Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әти урманы

...Үземне белә-белгәннән бирле минем әти урман каравылчысы булып эшләде.

Әти урманы

Авылга кайтканда мин иң әүвәл Зариф урманы белән күрешәм. Киткәндә иң соңын­нан Зариф урманы белән саубуллашам. Кай­тыр юл да, китәр юл да шушы урман аркылы уза. Җил-җиләсле агачлар арасына килеп керүгә, яфраклар кыштырдавында әтием та­вышын ишеткәндәй булам.

...Үземне белә-белгәннән бирле минем әти урман каравылчысы булып эшләде. «Зариф ул — урманны да тунатмас, утынсыз да кал­дырмас»,— диләр иде авылдашлар аның ту­рында. «Урман җене кагылгандыр сиңа, шун­нан кайтып кергәнең юк. Ялгыз ничек кенә эчең пошмыйдыр»,— ди иде әни дә еш кына. Әти исә нарат сагызыдай саргылт мыегы ас­тыннан елмая гына:

—  Урманда кеше ялгыз буламыни?! Урман җанлы бит ул.

Чыннан да, әти урманга җитте исә агачлар белән сөйләшә башлый:

—  Иһи-һи, матурым, сугыш зәхмәте сиңа да кагылган икән,— ди ул корыган имән'яны­на тукталып.— Шыр сөяккә калгансың ләба­са. Кышлары зәһәр килде шул, кышлары. Сугыш узган урманнарның хәле сезнекенә караганда да мөшкелрәк булды. Агачлар да солдатлар кебек сугышты фашистка каршы. Күпме партизан туган өс итте урманны.

Әти агач тамырлары кебек кытыршы бар­маклары белән әле бер кәүсәне, әле икенчесен сыйпый-сыйпый һаман эчкәрерәк атлый, Ә минем тизрәк авылга, дуслар белән уйнар-га кайтасым килә. Әлсдән-әле:

—  Әти, әйдә кайтыйк инде-е,— дип куям.

—  Кайтырбыз, улым, сабыр әйдә,— ди әти,— әниеңнең чәе дә өлгермәгәндер әле. Күрәсеңме, никадәр агач корыган, алар уры­нына язын яшь үсентеләр утыртырга кирәк булыр. Ир-егет үз гомерендә, ким дигәндә, бер өй салырга, бер агач утыртырга тиеш.

Ниһаять, без кайтыр юлга борылабыз. Ур­манны чыккач, әти икс көпшәле мылтыктан һавага  атып җибәрә.  Бу аның әнигә:

«Без кайтырга чыктык, чәеңне әзерли тор!» — дигән шартлы сигналы.

...Кайчандыр бөтен мәктәп белән бергәләп утырткан яшь агачлар инде үсеп җитте. Алар да урманга кушылып шаулыйлар. Без дә җит­кән егет булдык. Тик әти генә картайды. Күп­тән ялга чыкса да, урманын ташламады ул. Тамырланып китә алмаган үсентеләр урыны­на яңаларын утыртып, туларның төпләрен йомшартып йөри бирде. Тагын шунысы бар: өлкәнәйгән саен агачларны кызгануы, ур­манга булган сакчыллыгы һаман арта барды аның. Ул инде утынга да үсеп утырган агач­ларны кисми, төпсәләр генә кубара башлады, Иртә таңнан балтадыр, ломдыр алып, урман­га китә. Күлмәге лычма тир белән аркасына ябышканчы төпчек кубара. Яфрак-туфрак белән томаланган булсалар да, аларны тиз таба. Кайчандыр шул урында мәгърур гына шаулап утырган имән егетләрен, каен кызла­рын, усак малайларын яхшы хәтерлидер, кү­рәсең. Үзе төпчек кубара, үзе иске танышың очраткандай сөйләнә: —  Мынатыраккынасы, сиңа да вакыт җит­те, матурым. Картаймыш көнеңдә тагын бер ялкынланып алырга насыйп икән әле...

Инде мин бала вакыттагы кебек әтине ашыктырмыйм, шулай да төпсәләрне арбага төяп, олауны әйбәтләп бәйләгәннән соң да, әтинең һаман ашыкмавын абайлагач, әйтми булдыра алмыйм:

—  Кайтырга вакыт түгелме икән, әти?

—  Кайтырбыз, улым, кайтырбыз,— ди әти,— бераз сулу алыйк. Урман агай белән дә сөйләшеп туймадым бит әле...

...Инде мин дә урман телен аңларга өйрә­неп киләм бугай. Аның моңлы гына шаулавы миңа әтием тавышы булып ишетелә.

Моң

Филармониядән килгән егет баян сайрата.

Бу моң минем йөрәгемдә күптән тамырлан­ган. Тик тормышның эреле-ваклы мәшәкать­ләре вакыт-вакыт аны томан эченә күмгәндәй итә.

Авыл чирәмендә бергә тәгәрәп үскән Адаш­ларда (икебезнең дә исемебез бер булганга, без бер-беребезгә шулай эндәшәбез) бәйрәм ясап утырганда, әлеге моң һич уйламаганда-кетмәгәндә яңадан кузгалды.

Җыр-көйне үлеп яратканымны белгәнгәме, Адаш кунакка баянчы бер егетне дә чакыр­ган булып чыкты. Филармониядән икән. Егет чыннан да көйләрнең хасиятен белеп, барлык бормаларын табып, бөтен шартын китереп уйный.

Шулай уйнап-җырлап утырганда күзем өс­тәл читендәге бәләкәй генә тальянга төште.

Сәерсенепме дим, хәйран булыпмы, аңа ка­рап телсез калдым.               — Таныдыңмы  әллә,  Адаш? — диде  авылдашым һәм гармунны сузылып алды.

—« Танымыйча! Кыңгыравына, күрегенең һәр  сырына кадәр  таныш.    Сәгыйтьваккас гармуны ич бу!

Сәгыйтьваккас... Авылыбызның    атаклы гармунчысы иде ул. Яшькә бездән әллә ни өлкән булмаса да, күбрәк зурлар арасында үсте. Без малай-шалай якын да килә алмаган кичәләрдә, мәҗлес-мазарда башына чәчәкле түбәтәен кигән, кулына тальянын тоткан Сә гыйтьваккасның урыны һәрвакыт түр башын­да булыр иде. Уйнавын да уйнап карый иде шул: чылтырап аккан чишмә тавышыдай га­җәеп авазлар күңелне сихерли, сине гүя ки тылсым канатларында сракка-еракка, әлегәчә күрмәгән-белмәгән гаҗәеп ямь дөньясына очыртып алып китә иде.

Ил өстенә яу ябырылып, авылыбызның ир-егетләрен сугышка озата башлагач, Сәгыйтьваккасның гармуны тагын да моңлырак уй­ный башлады. Кыңгыраулы тальян гармун фронтка китүчеләрне җырлатып урам әйлән­дерә, авылны чыкканчы озата бара, аннары үзәкләрне өзеп, ялгыз гына моңаеп кайта. Ялгыз дип, гармунчы ялгыз каламы соң! Без аны хөрмәт йөзеннән «уфалла» арбасына утыртып кайтабыз. Ә ул уйнавын белә. Ба­шын кыңгыр салган. Бизәкле кәләпүше эчен­нән бүселеп чыккан саргылт чәчләре җилдә тузгый. Җилдәнме, әллә болай гынамы бераз дымсуланган зәңгәр күзләре әллә кая—Чирмешән  буйларыннан да узып, офыкка  төбәлгән...

Ә көннәрнең берендә аның үзенә дә чират җитте. «Сәгыйтьваккасны каралырга чакыр­ганнар икән», дигән хәбәр һоммәбезне әсәр­ләндерде.

— И-и, наныкасм, гармунчысыз калырбыз микәнни?! Безнең күңел моңын синеңчә матур итеп кем генә әйтер инде?!—диештеләр сол­даткалар.

Саулыгы чамалы булган, күрәсең — сер бирми генә йөргән — Сәгыйтьваккасны сугыш­ка алмадылар. Мәгәр ул үзе моңа бер дә шатланмады. Район үзәгеннән кайтып килешли гармунын да кулына алмады. Кичен дә таль­янның тавыш-тыны чыкмады.

Берничә көннән соң гына яңадан телгә кил­де тальян. Элеккегә караганда да моңлырак-хәсрәтлерәк иде аның тавышы...

«Сәгыйтьваккас сыер җигеп, чәчүлек орлык ташыганда, язгы суга баткан, шунда аякла­рын салкын алган. Чирмешән аша ничәмә-ничә капчыкны корыга чыгарган. Шунда җи­легенә үткән суык хәзер йөрәгенә төшкән икән»,  авылда әнә шундый хәбәр  йөрде.

Сугышның дүртенче язында без Чирмешән бозлары өстенә яккан утлар белән бергә, кай-гы-хәсрәтләребезне   дә   агыздык   шикелле.

Язгы талгын җилләр: «Сугыш бетте! Фа­шистлар Германиясе тар-мар ителде!»—ди­гән шатлыклы хәбәр китерде.

Яу кырына төркем-төркем булып киткән ир-егетләр берән-сәрән генә кайттылар. Әйлә­неп кайтучылар арасында Сәгыйтьваккасның әтисе дә юк иде. Кара кайгы, төпсез тобадай тирән хәсрәт иде бу аның өчен. Иллә мәгәр кайгы кочаклап кына яши алмый бит тәнендә җаны бар кеше! Егетнең гармуны күңелле көйләрдән дә йөз чөермәде. Киресенчә, дәрт­ле көйләрне юлдаш итте. Армиягә китүчеләр­не озатканда да тальян ул кадәр сагыш-мон. түкми иде. Китүчеләр дә:

Йә  кайтырбыз, йә  кайтмабыз, Сау   булыгыз,   туганнар,—дип моңаймадылар. Исән-имин кайтасын белә­ләр, аяз күккә, тонык суларга карап, ил са­гына көр күңел белән китәләр. Тик гармунчы­ның зәңгәр күзләре генә моң белән мөлдерә­мә тулы иде.

Мине дә гармун уйнап, җырлатып, Сәгыйть­ваккас озатты.

—  Яхшы хезмәт ит, ә мин гармун уйнап, әниеңне дә, уз дигәнеңне дә юата торыр­мын,— диде ул көлемсерәп.

Күңелгә бәлзәм булып яткан гармун мо­ңыннан соң аның үз тавышы гадәттәгедән тонык булып ишетелде.

—  Ярый, Сәгыйтьваккас дус, гармун уйнап каршы да алырсың инде,— дидем мин.

Ул дәшмәде. Моңсу гына елмайды да таль­янын сызды.

Тик... аңа безне каршылау насыйп булма­ды. Сагынып көтеп алган хатларның берсе миңа авыр хәбәр китерде: «Сәгыйтьваккас вафат булды!»

Мин ышанырга да, ышанмаска да белмә­дем. Бик ышанмас идең, тәфсилләп ачык итеп язганнар: «Башын тальяны өстенә куеп, тынсыз калган. Духтырлар, йөрәге капыл гына туктаган, диделәр...»

...Сәгыйтьваккасның үзе юк, гармуны без­нең белән. Ил-көн өчен иң кыен елларда авыл халкын елаткан да, юаткан да тальян гармун...

Сугыш дәһшәте һәм тальян гармун моңы... Бер-берсеннән чиксез ерак шушы ике төшен­чә минем күңелдә бер-берсенә бәйләнеп кал­ды. Каһәрле сугыш булмаса, бәлки, меңләгән Сәгыйтьваккаслар бүген үзләре дә безнең арабызда булырлар иде. Бәлки, минем мөлаем авылдашым да консерватория тәмамлар, исе­ме ерак-еракларга яңгырар иде. Хәер, күпне өметләнмичә, шушы тальянда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә җыелган мәҗлестә бер генә көй сыздырса да, бик риза-канәгать булыр идек әле...

Шамил Маннапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев