Әкәмәт карт
Балачак — хыялланыр чак, ул маҗараларга мохтаҗ.
Балачак — хыялланыр чак, ул маҗараларга мохтаҗ. Циолковский китаплары мавыктыра, әкият сыман тузга язмаганнар рәтеннән укыйсың. Хуҗа Насретдин, Мюнхгаузеннар кебек итеп. Шулай булмый ни — Айга туптан атып, шунда кеше бара аламы? Чынлап торып фән кебек, исәплән-хисаплап, сызымнар белән ышандырмак була. Барыбер әкият инде, тик нигәдер үзенә тарта, төнлә Айга, йолдызларга карагач, Галәм тарткан сыман.
Атаклы кешеләрнең фамилиясе дә гадәти булмый, серлелек, хикмәт билгеседер. Циолковский галим дә түгел, тын аулак Калугасында, әллә ни майтаргандай, нидер маташтырып ятучы хыялый бер карт укытучы. Аның турында гел язалар, тик сакаллы сабый сыманрак итеп карыйлар. Мин моны сизәм, үзем дә шулай дип саныйм^ Күңеле булсын, хәтере калмасын, дип ышанган итәләр. Йөрсен шунда үз әкиятенә ышанып. Сталинның котлавы да шундый бер ишарә кебек. Барлык кеше бер уенны уйный, әкәмәт картны аңлаган булып кылана.
Төннәрен күк гөмбәзе шыр ачык, үзенә карата, уйландыра. Циолковский да шулай хыялланадыр. Тик анда канатсыз ракетада атылып ничек очмак кирәк?! Чәнти бармактай пуля да тартылып җиргә төшә. Туптан атылган зуп-зур снаряд эчендә кешеләр барсын, имеш. Әнә, рәсемнәре. Са-лихулла, Габдулла бергәләп уйлашабыз-сөйләшәбез дә беркатлы карттан көләбез:
— Очарсың, бар, очып кара, әнә кайда ул Ай! Мәңге менеп ирешерлек түгел. Мюнхгаузен кебек үрмәләсәң генә...
Еллар үтә, үсәбез, класстан класска күчәбез, Перельман-ның «Кызыклы арифметика»сын, «Кызыклы физика»сын укыйбыз. Циолковскийга тукталып тордым юк, ул мәгълүм, ә-ә, теге сәер картмы, иләс-миләсрәк бугай ул. Җиңелрәк булганга, Айга җиңел генә менмәкчедер!
...Бу уйларым шул чактагы тоюым, хәзер шунысы белән кызыклы да, мин дә замана шаһиты ич. Килде бер көн. мәңге-мәңгедән соң түгел, безнең гомердә үк килде, Галәмгә очты адәм баласы! Мәскәүдә укыган чагым иде. Гагаринны күрергә Кызыл Мәйданга үтә алмыйча арып-талып колонналарда йөреп кайттык. Циолковскийны Гагарин нинди олылап сөйли! Сүз име өчен түгел, ихластан. Ахрысы, картыбыз түгел, үзебез иләс-миләс булганбыз. Айга да аяк басты кеше. Башка сыярлык гамәлме бу?! Төннәрен Айга карыйсың да тагын уйга каласың. Кемнәрдер уе белән югары, Галәм гизгән, без җирнең тарту көченнән уза алмаганбыз. Ә бит акыл иясе Карт үзенә ничек караганны сизгән, әмма икеләнеп калмаган, ваз кичмәгән хыялыннан. Күпчелек хаклы дип өйрәттеләр, берьялгызы хаклы булган! Мондый чакта: «Без барыбыз да ахмак, бер син генә акыллымыни!»—дигән булалар. Шулайрак икән шул.
К. Э. Циолковскийны даһи әкиятче итеп йөрткәннәр. Күккә, Галәмгә генә очмаган аның уйлары, Җирдәге тормышыбызны да үтәли күргән, тормыш галәменә дә карашы үткен; төбенә төшеп уйланган, күгенә карап хыялланган. Әмма бу фикерләренә дә юл бирмәгәннәр.
Туптан — Айга... Җирдә шартлап атылган туплар адәм башына төшкән, Айга очасы канатларны Җиргә сеңдергән. Адәм баласының түбәсен Айга җиткерәсе куәт күпләрнең башына җиткән, күпме күңелләрдә Ай-Кояшны сүндергән ул үлем туплары...
Циолковскийның моңача мәгълүм булмаган язмалары да бәян ителде. Галәмне иңләгән уйлар янә әкиятме? Чү әле, әкият дип бала чакта бер ялгыштык бит инде, кешелек тә балигъ булды хәзер.
«Мин дә айга менәр идем, булса арттан этүче»,— дип җырлаганнар.' Арттан этүчесе дә, алдан йөрүчесе дә хыял икән,— акыллы хыял барыбер чынга аша. Җирдәге бер хыялый картның башына чиксез Галәм сыйган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев