Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Багалмада кунакта

Баштарак танымый торды Хөсниҗамал карчык оныгын...

Сагынган, бигрәкләр дә сагынган иде Хөсниҗамал әби оныгы Нәсихны. Ничек инде сагынмасын, төпчек улы Габделрәшитенең малае ла ул. Бердәнберләре.

«Күрмәгәнемә кайчан бит үзен. Барам әле калага. Оны­гымны туйганчы үчтеки-үчтеки итеп сөям әле...» — дип сөйләнә торгач, ниһаять, теләгенә иреште карчык.

Зур калада яшәүче улының ишеген ачтырып эчкә узды да, төенчекләрен аяк астына куя-куя, әлеге дә баягы шул җы­рын көйләргә кереште:

— Кая минем бәләкәй улым, кая минем Нәсих бәбкәм?

Тик ни хикмәт: малайның тавыш-тыны ишетелмәде. Ул-бу булмагандыр бит, дип борчыла ук башлаган иде инде әби­се. Эчтәге бүлмәләрнең берсендә Нәсихның дөбер-шатыр уй­навын ишеткәч кенә җиңел сулап куйды карчык. Шөкер, исән-сау, димәк. Ул да түгел, башы-күзе җимерелгән Нәсих җәлт кенә үзе дә килеп чыкты.

— Кил әле монда, улым, кил әле. Үзеңне пәп итә-итә ту­пылдатып алыйм әле,— дип, әби кеше кочагын җәйде.

Тик оныгы гына аның куенына атылырга ашыкмады. Түп-түгәрәк йөзенә: «Бу кем инде тагын? » — дигән кыяфәт чыга­рып, каш астыннан карап тора башлады. Әбисе сүзен янә ка­батлагач кына телгә килде. Баллы ризыкны күп итеп ашау­дан бозылып сирәгәйгән тешләре арасыннан сызгыртып әйтеп салды:

— Кирәк булса, үзең кил...

Әбисе аның сүзләрен әллә ишетте, әллә юк, игътибар ит­мәде.

— Ай, минем багалмам, күрче ничек дәү булып үскән бит ул,— дип сөйләнә-сөйләнә, оныгы янына атлады.

Чыннан да, кай арада үскән диген Нәсих. Буйга гына түгел, туп кебек түгәрәкләнгән дә. Әнә ул, әбисе килеп җитәм дә кочагыма кысып алам дигәндә генә, бауга тагылган калай машинасын дөбер-шатыр сөйрәп, икенче бүлмәгә таба йөге­реп китте. Бераздан туктап, әбисенә телен чыгарып күрсәтте дә: «Тота алмадың бит»,— дип үчекләгәндәй, кеткелди-кеткелди көләргә кереште. Янә дә йөгереп китмәкче иде, ишек төбендә әбисе алып килгән төенчекләрне күреп, алар янына килеп басты.

— Миңа ниләр алып килдең? — дип, үзе үк сырпаланырга кереште. Хәтта Хөсниҗамал әбисе сөйгәндә дә карышмады. Күзләрен ялт-йолт китереп, төенчекләрне актарырга тотын­ды.

— Бигрәкләр дә Габделрәшит улыма охшагансың шул, кечкенә чагында ул да нәкъ синең кебек тиктормас иде,— дип сөйләнде әби кеше.

Ә берничә минуттан малай кухняда, әбисенең алдына ме­неп кунаклаган көйгә, бик тәмләп коймактыр, бавырсактыр, кош теледер кебек авыл күчтәнәчләре белән сыйланып утыра иде.

Хөсниҗамал әби исә сөенеченнән гел сөйләнә торды:

— Баламның баласы балдан да татлырак шул,— дип ба­лавыз да сыгып алды.

Бу кадәр сыйлангач, тәмам үз итте Нәсих әбисен.

Иртән әтисе дә, әнисе дә, икәүләшеп, малайны бакчага ба­рырга күндерергә тотындылар. Тик кая ул, малай юхаланып әбисенең муенына сарылды, чут-чут итеп җыерчыклы би­теннән үпте һәм тәки бу көнне өйдә үткәрергә ризалык ал­ды.

Кичә оныгының нинди һөнәрләргә ия булганлыгын белеп бетермәгән икән әбисе. Малай иң элек уенчыкларын бүлмәләр буйлап таратып ташлады. Хөсниҗамал әби аңа карап янә төпчек улының балачагын хәтеренә төшерде. Ул да йорттагы бөтен нәрсәне шулай таратып ташларга мачтыр иде. Кире җыйнап алулары гына үлем белән бер иде. Уенчыклар белән уйнап туйгач, Нәсих туп тибәргә кереште. Аздан гына тәрәзәне чәлпәрәмә китермәде, бәхеткә, бу уены өстәлдәге чәчәк савы­тын идәнгә тәгәрәтеп төшерү белән генә тәмамланды. Ниш­ләсен әби: «Ипләп уйна, улым, ипләбрәк...» — дип кисәтеп ка­раса да, игә килмәгән оныгы турында: «Бигрәкләр дә улым­ның үзенә охшаган шул, ул да күпме тәрәзәнең башына җит­те бит заманында»,— дип уйлану белән чикләнергә мәҗбүр булды.

Тора-бара туп тибү туйдырды Нәсихны. Берара малай, суга төшеп чумгандай юк булып торды. Карават астында яткан икән. Аннан кәшәкә белән алка сөйрәп чыгарды. Әбисенең: «Бу нәмәстәләр белән бозда гына уйныйлар бит...» — дигә­ненә исе дә китмәде. Карчыкның ай-ваена карамыйча ике урындык арасына — «капка »га бастырды да шалт та шолт аңа алка очырта башлады. Алка әбинең ике аягы арасыннан очып үткән саен, дөнья җимерерлек итеп:

— Ур-ра! Го-ол-л!!! — дип кычкырды.

Нишләмәк кирәк, сагынып килгән оныгы бит, түзде әби.

Хоккей уены тагын күпме дәвам иткән булыр иде, бер Аллаһ белә. Бер-бер артлы «капка »га алка кертүдән канат­ланып киткән малай, чираттагы һөҗүме вакытында, әбисе­нең тез башына кәшәкә белән кундырды. Бу юлы да әбисе ачуланып сүз әйтмәде, яраткан оныгы булгангадыр инде.

Бераз хәл алгач, малай әбисен урамга чыгарга әйдәкли башлады. «Күним, юкса йортның астын өскә китерә бу»,— дип ризалашты Хөсниҗамал карчык. Тиз-тиз киенеп, ишек төбенә килеп басты да:

— Әйдә, балам, йөреп керик алайса,— дип, оныгын ашык­тырды.

Әмма урамга тиз генә чыгып китәргә язмаган икән. Нәсих кайдандыр тунын сөйрәп, шарфын, бияләен, итеген табып китереп, әбисе алдына өяргә кереште.

— Киендер мине,— диде. Әбисе:

— Кай, улым, мин сине зур үскән бу дигән идем. Ә син киенә дә белмисең икән,— дип оялтып караган иде дә, барып чыкмады.

— Киенә белмәсәм, чишенә беләм мин,— дип, аның авы­зын томалап куйды малай.

Җитәкләшеп урамга чыктылар. Шулай матур итеп кенә йөрерләр сыман иде. Өч-дүрт адым атларга да өлгермәделәр, малай карга бата-чума якындагы шугалакка таба элдерде. Ул әбисенең:

— Ипләп, улым, имгәнә күрмә, балам,— дип кычкырып калуына да колак салмады. Өстен-башын юешләтеп кире әйләнеп килгәнче байтак вакыт узды.

Борынын мышкылдатып, итек астын бозга катырып кил­гән Нәсих, мут елмаеп, әбисенең бер алдына, бер артына төш­те.

— Әйдә, әбекәй, сиңа үзебезнең кибетләрне күрсәтәм,— дип юхаланырга кереште.

Монысына да күнде әби кеше. Оныгы сөт, ипи кибетләрен йөгертеп кенә узды. Ишекләре мул итеп ачылып куелган нин­дидер кибетнең текә баскычыннан йөгереп менеп китте дә керүче-чыгучылар арасында буталып күздән язды. «Адашып китмәгәе...» — дип пошаманга калган әби үзе дә, еш-еш су­лап, аның артыннан ашыкты. Ай-һай зур иде әлеге кибет ди­гәннәре. Әти-әниләренә сарылган малайлар-кызлар рәтләр буйлап чабулый. Ни генә юк биредә. Уенчык машиналар, танк­лар, пушкалар дисеңме, барысы да: «Мине ал да мине ал »,— дип кызыктыра. Киштә башларына менеп кунаклаган аю ма­лайлары, төлке кызлары, куян балалары үзләренә кул су­зарга кушып күз кыса...

Инде кай тарафтан эзләп табыйм икән оланны, дип апты­рашта басып торган әби, якында гына Нәсихның чәрелдек тавышын ишетеп, сискәнеп куйды.

— Әйдә, әби, тизрәк инде!!

Баштарак танымый торды Хөсниҗамал карчык оныгын. Бүреге бер якка янтайган, изүләре ачылган... Иңендә автомат, ике кулында тагын ниндидер ялтыравыклы нәрсәләр.

— Әйдә, әби, әйдә... Түлә дә акчаңны... Хөсниҗамал карчык бу сүзләрдән авып китә язды... ...Балалар янында байтак торырмын әле, дип кунакка килгән Хөсниҗамал әби түзмәде, бер-ике көннән: «Өйдә эшләрем өелеп калды»,— дип сөйләнә башлады. Улы Габделрәшитнең бер әнисенә, бер улына карап хәйләкәр елмаю­ын күрмәмешкә салышты. Кече улына бик тә охшаган оны­гын әти-әнисенең үзләренә калдырып, авылына кайтып кит­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев