Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Баллы әкият (шаян хикәя)

Бүген мин әтиемнән күп тапкырлар ишетеп белгән баллы елганы эзләп барам.

Бүген мин әтиемнән күп тапкырлар ишетеп белгән баллы елганы эзләп барам. Әтием үзенең балачагында бер тапкыр аның ярына барып чыккан да аннан соң шуннан кайтып та кермәгән. Ышаныргамы-юкмы дип, озак баш ваттым: имеш, елгада су урынына сыек шоколад ага, балыклары кояшта йалтыр-йолтыр килә торган үтәкүренмәле шикәр эретмәсеннән икән, ара-тирә узып китә торган көймә-караблары я прәннектән, я дә шоколадлы бисквиттан була. Үз күзем белән күрсәм, ышанам дип, тәвәккәлләп киттем шәһәрдән чыгып.

Машиналар сирәгәеп, урман куерак була башлагач, юлның уң ягында тар гына сукмак шәйләнде. Шул сукмак турысына «Балъясар елгасы» дигән элмәтакта да куелган. Шәт, юлым уңар төсле тоела.

Чуар күбәләкләрне куа-куа, кып-кызыл, бүдәнә йомыркасы кадәр җиләкләрне сабагы белән җыя-җыя (шоколадка манып ашарга исәп!), алга атлыйм. Көнен дә дөрес сайлаганмын үзем: бөркү, эссенең эссесе. Әһә, минәйтәм, елганың шоколады, тагын да эри төшеп, авыз суларын китерерлек тәмле булыр. Шулай хыялымда шоколадлы җиләк ашый-ашый, текә яр буена килеп чыктым. Үз күзләремә үзем ышанмыйм: бер йомам, бер ачам, күзләремне ике куллап ышкып та карыйм. Шул, нәкъ үзе: шоколадлы елга бит бу! Ара-тирә эреле-ваклы ялтыравык балыклары сикерешә, кояшка койрыкларын болгыйлар да, чумып юк булалар.

Аркама аскан букчамны аяк астымдагы яшел хәтфә үләнгә төшерәм дә ярга якынрак атлыйм. Якын килгән саен ваниль исе борынны ныграк кытыклый, кайнар шоколадның баш әйләндергеч татлы пары тамак төбен кытыклап куя. Бу елга шоколады барысы да миңамы, миңа гынамы ул?

Ары борылып, букчамнан өйдән әзерләп алып килгән тимер зур чинаягым белән калай кашыгымны эзләп табам. Ярга иелеп, шоколад тутырып алам. Хәзер, суынсын әле, авыз итеп карыйм!

Беренче чинаякны ничек ялт иттереп куйганымны үзем дә абайламыйча калдым. Төбенә төшкәч кенә, бүдәнә йомыркасы кадәрле җиләкләрем искә төште. Ничава, тулы көн һәм бер елга шоколад минеке. Икенче тапкыр чинаякны тутырып алам да букчам янында ята торган җиләкләрем янына менеп утырам. Берсен кайнар шоколадка манам, икенчесен... Чутын да югалттым, бу шоколадлы җиләк белән бергә телемне дә йота яздым, ахры.

Икенче кат шоколадлы чинаякны бушаткач, тамагым кипкәнен аңладым. Туктале, әтием сөйләгәне искә төште: шушыннан туп-туры урманга керсәң, чип-чиста сулы чишмә челтерәп ага. Өченче чинаякка керешкәнче, су эчеп чыгыйм, булмаса.

Бу урманның матурлыгы, наратларының биеклеге, күкнең үзенә барып тоташканнар диярсең! Унике адым алга, аннан биш адым уңга атлыйм (әти шулай керәсе дип сөйләгән иде бит). Ни күзем белән күрим: челтер-челтер чишмә агып ята. Кемдер аны вак-вак ташлар белән әйләндереп алып матурлап та куйган, улагын да ясаганнар хәтта. Килеп җитеп, су эчим генә дигән идем, тагын бер әкәмәт: су үтәкүренмәле, чип-чиста түгел, ә әфлисун төсендә булып ага. Нәрсә булыр бу? Әтием ялгыштымы әллә? Әллә аның балачагында бу чишмәдән чынлап та чиста су ага торган булганмы?

Янына килеп иелеп, тел-иренем белән әфлисун төсендәге суны татып карыйм. Бу бит лимонад ләбаса. Әфлисун лимонады. Мондый могҗиза да булыр икән! Тагын баллы булды инде бу, эчәсе килүне басмый. Урман эче киң, очы-кырые күренерлек түгел. Чиста сулы чишмәсе дә бардыр аның. Эзли-эзли, йөзьяшәр наратларны аралап барам шулай. Чү, челтер-челтер тавышка башымны сулгарак борсам, күбекләнеп шарлавык агып төшә. Тик менә суы тагын үтәкүренмәле түгел, әллә нишләп кара төстә. Ике-өч адым алга сикерәм дә бу шарлавык янына килеп басам. Ә исе соң, исе... Исеннән моның кока-кола шарлавыгы икәнлеген чамалыйм. Ичмасам, берәр шешә дә эләктермәгәнмен шунда. Тутырып алыр идем үзем белән. Монысын да борынымнан газы килгәнче эчкәч, чиста су эзләп киттем.

Тәки таптым бит чиста сулы чишмәне. Шушында гына, бер-берсеннән ерак та түгел икән болар. Авызымдагы бал тәмен баскач, яңадан шоколад елгасы янына чыктым. Еракта-еракта бер көймә күренде, җилкәне дә бар төсле. Үзе мин ярата торган теге шоколадлы таякчыклардан ясалган, ә җилкәне — Төркиядә җитештерелеп, безгә кайтарыла торган салават күпере төсендәге мармеладтан икән. «Мин монда, бирегә йөзеп кил!» — дип кул болгыйм үзем, үзем уйлап та куям: бигрәк әкрен йөзә бу, шоколад куе булганга шулайдыр инде.

Елгага төшеп, өченче тапкыр чинаягымны тутырып алам да кашыгымны батырып шоколад кабам... Ай-вай, ай-яй-яй... Беттем, нишлим, кемне ярдәмгә чакырыйм?! Тешемә сукты, тешем сызлый башлады, күземнән ике бөртек яшь атылып чыкты. Ярдәм итегез, булышыгыз!..

Кызым, күпме иркәләнеп ятарга була? Соңга каласың бакчаңа, тор әйдә, тор...

Кулымнан чинаягым тәгәрәп төшеп киткән мәлдә мин әнинең шушы сүзләрен ишетәм. Бер күземне ачам да, кояшның якты нурларына түзәлмыйча, яңадан йомам. Тешем дә сызламый кебек. Төшемдәге үз-үземне кызганып куям: ничек авыртты бит теш, елатты хәтта. Бүген кичен әни белән бакчадан кайтышлый теш табибы Мәрзыя апа белән сөйләшеп куясы булыр әле: зур машинага теш дәвалый торган аппаратын тутырсын да минем төшемдә шул машина белән урман буена килеп утырсын. Шоколад туйдырганчы, тешем сызлый башласа, мин шалт, Мәрзыя апага гына кереп чыгармын, теш дәвалаудан курыкмыйм ла мин, шоколад елгасының, шикәрле балыкларның, мармелад җилкәнле көймәләрнең әрәмгә калуыннан куркам. Миннән башка юлны кем белсен анда, әтинең дә күптән барганы юк, ул да оныткандыр.

Үз уйларымнан үзем канәгать калып, иртәнге шук кояшка бер елмаям да, тешләремне чистартып, әни пешергән ботканы ашарга утырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев