Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Алмаз бабай алмалары

Хәким күршеләрен бик ярата. Яратуның төп сәбәбе — алма бакчасы.

Хәкимнәрнең йортлары агачтан эшләнгән. Башкалар­ныкы кебек зур булмаса да, аның үз матурлыгы, күркәмлеге бар. Тәрәзә өлгеләре, кәрнизләр, капкалар челтәрле-бизәкле, өстәвенә ак һәм зәңгәр төскә буялган. Өй түбәсенә ка­лай әтәч менеп кунаклаган. Ян күршеләрендәге йорт та матур. Сап-сары буялган такталары, ялтырап торган калай түбәсе белән ул кояшка охшап тора. Алмаз бабай яши анда. Хәким ул күршеләрен бик ярата. Хәер, бу яратуның төп сәбәбе — алма бакчасы. Шул алма бакчасында инде бөтен хикмәт тә. Хәкимне бу тылсымлы бакча гел үзенә тартып тора.

Бүген дә ул өенә йөгерә-чаба кайтып бара иде. Алмаз бабайларның кояш нурында янып-пешеп утыра торган ал­маларына тагын күзе төште. Аның шунда ук өзелеп алма ашыйсы килеп китте. Авызына сулар килде. Ул шып туктады да тирә-ягына карады. Уе — беркем дә күрмәгәндә, бер-ике алма өзеп алу.

Хәкимнәрнең үзләренең дә бакчалары бар барын. Тик анда кыяр, суган, кишер, шалкан кебек яшелчәләр генә үсә шул. Ә алма агачлары юк. Әтисе, бакча ясаганда, алма­гач утыртырга хыялланып йөргән иде йөрүен — өлгермәде. Хәзер инде ул юк, авырып үлеп киткән. Бу вакытта Хәкимгә әле өч кенә яшь булган. Хәзер ул зур үсте, аңа биш яшь. Бик шук үзе, урамга чыкса, кызларның чәчләреннән тар­тып шаярта йә булмаса каз бәбкәләрен котырта. Тик өйдә ул — ир кеше, хуҗа. Кадак кагарга булса, чүкеч, кадак алып, иң беренче ул эшкә тотына, каралты-кура төзәтергә кирәк булса, олылар янында кайнаша: эш коралларын алып бирә, такта башын тотып тора.

Алмаз бабайның бакчасы Хәкимне генә түгел, бик күп балаларны үзенә тарта. Андый алма бакчасы авылда бер генә шул.

Хәкимнең бу алма бакчасына да кергәне бар. Бу бак­ча үзенең матурлыгы һәм төрле җиләк-җимешләре, ал­малары белән тирә-якта дан тота. Яз көне, ап-ак чәчәккә күмелеп, тирә-якка төрле нәфис исләр таратып, умарта кортларын, бөҗәкләрне, күбәләкләрне үзенә тартып тора. Иртәләрен монда өздереп сандугачлар сайрый. Бабай үзе дә гел шунда кайнаша, җир йомшарта, чүпләрне утый, яралы, авыру агачларны дәвалый. Ә җәйләрен анда чияләр, кура җиләкләре, тагын әллә нәрсәләр берсе артыннан берсе пе­шеп тора. Көз көне оҗмах бакчасындагы кебек, хуш исле, тәмледән-тәмле, төрледән-төрле алмалар, күз явын алып, алланып пешеп, агач ботакларында бәйрәм утлары кебек эленеп торалар. Өз дә аша, өз дә аша...

Алмаз бабай үзе чал чәчле, тәбәнәгрәк кенә буйлы, зама­нында читтә йөреп, дөнья күреп кайткан кеше. Шуннан соң бакча үстереп, җимешләрен сатып көн күрә башлаган. Аңа ничә яшь икәнен дә белүче юк. Без үзебезне белә-белгәннән бирле, шундый җитез, тырыш, юмарт карт булып яши ул. Алмаз бабайларга Хәким йомыш белән кереп-чыгып йөри анысы. Кергән саен, күрше бабай кунак итми калмый үзен: алмасын да бирә, чиясен дә, сливасыннан да авыз иттерә.

Алмаз бабай сараннардан түгел. Авыл халкын, бигрәк тә балаларны, елның-елында алмалары, җиләк-җимешләре белән сыйлый.

Кешеләр аңа:

—  Бабай, нигә алмаларыңны шул башкисәр малайларга әрәм-шәрәм итеп бетерәсең? — диләр.

—  Бала-чаганы өлгергән җимешләрдән авыз иттермәсәм, дөньям сүнгәндәй була. Аңа карап кына бәхет китми, — ди ул, җавап итеп.

Бәлки, шулайдыр да... Юкка гына өлкәннәр, баланың күзе төшкән ризыкны ашасаң, тамакка төер утыра, дими­ләрдер.

Шуңа да бабайны авыл халкы ярата. Тик кайбер шук­лары, үзләренчә кызык табып, төннәрен бу бакчага алма урларга керәләр. Керәләр дә алмасын ашаудан бигрәк, коеп бетерәләр, агач ботакларын сындырып чыгалар.

Хәким андыйлардан түгел түгелен, шулай да кайчак ул да түзми...

Менә бүген дә ул, үзе дә сизмичә, бабайның койма буена ук килеп басты. Аһ, ул алма исе! Хәким, сихерләнгәндәй, койма тирәли әрле-бирле йөренде. Үзе, җимгә төшкән пес­нәк кебек, ялт-йолт як-ягына карана. Күрүче юкмы, янәсе. Ул-бу күренмәгәч, тиз генә койманың җепсәсенә басып, кул астына туры килгән бер алманы өзеп кесәсенә салды. Аннары җиргә сикереп төште дә берни дә булмагандай ат­лап китте. Бераз баргач, түзмәде, кесәсеннән алмасын алып, тешләре белән кетердәтеп тешләде һәм тәмләп чәйни башла­ды. Тик алма, соң өлгерә торганы туры килгәнгә, ачы иде. Малай аны бер-ике генә капты да җиргә ыргытты. Шунда чүпләнеп йөргән тавыклар, ыргыткан алманы күреп, ашы-га-ашыга чукып караганнар иде, ул аларга да ошамады, ахры, кире таралдылар.

Хәким аягындагы сандалиеның борыны белән җирне бераз тырнап торды да янә берәр алма өзәргә уйлады: тәм­лерәге туры килмәсме?.. Тиз генә коймага үрелеп меним дигән генә иде:

—  Хәким, улым! Синме анда? — дигән тавышка сискә­неп китте.

Бер мәлгә, кулын коймага сузган килеш, баскан җирен­дә катып калды, аннан соң качып китәргә теләп талпынып куйды. Тик китә алмады, бар көчен җыеп:

—  Алмаз бабай, бу мин, — диде.

—  Кер әле бире, кер, — диде бабай таләпчәнрәк тавыш белән.

Хәким, икеләнеп-куркып, бер җирдә бераз таптанып торды да бакча ишегенә таба юнәлде һәм:

—  Хәзер, бабай, — дип, капканы ачып, бакча түренә уз­ды. Шунда малайның исе-акылы китте: җиргә әллә ника­дәр алма коелган, агач ботаклары сынган. Әле кайчан гына Алмаз бабай белән сандугач оясын эзләгәннәр иде, бар да матур, хозур иде ул вакытта...

Алмаз бабай җиргә коелган алмаларны җыеп йөри. Йөзе борчулы, күз карашлары тоныкланып калган, күңеле белән елый иде шикелле ул. Хәкимгә бабай, сынаулы күз карашы ташлап:

—  Кил әле, улым, кил, — диде кабатлап.

—  Яле, Хәким улым, карт кешегә бераз ярдәм ит, сава­бы үзеңә булыр.

Бабай ачуланмагач, алма өзгәнен күрмәгәндер дип уй­лап, Хәким бераз тынычланды, уңайсызлануын сиздермәс­кә тырышып, ашыга-ашыга, алмаларны җыеп, кәрзингә ки­тереп сала башлады. Шулай да бераздан онытылып сорап куйды:

—  Бабай, корт ашаган алмалар коелганмы, әллә көчле җил булганмы?

Алмаз карт, билен турайтып, күзләрен кыса төшеп, аңа карады да:

—  И улым, бакчага ике аяклы, ике күзле замана корт­лары төшкәннәр... — дип сузды.

Хәким, аның тел төбен аңлап бетермичә:

—  Колорадо коңгызы кебек, Америкадан килгәннәр мәл­лә? — дип сорады.

Алмаз бабай малайның сүзләреннән кеткелдәп көлеп җибәрде дә:

—  Болары үзебезнең авылныкылар, түбән очныкылар булырга тиеш. Эзләреннән күренеп тора, — диде.

Түбән очныкылар дигәч, Хәким, эшне аңлап:

—  Ә-ә-ә, — дип сузды, үзенең дә алма өзгән уч төпләре тирләп киткәндәй булды.

Алмаз бабай сүзен дәвам итте:

—  Эх, ачуланмас та идең үзләрен, ачуланмас та идең, әгәр ипләп кенә, ашарлык өзеп алсалар... Алмагачның бер гаебе дә юк бит аның.

Хәким:

—  Әйе шул, — дип, көчкә генә әйтә алды, колак очла­рына кадәр кызарды. Хәлен бабайга сиздермәс өчен, алма­лар җыя башлады.

Бабай, сөйли башлавыннан туктый алмыйча, гарьләнеп:

—  Әнә үзең дә күрдең, бакчада җил-давыл котырган диярсең, — дип сукранды.

Хәким, күтәрелеп карап:

—  Төнлә саклап торасы иде, бабай, үзләрен, мылтык­тан тоз белән «бах, бах, бах» китерәсе иде шуларны, менә белерләр иде алар ничек кеше бакчасына керергә икәнен...

—  Әй улым, телеңнән җил алсын. Кешегә алма бакча­сына кергән өчен мылтык төзиләр димени. Бәлки, аларны шайтаннар бутагандыр, үзләре генә булдыра алмаслар иде. Аннан соң, әйберне саклап та бетереп булмый бит. Хәрәм­ләшкән кеше хәрәмләшә инде ул, аңа тоз уты түгел, анадан акыл сөте җитмәгән... Әле сине күргәч тә... — Әйе, әле сине күргәч тә «малай минем яныма керергә тарсынып йөри бу­лыр» дип уйлап куйдым. Мин бит, Хәким улым, сине күп­тән көтәм. Күп-тә-ә-ән... — Бу минутта Хәким тәмам коелып төште, әмма:

—  Ә нигә, бабай? — дип сорарга җөрьәт итте.

Алмаз бабай, кулындагы эре-эре алмаларны кәрзингә салып, көттереп кенә сүзен дәвам итте:

—  Яхшылык җирдә ятмый ул, улым. Кеше сиңа бер ях­шылык эшләсә, син аңа меңне эшлә...

Хәким дә, кулындагы алмаларын кәрзингә салгач, ба­байга туры карамаска тырышып:

—  Минем әни дә шулай ди, — дип куйды.

—  Шул шул... Әнә күрәсеңме безнең калай түбәне?

—  Әйе, бабай. Бик шәп эшләнгән.

—  Ә капканы?..

—  Әкияттәге кебек...

—  Беләсеңме, кем эшләде аларны?

Хәким, белмим дигәндәй, җилкәсен сикертеп куйды.

—  Алар — улым, әтиеңнең эше. Таза-сау, исән булса, әллә ниләр эшләп бетерер иде. Алтын куллы булды шул әтиең. Ә күңеле?.. Саф, чиста... Шундый кешеләр күбрәк булса, күптән оҗмахтагы кебек яшәр идек.

Шулай диюгә, Алмаз бабай хуш исле алмаларны кәрзи-не белән Хәкимгә тоттырды.

—  Монысы сезгә булыр, улым. Әниең белән икәүләп, алма турап, чәй эчәрсез, алма бәлеше пешерерсез...

Хәким, юри әйтәме дигәндәй, бер кәрзиндәге эре-эре ал­маларга, бер бабайга карады.

Бакчачы карт, шик-шөбһә калдырмаслык итеп:

—  Ал, улым, ал... Бер дә икеләнеп торма. Алма ашый­сың килсә, тартынма, туп-туры бакчага кереп, үзең өзеп аша. Син миңа үземнең улым кебек булып киттең әле... Аннан соң, сиңа бер серем дә бар бит.

—  Нинди сер ул, бабай? — дип җанланып китте Хәким.

—  Үзең бел! — диде Алмаз бабай, хәйләкәр елмаеп. Хәким шунда ук:

—  Сандугач оясын тапкансыздыр әле?

—  Юк, улым. Ул сер — алмагач үсентеләре... Ә кемгә дисең?

—  Ә кемгә соң?!

—  Сезгә, улым. Сезгә... Кичә җимеш агачлары үстерә торган бакчага — питомникка барган идем. Яңа үсентеләр алып кайттым. Мин әйтәм, минем күрше Хәкимнең дә алма агачлары үстерәсе киләдер, дидем. Аннан соң әтиең дә, ми­нем бакчага карап:

—  «Алмаз күрше, мин дә сезнең кебек бакча үстерәм әле. Ярдәм итәрсез бит», — диеп хыяллана иде. Шуңа күрә сезгә, атап, үсентеләр алып кайттым. Менә алар, — дип, бакчачы бабай җиргә күмеп куйган, чыбыклары гына күре­неп торган яшь алмагач үсентеләренә төртеп күрсәтте.

—  Әйдә, Хәким улым, хәзер сезгә керәбез. Утыртылачак алмагач үсентеләренә урыннар карыйк. Шулай әйбәтрәк бу­лыр. Аннан соң якын арада, әниең белән киңәшеп, бергәләп утыртырбыз да, — дип, бабай урыныннан кузгалды.

Хәкимнең түбәсе күккә тигәндәй булды. Ул шатлы­гыннан, бер кәрзин алма күтәреп, Алмаз бабай артыннан иярде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев