын чайкап тик тора, малкаем.
Шәриф авыр сулады.
Ябалак - ат кушаматы. Шәриф аны бала тәрбияләгән кебек карый. Аның өчен җанын бирергә әзер. Үземнең дә Ябалакка атланып чапкан чакларым аз булмады. Бигрәк елгыр ат инде үзе. Күз ачып йомганчы кирәкле төшеңә илтеп җиткерә.
Инде сырхаулаган менә. Шәрифне дә, Ябалакны да жәлләп куйдым.
- Мужыт рәтләнер әле, - дидем аны юатырга тырышып.
- Ат духтыры да шулай дигән була да бит. Белмим инде нишләр, - диде ул төшенке тавыш белән.
Дәрес онытылды. Атлар турында гәпләшә башладык. Күзгә күренеп Шәрифнең кайгысы таралды. Йөзе ачылып китте, теле телгә йокмый башлады, күзләре уттай янарга кереште. Алыштырып куйдылармени үзен - сиптерә генә, малай, сүзләрне. Шулай булмыйча, аның өчен бу темадан да татлырак нәрсә бармы соң? Бөтен дөньясын онытып атлар турында тәмләп сөйләргә мужыт ул. Колагың торгызып тыңлап кына тор. Шәриф кебек бар күңеле белән атлар яратучы малай мәктәптә юк. Дәресләр бетәме-бетмиме туп-туры атлар аранына элдертә. Кичкә кадәр шулар тирәсендә чуала. Хәтта күп вакыт дәрескә барасын да хәтереннән чыгарып җибәрә. Инде ничә тапкыр араннан эзләп табып мәктәпкә китерделәр үзен. Бераз тәти, булып йөри дә, тагын юкка чыга.
Укытучылар тәмам хәлдән тайдылар. Ни эшләтергә белмиләр Шәрифне. Ат җене кагылгандыр моңа, юкса акылга килер иде, дип аптырашалар.
Тәмам кул селкеделәр үзенә. Соң, үзегез уйлап карагыз: өй эшләрен сорасалар, ләм-мим, тактага чакырсалар партизан кебек башын аска иеп елмаеп тик тора.
Кая инде аңа дәрес хәзерләү! Ярый әле, портфелен онытмый, күтәреп килә. Шуңа шөкер итсеннәр. Булдыксыз малай дип тә әйтеп булмый аны. Хезмәт дәресендә Шәрифтән дә останы таба алмассың. Бөтен нәрсәгә кулы ята. Ул ясаган ат сыннары коеп куйгандай. Урындык, өстәл ише нәрсәләр турында әйтеп тә тормыйм инде - көлеп торалар, малай. Барысы да тел шартлата аның осталыгына. Әгәр дә башка фәннәрдән дә шулай әйбәт укыса, иманым камил, Шәрифне күтәреп кенә йөртерләр иде. Их, үз кадерен генә белми шул ул. Китапларны тотып та карамый, шайтан. Уенда бары атлар, атлар...
Инде ничәмә-ничә тапкыр: "Укыйсым килми, атлар аранында эшлисем килә", -дигән өчен атасы кәҗә маен чыгарды аның. Тик барысы да юкка. Тешен кысып булса да түзә, әмма үзенекен эшли. Нужәли, азагы ничек бетәсе турында уйламый микән Шәриф? Белмидер, белсә башкалар кебек тырышып укыр иде.
Ул арада кыңгырау өченче тапкыр шылтырады. Без исебезгә килдек. Шәриф кабаланып миңа эндәште.
- Я, әйт инде тизрәк, нәрсә биргәннәр ие?
- Ханнар турында, - мәйтәм.
Ул "аңладым" дигәндәй баш какты. Аңа соң ханнар ни, саннар ни - барыбер берни дә белми бит. Нигә баш катырып сорап торырга инде?
Ул, минем уемны сизгәндәй, күзләрен мөлдерәтеп миңа карады:
- Әбләй, ахирәт! Син ни инде, малай, әгәр миннәр сорасалар, ярдәм итәрсең инде яме, ә? - диде ялварып.
Аннары боек тавыш белән өстәп куйды:
- Иртәдән бирле бер күзем тартыша - хәерлегә түгел бу. Значит миннән сораячаклар бүген.
- Соң, берәр хәйлә тап. Башым авырта диген. Минем киңәшкә бермәл уйланып торды. Башын кашып
алды.
- Анысы пүчтәк минем өчен. Тик кем миңа хәзер ышансын? Син, Әбләй, шулай да миңа әйтеп торырсың инде. Бәлки ничек тә ерып чыгармын әле.
- Я, ярар, тырышырмын, - дидем аны тынычландырып. Шәрифкә шул гына кирәк булган икән - момент кәефе
күтәрелде моның.
- Барысы да әйбәт чыкса, көне буе атта чаптырырмын үзеңне.
Ул канәгатьләнеп кулларын угалады. Йөзе май кояшыдай балкыды. Әйтерсең "5"ле инде кесәсендә ята. Вот кеше диген - исе дә китми.
Соңгы вакытта Шәриф моңарчы билгеле булмаган бер ягы белән ачылып китте әле. Дәресне беләме-белмиме тота да такта янына чыгып баса. Әйтеп торучылар табылыр әле дип уйлый торгандыр инде. Анысы суфлерлар җитәрлек бездә. Вакытында тотып алып, кабатлый гына бел. Ә Шәриф тә, әйткәнемчә, нәкъ менә шундый сәләт бар икән. Нигә дип моңа кадәр яшереп йөргәндер. Әллә ничә икеледән котылган булыр иде.
Шәрифнең сүзе раска чыкты. Укытучы апа журналдагы исемлек буйлап бармагын йөртеп чыкты да, нәкъ Шәриф исеме каршында туктап калды.
Шәриф миңа мәгънәле итеп күз кысты. Аннары теләр-теләмәс кенә атлап такта янына чыгып басты. Бөтен класс зур кызыксыну белән аңа төбәлде. Кыяфәте бик тә үзенчәлекле аның. Озын муены күчәр кебек, кирәк икән 180 градуска гына түгел, ә 360 градуска кадәр әйләнә аладыр. Тырпаеп торган зур колакларын локаторны хәтерләтеп ике якка юнәлгән. "Шылт" иткән тавышны да "эх" дигәнче тотып алырга әзер алар.
Ак кашлары җәя кебек, борыны бәрәңгедәй, авызы олы, иреннәре җептәй нечкә, күз ачып йомганчы сорау рәвешенә әвереләләр.
Укытучы апа башта Шәрифкә текәлеп карап торды. Нәрсә майтарыр икән дип уйлагандыр инде. Аннары Батый хан турында белгәннәрен сөйләргә кушты.
Шәриф күзләрен йомып бермәлгә уйга чумды. Дугадай кашларын, зур бәбәген, нечкә иреннәрен, киң ияген, озын муенын берьюлы хәрәкәткә китерде. Хәтта баш түбәсендәге чәч бөртекләренә кадәр селкенгәндәй булды. Бер колагы миңа таба борылды. Эшкә керештем. Пышылдый-пышылдый алдымдагы китаптан карап Шәрифкә әйтә башладым. Башкалар да калышмады. Шәриф кайсыбызны тыңларга белмичәдер миңа, бер башкаларга карады. Беренче сигнал барып җитте бугай, Шәриф зур авызын ачып көчәнә-көчәнә беренче җөмләне этеп чыгарды:
- Элек-элек заманда Батыйхан дәүләте башында...
Тик җөмләсен тәмамлый алмыйча кисәк төртелеп, туктап калды. Як-ягына каранып алды. Укытучы апа тыныч кына утыра бирде. Мин ул күрмәгәндә бармакларым белән һавада "Б" хәрефе ясап күрсәттем. Шәриф ата каз сыман сәер муенын сузып, шул ишарәне аңларга маташып, миңа якынлашты. Кемдер кулы белән баш түбәсендә түгәрәк ясап алды.
Шәриф, ниһаять, төшенде бугай. Күзләрен челт-челт йомгалап, сүзен башлады.
- Батый хан дәүләте башында..., - дип бер үк җөмләне кабатлагач, тирән итеп сулыш алды да классны яңгыратып әйтеп салды:
- Батый торган!.
Укытучы апа язып утырган җиреннән башын күтәреп аңа күз ташлады.
- Дөрес, Шәңгәрәев, дәвам ит, - диде дә дәфтәренә иелде.
Шәриф тагын миңа текәлде. Мин бераз китапны актаргалагач, кәгазьгә бүрек рәсеме ясап өскә күтәрдем. Монысын тиз шәйләде.
- Ул папаха киеп йөргән.
Укытучы күзлеген салды. Бит алмалары тагын да алсулана төште, иреннәре кысылды.
- Ярый, шулай да булсын, - диде укытучы апа кырыслана төшеп. - Тик син әйт әле: ничек итеп ул ат казанган?
Укытучы авызыннан "ат" сүзе чыгарга да өлгермәде, Шәриф җанланып китте, авызы колагына җитте, күзендә чаткылар уйнады. Күкрәген киереп куйды. Аннары беркемгә дә игътибар итмичә ышанычлы тавыш белән сөйләргә тотынды:
- Батыйхан кечкенәдән атларны бик яраткан. Аның аты иллә дә шәп булган. Андый айгыр тирә якта беркемдә дә булмаган. Ул атта шундый шәп чапкан, аны беркем дә куып җитә алмаган. Шуның өчен дә бик уважать иткәннәр үзен. Солдатлар үзен атаман итеп сайлап куйганнар...
Шыттыра гына малай. Бөтен класс аның "осталыгына" шаккатып утыра. Ә укытучы апа күзлеген янә киеп, авызын ачкан килеш, ни дип әйтергә дә белмичә гаҗәпләнеп тыңлап утыра бирә.
Ә Шәриф, аның саен әтәчләнә-әтәчләнә әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр турында сиптерүен белә. Мин берничә мәртәбә аны дөрес юлга җибәрергә теләп авызымны ачсам да, берни дә барып чыкмады. Шәриф инде мине бөтенләй күрми, онытылып атлар турындагы әкиятен сөйли. Белмим тагын ниләр лыгырдаган булыр иде икән, тик укытучы апа¬ның түземлеге калмады, ачуы ташып чыкты.
- Шәңгәрәев, син нәрсә сөйлисең, ә? Үзеңне атлар аранында дип белдеңме, конце да концов? Нигә миннән көләсең?
Шәриф бирешергә ашыкмады.
- Нинди аты бар дидегез бит.
Укытучы апа ни дияргә белмичә телсез калды. Кызарынды-бүртенде.
- Мин бит сиңа, алла бәндәсе, аты нинди булган дип сорамадым, ә ничек ат казанган, ягъни ничек авторитет яулаган дидем. Ә син ни сөйлисең?
Шәриф бүтән эндәшмәде. Укытучы апага үпкәләп читкә карады.
- Менә нәрсә, Шәнгәрәев, тарих дәресе ул, атка атланып урам буйлап кеше куркытып чабу урыны түгел. Атлар турындагы әкиятнеңне зоология дәресендә сөйләрсең, яме? Бер дә булмаса, ахирәтең Әбләев белән уртаклашырсың. Ә хәзергә мин сиңа син яраткан ат башына бик охшаган билге куям. Синең өчен җан атып утырган Әбләевне дә өлешсез калдырмабыз.
Мин авызымны ачкан килеш катып калдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев