Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Аф­ри­ка­да өрәң­ге үсә­ме?

***

Ту­ган­да мин ки­ла да ал­ты йөз бул­ган­мын икән...

“Ки­ла да ал­ты йөз?” Ни ди­гән­не аң­ла­та ми­кән бу?

Әни бе­лән Әл­фия апа сөй­лә­шеп уты­ра. Шу­лар­дан ишет­тем. Әл­фия апа­ның исе кит­те:

– Кит­че, биг­рәк кеч­ке­нә бул­ган бит! - ди.

Ми­не йок­лый дип бе­лә­ләр ин­де бо­лар. Йок­ла­тыр­сың ми­не - бар! Күз­лә­рем­не йо­мып, шы­пырт кы­на сүз­лә­рен тың­лап ятам әле.

Ки­ла да ал­ты йө-ө-ө-өз? Ниш­ләп кеч­ке­нә бул­сын ди! Ал­ты йөз­нең бик кү-ү-үп икә­нен бе­ләм лә мин. Мин ин­де әл­лә кай­чан са­нар­га өй­рән­дем. Мең­гә ка­дәр са­ный алам. Ә ме­нә “ки­ла”­ның нәр­сә икә­нен бе­леп җит­кер­мим... Әни­дән со­рар­га ки­рәк... Со­рар­га ки­рәк... Әни­дән... Әни... дән...

Йок­лап кит­кән­мен икән. Күз­лә­рем­не ач­сам, әни бүл­мә­без­дә үзе ге­нә.

– Әни! Әни! “Ки­ла” нәр­сә ул?

Әни ми­не аң­ла­мый тор­ды.

– Нин­ди ки­ла?

– Соң үзең әйт­тең бит! Ту­ган­да мин ки­ла да ал­ты йөз бул­ган­мын!

Әни ел­ма­еп куй­ды.

– Әәәә... Шу­ны ишет­тең­ме­ни... Иеее... Ки­ла да ал­ты йөз ге­нә идең... Син ал­ты ай­дан, җит­лек­ми­чә ту­дың... Шу­ңа бик кеч­ке­нә идең...

Мин һа­ман аң­ла­мыйм:

– Үзең ал­ты йөз ди­сең лә... Ал­ты йөз бик күп бит! Ә кеч­ке­нә – ни­ка­дәр бу­ла ул?

Шун­да әни ди­ван­да утыр­ган Ал­су­ны ку­лы­на ал­ды. Ал­су - без­нең өй­дә­ге бер­дән­бер кур­чак. Аны­сы да әле әни­нең бә­лә­кәй чак­та­гы кур­ча­гы. Кур­чак бе­лән уй­нар­га сез ми­не кем дип бе­лә­сез? Бер дә исем кит­ми ми­нем алар­га. Ал­су­ны әни­гә нә­ни чак­та ук бү­ләк ит­кән бул­ган­нар. Әни аны бик ярат­кан, ват­ма­ган да, югалт­ма­ган да. Дө­рес, бо­ры­ны бе­раз ямь­шәй­гән дә, бер кү­зе өс­кә ка­рый баш­ла­ган. Ба­ры­бер ма­тур ул Ал­су! Әни кур­ча­гы ла! Әнә хә­зер дә ди­ван­да уты­ра.

– Ме­нә шу­шы кур­чак ка­дәр идең...

Мин Ал­су­ның ку­лын, аяк­ла­рын үзем­не­ке бе­лән ча­гыш­ты­рып ка­рыйм. Шун­дый нә­ни­ме? Ал­су­ның ба­шы да кеп-кеч­ке­нә - ал­ма ка­дәр ге­нә. Мин шун­дый кеч­ке­нә бул­дым ми­кән?

Бө­тен бә­би­ләр дә шу­лай бә­лә­кәй бу­ла­мы?

Мин күз­лә­рем­не әни­гә тө­бим:

– Әйт ин­де. Бү­тән бә­би­ләр ни­ка­дәр бу­ла?

– Эх, син! Ми­нем вун­дер­кин­дым! Ба­ры­сын да бе­лә­се ки­лә аның.

Әни ми­не ко­чак­лап ал­ды.

“Вун­дер­кинд”­ның нин­ди сүз икә­нен дә бе­ләм мин. “Ү­зе кеч­ке­нә ге­нә бул­са да, бик күп­не бе­лә тор­ган ма­лай” ди­гән­не аң­ла­та ул. Әни әйт­те. Кеч­ке­нә дип ин­де... Ниш­ләп кеч­ке­нә бу­лыйм ди. Тиз­дән ми­ңа биш яшь ту­ла! Мин ин­де бө­тен хә­реф­не дә та­ныйм, укыр­га да өй­рән­дем. Мең­гә ка­дәр са­нау - ми­нем өчен чүп ке­нә! Ку­ша да, ала да бе­ләм, тап­кыр­лау­ны да өй­рә­нә баш­ла­дым. Әни ми­не юк­ка гы­на “вун­дер­кинд” дип ата­мый ла. Ул ми­ңа төр­ле-төр­ле кы­зык­лы ки­тап­лар­ны та­шып кы­на то­ра. Ки­тап укыр­га, ан­да­гы мәсь­ә­лә­ләр­не чи­шәр­гә бик яра­там мин... Тик ме­нә алар­ның бер­се­нә дә бә­би­ләр ту­рын­да языл­ма­ган шул. Эх! Ме­нә компь­ю­те­рым да бул­са, әл­лә ни­ләр бе­лер идем ке­бек. Тик әле­гә без­нең өй­дә бер ге­нә но­ут­бук бар. Ул - әни­не­ке! Аңа ка­гы­лыр­га яра­мый.

– Ан­да ми­нем эш до­ку­мент­ла­рым! – ди әни­ем.

Мин ки­тап укы­ган­да, әни гел компь­ю­тер­да. Ул өй­дә то­рып эш­ли. Мин аның компь­ю­тер­да эш­лә­гә­нен ка­рыйм да ап­ты­рыйм. Ул кла­виш­лар­га ба­са да ба­са, ба­са да ба­са, бас­кан са­ен сан­нар те­зе­лә ба­ра. Ан­да­гы сан! Шун­дый кү-ү-үп!

– Әни, син нәр­сә са­ный­сың?

– Мин – бух­гал­тер, – ди әни. – Ми­нем эшем – са­нау.

Әни­ем нин­ди зур нәр­сә­не са­ный ми­кән? Са­ный да са­ный, са­нап бе­те­рә ге­нә ал­мый. Көн­нәр буе са­нап уты­рып, ни­чек туй­мый ми­кән ул?

Бү­ген әни­ем компь­ю­те­рын ябып куй­ды да яны­ма ки­леп утыр­ды.

– Әни, бә­би­ләр ту­рын­да сөй­лә ин­де! Ми­нем бе­лә­сем ки­лә бит...

Шун­нан әни ми­ңа күп нәр­сә­ләр сөй­лә­де.

...Бә­би­ләр әни­ләр­нең эчен­дә ту­гыз ай буе үсә икән...

Мин ин­де исәп­ли дә баш­ла­дым... Бер ай­да утыз көн икә­нен бе­ләм мин... Са­ный-са­ный бу­та­лып бет­тем. Очы­на гы­на чы­га ал­ма­дым. Ә мин ни­чә көн үс­кән­мен? Әни ми­не ал­ты ай­дан ту­дың, ди. Бар­мак­ла­рым­ны бө­геп, та­гын са­ный баш­ла­дым. Ал­ты ай да бик күп икән лә! Тик ме­нә мин бик кеч­ке­нә, хәл­сез һәм зә­гыйфь бул­ган­мын. Әни әй­тә: “В­рач­лар си­не бик ты­ры­шып тәр­би­я­лә­де”, – ди. Туң­ма­сын дип, ми­не җы­лы сан­дык­ка са­лып куй­ган­нар!

– Сан­дык­ка?

Сан­дык­та ят­кан кеп-кеч­ке­нә бә­бәй күз ал­ды­ма кил­де...

– Абау! Ка­раң­гы­да ят­кан­мын­мы?

– Юк, юк! – ди әни­ем, ашы­гып. – Ул – пы­я­ла ке­бек, үтә кү­рен­мә­ле... Сан­дык­ка ох­ша­ган гы­на... “Ин­ку­ба­тор” дип ата­ла! Мин гел си­нең яның­да бул­дым... Си­нең бе­лән сөй­ләш­тем, си­ңа җыр­лар җыр­ла­дым...

Ми­ңа бик күп ви­та­мин эчер­гән­нәр, хәт­та укол да ка­да­ган­нар икән!

– Әни! Укол ка­да­ган­да елый идем­ме мин?

(Әни­нең “Юк!” дию­ен шун­дый те­лим!)

– Юк! – ди әни­ем, ми­не аң­ла­ган­дай. – Син бит - ми­нем ба­тыр улым!

Ви­та­мин­нар­ның фай­да­сы ти­гән. Шун­нан мин үсеп кит­кән­мен!Те­ге сан­дык­ка сый­мый баш­ла­ган­мын! Үсә-үсә яшь­тәш­лә­рем­не ку­ып та җит­кән­мен! Мо­ны сөй­лә­гән­дә, әни­ем ник­тер елап җи­бәр­де. Үзе кө­лә, үзе елый. Аң­ла­мас­сың бу олы­лар­ны? Кө­леп тә, бер үк ва­кыт­та елап та бу­ла ми­кән­ни ул? Әни­ем ме­нә шун­дый ми­нем. Үзе ел­мая, ә үзе­нең кү­зен­нән яшь ага. Үзе­нең бар­мак­ла­ры – ми­нем ая­гым­да: бал­ты­рым­ны, үк­чәм­не, та­ба­ным­ны кы­тык­лый, уа, ыш­кый ул. Ми­ңа шун­дый рә­хәт!

– Кы­ты­гым ки­лә! –дим, шыр­кыл­дап.

Кы­тык­ла­нып, җил­кәм­не җы­е­рам, кор­са­гым­ны ка­бар­там, аяк­ла­рым че­мер-че­мер итә, бө­тен тә­нем буй­лап, нин­ди­дер кал­ты­ра­вык йө­ге­реп йө­ри. Ә әни­ем шу­ңа да шат­ла­на. Бар­мак­ла­ры та­гын да җи­тез­рәк хә­рә­кәт итә баш­лый.

– Ме­нә күр­дең­ме? Син нин­ди сиз­гер! – ди.

Әни­ем гел шу­лай: бе­раз буш ва­кы­ты бул­са, аяк­ла­ры­ма мас­саж ясый баш­лый ... Чөн­ки... Чөн­ки... Аяк­ла­рым тың­ла­мый ми­не... Әле­гә мин чаң­гы­да да, ти­ме­ра­як­та да шуа ал­мыйм... Йө­ге­рә дә бел­мим... Ат­лыйм ди­сәм, аяк­ла­рым бө­ге­лә дә ки­тә... Ки­ре­бет­кән, тың­лау­сыз ми­нем аяк­лар! ДЦП ди­ләр...

– Ки­лер бер көн, - ди әни­ем, - си­нең аяк­ла­рың ны­гыр! Алар­ның кө­че шун­дый ар­тыр, йө­гер­гән­дә син ба­ры­сын да узып ки­тәр­сең! Чаң­гы­да да иң шәп шуу­чы­га әй­лә­нер­сең.

Эх! Кай­чан җи­тәр ми­кән ул чак­лар! Мин, хы­ял­ла­нып, күз­лә­рем­не йо­мам. Юга­ры­га та­ба, әл­лә кая өс­кә үк кү­тә­ре­леп кит­кән­дәй хис итәм үзем­не. Әнә хы­ял­да­гы бер ма­лай би-е-е-к тау­дан чаң­гы­да тү­бән­гә ыр­гы­ла! Бил­ге­ле ин­де, ул ма­лай – мин­дер әле! Мин бул­мый, кем бул­сын ди! Аяк­ла­ры нин­ди җи­тез, нин­ди көч­ле ул хы­ял­да­гы “мин”­нең!

... Мин ике ку­лым бе­лән ка­ра­ва­ты­ма та­ян­дым да, ая­гы­ма бас­мак­чы бу­лып, ал­га та­ба тал­пы­нып куй­дым. Идән­гә ба­сар­мын да ат­лап ки­тәр­мен күк! Ме­нә-ме­нә... Ат­лыйм да ки­тәм хә­зер! Ни­гә мин ге­нә ат­лый ал­мас­ка ти­еш ди? Бү­тән­нәр әнә йө­ге­рә дә, си­ке­рә дә бит! Ми­нем дә си­ке­рә­сем ки­лә! Бик ки­лә! Хә­зер, хә­зер... Ме­нә бо­лай итәм дә... Шун­да мин чай­ка­лып кит­тем дә... йө­зем бе­лән идән­гә кап­лан­дым...

Әни­ем шун­да ук яны­ма йө­ге­реп кил­де, ми­не кү­тә­реп алып ... ко­ляс­ка­ма утырт­ты...

– Без хә­зер парк­ка ба­ра­быз! - ди­де ул. - “Саф һа­ва, чис­та су тән­гә фай­да, бик фай­да, бик фай­да...”- дип җыр­лап та җи­бәр­де.

Мин ела­ма­дым, бә­рел­гән маң­га­ем­ны ыш­кып ал­дым да аңа ку­шыл­дым:

– “Без­нең ке­бек көч­ле­ләр, юк һич бер­кай­да! Юк бер­кай­да!”

Бу – без­нең җыр. Без аны кө­не­нә ни­чә тап­кыр җыр­лый­быз­дыр.

– “Без­нең ке­бек көч­ле­ләр, юк һич бер­кай­да! Юк бер­кай­да!”

Ме­нә парк­ка да җит­тек.

Шы­гыр-шы­гыр, шы­гыр-шы­гыр... Аяк ас­тын­да сап-са­ры яф­рак­лар кыш­тыр­дый. Ки­нәт ми­ңа ул яф­рак­лар бик тә кыз­га­ныч то­е­лып кит­те. Ко­ляс­кам тә­гәр­мә­че алар­ны сы­та, авырт­ты­ра ми­кән? Шы­гыр-шы­гыр, шы­гыр-шы­гыр...

Әл­лә әни­ем ми­не ишет­те ин­де, яф­рак­лар­ның иң-иң ма­тур­ла­рын җы­еп ал­ды да ку­лы­ма тот­тыр­ды. Мин шул яф­рак­лар­га тө­бәл­дем.

Ки­чә без әни бе­лән яф­рак­лар­дан гер­ба­рий яса­ган идек. Нин­ди­лә­ре ге­нә юк ан­да. Ка­ен, имән, то­поль яф­рак­ла­ры... Са­ры, кы­зыл, кө­рән­нә­ре бар... Ә ме­нә ми­ңа биг­рәк тә ми­ләш яф­ра­гы оша­ды. Биг­рәк ма­тур бу­лып те­зе­леп кит­кән алар! Үз­лә­ре – кып-кы­зыл! Ә ку­лым­да­гы яф­рак алар­ның бер­се­нә дә ох­ша­ма­ган. Ка­ен да, имән дә тү­гел ул...

“Ка­ра­ле, бу яф­рак­лар бит гел баш­ка төр­ле! Мон­дый­ны әле бе­рен­че ге­нә кү­рү­ем. Кы­зык!”

– Әни, без­нең аль­бом­да мон­дый яф­рак юк, - дим мин.

– Кү­реп тә ал­ган! – ди әни­ем, ел­ма­еп.- Өрәң­ге яф­ра­гы бу! Гер­ба­рий­га мо­ны­сын да өс­тәп ку­яр­быз. Кү­рә­сең­ме бу агач­ны? Ө-рәң-ге!

Ба­шым­ны кү­тә­рәм дә, бер кү­зем­не кы­сып, са­ры­лы-кы­зыл­лы яф­рак­лар­га тө­рен­гән агач­ка ка­рыйм.

– Ө-рәң-ге!

Ан­нан, исем ки­теп, ку­лым­да­гы яф­рак­ны кү­зә­тәм. Нә­ни йод­ры­гым­ны ачам да, биш бар­ма­гым­ны тыр­пай­тып, шул яф­рак бе­лән ча­гыш­ты­рып ка­рыйм.

– Әни, бу яф­рак ми­нем ку­лым ке­бек! Ме­нә, ка­ра! Яф­рак­ның да биш бар­ма­гы бар!

Үз ачы­шым­нан үзем үк кө­леп җи­бә­рәм.

“Саф һа­ва, чис­та су

тән­гә фай­да, бик фай­да, бик фай­да...

Без­нең ке­бек көч­ле­ләр

юк һич бер­кай­да! Юк бер­кай­да!”

 

Без бү­ген шун­дый бә­хет­ле! Күк­тә ко­яш ел­мая...

Ко­ляс­кам тә­гәр­мә­че сап-са­ры яф­рак­лар­ны кыш­тыр­да­та...

Ба­шым­да мең төр­ле со­рау туа.

“Ә чыр­шы­ның ни­гә яф­ра­гы юк?”

“Аф­ри­ка­да өрәң­ге үсә­ме?”

***

Бү­ген ми­нем ту­ган кө­нем. Ми­ңа бү­ген биш яшь тул­ды. Әни бик ма­тур торт пе­шер­де, өс­те­нә исе­мем­не яз­ды. Бәй – рәм! Бәй­рәм – ми­нем исе­мем. Кы­зык исем, шу­лай бит? Мин үзем Бәй­рәм исем­ле бер ге­нә ма­лай­ны да бел­мим. Ма­лай­лар­ны гы­на тү­гел, абый­лар­ны да, ба­бай­лар­ны да оч­рат­ка­ным юк. Ди­мәк, мин Бәй­рәм исем­ле бер­дән­бер ке­ше! Бер­дән­бер... Ми­ңа әл­лә ни­чек җай­сыз бу­лып кит­те. “Бер­дән­бер”- син бе­рү­зең, син ял­гыз ди­гән­не аң­ла­та бит. Ә ми­нем бер дә ял­гыз бу­ла­сым кил­ми! Кил­ми!

– Ми­нем дус­ла­рым юк шул...

Шу­лай дип уй­ла­вым бул­ды, мин та­гын кү­ңел­сез­лән­дем. Ял­гыз шул мин, япа-ял­гыз. Өй­дә дә үзем ге­нә, парк­та да... Дө­рес, әни гел ми­нем бе­лән... Тик ул бит – әни! Ә ми­ңа дус­лар ки­рәк! Мин кай­чан үзе­мә дус та­бар­мын икән? Әл­лә гел-гел шу­лай бе­рү­зем бу­лыр­мын­мы?

Мин та­гын шу­ңа бик ап­ты­рыйм: ”Ни­гә авы­ру ма­лай­лар­ны бе­рәү дә ярат­мый?”

“Ни­гә алар бе­лән бер­кем уй­на­мый?”

Шу­лай дип со­рый­сым ки­леп, авы­зым­ны ач­тым:

– Әни... ни­гә... Ни­гә ми­ңа Бәй­рәм дип куш­ты­гыз?

– Син ту­гач, мин бик шат­лан­дым, улым! Син - ми­нем шат­лы­гым. Бәй­рәм ул – бә­хет, шат­лык ди­гән­не аң­ла­та!

“А­як­ла­рым йөр­мә­сә дә­ме?” (Мо­ны­сын да мин эч­тән ге­нә әйт­тем.)

Ми­нем әни­ем әл­лә си­хер­че ин­де? Кай­чак­та ул ми­нем эч­тән ге­нә әйт­кән сүз­лә­рем­не дә ише­тә. Бу юлы да шу­лай бул­ды. Ми­не кү­тә­реп ал­ды да кы­сып-кы­сып ко­чак­ла­ды.

– Си­нең аяк­ла­рың йө – ри – я –чәк! Ышан ми­ңа! Һич­шик­сез – йө­ри­я­чәк! Без си­нең бе­лән хок­кей уй­нар­быз әле!

“А­як­ла­рым йө­ри баш­ла­гач, әти дә кай­та­мы?”

Бил­ге­ле, бу со­рау­ны да мин кыч­кы­рып әйт­мә­дем. Әти ту­рын­да сүз баш­ла­сам, әни­ем ни­гә­дер моң­су­ла­нып ки­тә. Ә мин бү­ген аның гел ел­ма­еп то­ру­ын гы­на те­ли идем. Те­ге фо­то­да­гы сы­мак. Ул фо­то­да әни­ем ап-ак озыы-ы-ын күл­мәк­тән, ба­шын­да­гы ак яу­лы­гын җил туз­ды­ра. Үзе шун­дый шат! Ел­май­ган­да ул та­гын да чи­бәр­лә­неп ки­тә. Әти­ем аны кул­ла­ры­на кү­тәр­гән! Зур, ма­тур, көч­ле әти! Ми­нем әти! Ул да ел­мая. Алар шун­дый бә­хет­ле! Мин әнә шул әти­не кө­тәм. Зур, көч­ле әти­не...

Әти­не мин бө­тен­ләй хә­тер­лә­мим. Аны ко­ман­ди­ров­ка­га җи­бәр­гән­дә, кеп-кеч­ке­нә бул­ган­мын әле. Бер яшем дә тул­ма­ган бул­ган. Бик-бик ерак­ка кит­кән ул... Аф­ри­ка­га ук... Шун­да эш­ли. Те­ле­ви­зор­дан Аф­ри­ка ту­рын­да сөй­ли баш­ла­са­лар, мин кыч­кы­рып җи­бә­рәм:

– Аф­ри­ка-а-а! Әни! Аф­ри­ка­ны күр­сә­тә­ләр!

Күз­лә­рем­не эк­ран­га тө­бим дә, кый­мыл­дар­га да кур­кып, ка­тып ка­лам. Ме­нә-ме­нә әти­ем­не күр­сә­тер­ләр дә, ул, ел­ма­еп, ми­ңа күз кы­сар ке­бек. Мин шун­да ук кур­кып ка­лам. Әгәр ул үз­гәр­гән бул­са? Мин аны та­ны­ма­сам?

– Әни! Әти­не күр­сәт ин­де! Кай­да ул?

Те­ле­ви­зор кар­шын­да без шак­тый озак уты­ра­быз. Аф­ри­ка ту­рын­да­гы тап­шы­ру ин­де бе­теп, эк­ран­да бер апа сөй­ли баш­лый. Мин һа­ман уты­рам әле. Куз­гал­мыйм да.

Әни ми­не ты­ныч­лан­ды­ра.

– Аф­ри­ка ул би-и-ик зур... Мон­да бер уры­нын гы­на күр­сәт­те­ләр... Әти­ең баш­ка җир­дә эш­ли...

– Зур... Ни­ка­дәр бу­ла ул? Без­нең Ка­зан ка­дәр­ме?

– Йөз... мең тап­кыр... Мил­ли­он тап­кыр зур...

– Мил­ли­он тап­кыр?

– Аф­ри­ка шун­дый ерак­та-а-а... Әти­ең яшә­гән җир­дә, те­ле­фон­нар да тот­мый...

Мин кү­ңел­сез­лә­нәм.

– Ә ме­нә поч­та Аф­ри­ка­да да бар. Ка­ра­ле, әти­ең си­ңа нәр­сә җи­бәр­гән!

Әни­ем ку­лы­ма ял­ты­рып тор­ган зур тарт­ма тот­ты­ра.

– Си­ңа! Бү­ләк!

Тарт­ма­дан өр-яңа но­от­бук ки­леп чы­га.

– Урр-ра-а-а!!!

Әти­ем ми­нем ни те­лә­ген­не ка­ян бел­де икән? Мө­га­ен, әни­ем хат­ка яз­ган­дыр. Ул да әни­ем ке­бек, ах­ры. Ми­нем әйт­мә­гән сүз­лә­рем­не дә ише­тә тор­ган­дыр. Шун­дый ерак­тан, Аф­ри­ка­дан ук аң­ла­ган ми­не!

Ан­на­ры, но­от­бук­ны ко­чак­ла­ган ки­леш, үзал­дым­да пы­шыл­дыйм:

– Ми­нем әти­нең үзен кү­рә­сем ки­лә... Аның бе­лән сөй­лә­шә­сем ки­лә...

Шул­чак­та без­гә Әл­фия апа ки­леп кер­де. Ку­лын­да – бә­леш!

– Бу бә­леш­не Бәй­рәм­нең ту­ган кө­не­нә пе­шер­дем, - ди.

Но­от­бук­ны күр­гәч, ул да шак­кат­ты.

– Ай-яй! Шә­бен җи­бәр­гән әти­ең! –ди. – Үзең ос­тар­гач, ми­не дә өй­рә­тер­сең, яме!- ди.

Өй­рәт­мим­ме соң!? Өй­рә­тәм, бил­ге­ле!

Ту­ган кө­нем­дә без­не бә­леш бе­лән сый­лый ул. Дүрт яшем тул­ган­да да шу­лай ит­те. Әл­фия апа күр­ше бүл­мә­дә ге­нә яши. Күр­ше апа. Без­нең ту­лай то­рак­та күр­ше­ләр бик күп. Озыыы-ы-ын ко­ри­дор, ике як­лап бүл­мә­ләр те­зе­леп кит­кән. Ба­ры­сы да без­гә күр­ше. Әни шу­лай ди. Әл­фия апа ин­де зу-у-ур апа! “Ил­ле ту­лып кит­те ми­ңа,” – дип ка­бат­лар­га яра­та. “Го­ме­рем шу­шы ту­лай то­рак­та үт­те, ди. Әле, ярый, мо­ны­сы элә­геп кал­ды”,- ди. Ире ава­ри­я­дә үл­гәч, әшә­ке абый­лар: “Син үзең без­дә эш­лә­ми­сең,” – дип, аны ... “сыз­ган­нар”. Күз ал­ды­ма кул­ла­ры, ар­ка­сы, аяк­ла­ры гел сы­зык­тан тор­ган Әл­фия апа кил­де.

“Ни­чек ... сыз­ган­нар?”

Мин аң­лап бе­тер­мә­дем:

– Нәр­сә бе­лән сыз­ды­лар? Фла­мас­тер бе­лән­ме? Күр­сәт әле! – ди­гән идем, Әл­фия апа бе­лән әни, бер-бер­се­нә ка­рап, кө­леп җи­бәр­де.

– Күр­сәт, ди! Си­ңа кү­рер­гә яз­ма­сын, ба­ла­ка­ем! – ди Әл­фия апа. -Яшь ба­ла бе­лән ме­нә шу­шы ту­лай то­рак­та уты­рып кал­дым, - ди.

Аның улы ин­де әл­лә кай­чан үсеп җит­кән, “о­чу­чы бу­лам” дип, ерак­ка ки­теп бар­ган. Да­мир исем­ле ул. Са­мо­лет та­вы­шын ишет­сәм, мин гел күк­кә ка­рыйм, күз­лә­рем бе­лән шул са­мо­лет­ны эз­ләп та­бам, аңа кул бол­гыйм. Ан­да Әл­фия апа­ның улы уты­ра­дыр, ул без­не кү­рә­дер ке­бек то­е­ла ми­ңа... Да­мир абый­ның фо­то­сы да бар. Са­мо­ле­ты янын­да ба­сып то­ра. Ки­е­ме дә, фу­раж­ка­сы да шун­дый ма­тур!

“Шун­дый зу-у-ур са­мо­лет ни­чек күк­кә кү­тә­ре­лә ала икән? Ни­чек җир­гә егы­лып төш­ми ул?”

Кайт­мый кал­мас әле Да­мир абый. Кайт­кач, үзен­нән со­рар­мын, бәл­ки са­мо­ле­ты­на утыр­тып та йө­рер әле.

– Да­мир­дан хат ал­дым, - ди Әл­фия апа, - Бәл­ки кай­тып та ки­лер­мен, ди­гән...

-– Абау!- дим мин, кур­кып.- Са­мо­ле­тын кая ку­яр­быз? Без­нең ишек ал­ды­на­мы? Ә сый­ма­са?

Әл­фия апа кө­лә:

– Урын та­бар­быз!-ди.

... Өс­тәл яны­на уты­рыш­тык. Әни торт­та­гы шәм­нәр­гә ут ка­быз­ды. Шун­дый ма­тур яна­лар!

– Я, Бәй­рәм, - ди Әл­фия апа, - те­ләк те­лә дә, шәм­нәр­гә өр!

– Әни, Аф­ри­ка­да яшәү­че­ләр ту­ган көн­нә­рен­дә шәм­гә өрә­ләр­ме?

Әл­фия апа кыч­кы­рып кө­леп җи­бәр­де:

– Үләә-ә-м! Си­нең бу вун­дер­кин­дың әл­лә нин­ди со­рау­лар би­рә!

– Ту­ган көн­дә шәм­гә өрү­не иң бе­рен­че кем уй­лап тап­кан?- дим мин.

Ми­нем әни­ем шун­дый: ул бер со­ра­вым­ны да җа­вап­сыз кал­дыр­мый. Хә­зер дә, әз ге­нә уй­лап тор­ды да сөй­ләп кит­те.

Аны төр­ле­чә сөй­ли­ләр. Имеш­тер, кү-ү-ү-п ел­лар элек Гре­ция ди­гән ил­дә Ар­те­ми­да исем­ле ай пат­ша­би­кә­се яшә­гән ди. Ке­ше­ләр, аны кот­лап, ай ту­ган көн­дә тул­ган ай­дай түм-тү­гә­рәк бә­леш пе­ше­рә тор­ган бул­ган­нар. Ә бә­леш өс­тен­дә ай нур­ла­рын хә­тер­ләт­кән шәм­нәр ян­ды­рып куй­ган­нар, ди... Әнә шул нур­лар буй­лап, һәр­кем­нең те­лә­ге күк­кә кү­тә­ре­лә тор­ган бул­ган... Ме­нә шун­дый хи­кә­ят... Әл­лә әки­ят ми­кән?

Мин кү­зем­не шәм­нәр­гә тө­бә­дем. Те­ләк­лә­рем шун­дый күп икән бит ми­нем! Кай­сын сай­лар­га бел­ми, ап­ты­рап ка­лам.

“О­чу­чы бу­ла­сым ки­лә!” Мо­ны­сы бе­рен­че те­ләк. “Аф­ри­ка­га ба­рыр идем!” Мо­ны­сы - икен­че­се! Ә та­гын бер­се, иң-иң ка­дер­ле­се...

Аны­сын бе­рәү­гә дә әйт­мим әле... Үзем ге­нә бе­лим. Мин эч­тән ге­нә шул те­лә­гем­не пы­шыл­дыйм. Ирен­нә­рем ге­нә сел­ке­нә. Әни­ем дә, Әл­фия апа да ми­нем хы­я­лым­ны ишет­ми. Бу – сер.

Ан­на­ры мин шәм­нәр­гә өр­дем. Биш шәм дә сүн­де, тө­те­не бө­те­ре­леп тор­ды да өс­кә кү­тә­рел­де, та­рал­ды. Хы­я­лым да юга­ры кү­тә­рел­гән­дер ин­де... Кү­тә­ре­лә дә... Ки­лер бер­көн, ми­нем хы­я­лым, чын­га әве­ре­леп, җир­гә тө­шәр! Күк­тә бит хә­зер җир йө­зен­дә Бәй­рәм исем­ле ма­лай яшә­гә­нен бе­лә­ләр.

***

Ту­ган кө­не­мә әни­ем дә бү­ләк әзер­лә­гән - ак­ва­парк­ка ел­лык або­не­мент ал­ган.

– Ак­ва­парк­ка хә­зер һәр­көн ба­рыр­га бу­ла. Те­лә­сәң, бас­сейн­да ир­тә­дән кич­кә ка­дәр йө­зә ала­сың, - ди әни­ем.

Мин “урр-рра!” кыч­кы­рып җи­бәр­дем. Ди­мәк, мин һәр­көн­не су­да чу­ма, йө­зә алам! Мо­ңар­чы без әни бе­лән бас­сейн­га йөр­дек. “Ат­на­га дүрт тап­кыр, кы­ры­гар ми­нут”, - ди иде әни­ем. Кы­рык ми­нут – ул шун­дый аз! Тре­нер күр­сәт­кән кү­не­гү­ләр­не эш­ли­сең дә үтә дә ки­тә.

“Йөр­дек” ди­дем дә, та­гын ты­нып кал­дым. Йөр­дек без... Мин ни­гә­дер гел шу­лай сөй­лә­шәм: йөр­дек, бар­дык, кил­дек... Ә чын­лык­та ми­не бит әни йөр­тә. Ко­ляс­ка­ма утыр­та да, тар­та, этә, өс­те­ри... “Ко­ляс­ка­ның бер тә­гәр­мә­че бик җай­сыз,” – ди әни­ем. Шул җүн­сез тә­гәр­мәч­не әл­лә ни­чә тап­кыр тө­зәт­те­реп ка­ра­ды, ба­ры­бер фай­да­сы бул­ма­ды. Әнә, та­гын “җай­сыз­лан­ган”. Әни­ем кы­за­рып ук чы­га. Эх! Аяк­ла­рым тың­ла­са, әни­нең тир­ли-пе­шә ко­ляс­кам­ны сөй­рә­гә­нен ка­рап уты­рыр идем­ме­ни мин? Си­ке­реп то­рыр идем дә үзем дә эте­шер идем! Кул­ла­рым бик көч­ле бит ми­нем. Мус­кул­ла­рым да нин­ди нык. Мин дә этеш­сәм, ко­ляс­кам “ялт!” кы­на йө­рер иде! Ма­ши­на ке­бек! Тук­та, тук­та! Алай тү­гел икән лә... Аяк­ла­рым йөр­сә, ко­ляс­ка­ның бер ки­рә­ге дә кал­мый тү­гел­ме соң! Әни­ем бе­лән икәү­ләп җи­тәк­лә­шеп йө­ге­рер ге­нә идек!

О – хоо –хоооо! Бе­раз ба­шым әй­лә­неп кит­те ке­бек...

Кы-зыыы-ык! Йө­ге­рү - ни­чек бу­ла икән ул? Ма­ши­на­да бар­ган­да, му­е­ным­ны гел җил кы­тык­лый ми­нем. Чап­кан­да да шу­лай бу­ла ми­кән? Мин, кы­тык­ла­нып, иң­баш­ла­рым­ны җы­е­реп куй­дым. Ә ме­нә җир­гә “дык-дык” ба­сып йө­гер­гән­дә үк­чә­ләр авырт­мый ми­кән соң? Юк­тыр, ниш­ләп авырт­сын ди. Ә авырт­са? Авырт­са авыр­та ин­де! Мин бер дә зар­лан­мас идем. Ча­бар гы­на идем!

О – хоо –хоооо!

Йө­зәр­гә ми­не Зоя Пет­ров­на өй­рәт­кән. Өй­рәт­кән дим, чөн­ки мин кай­чан йө­зә баш­ла­га­ным­ны хә­тер­лә­мим дә. Әл­лә-лә- ә кай­чан ук! Бик күп­тән! “А­як­лар ны­гы­сын өчен, йө­зәр­гә ки­рәк!” – ди­гән врач­лар. Әни ми­не кү­тәр­гән дә бас­сейн­га илт­кән, ан­да Зоя Пет­ров­на­га тап­шыр­ган. Шун­нан бир­ле йө­зәм ин­де мин.

Су­да – рә­хә-ә-әт! Аяк­ла­рым­ның тың­лау­сыз икә­нен дә оны­тып җи­бә­рәм хәт­та. Йө­зәм дә йө­зәм, йө­зәм дә йө­зәм... Кай­чак­та ми­нем ба­шы­ма әл­лә нин­ди уй­лар ки­лә: “Мин, бәл­ки, су ма­ла­е­дыр? Шу­ңа кү­рә су­да йө­зәр­гә яра­там­дыр. Бәл­ки мин үзем дә су­да ту­ган­мын­дыр? Кы-зыы-ык! Әгәр дә ке­ше­ләр су­да яшә­сә, алар йө­зеп ке­нә йө­рер иде... Ба­лык­лар ке­бек... Аяк­лар­ның ки­рә­ге дә бул­мас иде... Ул чак­та мин нәкъ баш­ка­лар ке­бек бу­лыр идем... Бәл­ки дус­лар да та­бар идем...

– Без­дә бә­я­ләр­не та­гын арт­тыр­ды­лар...

Зоя Пет­ров­на бе­лән әни­ем сөй­лә­шә.

– Та­гын? Күп­ме­гә?

Әни­ем­нең та­вы­шы ише­те­лер-ише­тел­мәс ке­нә, мин ишет­мә­сен дип, шу­лай ак­рын сөй­лә­шә... Ул һәр­ва­кыт шу­лай: “ак­ча, бә­я” ту­рын­да­гы сүз­ләр­не ми­ңа ишет­те­рә­се кил­ми аның. Ә ми­нем ко­лак – о-хо-хооо! Әл­лә ни­ләр ише­тә! Кай­чак­та әни­нең ак­ча җит­мәү­дән бор­чы­лу­ын, уф­тан­га­нын, үзе әйт­мә­сә дә, си­зеп алам мин.

Зоя Пет­ров­на нин­ди­дер сан­нар әйт­те. Аң­лар­га бик ты­рыш­сам да, тө­ше­неп җи­тә ал­ма­дым, әни­ем­нең күз­лә­ре моң­су­ла­нып ки­тү­ен ге­нә той­дым.

– Син хә­зер чын тре­нер­га әй­лә­неп бет­тең, Али­нә, ме­то­ди­ка­ны да ях­шы бе­лә­сең. Бәй­рәм бе­лән үзең дә шө­гыль­лә­нә ала­сың. Ки­рәк ди­сәң, мин һәр­ва­кыт яр­дәм итә алам... Бәл­ки ак­ва­парк­та шө­гыль­лә­нә баш­лар­сыз. Үз­лек­тән... Мин бе­леш­тем, ел­лык або­не­мент юнәт­сәң, ар­зан­га­рак та тө­шә әле... Ан­да­гы бас­сейн – ме­нә ди­гән!

Ту­ган кө­не­мә нин­ди кый­бат бү­ләк ал­ган әни­ем – ак­ва­парк­ка ел­лык або­не­мент!

Бик рә­хәт үт­те бу ту­ган көн. Ки­чен әни ми­не компь­ю­тер­га өй­рә­тә баш­ла­ды. Кай­сы кла­виш­ка ба­сар­га, ниш­ләр­гә икән­не мин шун­дук эләк­те­реп ал­дым. Әни­ем үзе дә шак­кат­ты.

– Вун­дер­кин­дым ми­нем! – дип, ко­чак­лап үп­те.

Ул күр­мә­гән­дә, мин но­от­бук­та бер сүз җый­дым:

– А-Ф-Р-И-К-А...

Шун­да ук фил­ләр, жи­раф­лар, мин зо­о­парк­та гы­на күр­гән зеб­ра­лар эк­ран­ны ту­тыр­ды! Кеч­ке­нә негр ма­лай­ла­ры­ның шат чы­рай­ла­ры шак­ка­тыр­ды! Тән­нә­ре кап-ка­ра, ә теш­лә­ре - ап-ак. Үз­лә­ре нин­ди шат! Тик... Тик әти­ем ге­нә кү­рен­ми...

Ә ир­тән без ак­ва­парк­ка кит­тек.Ак­ва­парк без бел­гән бас­сейн­га бө­тен­ләй ох­ша­ма­ган бу­лып чык­ты. Мин шак­кат­тым! Ан­да нәр­сә­ләр ге­нә юк! Әл­лә нин­ди ма­тур агач­лар үсеп уты­ра. Әл­лә ни­чә су шу­га­ла­гы! Бас­сейн­нар да әл­лә ни­чәү! Бер­се – кеч­ке­нә­ләр өчен. Үзе сай гы­на. Мин­нән дә кеч­ке­нә ба­ла­лар шун­да чу­пыр-чу­пыр уй­нап йө­ри. Мин ул як­ка бер ге­нә бо­ры­лып ка­ра­дым. Һиии! Бер там­чы да кы­зык­ма­дым үз­лә­ре­нә. Ки­рәк­ми! Ми­нем ти­рән су­да йө­зә­сем ки­лә!

Шу­лай ди­гәч, әни­ем бер дә кар­шы кил­мә­де. Ул бит ми­нем ни­чек ос­та йөз­гән­не бе­лә. Зур бас­сейн­га та­ба бо­рыл­дык. Бас­сейн­нар­ның бер­сен­нән икен­че­се­нә кү­чә-кү­чә, бө­тен ак­ва­парк бе­лән та­ны­шып чык­тык, шар­ла­вык­та да ко­ен­дык. Со­ңын­нан рә­хәт­лә­неп туп уй­на­дык. Ике­без­гә – бер бас­сейн! Әл­лә бик ир­тә бул­ган­га, ак­ва­парк­та ке­ше шун­дый аз: ”Бар­мак бе­лән са­нар­лык”, - ди әни­ем. Ул ыр­гыт­кан туп­ны мин “ялт!” кы­на эләк­те­реп алам да, ки­ре аның үзе­нә җи­бә­рәм. “Хопп!” та “хопп!”

Бе­раз­дан әни­ем әй­тә:

– Бәй­рәм, бе­раз ял итик­ме?

– Әй­дә! - дим мин.

Әни­ем бас­сейн янә­шә­сен­дә­ге ятак­ка чы­гып ят­ты. Үзе ята, ә үзе­нең күз­лә­ре ми­ңа тө­бәл­гән. Гел шу­лай ул: мин­нән бер дә кү­зен ал­мый. Әл­лә ба­тар дип кур­ка ин­де? Мин­ме соң су­га ба­ту­чы!

Мин бит су ке­ше­се! Су­ны бик яра­там! Ә су­да ял итү - та­гын да кы­зыг­рак. Кул­ла­рым­ны як-як­ка җә­ям дә, күз­лә­рем­не юга­ры­га тө­бәп, рә­хәт­лә­неп ял итәм. Су ми­не үзе кү­тә­реп то­ра. Әл­лә мин шу­лай җи­ңел ми­кән? Су өс­тен­дә йө­зеп йөр­гән те­ге ал­су туп ке­бек... Күз­лә­рем ак­ва­парк кү­ген иң­ли. Шун­дый би­ек­лек! Ан­да әл­лә нин­ди кы­зык­лар бар ке­бек. Иң-иң кы­зы­гы, мө­га­ен, те­ге яшел һәм кы­зыл тор­ба­лар­дан тө­шү­дер. Әнә-әнә... Бер ма­лай бас­кыч буй­лап, өс­кә үк ме­неп кит­те. Үзе ми­нем ка­дәр ге­нә... Бер абый бе­лән җи­тәк­ләш­кән. Мө­га­ен, әти­се­дер... Ул ма­лай шун­дый тиз ат­лый! Әнәәә... ме­неп тә җит­те­ләр. Күп тә үт­мә­де, яшел тор­ба­дан су өс­те­нә ни­дер аты­лып чык­ты. Иии... Түм-тү­гә­рәк ка­бар­тыл­ган көй­мә­гә уты­рып төш­кән­нәр икән тор­ба буй­лап... Те­ге ма­лай­ны әти­се чы­тыр­да­тып кыс­кан. Әнә, көй­мә­се бас­сейн буй­лап йө­зеп тә кит­те.... Бик рә­хәт­тер алар­га! Мин үзем дә, шул рә­хәт­лек­не ки­чер­гән­дәй, кал­ты­ра­нып ку­ям. Бө­тен тә­нем чы­мыр-чы­мыр итә. Эх! Аяк­ла­рым йөр­сә! Шул бас­кыч­лар буй­лап юга­ры­га ук ме­нә ал­сам! Ас­ка ка­дәр шу­ып тө­шәр­гә бер дә ку­рык­мас идем ке­бек! Юк, ку­рык­мас идем! Әгәр... Әгәр әти бе­лән бул­сам...

– Әй, ма­лай!

Ка­ра­сам, бас­сейн­ның сай­рак җи­рен­дә бер кыз ба­сып то­ра. Кай ара­да ки­леп кер­гән! Зәң­гәр ко­е­ну кас­тю­мын­нан үзе, ба­шын­да­гы кал­фа­гы да зәп-зәң­гәр. Зур да, кеч­ке­нә дә тү­гел ул кыз, нәкъ ми­нем ке­бек­тер.Үзе­мә “ма­лай” дип дә­шү­лә­рен яра­тып бе­тер­мә­сәм дә, кыз­га җа­вап би­рәм.

– Мин Бәй­рәм исем­ле!- дим.

Кыз кө­леп җи­бәр­де:

– Кы­зык исем! Бәй­рәм! Ә мин – Сан­ду­гач!

– Сан­ду­гач та кы­зык исем!

Хә­зер ин­де бер­гә­ләп кө­ле­шә­без.

– Әй­дә, туп уй­ный­быз­мы? - ди Сан­ду­гач, бас­сейн­да йө­зеп йөр­гән ал­су туп­ка иша­рә­ләп.

Мин “ялт” кы­на йө­зеп тә кит­тем, туп­ны алып, чө­еп тә җи­бәр­дем. Туп “ә!” ди­гән­че, Сан­ду­гач ку­лы­на күч­те. Ан­нан - ми­ңа... Ан­нан – Сан­ду­гач­ка... Та­гын ми­ңа... Сан­ду­гач бе­лән рә­хәт­лә­неп туп чөй­дек. Без шун­дый тиз дус­ла­шып ал­дык, хәт­та үзем дә ап­ты­рап кал­дым. Дус­лар та­бу бик җи­ңел икән бит! Ни­чек мо­ңар­чы дус­лар­сыз яши ал­дым ми­кән? Ка­ра­ле, дус­лар бе­лән уй­нау ни­чек рә­хәт!

– Кем ос­та­рак йө­зә! Әй­дә, яры­ша­быз! –ди Сан­ду­гач.

Кит­тек йө­зеп. Сан­ду­гач аяк­ла­рын чап та чоп ки­те­рә, су там­чы­ла­ры, чу­пыр­дап, әл­лә кая ка­дәр чәч­ри. Кү­ре­неп то­ра, ак­ва­парк­ка бе­рен­че ге­нә ки­лүе тү­гел. Шун­дый ос­та йө­зә! Әл­лә ул су кы­зы ми­кән? Исе­мә су кы­зы ту­рын­да­гы әки­ят ки­леп тө­шә. Ул - су кы­зы! Ә мин – су ма­лае! Без - дус­лар!

Мин Сан­ду­гач янә­шә­сен­нән йө­зеп ба­рам. Кул­ла­рым шун­дый тиз хә­рә­кәт­лә­нә. Йөз­гән ши­кел­ле дә тү­гел! Әл­лә очам ин­де!? Дө­ре­сен әйт­кән­дә, мин Сан­ду­гач­ны узып та ки­тә алам. Тик, ни­гә­дер, Су кы­зын кал­ды­рып ки­тә­сем кил­ми. Су кы­зы бе­лән Су ма­лае янә­шә йө­зә. “Дус­тым Сан­ду­гач!” – дип дә­шә­сем ки­лә үзе­нә. Дус­тым! Ка­ра, нин­ди ма­тур сүз!

Бас­сейн чи­тен­дә без­нең әни­ләр ба­сып то­ра. Алар ин­де та­ны­шып та өл­гер­гән. Сөй­лә­шеп, кө­ле­шеп тә ала­лар, ике­се­нең дә күз­лә­ре без­дә.

– Әй­дә, Сан­ду­гач, тиз­рәк! Уз аны! Уз! – дип кыч­кы­ра Сан­ду­гач­ның әни­се.

Ми­нем әни­ем дәш­ми, моң­су ел­ма­еп ка­рап то­ру­ын бе­лә.

Сан­ду­гач­ны уз­ма­дым мин, бас­сейн чи­те­нә ике­без дә бер үк ва­кыт­та ки­леп җит­тек.

– Мо­ло­дец, ми­нем кы­зым!

Әни­се Сан­ду­гач­ны ар­ка­сын­нан чап та чоп сө­еп куй­ды.

– Я, Сан­ду­гач, дус­тың бе­лән та­ныш­тыр ин­де!

– Бәй­рәм! – дим мин.- Ми­нем исе­мем Бәй­рәм!

– Ооо! Исем шәп си­нең! Ә мин – Свет­ла­на!

Ул ми­ңа ка­рап ел­май­ды. Без бас­сейн­да шак­тый озак йөз­дек. Бе­раз­дан Сан­ду­гач­ның әни­се юга­ры­га иша­рә­лә­де:

– Әй­дә, Бәй­рәм! Тор­ба­дан тө­шә­без! Кит­тек­ме!?

Сан­ду­гач бе­лән ике­се бас­сейн­нан чык­ты­лар да тук­тап кал­ды­лар.

Сан­ду­гач кул бол­гый:

–Тиз­рәк! Тиз­рәк ин­де, Бәй­рәм!

Алар ми­не кө­тә...

Ми­не кө­тә­ләр...

– Юк...- ди­дем мин. – Мин мон­да йө­зәм...

Алар кит­те.

Әни­се­нең, Сан­ду­гач­ка бо­ры­лып:

– Нин­ди үз­сүз­ле ма­лай! – ди­гә­нен ге­нә ише­теп кал­дым.

Үз­лә­ре бе­лән бө­тен рә­хәт­не, кы­зык­ны алып кит­те Сан­ду­гач.

– Кай­тыйк ин­де, әни­ем, -ди­дем мин, кү­ңел­сез ге­нә...

Әни­ем ми­не бас­сейн­нан кү­тә­реп алып чык­ты да сте­на бу­ен­да тор­ган ко­ляс­ка­ма ил­теп утырт­ты. Без ки­е­нү бүл­мә­се­нә юнәл­дек.

Шул­чак­та... шул­чак­та бас­кыч­тан ме­неп ба­ру­чы Сан­ду­гач­ның әни­се ар­ты­на бо­рыл­ды! Бо­рыл­ды да без­не кү­реп ал­ды! Ки­нәт аның каш­ла­ры җы­е­рыл­ды, ан­нан әл­лә ни­чек сә­ер итеп ел­ма­еп куй­ды ул.

– Ка­ра­ле, Сан­ду­гач! Кү­рә­сең­ме те­ге ма­лай­ны? Ин­ва­лид икән бит!- ди­де ул, га­җәп­лә­неп.

Ан­на­ры, мин­нән җи­рән­гән­дәй, йө­зен чыт­ты.

– Тап­кан­сың уй­нар ке­ше! Ак­сак-тук­сак ма­лай бе­лән дус­ла­шыр­га – мин си­ңа зап­ре­щаю!

Әни­ем дә, мин дә ишет­тек. Әм­ма дәш­мә­дек. Юеш чә­чем­нән агып төш­кән там­чы­лар әл­лә күз яшем бе­лән бу­тал­ды­мы? Юк, ела­мыйм мин! Тик ни­гә­дер кү­зем­нән бер­тук­тау­сыз яшь ага... Мин әни­е­мә бо­ры­лып ка­ра­дым. Аның да күз­лә­ре яшь­ле. Ә үзе ел­мая, ел­мая әни­ем!

Ми­нем әни­ем шун­дый га­җә­еп ке­ше ин­де ул! Яшь ара­лаш та кө­лә бе­лә ул!

***

Те­ге би­ек бас­кыч­ка ба­ры­бер мен­дем мин. Дө­рес, әле­гә үз аяк­ла­рым бе­лән тү­гел, әле­гә - әти­ем җил­кә­сен­дә. Чөн­ки ми­нем әти­ем Аф­ри­ка­дан кайт­ты! Зур, көч­ле әти! Ми­ңа кайт­ты! Әни­е­мә кайт­ты!

Ми­нем хы­ял­ла­рым, чын­га әве­ре­леп, әнә шу­лай җир­гә тө­шә баш­ла­ды. Бө­тен хы­ял­ла­рым да тор­мыш­ка аша­ча­гы­на ыша­нам мин. Да­мир абый ке­бек са­мо­лет­та да оча­сым бар әле ми­нем.

Ме­неп җит­кәч, тү­бән­гә ка­ра­дым да шат­лык­тан кыч­кы­рып җи­бәр­дем:

– Оо-хо-хо-хоооо!

Кем­нәр­дер ми­ңа бо­ры­лып ел­май­ды, кем­дер күз кыс­ты. Шун­да мин Сан­ду­гач­ны кү­реп ал­дым! Ул да ак­ва­парк­ка кил­гән!

– Са-ан-ду-у-га-а-ач!

Ул ми­не ишет­те! Ишет­те дә кү­тә­ре­леп ка­ра­ды, ка­ра­ды да ел­ма­еп кул бол­га­ды:

– Бәй-рә-ә-әм! Дус - ты-ы-ым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев