Аңламыйсың күңелемне
— Их, син минем белән дус булсаң иде...
Илнур, борынын тәрәзә пыяласына терәп, каршы йортның балконына төбәлеп, моңсу гына үзалдына сөйләнә. Зур урамнан бертуктаусыз узып торган машиналар да аны бүген кызыктырмый.
— Әгәр без дус булсак...— Малай татлы хыялларга чумып, күзләрен йомып, елмаеп куйды,—укырга гел бергә йөрер идек, син гел минем янәшәмнән генә атлар идең. Әй, көнләшер дә иде соң курнос Әхмәт. Ә укудан кайтканда мин сиңа мороженое алып бирер идем...
Илнур, ике учы белән яңагына таянып, авыр итеп көрсенде:
— Юк шул, аңламыйсың минем күңелемне... Югыйсә, көннәр буе синең матур күзләренә генә карап утырыр идем. Ә син...
Малай татлы уйларыннан бүленде, чөнки күрше балкондагы йөнтәс койрыклы, аклы-каралы маэмай кереп киткән иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев