Ачуланма инде, Илһам!..
Авылда печән өсте бәйрәм кебек. Малайлар велосипедларына утыралар да урманга печән чабарга элдерәләр. Шулкадәр рәхәт ул иртәнге урман юлыннан велосипедта баруы!
Чыклы үлән, җиләк исе, рульгә эленгән сумкадагы иртән генә савылган җылы сөт исе борынны кытыклый. Урманның борма-борма юлын әйт әле син!
Каеннар кочагыннан чыгасың да нарат арасына кереп югаласың.
«Их!» — Рәшит бүген велосипедлы малайларга кызыгып кына кала инде. Кичә үзенекенең көпчәген тишеп кайтты. Ямый да алмады — бик арыткан иде. Бүген дә вакыты юк. Уттай кызу печән өстендә көтү куганчы чыгып ычкынмасаң — көләрләр. «Йоклап калган», — дип уйларлар. «Велосипедны кемнән дә булса сорап торсаң гына инде. Хәер, мондый эш вакытында кем бирсен инде аны. Бирсә, бәлки, Илһам гына бирер. Ул бүген көтү чиратында».
Илһам, чыннан да, каршы килмәде. «Алып тор», — диде. Башка малайлар кебек: «Карап кына йөр! Вата күрмә!» — дип арттан сөйләнеп тә калмады.
Шулай итеп, Рәшит иртәнге урманның велосипедлы малайларга бирә торган рәхәтен, ләззәтен бүген дә тойды.
Ә кайтканда... Малайларның кайсыдыр: «Әйдәгез, авылга кадәр ярышып кайтабыз!» — дип кычкырды. (Кирәк бит!) Велосипедларның тизлеге шунда ук үзгәрде. Урман юлы өстендә тузан болыты күтәрелде. Рәшит бирешергә теләмәде — педальләргә бар көченә басты. Тик... Авылга кайтып җиткәндә генә велосипедның чылбыры ычкынды. Аны гына киертеп куеп була, билгеле. Урта күчәрнең подшипнигы ук таралганын күргәч, Рәшит аптырашта калды. «Нишләргә инде?! Кеше велосипеды бит!» — дип уйлады ул һәм авыл ягына күз салды. Ә малайлар инде таудан төшеп югалганнар иде. Барысының да җиңү теләге бик көчле булды бугай — ярышта катнашучылардан берсенең сафтан чыгуын берәү дә сизмәде.
Рәшит башта велосипедны төзәтмәкче булып карады. Ләкин кая ул төзәтү... Яңа подшипник кирәк. Малай башын аска иеп юл буендагы чирәмлеккә килеп утырды. Тик монда утырып та эш майтарып булмый. «Иң яхшысы — велосипедны Илһамнарның ишегалдына кертергә дә куярга. Аның ватык булуы турында әйтеп тормаска!» — дип уйлады ул. һәм шулай эшләде дә.
* * *
Рәшит йоклый алмады ул төнне. Әле бер ягына әйләнде, әле икенчесенә... «Үзеңә яхшылык эшләгән кешене алдау булды бит инде бу». — Шушы уй аның башыннан бер генә минутка да чыкмады. — Дөресен әйтергә дә бик авыр. Илһам ачуланыр, үпкәләр».
Ул ишегалдына чыкты. Әнисенең уятуы да кирәк булмады бүген. Бик иртә булса да, тышта якты иде инде. «Әнә урман тавы. Бераздан анда тагын велосипедлы малайлар күренер. Ә Илһам!.. Ул нишләр инде? Их, минем аркада...» Рәшитнең уйларын чүкеч тавышы бүлде.
Күршесе Кәбир абый икән. Машинасы тирәсендә кайнаша:
— Ватылдыңмы әллә, Кәбир абый? — Рәшит бу сорауны үзен бераз тынычландырыр өчен бирде бугай.
— Техника ватыл галап ала инде ул, күрше. Нишләп болай бик иртә тордың? Йокларга иде әле.
Рәшит күрше абыйсының соңгы сүзләрен ишетеп тә җиткермәде, күзен бер ноктага төбәп бераз карап торды да йөгереп өенә кереп китте. Шул арада мунча чормасыннан мазутка, майга буялган төргәк табып алды ул. Аны ашыга-ашыга актарды. Нәрсәләрнедер табып чалбар кесәсенә тутырды һәм түбән очка төшеп китте. Рәшитнең Илһамнарга таба бернинди икеләнүсез баруы иде бу.
Дуслар болдырда күрештеләр.
— Илһам, син миңа ачуланма инде, дускай. Мин кичә синең велосипедыңны ваттым бит. Менә яңа подшипник алып килдем. Хәзер үзем төзәтәм.
Илһам велосипедының ватык булуын кичә үк белгән иде инде. Дөрес, Рәшиткә бик нык ачуы килгән иде аның. Ә бүген Илһамның тавышы да үзгәрмәде:
— Хәзер бергә төзәтәбез, Рәшит. Әйдә башта өйгә кереп чәй эчеп чыгыйк. Кичә көтүдән каен җиләге җыеп алып кайткан идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев