"Бабаңа сәлам әйт!"
-Тыңлагыз әле, Туфан абый, бер мәзәк.
Быел булды ул. Район сабан туенда. Йөрим шулай хатын белән кибетләр карап. Бер карчык каршыма чыкты да миңа карап тора.
-Нәрсә, әбекәй, бик ошадым мәллә? - дим.
Бер сүз дә әйтмәде бу, китеп барды. Бераздан тагын каршыма килеп чыкты, тагын төбәлеп карап тора. Мин дә карап торам моның күзенә - кызык бит. Болай җүләр кебек тә түгел. Өсте-башы да әйбәт, шәһәрдән кайтканга охшаган.
- Синең бабаң бармы? - дип сорый бу карчык.
- Бар, - мин әйтәм.
- Исеме Насыйбулламы? - ди.
- Насыйбулла, - дим.
- Фамилиясе Шәйдуллинмы, - ди.
- Шәйдуллин, - мин әйтәм.
- Аның әтисенең исеме Гобәйдулламы?
- Шулай, - дим.
- Аңа сиксән җиде яшьме, - ди.
- Шулай бугай, - дим.
- Исәнме әле ул?
- Исән-сау...
Әбекәй минем аркамнан сөйде дә:
-Бабаеңа сәлам әйт. Хәдичәдән диген, - дип китеп барды.
Хатын белән көлештек. Өйгә кайткач бабайга сөйләдем ниләр булганын. Теге әбинең сәламен тапшырдым.
-Сәламәт булсын, - диде бабай.
Минем:
- Ә кем ул Хәдичә? - дип соравыма:
- Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, - дип кырыс кына җавап бирде дә умарталар карарга чыгып китте.
- Туфан абый, ничек уйлыйсыз, кем булды икән ул Хәдичә әби?
-Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, - дидем дә, эчтән генә Насыйбулла абзыйдан көнләшеп куйдым. Оныкларың аша сәлам әйтеп җибәрерлек Хәдичәләрең булса иде ул.
1997
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев