Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Балдай татлы онык

Баланың баласы балдан татлы, диләр. Вәсил Камалов хикәясе бабай белән онык мөнәсәбәтләре турында.

- Улым, бакчада күңеллеме? - дип каршы алды бабай балалар бакчасыннан кайткан оныгын ишек төбендә.

Малай аның сүзләрен аңлап бетермәде, күзләрен өскә юнәлтте. Әйе, татарча аңлап бетерми онык. Бабай соравын русча кабатлады. “Нет, не хорошо”, - диде ул, йөзенә канәгатьсезлек билгесе чыгарып. Бабайның да бирешәсе килмәде: “Рәхәт бит, улым”, - диде. Малай да үзенекен талкыды: “Нет, не хорошо. Дома лучше”.

Бала бер урында озак тора аламы соң инде: икенче борылып караганда, ул инде үз бүлмәсендәге уенчыклары янында иде. “Бабай, кара: пожарная мачина”, - дип, картны үзе янына әйдәкләде.

Өч яше тулып килә торган Данияр оныгы белән аралашудан тәм таба карт. Аның яшендә ул яланаяк урамда чабып йөргәндер, бернәрсәдә дә гаме булмагандыр, ә оныгы машиналарны маркалары буенча танып белә. Замана баласы шул. Әти-әнисе аны өч телдә тәрбия ала торган балалар бакчасына бирде: татар, рус һәм кытай телләрендә. Бабай да тел өйрәнү процессында катнашырга тиеш булды: өйдә онык белән бары татар телендә сөйләшергә.

Әби-бабай янында яшәгән бала иркә була, диләр, тик һәрвакытта да түгел. Оныкның әти-әнисе картларны бу яктан кисәтеп куйды. Шулай да баланың баласы балдан татлы була икән. Киявенең: “Татарча гына сөйләшергә!” – дигән кисәтүе кайчакта хәтердән чыгып оча да алар русчага күчә. Шулай да соңгы вакытта малайның татар теле шактый шомарды. Элек аерым сүзләр генә белсә, хәзер инде җөмләләр дә төзи башлады. Әби-бабай моңа аеруча шат иде. Алдагысы ничек булыр, монысын вакыт күрсәтер.

Тик оныкның бер яман гадәте бар – кулына эләккән нәрсәне сүтеп карарга ярата, вата. Кодалары аны уенчыкка “күмә”, ә ул ошамаганын идәнгә томыра тора. Балалар бакчасына барасы килмәсә: “В садик не пойдем, он сломался” – ди. Менә бит нинди хәйләкәр. Шулай ук бакчага барырга кирәклеген дә белә.

«Тормыш... Менә бит, бала аягына басты гына, аны инде күмәк коллектив, җәмгыятьтә яшәргә өйрәтә башладылар» дигән уйлар белән күзәтте ул идән уртасында өелеп торган уенчылары арасыннан машиналар эзләгән оныгын. Пенсиягә чыккач, буш вакытын күбрәк оныгы янында уздыра алуына шат ул. Ни дисәң дә, халкыбызның гореф-гадәтләре турында күбрәк сөйли ала, милли бәйрәмнәргә бергә чыгалар. Тора-бара үзеннән дә уздырып татарча сөйләшер кебек тоела бу онык. Һәрхәлдә, ышана ул шуңа.

Вәсил КАМАЛОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев