Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җәйге лагерь очраштырды

Әлеге шәһәр аңа чит булмаячак, чөнки анда аны Камил көтә иде...

Алсу бүген иртәдән үк яхшы кәеф белән уянды. Чөнки ул, ниһаять, күптән теләгән хыялын тормышка ашыра — җәйге лагерьга бара. Ничек сөенмәсен соң, иң якын дусты Гүзәл дә аның белән булачак бит. Кызларның икесенә дә 17 яшь. Мәктәптә генә түгел, көндәлек тормышта да үзара бик еш аралаша, серләре белән дә уртаклаша иде алар. Һәм бүгеннән аралары тагын да якынаеп, 21 көн буена көне-төне бергә булачаклар. Барасы юл ерак, лагерьчыларны поездда тәүлек буена сузылган кызыклы сәфәр көтә. 

Кызларны вокзалга әти-әниләре озатып куйды. Алар белән куллар болгап саубуллашканда, Алсуның иң өстендәге авыр сумкасы җиргә төшеп китте. Аны күтәрергә дип иелгән вакытта, сизмәстән, янына бер егет килеп басты. Сумканың авырлыгына шаккатып, кызларга мондый күләмдә авырлык күтәреп йөрергә ярамый дигән шелтәсен дә белдереп өлгерде. Кыз да аптырап тормады: 

— Мөгаен, ярамыйдыр да. Әмма минем өчен аны кем күтәрәчәк? — дип сорап куйды серле рәвештә аңа үзенең ямь-яшел күзләрен төбәп. 

— Аңлашылды, ул кеше — мин булырмын. Әйдә, озатып куям, синең ничәнче купе? Менә бит, бүлмәләребез дә янәшә генә икән... 

Поездга таба атлаганда, танышып та өлгерде алар. Камил Алсуга кайсы мәктәптә укыганы, ни өчен нәкъ шушы лагерьны сайлавы һәм җәйгә төзегән планнары турында сөйли-сөйли барды. 

Поезд эче балалар шау-шуы белән тулган иде. Һәрберсе үз бүлмәсен эзли, әйберләрен урнаштыра. Алсу белән Гүзәлдән кала, бүлмәдә тагын ике кыз бар иде. Алар белән дә уртак тел тапты кызлар, бик тиз аралашып киттеләр. Кинәт купеның ишеге ачылды һәм Алсуга бик таныш йөз күренде. Камилнең кызларны үзе торган бүлмәгә чакыруы иде. 

— Барыгызны да 23нче купеда көтеп калам, шунда якыннанрак танышырбыз да. 

Кызлар бик теләп ризалашты. Ни дисәң дә, барысының да яшьләре туры килә, мөгаен, отрядлары да бер булыр. 21 көн буе бергә буласы дуслар белән танышу комачау итмәс, дип уйлады алар. Тиз генә киемнәрен алыштырып, йөзләрен бераз кыяфәткә китерделәр дә Камил әйткән бүлмәгә таба киттеләр.

Купеда шулай ук дүрт егет бар иде. Камил кызлар белән калган егетләрне таныштырып чыкты. Кызларга сиздермәсәләр дә, дус егетләр арасында «монысы миңа ошады» дигән ишарәләр булмый калмады. Кызлар да үзара серләшеп алдылар. Озакка сузмыйча, лагерьчыларны дүрт отрядка бүлделәр. Бәхеткә, яңа танышкан егет-кызлар барысы да бер төркемгә эләкте. 

Тиешле җиргә килеп туктауга, лагерьчылар барысы да «ах» итеп куйды. Каршыларында диңгез җәелеп ята, күктә кояш кыздыра, ә алда аларны әле башланмаган тулы бер смена көтә иде. Бүлмәләргә урнашкан арада, кичке аш вакыты җиткән иде. Ашханәдә Камил үзе янында Алсуга дип урын әзерләп куйган иде инде. Шулай итеп, алар бөтен җирдә парлап йөри башлады. 

Лагерь булгач, режимга ияләшү дә кирәк. Көн дә иртән зарядка ясаудан башлап, кичке дискотекага кадәр һәр минут планлаштырылган. Тыгыз вакыт аралыгында да очрашуларга урын калдырды гашыйк пар. Һәр җирдә Алсуга игътибар күрсәтергә тырышты Камил. Каяндыр чәчәкләр табып китерде, үзе ашамый калдырган җиләк-җимешләр белән сыйлады, кич җитсә, талгын биюгә чакырды...

Ә кыз боларның барысын да елмаеп кабул итте. Тора-бара кичләрен диңгез буенда икәү генә үткәрә башлады алар. Яр буенда торган ялгыз көймә яшьләрнең очрашу урынына әйләнде. Монда да төрле кызыклар уйлап тапты Камил: көн саен кызга бүләк алып килде, шигырьләр укыды, комда рәсемнәр төшерде һәм аларны дулкын килеп юып китте. 

Экскурсияләрдә йөреп, диңгездә коена торгач, сменаның тәмамлануы сизелми дә калды. Лагерь белән хушлашу түгел, ә Камилдән аерылу авыррак иде Алсуга. Алар икесе ике шәһәрдән, шуңа күрә күрешүләр сирәгәячәге көн кебек ачык иде. Тик Камил кызны тынычландырырга ашыкты. 

— Без синең белән нибары йөз километр ераклыкта яшибез. Җай чыккан саен синең янга килергә тырышырмын, борчылма. Аннары мин сиңа көн саен хатлар язармын, хәлләреңне сорашып торырмын, шалтыратып сөйләшербез. Күрерсең, вакыт узганын сизмәячәксең дә. 

Алсуны әтисе килеп алды. Һәм ул, Камил белән саубуллашып, теләр-теләмәс кенә ерак юлга кузгалды. Аның артыннан ук егет тә кайтып китте. Шул көннән инде бер ел вакыт узды. Шушы вакыт дәвамында кыз белән егет көн дә хат алышып тордылар, элемтәне өзмәделәр. Камил, вәгъдә иткәнчә, Алсу янына очрашуга килеп йөрде. 18 яшен тутыруга, кыз әти-әнисенә башка шәһәргә күченеп китүе, анда укырга керәчәге турында җиткерде. Тик әлеге шәһәр аңа чит булмаячак, чөнки анда аны Камил көтә иде.

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев