Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Балачак - үзе бер поэма

Балачакта шагыйрь булырга хыялланалармы?.. Юк, дияр идем.

Биш-ун яшьтә сеңелең яки иптәш кызларың белән укытучы, табиб, кибетче булып уйныйсың, өйдә җыр-биюле «концертлар» яисә «курчак театры» куеп, артист булып кыланасың. Ә шагыйрь дигән төшенчә балалар өчен әле артык катлаулы, җитди нәрсә.

Дөрес, күңелдә кечкенәдән ниндидер шагыйранә бер тылсым-могҗизага ашкыну, гүзәллеккә омтылу хисе тулып ташкан. Алар әни теккән матур күлмәкләр, бакча, юл буйларында үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләр, тәрәзәдән очып кергән күбәләкләр, яраткан уенчыкларың һәм рәсемле китапларың, серле әкиятләр һәм яңадан-яңа җырлар белән, шулай ук балачакның мең төрле бүтән манзаралары һәм уеннары белән үрелеп беткән...

Мин авылда туып-үскән шагыйрә, һәм шуның белән бәхетле дә. Әмма миңа туган авылымда үсеп, бер төп нигезгә табынып яшәү бәхете насыйп булмады. Без гел күчеп йөрдек. Әти-әнием Чаллы ягы кешеләре. Алар укытучы булып эшләгәнлектән, районнан районга күчеп йөргәннәр. Шулай итеп, мин хәзерге Актаныш районы Пучы авылында тусам да, Казан артындагы Әтнә районында — мәшһүр Тукай туган якларда үсеп буйга җиттем. Әтнәдә ике-өч ел эшләгәч, гаиләбез Күлле Киме авылына күчеп килгән. Ул елларда шаулап-гөрләп торган бик зур, базарлы авыл. Анда хәтта зур гына балалар йорты да бар иде. Клубына еш кына Казаннан артистлар, язучылар килеп тора. Зур китапханәсе һәм китап кибете дә бар. Бу авыл халкыбызга күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимне үстереп биргән. Минем дә дөнья белән танышуым шушы атаклы авылдан башланды, анда минем садә балачагым сеңеп калды.

Абыйлар һәм иптәш кызлар белән кайларга гына бармый идек без, нинди генә уеннар уйнамый идек! Тегермән суында балык сөзү дә, күрше урыс авылы янындагы уйсулыкта яшеннән курка-курка давыл чәчәкләре җыю да, ышна җиренә җиләк-чикләвеккә йөрүләр дә, туплы, качышлы уйнаулар да, сабантуйлардан соң кичке уеннарда егет-кызларны күзәтеп йөрү дә — берсе дә читтә калмады. Сугыштан соң инде биш-алты ел үткән, без сабыйлар тормыш авырлыкларын әле аңлап та бетермибез — үзебезчә тәгәрәп уйныйбыз, үсәбез...

Җиде яшем тулгач, Күлле Киме урта мәктәбенә укырга кердем. Әмма мин инде биш яшемнән үк укый белә идем. Хәтта мәктәп китапханәсеннән китаплар да алып торам. Укырга үзлегемнән өйрәндем. Әле дә хәтеремдә, әти миңа балалар бакчасында сөйләр өчен Тукайның «Җир йокысы» дигән шигырен әйтеп торды, ә мин кабатлап бардым һәм отып калдым. Шуннан берничә көн буе әлеге шигырь басылган китап битеннән аны кычкырып укыган булып кылана торгач, үземчә авазларны хәрефләргә туры китереп, аерымаерым тамгаларны таный ук башладым. (Бала гына булсам да, баллым җиткән бит, ай!)

Тора-бара, кайсын әнидән, кайсын абыйдан сорап, бөтен хәрефләрне дә укырга өйрәнеп беттем. Шуңа күрә мәктәптә уку миңа бик җиңел булды. ...Әйе, балачакта «үскәч шагыйрь булам» дип хыялланмыйсың. Чөнки балачак — ул үзе бер Поэма! Балачакта бары тик көчле җил вакытында үзебез торган мәктәп өе яныннан ук җәелеп киткән Ашыт болынына чыгасың да, әтинең иске зонтигын ачып, шуңа тотынып очып китәргә генә хыялланасың... Яки яз җиткәч, өй кыегына сөялгән баскычтан курка-курка менеп, кояшта җылынып беткән түбәдән Ашыт болынын, кыр казларының көтүләп очып төшкәнен күзәтәсең. Кышын исә мәктәп түбәсеннән кар көртенә «парашютчы» булып сикереп уйныйсың. Күңелеңдә шигырь уянганын, йөрәгеңдә шигъри образлар шыта башлавын әле сизмисең дә. Шигырь исә үз вакыты белән киләчәк һәм синнән «керергә ярыймы?» дип тә сорап тормаячак икән... Ашыт болыны дигәннән, без берничә ел Күлле Кимедән биш-алты гына чакрым ераклыктагы Түбән Көек дигән авылда да яшәп алдык. Өченче класстан алып җиденчене тәмамлаганчы шушы авыл мәктәбендә укыдым. Бик тә ямьле авыл иде ул. Мәктәбе дә күңелле, җанга якын, кадерле булып истә калган. Ул авыл гүзәл Ашыт елгасы буена урнашкан. Җәйләрен иртүк Ашыт буена йөгерәбез. Болын бик киң, тигез, безнең авыл читендәге мәктәптән (ә без мәктәп ишегалдында яшибез) ике йөз-өч йөз метр гына. Шул болында ямьле сабантуйлары үтә. Печән өсте җитсә, бу болын печәнчеләр белән чуп-чуар булыр иде. Атлар белән печән чүмәләләрен тарттыруны, эскерт-кибән куюларны карап исебез китә иде. Кышларын шунда чаңгыда йөрибез, язын-көзен кыр казларын каршылау һәм озатып калулар... Болар һәммәсе дә йөрәгемдә шулкадәр тирән уелып калган ки, хәзер дә төшләремә кереп сагындыра, моңландыра. Шушы авылда инде мин беренче шигырьләремне чыгара һәм район газетасына да җибәрә башладым. Алар басылып чыккач, рухланып китеп, «Пионер» журналына шигырьләр язып салдым. Беренче шигырем анда унбер яшемдә басылып чыкты. Шулай итеп, мин газета-журналда шигырь бастыру тәмен татыдым һәм матбугат белән элемтәгә кереп киттем.

Әйтергә кирәк, ул шигырьләр күбесенчә туган ил, әти-әни, мәктәп, укытучылар, табигать фасыллары, сыерчыклар, песиләр һ. б. турында була иде. Ә бәлки бу әйбәттер дә... Ләкин тора-бара инде үземнең эчке кичерешләрем, моң-зарларым, өмет-хыялларым чагылыш тапкан яңа эчтәлекле романтик шигырьләр дә туа башлады. Шулай да, сүз уңаенда, сыерчык турындагы бер шигыремне әйтеп китмичә булмый. Мин аны унике яшемдә язганмын. Ул үзенә күрә бик тә фәлсәфи булып чыккан. Хәзер мин моңа аеруча игътибар итәм. Менә ул шигырь:

Өй түрендәге каенга

Оя ясап элдем мин.

Иртәгесен шул ояда

Бер сыерчык күрдем мин.

 Сыерчыгым бик кәефле,

Чөнки яхшы оясы.

Мин өен салдым, тик аңа

Калды тормыш корасы...

Әйе шул, тиешенчә тормыш корып җибәрү өчен кешегә дә үз вакытында кемнеңдер ярдәме, ягъни оя ясарга булышуы гаять мөһим икән. Җәмгыятьнең шуны тәэмин итүе хәтта ки мәҗбүри һәм зарур икән...

Дүрт-биш елдан соң без кабат Күлле Кимеге әйләнеп кайттык һәм гомергә шунда төпләнеп калдык, үз өебезне салдык. Кайсы гына мәктәптә укысам да, мин бик актив, хәрәкәтчән һәм җитез идем. Пионер һәм комсомол эшләрендә дә актив катнашам гына түгел, үзем оештыручы Һәм башлап йөрүче.Чөнки дружина советы председателе дә, мәктәп комсомол оешмасы секретаре да булып тордым. Бишкә генә укыйм, стена газеталары өчен мәкаләләр, шигырьләр язам. Әдәби кичәләр, шигырь викториналарын аеруча яратам. Концертларда Тукай, Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим, С.Хәким шигырьләрен сөйлим, мандолинада уйныйм һәм җырлыйм. Балалар җыры түгел — озын, моңлы, борынгы көйләрне җырлыйм. Ни хикмәттер, үзем бик тере, чая гына булсам да, кечкенәдән үк моңлы, сагышлы идем...

Тавышым матур гына булгач, җырчы-артистка булырга да хыялланып куя идем, әлбәттә. Хәер, минем ул теләгем дә соңрак тормышка ашты: биш ел буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы булып эшләдем, элекке Советлар Союзын иңләп-буйлап диярлек гастрольләрдә йөрдем, бик күп шәһәрләрне күреп калдым... Ә инде мәктәптә укыганда, район күләмендәге һәртөрле ярышлар, смотр-олимпиадаларда катнашып, бүләкләр, грамоталар алып кайта идем. Ләкин мин бик гади идем, мактанчык та, кыланчык та булмадым. Коллектив һәм классташларым белән дус яшәдем. Әлбәттә, җырлап-биеп кенә йөрмәдек. Колхозда башак җыйдык, борчак йолкыдык, бәрәңге алдык, үсә төшкәч, ашлык ташуда катнаштык, ындырда эшли идек. Макулатура, кош тизәге, көл, металл ватыклары җыеп тапшыру, Тимур командасы белән картларга булышу, колхоз өчен чебиләр үстереп бирү һ. б.— безнең укудан тыш мәҗбүри эшләребез иде... Әле өйдә әнигә булышасы да бар: идән юу, су ташу — минем өстә. Менә шулай үстек без.

Боларны ни өчен язам соң? Юк, бу мактану өчен түгел. Болар шагыйрь булып китүнең алшартлары булгандыр дип уйлыйм. Чөнки битараф һәм ялкау кешеләр беркайчан да шигырь яза алмыйлар. Балалар да, өлкәннәр дә. Шигырь иҗат итү — ул теләсә кайсы яшьтә дә дәртле, моңлы, намуслы һәм гамьле булуны сорый. Шагыйрь булу өчен уйлана белү, түземле булу кирәк. Бу теләсә кайсы өлкәгә дә кагыла. Гамьле һәм уйлы булу өчен исә китап укырга кирәк. Китап укымаган кеше иҗатчы була алмый. Бигрәк тә язучы яки шагыйрь. Чөнки дөнья бик катлаулы һәм күптөрле. Язучы кеше зур әдәбиятны белмәсә, заман укучысы өчен берни дә әйтә алмый. Әдәбиятка тормыштан да, әдәбияттан да килергә кирәк: икесе бергә үрелеп барсын. Әлбәттә, җир кешесе һавада гына очып йөри алмый. Рухи яктан бай булу үз тормыш-көнкүрешеңне адәм рәтле итеп алып баруны да күздә тота.

 Боларны мин инде шагыйрь булып җитлеккәч аңладым. Шуңа күрә балаларга да бу турыда әйтүне бурычым дип саныйм.

...Әйе, балачакта шагыйрь булырга хыялланмыйсың. Балачакта үзеннән-үзе яшисең генә. Шигырь чыгару да һөнәр түгел, ә тормыш үзе икән. Мин дә шигырьләр язудан туктый алмадым. «Шагыйрь булам» дип түгел, күңелем кушканга күрә генә. Сигезенчедә укыганда, шакмаклы калын дәфтәрне урталай бөкләп, шигырь китапчыгы теккән идем. Аңа үз шигырьләремне күчереп язып, бите саен буяу карандашлары белән рәсемнәр, чәчәкләр ясап чыктым. Бу минем беренче үз китабым иде. Хыял әнә шул булган: китап чыгару!.. Барлык фәннәрдән дә бишкә генә укысам да, мин аеруча тел-әдәбият дәресләрен ярата идем. Татар телен дә, рус телен дә. Әнием дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әти дә, әни дә татар әдәбиятын һәм сәнгатен бик яраталар, телләре бик бай. Миңа аларның йогынтысы бик көчле булды. Әти, математика фәнен укытса да, Тукайның байтак шигырьләрен яттан сөйли иде. Гомумән, әти-әнием бик нечкә күңелле хикмәтле кешеләр иде... Шулай итеп, урта мәктәпне тәмамлаганда, мин инде кем булырга дип артык баш ватмадым. Укытучы, әдәбиятчы булырга! Калганын күз күрер. Яшермим, минем йөрәгемдә инде ниндидер серле, үзгә бер язмышны сизенү, шуңа ашкыну, иҗади бер дулкынлану бөреләнеп килә иде. һәм мин 1962 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих, татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердем. Алда — без узасы озын юллар, без менәсе текә таулар. Алда мине газаплы һәм дәртле, сагышлы һәм кызыклы, иҗади һәм серле Шагыйрь тормышы көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев