Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әбләев хикмәтләре: Шык-шык операциясе

Сез безнең авылдагы Колаксыз Гариф турында ишетеп беләсездер инде.

Сез безнең авылдагы Колаксыз Гариф турында ишетеп беләсездер инде. Дуңгызлар фермасыннан ерак түгел аның йорты. Алар каршысында озын колга башындагы агач солдат «фыр-фыр» килеп әйләнеп тора. Флюгер урынына куелган инде. Исегезгә төштеме? Әй аллам, нишләп колхоз йорты булсын ди ул. Яшәтерсең Колаксыз Гарифны кәҗүнни йортта. Юләр мәллә ул! Аның үз өе дә тел шартлатырлык, курчак өе сыман.
Ә ник колаксыз дисезме? Зимагурлыкта йөри-йөри чи-стый авылны онытып бетергәнсез икән, абый. Колагы үз урынында, әрекмән яфрагыдай тырпаеп тора. Прусты, саңгырау булганга күрә аңа шундый кушамат такканнар. Төшендегезме инде, нәкәнис? Сезгә аңлата-аңлата телем арыды бит.
Бупшым, Колаксыз Гариф авылда билгеле кеше. Яше сиксәндә бугай. Шулай да имән кебек таза әле үзе. Әгәр колагы да ишетсә, аңа бер дә сиксәнне бирмәссең.
Баштарак аның саңгыраулыгына ышанып ук бетмәгән идем. Берчак колагы төбендә сәгать буе кычкырып тордым. Әйләнеп тә карамады. Ә ващеты кайбер агайлар аңа ышанмыйлар. Мәсәлән, Мочтак бабай. Юри генә саңгырау булып кыйлана ул, ди. Ник дигәч, сугыш вакытында нимечләргә служить иткән, шуны сорамасыннар өчен, ди.
Нужәли кеше илле ел буе ишетмәгәнгә салынып йөри алырга мужыт? Моңа бер дә баш җитми. Мочтак бабай бик шаян карт, бәлки кызык өчен генә әйтүедер? Алай дисәң, Колаксыз Гарифның сәер гадәтләре чамадан ашкан. Урамга чыгарга бер дә яратмый ул. Чыга калса, тун якасын өскә үк күтәреп, кыршылып беткән фытыр эшләпәсен күзенә батырып, озын таягына таянган килеш чүченкәсен сөйрәп, беркемгә дә әһәмият бирмичә кирәк җиренә атлый. Әгәр дә инде юлында гәп сатып торучы авыл агайларын очратса, я борылып китә, я ерактан урап уза.
Җитмәсә кара күзлек тә киеп куя әле үзе. Мочтак бабай әйтмешли «тач шпиун» инде, малай.
Бәләкәйрәк чакта зур малайлар аның белән гел куркыталар иде. Урам чатыннан килеп чыгуга, күз ачып йомганчы читән артына кереп посадыр ием. Курыкмый ни, артыш таягын худка җибәрсә — керер тишек тапмассың.
Вәт шул. Бүгенге көндә Колаксыз Гарифка шөһрәтле вакытларын гына искә төшерергә кала. Ни өчен дисәң, хәлен белергә килүчеләр бик аз. Тире җыючы агент булып эшләгәндә кешеләрне алдап яшәгән ул, шуңа гафу итә ал¬мыйлардыр инде, күрәсең.
Гариф бабай да авыл халкы белән аралашырга бик атлыгып тормый бугай. Үз җаена яши бирә. Яз-җәй җиттеме алма бакчасында казына. Ә бакчасы шундый матур, шундый зур. Искитәрлек. Нинди генә алмалар үсми анда: әнис, антоновка, кытай алмасымы — барысы да бар. Бетен авыл кешеләрен көнләштерерлек аның бакчасы, чын менә. Тик үзе тир түгеп, көч куеп үстергән бакча икән, дип уйламагыз тагын. Элек колхоз бакчасы булган ул. Каенеше, колхозның элеккеге персидәтеле, бакчаны карарлык хәле калмагач, яртысын корытып бетергәч, шалкан бәясенә Колаксыз Гарифка саткан ди. Рәхәтләнә хәзер Гариф бабаң татлы җимештән авыз итеп. Капчык-капчык алма җыеп, районга озатып тора. Чучкаларына кадәр первосортный алма ашыйлар, малай. Тик безгә генә тәтеми. Алырсың Колаксыз Гарифтан, тот капчыгыңны! Хәтта акчага да сатмый. Сорап килгәннәргә: «Быел үзебезгә дә авыз итәрлек булмады», — дип алдалап борып җибәрә. Ә алмалары бо¬такларда сыгылып тора бит югыйсә.
Без, малайлар, берничә тапкыр авыз суларын корытып бакчасын басарга омтылып карасак та, берни дә барып чыкмады. Һич якын килерлек түгел. Бик каты саклый икән бакчасын. Нимеч овчаркасы тота. Ә коймасы ике метрдан ким түгел, өстәвенә чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алган. Өй түбәсеннән прожектор ут бөркеп тора. Концлагерь дисәң дә концлагерь инде, валлаһи менә! Ә алмаларын бик тә татыйсы килә. Тик Колаксыз Гарифтан алырмын димә. Лутчы, дуңгызларына бирә ул. Әнә алма ашый-ашый симереп беткәннәр, ат кадәрле булганнар, мөртәтләр.
Шулай бервакыт дустым Фәрит белән Колаксыз Гарифлар өе яныннан узып барыбыз. Күзләр — бакчада. Дөньябызны онытып карап торабыз. Шул чак капкадан Колаксыз Гариф килеп чыкты да үз янына чакырып кул изәде. Кулында бер чиләк кып-кызыл алмалар. Без шатланып киттек. Әһә, дибез, бу безне сыйларга уйлый инде. Туптай атылып барып җиттек. Ишетмәсә дә исәнләшкән булдык. Күзләребезне чөкрәйтеп алмаларга текәдек. Колаксыз Гариф безнең халәтебезне аңлап, авызын кыйшатып көлемсерәп куйды. Бер сүз дәшмичә озак итеп безгә карап торды. Аннары авызындагы алтын тешләрен ялтыратып:
— Нәрсә, сабыйлар, алма ашыйсыгыз киләме әллә? -дип сорау бирде.
— Килә шул, — дидек бертавыштан. Колаксыз Гариф бер кулын колагына куеп:
— Нәрсә дидегез, ишетмәдем, — дип сорады. Без якынырак килеп: «Алма ашыйсыбыз килә», — дип кычкырдык. Ул башын чайкап куйды. Имеш, берни дә аңламый. Мыскыл итә инде. Фәрит түзмәде, авызын аның колак төбенә үк куеп: «Алма кирәк!» — дип сөрән салды. Мондый тавышка исән кеше түгел, мәет тә сикереп торыр иде. Юк бит, малай, Гариф бабай селкенмәде дә. Аптырагач кулларыбыз белән чиләктәге алмаларга төртеп күрсәттек. Ниһаять, барып җитте бугай. Колаксыз Гариф авызын ерып кеткелдәп көлде дә:
— Ярый, аңладым, — диде. Хәзер алма бирә инде бу, дибез. Авыздан сулар килә башлады. Алмалары бигрәк матур бит, каһәр. Әмма Колак¬сыз Гариф алма сузарга ашыкмады. Нидер уйлап торды да янә телгә килде:
— Менә нәрсә, балалар. Әгәр дә бакчадагы коелган алмаларны җыеп бирсәгез, туйганчы ашатырмын үзегезне, — диде. Аннары өстәп куйды: — Тик минем рөхсәттән башка берсен дә кабасы булмагыз!
Без риза булдык. Кереп киттек бакчага. Ә болдырда, аякларын өскә күтәргән килеш, Гариф картның оныгы, сигезенче класста укучы, юләрлеге белән Дан казанган Кәли көчек белән уйнап утырып калды. Йөзе бәлештәй, муены кыска, гәүдәсе өреп тутырылган шар кебек. Камыр батырдан бер дә ким түгел. Атаклы ялкау инде. Әле көчек белән уйнарга ничек иренми үзе. Янында бер табак алма. Шатыр-шытыр алма кимерә. Безне күргәч, сары тешләрен күрсәтеп мыскыллап көлә башлады.
— Ыштубыты алмага тотынасы булмагыз, малявкалар. Ату кирәгегезне бирермен, — дип мыгырдап калды.
Без аңа игътибар итмичә, җиңнәрне сызганып эшкә керештек. Бер сәгать дигәндә әллә ничә капчык алма җыеп тутырдык. Аннары, тирләп-пешеп чоланга ташыдык. Эш беткәч, ишегалдында басып, өлешебезне көтәргә керештек.
Колаксыз Гариф капка артына чыгып көтеп торырга кушты. Ярар, бүрәнәгә утырып түземсезлек белән аның чыкканын көтәбез. Фәрит хыялланып:
— Әгәр дә берәр чиләк бирсә, кая куярбыз икән, — дип әйтеп куйды.
Мин югалып калмадым:
— Күлмәкләр бар бит. Җиңнәреннән бәйләрбез дә шуңа салырбыз, — мәйтәм.
Бәхетле минутларны күз алдына китерә-китерә ирен¬нәрне ялаштырып куйдык. «Бер чиләк алма бер атнага җитәргә тиеш», — дип, үзебезчә исәпләп тә чыгардык.
Ниһаять, капкадан Колаксыз Гариф күренде. Дүрт күз белән аның кулына караган идек, утырган җирдән егылып китә яздык. Нәрсә бу? Өнме, төшме? Колаксыз Гариф безгә дүрт алма суза.
— Алла рәхмәте яусын ярдәмегез өчен, балалар. Дога кылып ашагыз әле шуларны, — дигән була тагын. Шул дүрт алманың да яртысы черек, җитмәсә. Берсеннән хәтта бармак калынлыгындагы корт башын сузган. Әйтерсең, безне үчекләп көлә.
Без, корт чаккандай, сикереп тордык. Шундый ачу чыкты, малай, сүз белән аңлатырлык түгел.
— Черек алмаң үзеңә булсын, карун тәре, — дидек тә борылып китеп бардык.
Ә Колаксыз Гариф, берни аңламаган кешедәй, оятсыз рәвештә:
— Балалар, сез кая? Нигә алмаларны алмадыгыз? — дип арттан кычкырып калды. Ишегалдында урамны яңгыратып юләр Кәлинең шаркылдап көлгәне колакка иреште.
Их, белсәгез иде шул мәлдә ничек гарьләнгәнебезне! Шартлардай булдык, малай.
Шуннан нәрсә булды дисезме? Ни булсын — күзгә бәреп чыккан әрнүле яшь бөртекләрен җиң белән сөртә-сөртә өйгә кайтып киттек инде. Әнигә сөйләгән идем:
— Шайтан ялчысы булып йөрмәссез бүтән, — диде дә башка бер сүз дә әйтмәде.
Аңа да үпкәләдем. Ничек инде ул, мәйтәм, тир түгеп эшлә дә, сукыр бер тиенлек хезмәт хакы ал. Мәктәп баласы дигәч тә, без кемнән ким соң? Балалардан шулай көләргә ярыймыни? Мочтак бабай белми әйтмәгәндер. Имансыз кешедән тагын ни көтәсең инде. Әнә авыл картлары мәчеткә йөри, намазын калдырмый. Ә Колаксыз Гариф изге җомга көнендә дуңгызлар симертеп ята. Чучкалары өчен ниләр генә эшләми, малай. «Өф» итеп кейә тота үзләрен. Ә безгә, бөгелә-сыгыла авыр капчык ташыган кешеләргә, оялмыйча кортлы алмалар төртеп маташа, җәбрәй. Хурланып үләр¬сең, валлаһи.
Мочтак бабайга зарымны сөйләгән идем, ул бары ку¬лын гына селтәде.
— Их, сабыем! Аңламыйсың шул әле син кешеләрне, -диде ул авыр сулап. -Колаксыз Гариф ише имансыз бәндә¬ләр булмаса, тормыш ал да гөл генә булыр иде дә бит. Тик дөнья шундый итеп яратылган ки, әйбәт инсаннар интегеп яши, ә җүнсезләр типтереп көн итәләр. Әле башың яшь, үскәч төшенерсең..,
Аның белән сөйләшкәннән соң, бераз эчкә җылы кереп китте. Тик күңелемнең бер читендә генә авыр тойгы калды. Колаксыз Гарифның черек алма тоткан сөякле куллары, Тиле Кәлинең сары тешләрен ыржайтып ат кебек кешнәве озак вакыт йөрәкне тырнап, күз алдыннан китмәде.
Өлкәннәрдән качып, мунча чоланында кыргый алма ашый-ашый кәрт сугып ятканда кабат шул вакыйга искә килеп төште бит, малай. Түзмәдем, Фәриткә төрттереп әйтеп куй¬дым:
— Тәки төпсез тагаракка утыртты бит безне Колаксыз Гариф.
Фәрит сискәнеп китте. Авызындагы әче алманы поч¬макка атып бәрде дә, теш арасыннан «черт» итеп читкә төкереп куйды. Аннары берни булмагандай:
— Юкка башыңны катырма әле, Әбләй. Ничауа, безнең урамда да бәйрәм булыр, -дип кырт кисте.
Мин аның саен кыза төштем:
— Кызыл кар яугачмы?
— Нигә алай дисең?
— Соң, алла бәндәсе, алма чоры узып бара ич. Бөтен алмаларны да җыеп бетергәч, ниемә кирәк синең «бәйрә¬мең» .
Ул, кулындагы кәртен әйләндерә-әйләндерә, күзләрен миңа төбәде.
— Ващеты, син хаклы, малай. Калган эшкә кар ява, диләр.
— Шулай булгачтын?
Фәрит күзләрен йомып, бармакларын бегә-бөгә нидер санарга кереште.
— Да, кимендә бер капчык алма бирергә тиеш безгә ул карун.
— Үз теләге белән бирде ди сиңа Колаксыз Гариф. Тот капчыгыңны җайлабрак!
Фәрит учы белән шапылдатып янәшәсендәге калай тазга китереп сукты.
— Бирмәсә — талап алырбыз!
— Басып карадык бит инде, берни дә барып чыкмады, — дидем мин сукранып.
— Ну и ышту. Безгә нәрсә, тагын басарбыз.
— Ничек итеп? Анда бит кош та очып керә алмый.
— Өметсез шайтан — шайтан түгел, дигәнне ишеткәнең бармы?
Булса шул — барыбер җаен табарбыз. Балавыз сыгып утырганчы, лутчы башыңны эшләт. Бәлки берәр нәрсә уй¬лап чыгарырбыз.
Кәрт уены онытылды. Бар зиһенне Колаксыз Гарифлар бакчасыннан алма урлап чыгу мәсьәләсе биләп алды. Баш ватып бер сәгать утырганбыздыр. Тәки уйлап таптык бит әмәлен. Авыл йокыга талгач, Гариф картлар бакчасына куз¬галырга булдык.
— Түлке без икәү генә башкара торган эш түгел бу, -диде Фәрит башын кашып. — Тагын бер кеше кирәк.
— Мужыт Әппәстән Хәнифне алыргадыр?
— Куркак бит ул. Үз шәүләсеннән шикләнеп йөри.
— Ә Кәрим ничек?
— Артык юан. Мондый эшкә җитезлек кирәк.
— Синең күршең Зариф бик тере малай. Алма дисәң, әллә ни эшләргә әзер.
— Син нәкъ өстенә бастың, малай. Зариф — менә дигән кандидатура.
Тиз генә энем Рәшитне чакырып алдым да, кулына, сагыз тоттырып, Зарифны дәшәргә куштым. Без чакырганны көтеп кенә торган диярсең, тегесе чаптырып килеп тә җитте.
— Алма ашыйсың киләме? — дип сорады Фәрит, Зариф килеп кергәч.
— Әллә бармы? — диде тегесе, күзләрен майландырып. Үзе як-ягына карана башлады.
— Әлегә юк. Әмма җаның теләгәнчә ашарлык урынны беләм мин. Тик барып аласы гына.
Зариф түземсезләнеп:
— Кайда ул җир? Давай, әйт, мин әзер, — диде. Кыстаганны да көтеп тормады бу. Безнең тәкъдимгә биш куллап риза булды.
— Тик, мәтри, бу хакта беркемгә ләм-мим. Аңладыңмы? Зариф авызын турсайтты.
— Син мине кем дип белдең? Кайчан да булса миннән берәр сүз чыкканы бармы соң? Әгәр дә ялгыш кына авыздан сүз чыкса, җир йотсын шул чакта!
Без канәгатьләнеп баш кактык. Өчлек союзы оешканын белдереп кулларыбызны кысыштык. Кадерле вакытны әрәм итмичә төнге сәфәргә җыенырга тотындык. Мунча чоланы партизаннар землянкасына охшап калды.
Зариф чиләк төбенә кунаклап, бабасыннан урлап чыккан махоркадан кәҗә тоягы ясап, тончыга-тончыга төтен суырырга кереште. Тәмәке тарта белсә иде хет, хәчтрүч. Үзен карт разведчик итеп тоя күрәсең. Әйдә, рәхәтләнеп бер хыяллансын инде.
Фәрит, тәмәке исен яратмаса да, бу юлы бер сүз дә әйтмәде. Бары җирәнеп, борынын җыерып куйды. Аннары мичтән күмер кисәге алды да стенага сөялгән фанерга ашыгып нидер сызгаларга тотынды. Ә мин исә пәкене ташта үткенли-үткенли сабыр гына азагын көтеп утырам.
Ниһаять, тактада йорт рәсеме һәм ниндидер квадрат пәйда булды. Фәрит эшен бетергәч, безгә борылып: «Игътибар!» — диде. Без бар шөгылебезне ташлап, дүрт күз белән аңа төбәлдек.
— Сезнең каршыгызда — без барасы объект, ягъни-мәсәлән, алма бакчасы. Хәзер шунда хәвеф-хәтәрсез эләгү бурычы тора. Вакыт бик чикле. Давай, һәркем башын эшлә¬тә башласын, — дип әмер бирде Фәрит.
Күзләребезне әлеге сурәткә текәп, бар зиһенне бергә туплап, уйга чумдык.
Чоланда тирән тынлык урнашты. Бары ара-тирә Зарифның мыш-мыш килеп борын тартканы, Фәритнең идәнне шыгырдатып әрле-бирле йөргәне генә ишетелеп куйгалый.
Мин дә тик утырмыйм: кайчандыр караган киноларны күз алдыннан үткәрергә азапланам. Партизаннар турында, билгеле.
Менә бер фильм искә теште. Анда мондый күренеш бар иде. Штаб землянкасы. Зур өстәл тирәли берничә парти¬зан басып тора, керосин лампасы яктысында озын мыеклы, кубанка кигән командир өстәлдә яткан картага иелеп нидер сызгалап тора. Ничек итеп дошман өненә керергә өйрәтә инде. Аннары партизаннарның ничек нимечләр оясына барып керүләре ап-ачык булып гәүдәләнде. Кинәт миңа барысы да бик яхшы аңлашылды. Без эзләгән ысулны уйлап таптым бит тәки. Тынлыкны бозып кычкырып җибәрдем:
— Фәрит! Зариф! Тыңлагыз! Хәзер мин сезгә үземнең планны сөйлим.
Һәм ялындырып тормыйча, бәйнә-бәйнә барысын да юлдашларыма җиткердем.
Ә ул мондый иде. Икебез Колаксыз Гарифлар йорты алдында шау-шу куптара, ә беребез шуннан файдаланып бакча басарга керә. Фәриткә минем план бик ошады.
— Маладис, Әбләй! — диде ул, кулны кысып. Аннары өстәп куйды: — Ващето, үзем дә шулай уйлаган идем. Тик син өлгеррәк булып чыктың.
Зариф нигәдер бер сүз дә дәшмәде. Бармак арасындагы махрасын бөтергәләп торды да, шикләнеп әйтеп салды:
— Анысы ничауа, кәнишне. Тик бакчага кайдан керергә җыенасыз соң сез? Анда бит тычкан сыярлык тишек тә юк.
Без Фәрит белән бер-беребезгә караштык.
— Зариф дөрес әйтә, — диде Фәрит күңелсез генә. Шулчак Зариф янә телгә килде:
— Ләкин, шулай да бер урын бар, — диде ул тантаналы рәвештә.
Фәритнең ачуы чыкты:
— Син нигә артистланып торасың?! Әйт, тизрәк! Зариф, ашыкмый гына «кәҗә тоягын» ташлады да, тәмләп аңлатырга кереште.
— Мин бервакыт ул бакчаны энә күзеннән үткәреп чыктым. Эзли торгач кеше сыярдай тишек таптым.
— Я, сузма, вакыт юк, — дип кырт кисте Фәрит, Зарифның кыланышын килештермичә. Зариф авызын турсайтты.
— Авыз ачарга да бирмиләр болар. Бупшым шул: бакчаны икегә бүлеп инеш агып үтә бит. Нәкъ менә шул урында йөзеп керерлек тишек бар.
— Анысы әйбәт. Тик киемнәр белән суга чумарга туры килә бит, — диде Фәрит борчылып.
— Башка чара юк. Бердәнбер-юл шул гына, — диде Зариф, үзенекен тукып.
Мин аңа көнләшеп карадым. Башы эшли үзенең. Аны сайлап дөрес иткәнбез икән. Без тагын уйга калдык. Ай-һай, четерекле мәсьәлә булды бу. Ничек кенә үз дигәнебезгә ирешергә икән соң?
Беренче булып тагын Фәрит сүз катты:
— Чынлап та, бүтән юл юк. Кемгә дә булса ул тишектән бакчага керергә кирәк. Я, кем үз теләге белән ризалаша?
Без күзләребезне аска төшереп тынып калдык. Бере¬безнең дә салкын суда коенырга теләге юк иде.
— Алайса, шобага тотабыз, — диде Фәрит, озын таякны бер кулы белән тотып. -Кемнең кулы таяк очына чыга — шул кереп алма җыярга тиеш була.
Теләр-теләмәс кенә кулларыбызны таякка сузып, шобага тотарга керештек. Миңа гына чыкмаса яра иде, дип үзем эчтән генә теләкләр телим. Теләгем кабул булды ахырысы, таякның очы Зарифка эләкте. Өстән авыр йөк төшкәндәй булды. Җиңел сулап Куйдым. Фәрит тә шатланып кулларын угалады. Бары Зариф кына, суга төшкән тавыктай бөрешеп, башын аска иде. Кесәсеннән тәмәкесен тартып чыгарды да калтырый-калтырый махра суырырга кереште.
Фәрит, аны тынычландырырга тырышып, җилкәсеннән какты:
— Нишлисең бит, ахирәт, өлешеңә чыккан көмешең. Кем булса да ул җаваплы эшне башкарырга тиеш. Безгә дә җиңел булмаячак.
Киңәштек-киңәштек тә бу планга «Шык-шык» операциясе дигән исем бирергә булдык.
Инде турыдан-туры сәфәргә хәзерләнергә кирәк иде. Йөгереп кенә өйдән ике-өч чиләк алма сыерлык биштәр, бер шакмак ефәк җеп, шырпы һәм башка әйберләр алып килдем.
Фәрит бакчадан бер уч вак бәрәңге җыеп керде.
Зариф исә, кыен эшкә барасы кеше булгач, бернигә дә катышмыйча махрасын көйрәтеп, үзалдында уйланып утыра бирде. Судан ничек коры чыгу турында баш ватадыр инде. Бераз жәлләп тә куйдым үзен. Тик алма ашыйсы килү, Колаксыз Гарифны акылга утырту теләге барысын да басты. Ничауа, мәйтәм, бер коенып алганнан әллә нәрсә булмас.
Караңгы төшкәнне көтеп мунчада яшеренеп утырдык. Күктә йолдызлар калкуга Фәрит җыенырга әмер бирде.
— Әйдәгез, аллага тапшырып кузгалыйк инде, — диде Фәрит, зурлар сыман кыланып.
Чыгып киттек. Бу юлы теләгебезгә ирешербез кебек. Теге чактагы сыман, буш кул белән кире әйләнеп кайтмаслык хәзерләндек инде хәзерләнүен. Шулай да, барысы да язмыш иркендә. Анда безне нәрсә көтә, анысын бер ходай гына белә инде. Мочтак бабайдан ишеткән догаларымны авыз эченнән генә көйләп, кулым белән битемне сыпырып куйдым. Алла саклый күрсен инде, берүк.
Колаксыз Гариф йорты безне караңгы тәрәзәләре белән каршылады. Бары өй түбәсендәге прожектор гына ямьсез тавыш чыгарып, җилдә әйләнгәләп, алма бакчасын, ишек алдын яктыртып тора. Бер читтә, башын алгы тәпиләренә салып, усал эт йокымсырап ята.
Без бераз тыңлап тордык та урыннарыбызга таралы¬шырга булдык. Зариф биштәрен асып инеш буена төшеп китте. Без сызгыргач, бакчага керергә тиеш. Аннары фермалар артындагы салам эскерте янында очрашырга килештек.
Фәрит җеп очына вак бәрәңге бәйләп куйды да, алда¬гы койма аша узып, тәрәзә рамына кадап куйды. Аннары шакмактагы җепне йорттан бер читтәрәк салынган бәләкәй икмәк келәтенә табан сузды. Тавыш-тынсыз гына келәт түбә¬сенә менеп яттык. Эт берни сизми ята бирә. Колаксыз Гариф байлыгын саклап, тәмам аяктан калган ахры, мескен.
Фәрит нәрсәдер исенә төшереп кабат аска сикерде.
— Мин хәзер, — диде дә, капканы акрын гына ачып, ишегалдына кереп китте. Үз өенә керәмени, бигрәк батыр кылана.
Озак та үтмәде, кире әйләнеп чыкты.
— Кисмәктән су алып баскыч төбенә агыздым, — диде ул, — Әгәр дә Тиле Кәли йөгереп чыкса, капкага кадәр шуып барачак.
Без көлешеп алдык.
Фәритнең кыюлыгы миңа да күчте, кәеф күтәрелде, курку хисе үзеннән-үзе юкка чыкты. Инде эшкә керешер чак җитте. Мин сызгырып җибәрдем. Фәрит җепнең бер очыннан ипләп кенә тартып куйды. Тәрәзәгә эленгән бәрәңге селкенеп алды да «шап» иттереп пыялага килеп бәрелде. Тәрәзәгә каккан тавыш ишетелде.
Өйдәгеләр әллә ишетмәделәр, әллә игътибар бирмәделәр — йоклауларын дәвам иттеләр. Без берничә тапкыр җепне тартып, бәрәңгене хәрәкәткә китердек. Шыкылдау тавышына, ниһаять, уяндылар. Ут кабыздылар. Ишек ачылып ябылганы колакка чалынды. Кемдер чоланга чыкты. Ишек аша йокылы тавыш белән сорап куйды: «Кем бар анда?»
Бакчадагы эт ялкау гына өргәләп алды. Чоландагы кеше берәр аваз килмәсме дип тыңлап торды да, кире кереп китте. Ут сүнде. Берничә минуттан, барысы да йокларга яткач, киерелеп җепне тарттык. Бәрәңге, пыялада шык-шык килеп, биергә кереште.
Өйдә тагын ут кабыздылар. Ишек яңадан шыгырдап ачылды. Чоланда Колаксыз Гарифның тилебәрән орлыгы ашаган оныгы Кәли тыңкышланып ачу белән кычкырып җи¬бәрде.
— Кем йөри бу кара төндә, ә? Чыксам, измәгезне изәм бит, бәдбәхетләр!
Без авызларны томалап көлеп җибәрдек.
Эт котырып өрергә тотынды. Безнең якка ыргыла баш¬лады. Кәли нишләргә белмичә ишек артында бераз тапта¬нып торды да, нидер сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп китте. Курыкты бугай.
Шактый вакыт хәрәкәтсез яттык. Өйдәгеләр утны сүндереп җылы түшәкләренә чумуга, кабат бәрәңге телгә килде: шык, шык, шык... Бәрепме бәрә безнең бәрәңге! Бу юлы бөтен бүлмәләрдә дә ут кабыздылар. Өйдә тыз-быз килеп йөгеренә башладылар. Эт бертуктаусыз өрүен белә.
Менә берзаман, мин сиңайтим, чолан ишеге каерылып ачылып китте, һәм аннан башта кулына олы күсәк тоткан Тиле Кәли, аның артында тоз мылтыгын терәп Колаксыз Гариф үзе пәйда булды. Кәли каударланып бусагадан төшеп бер адым атларга өлгермәде, Фәрит су сипкән юеш җирдә таеп та китте һәм бар гәүдәсе белән йөзтүбән пычракка барып төште. Бите, куллары, күлмәк-чалбары сазга батты. Көч-хәл белән аягына торып баеты да, үртәлеп еларга кереште.
— Бабай! Синең эшме бу, картлач? Нигә монда су түктең? Харап иттең бит, -диде көчек сыман шыңшып.
Ул арада озын ак күлмәктән, киез итек кигән Колаксыз Гариф, аны-моны уйлап тормыйча, мылтыгы белән шартлатып атып җибәрде. Без куркудан гөрселдәп түбәдән аска тәгәрәдек. Чалбар кадакка эләгеп, мин асылынып калдым. Фәрит кисәк кенә астан тарткан иде, чалбар тәбе умырылып чыкты, һәм мин җиргә егылып төштем.
Тиле Кәли күсәген күтәреп, гайрәтләнеп, безнең якка ташланды. Янәшәсендә мылтыклы бабасы булгач, Кәлигә җан керде. Без аның килеп җиткәнен кул кушырып көтеп тормадык, җан-фәрманга чаба башладык. Тотса, эшләр хөрти -иманыңны укытыр бу тиле тәре.
Без чабабыз, ул куа. Берничә мәртәбә мылтыктан аттылар. Урамнарны, бәрәңге бакчаларын яшен тизлегедәй йөгереп үтеп, акны-караны күрмичә, фермалар артыдангы салам эскертенә барып егылдык.
Инде Юләр Кәлидән котылдык, иркенләп сулыш алыйк кына дигән идек, авыл ягыннан «дөп-дөп» баскан аяк тавышына сагаеп, тиз генә эскерт башына үрмәләдек.
Нужәли, Кәли монда кадәр килергә батырчылык иткән икән, дибез шаккатып. Тик ялгышканбыз. Астан бик таныш тавыш ишетеп аптырап калдык.
— Малайлар, курыкмагыз! Бу мин — Сәлим! — диде билгесез кеше. Күзләребезне ачыбрак карасак, бер аягы акка чорналган, үзе култык таягына таянган классташыбыз Сәлим басып тора иде.
Без җәһәт кенә шуып аска төштек. Тынычландык.
— Алла, каты чабасыз да, малай, һич куып җитеп бул¬мый үзегезне, Метеордан бер дә ким түгел, — дип, Сәлим сөйләнә-сөйләнә, култык таякларын читкә ташлап саламга утырды. Без һаман да ни дияргә белми гаҗәпләнеп, әллә каян килеп чыккан Сәлимгә карап торабыз.
Ниһаять, Фәрит кырыс итеп:
— Син нишләп йөрисең монда чатан аягың белән, кеше куркытып, — диде.
Сәлим авызын ерды. Аннары тәмләп сөйләп китте.
— Мин бозау эзләргә дип чыккан идем. Колаксыз Гарифлар тирәсеннән узганда сезгә юлыктым. Барысын да күреп тордым. Сез йөгерә башлагач, мин дә чаптым. Тик Кәли куып тотты да: «Әһә, эләктеңме чатан тәре, хәзер кирәгеңне алырсың», — дип, күсәге белән сукмакчы булган иде, мин гипслы аягым белән эченә типтем дә качтым. Ә ул егылып калды. «Минем бер катышым да юк, аңгыра», -дидем үзенә, китәр алдыннан.
— Ә без Кәли куып килә мәллә, дип уйлаган идек.
— Әйттем бит инде, ул егылып калды.
— Вәт, артист. Алайра синең аркада без «пыр» тузды¬рып авыл буйлап чапканбыз икән.
Фәрит ачудан «черт» итеп җиргә төкерде дә, Сәлимне төрткәләргә кереште.
— Бар, ычкын моннан яхшы чакта. Канымны кыздырма! Сәлим селкенмәде дә.
— Мин гаепле түгел, шулай килеп чыкты бит. Зинһар, кумагыз мине. Сезнең белән буласым килә.
— Син аксак белән ни эш майтара алырбыз соң без? -дип сорады Фәрит.
— Кирәк булса, сакта тора алам мин.
Сәлим күзләрен мөлдерәтеп безгә карады. Аннары көтмәгәндә әйтеп салды:
— Мин бит сезнең бөтен эшегезне дә беләм. Тарантасны яшергәнегезне дә, өрәк булып кеше куркытканыгызны да.
Монысы инде безне бөтенләй аптырашта калдырды. Бер-беребезгә карашып алдык. Фәрит Сәлимнең якасына ябышты.
— Әле син безнең арттан шымчы булып йөрисеңмени? Бер генә бирермен үзеңә, шунда ук җиргә сеңәрсең!
Сәлим югалып калмады:
— Мин беркемгә дә әйтмәдем бит. Бары Әбләйгә уңыш¬лар теләп хат кына яздым.
Мин, тагы да гаҗәпләнеп, аңа эндәштем:
— «СБД» синмени ул?
— Әйе, мин, — диде Сәлим, башын күтәрә төшеп. Мин сызгырып куйдым. Аннары Фәриткә борылып:
— Аңа ышанырга була. Әйдә, алыйк үзен. Фәрит теләр-теләмәс кенә ризалыгын бирде.
Сәлим белән булышып, алма бакчасында берүзе калган Зариф турында бөтенләй онытып җибәргәнбез икән. «Кылт» итеп ул искә төште.
— Инде күптән монда булырга тиеш бит, — дип Фәрит борчылып сәгатенә күз салды.
Әллә үзен эләктерделәр микән дип, хафага калдык. Башка әллә ниләр керә.
— Суга батмагандыр бит, — мәйтәм, аптырагач.
— Батырырсың син Зарифны. Таш астыннан да чыга торганнардан ул, — диде Фәрит тынычландырып.
Ә вакыт һаман уза тора. Тик Зариф кына күренми.
Менә бервакыт авыл ягыннан кемнеңдер абына-сөртенә килгәне ишетелде. Куп тә үтмәде, караңгылыктан, төчкерә-төчкерә, Зариф килеп чыкты. Үзе яланаяк, өстеннән су ага. Йөзе ләмгә буялган, бары күзләре генә ялтырый. Килеп тә җитте, биштәрен дә салып-нитеп тормыйча, шунда ук са-лам өстенә ауды. Тавышсыз-нисез ята бу. Без аңа ташлан¬дык.
— Зариф! Зариф! Син исәнме? Тавыш бир, — диде Фәрит аңа иелеп.
— Әлегә исән. Әгәр дә тиз арада учак якмасагыз, катып үләм, — дип җавап бирде Зариф, тешләрен шыкылдатып, хәлсез генә.
Читкә китеп, ашыга-ашыга учак ягып җибәрдек. Аннары сөйрәп диярлек, Зарифны ут каршысына китереп утырттык. Тиз генә чишендереп ташладык та үзебездәге коры киемнәрне кигездек.
Бераздан Зарифка җан керде. Елмая ук башлады. Без шатланыштык.
— Ну, малай, булды анда хәлләр. Сөйләсәм егылып китәрсез.
Фәрит түземсезләнеп аны бүлдерде:
— Соңыннан, сөйләрсең, яме. Башта шунысын әйт: эшең барып чыктымы?
— Чыкмый ни, әле ничек кенә. Әгәр дә аннан буш чыксам, исемем Зариф булмас иде, — дип җавап кайтарды ул, мактанып. — Әнә карагыз биштәрне. Күзегез шардай булыр.
Без юеш биштәрнең авызын ачып җибәрдек һәм тел шартлаттык. Биштәр чәйнек кадәрле алсу төстәге алмалар белән тулган иде.
— Маладис та инде үзең, Зариф дус. Тәки булдыргансың бит. Мә, тот бишне! -диде Фәрит һәм Зарифның кулын чытырдатып кысты. Сәлим белән мин дә җилкәсеннән как¬каладык.
Җылы учак алдына җәелеп утырып, авызларны чәпел-дәтә-чәпелдәтә Колаксыз Гариф алмаларын кимерергә керештек. Ай-һай, бигрәк тәмле икән. Күптән инде мондый затлы җимештән авыз иткән юк иде. Тимер юл буенда үскән әче алмалар түгел инде болар. Авызда эреп китә торганнар.
Ашап туйгач, саламга ятып рәхәтләнеп ял иттек. Анна¬ры һәрберебезгә тигез итеп бүлештек. Сәлимгә дә өлеш чыгардык.
— Әле күбрәк тә булыр иде, тик теге эт аркасында, койма аша чыкканда байтагы биштәрдән коелып инешкә акты, — диде Зариф үкенечле тавыш белән.
—Ярар, юкка кайгырма, булганына шөкер итик, — диде Фәрит.
Битемдәге тирләрне сөртергә дип кепкама үрелгән идем, кулым чәчкә тигән килеш калды. Кәпәч юкка чыккан иде. Сикереп тордым.
— Малайлар, эш харап... Кепкам Колаксыз Гарифлар өе янында төшеп калган ахры, — дидем кайгырып.
— Ачык авыз син, — диде Фәрит мине битәрләп, — Хәзер бит безнең эзгә төшәргә мужытлар.
Барыбызның да кәефләре кырылды.
— Ващеты, андый кепкалар авылда күп, — дидем мин акланып.
— Ничек булса да аны табарга кирәк. Әгәр дә эткә иснәтеп карасалар, сине сразы фаш итәчәкләр.
Иртәгә үк барып табарга, төнге маҗаралар хакында беркемгә дә сөйләмәскә сүз биреп, өйләргә таралыштык.
Икенче көнне олы тәнәфес вакытында бөтен мәктәпкә линейкага тезелергә куштылар. Берни аңламаган укучылар каршысына директор абый үзе чыгып басты. Кулында ми¬нем кепка. Шуны селки-селки безгә мөрәҗәгать итте:
— Кемдер кепкасын югалткан. Мәгез, чыгып алыгыз, -диде.
Укучылар «чыш-пыш» килеп сөйләшә башладылар. Тик беркем дә чыгарга ашыкмады. Мин арткарак постым.
Директор абый көтеп-көтеп тә моратына ирешә алма¬гач, тавышын йомшарта төшеп сүзен тагын кабатлады:
— Бәлки, берәрегез кепка иясен беләдер? Әйтегез, тартынып тормагыз!
Мөрәҗәгать бу юлы да җавапсыз калды.
Директор абый нишләргә белмичә, кепканы кулында әйләнде ргәләп, бер урында басып торды, тамагын кырып куйды, кулъяулыгы белән битен сөртте.
— Димәк, кепканың иясе юк? Кызык. Җил белән авылга очып килмәгәндер бит инде?
Ул сүзеннән туктап калды. Аннары әйтеп куйды:
— Алайса, болай итәрбез — бу кепканы менә монда калдырам, кирәк булса, килеп алырсыз, — диде дә стенада тырпаеп торган озын кадакка элеп куйды һәм бүлмәсенә кереп китте.
Барысы да классларга таралдылар. Мин исә сихерләнгән кешедәй кадакта асылынып торган кепкама карап басып калдым. Фәрит белән Зариф яныма килделәр.
Читкәрәк китеп гәпләшә башладык.
— Я, нишлибез, егетләр? — дип сорады Фәрит пышыл¬дап. — Берәрсе директорга әләкләгәнче, «сугарга» кирәк. Ату барыбыз да харап булабыз.
— Аптыраган инде, — мәйтәм, — авыр сулап. Зариф сүзгә кушылды:
— Директор абый бик хәйләкәр кеше, төбенә төшми калмас. Әйдәгез, берәр әмәлен табыйк тизрәк.
Күпме генә баш ватсак та, берни дә уйлап таба алма¬дык.
— Ярар, әлегә калдырып торыйк. Кичкә очрашырбыз, -диде Фәрит.
Караңгылык төшеп тә өлгермәде, барысы да бер-бер артлы безгә килеп җиттеләр.
— Я, кайсыгыз төпле киңәш бирә? — дип сорады Фәрит, безне тикшереп.
Беренче булып сүзне мин башладым.
— Минем бер фикер бар-барын. Тик эшләп булырмы икән?
— Әйтеп кара әле.
— Берәр малайны җибәреп карасак? Фәриткә бу бик охшады.
— Безнең уйлар бер тирәдә йөри икән, малай. — Аннары, ишегалдында таякка атланып чабып йөргән энем Рәшиткә карап торды да: — Эзләп тә торасы юк - әнә бит үзе, — диде.
Мин шатланып киттем. Рәшитне дәшеп алдым.
— Рәшит, сиңа «киндер — сюрприз» кирәкме?
— Кирәк.
— Әгәр дә минем йомышымны үтәсәң, кибеттән алып бирәм үзеңә. Я, килештекме?
— Башта сатып ал, — диде Рәшит киреләнеп. Вәт, малай, үзе бот буе гына, ә сатулашырга ничек остарган. Хәзерге балалар безнең кебек ачык авыз түгел шул алар.
Нишлисең бит, тиз генә барып алып кайтырга туры килде.
— Мә, рәхәтлән, — дип кулына тоттырдым. Ул куанычыннан биергә тотынды.
— Ә хәзер мәктәпкә бар да, коридорда кадакка эленеп торган кепканы алып кайтып бир, — дидем.
— Була ул, — диде Рәшит һәм таягына атланып чабып та китте.
— Кара аны, бер кем дә күрмәсен, — дип, артыннан кычкырып калдык.
Өчәүләшеп мәктәп коймасы янына юнәлдек. Шуннан торып күзәтергә булдык. Рәшит ишектән кереп югалды. Без түземсезлек белән аның чыкканын көтә башладык. Минут саен сәгатькә карыйбыз. Биш минут узды, ун, унбиш, егерме. Ә Рәшит һаман күренми. Эч поша башлады. Әллә эләктереп алдылар микән, дигән уй килә башка.
Ниһаять, ярты сәгать булды дигәндә, болдырда кулына кепка тотып Рәшит килеп чыкты. Барыбыз да җиңел сулап куйдык.
Шул чак укытучылар бүлмәсе тәрәзәсеннән кемнеңдер шәүләсе күзгә чалынып киткәндәй булды. Нигәдер мин аны директор абыйга охшаттым. Күзләремне угалап тагын бер тапкыр күз салган идем, ул кеше инде юкка чыкты. Курыкканга куш күренә, диләр. Минем белән дә шулай булгандыр инде. Бу вакытта директор абый өендә тәмләп чәй эчеп утыра торгандыр.
Кепканы селки-селки Рәшит килеп җитте.
— Син нигә озак? — дип, аңа ябырылдык.
— Кадакка буем җитмәде.
— Ничек алдың соң?
— Бер апа ярдәм итте.
— Берәр сүз әйтмәдеме?
— Юк, кемнеке бу, дип кенә сорады.
— Ә син ни дидең?
— Минеке дидем.
— Маладис! Бүтән кеше күренмәдеме? Озын буйлы?
— Башка беркемне дә күрмәдем. Шулай да пошаманга төштем.
Әгәр дә ул апа директор абыйга җиткерсә? Тегесе, кем малае ул, дип төпченә башласа? Хәер, Рәшит кебек маймычлар белән авыл тулган хәзер. Кем кемнеке икәнен үзем дә белмим әле. Кая инде зурлар аны танысыннар ди.
Кулга кепкам эләккәч, кәеф бермә-бер яхшырды. Моннан соң алдыңа-артыңа карап йөр инде, мәйтәм, эчтән генә. Чак кына эзгә төшмәделәр бит. Өйгә кайтып кердек. Лапаста хәл алдык. Зариф махрасын кабызды да, кинәт әйтеп салды.
— Кичә сезгә әйтеп бетермәдем. Алмаларның бер өле¬шен бакчадан ерак түгел агач төбендә яшереп калдырган идем бит мин. Мужыт, барып кайтырбыз.
Шулай итәргә булдык.
Кич белән Колаксыз Гарифлар тирәсенә юл тоттык.
Алма бакчасын узып, инешкә төшеп барганда фермалар ягыннан ниндидер шәүләләр пәйда булды. Кабат күзгә күренә инде, мәйтәм. Юк, бу юлы чынлап та ялгышмаганмын. Озын буйлы, ак киемле ике билгесез җан туп-туры безгә табан килә башладылар.
— Бетте баш, мәйтәм, — Өрәкләр бит болар, малайлар.
— Юкны сөйләмә әле, Әбләй, — диде Фәрит, ә үзе күзләрен төбәп артка чигенә башлады.
— Бер көн күрше әби сөйләп торды: зираттан чыгалар да үзләре белән алып китәләр икән, — диде Зариф.
Без калтырый башладык. Аяклар атламас булды. Йөрәк ашкынып сикерергә кереште, тамак кипте.
— Әйдәгез, ычкыныйк яхшы чакта, — диде Зариф һәм алга ыргылды.
Артыбызга да әйләнеп карамыйча элдертәбез генә. Көч-хәл белән өйгә кайтып егылдык. Тешләр шакылдый, тын кысылды.
Ул тәнне өйдә йокладым. Йокладым дип юрган астында «дер» калтырап яттым инде. Әгәр дә минем янга килсәләр, мәйтәм. Әнә бит Тукай бабай белән шулай булган. Җен тәрәзә шакып йөргән. Әкият дисәләр дә, белер хәл юк. Бу дөньяда әллә ниләр килеп чыга.
Төне буе күз йоммадым.
Таң алдыннан гына бераз черем иттем. Төшемдә әллә ниләр күреп саташып чыктым.
Иртә белән баш тубал кадәрле булган, күзләрне ачарлык түгел. Шулай да, өстерәлеп булса да, мәктәпкә юнә¬дем.
Беренче дәрес бетүгә мине директор чакыртып алды. Ни белән бетәр икән бу очрашу дип, курка-курка бүлмәсенең ишеген шакыдым. Керергә рөхсәт ишетеп акрын гына эчкә уздым.
Директор абый күлмәкчән килеш өстәл артында тир-ләп-пешеп кайнар чәй эчеп утыра иде. Мине күргәч, якын дустын очраткандай, тешләрен ялтыратып, май кояшыдай елмаеп җибәрде. Урыныннан күтәрелеп каршыма килде.
— О-о... Әбләев! Әйдә, әйдә, түрдән уз, — дия-дия җилкәдән кочып, өстәл янына утыртты. Директор абыйның бу кыланмышы мине аптырашка калдырды. Шик басты күңелне. Ә ул, берни дә булмагандай, элеккечә шат чырай белән сөйләшә бирде. — Күптән сине күрергә җыенган идем. Тик үзең беләсең, брат, вакыт җитми. Ә син, тартынып торма, иркенләп утыр. — Директор абый авызындагы шикәрен шытырдата-шытырдата чәй эчүен дәвам итте. — Бәлки чәй эчәрсең? -дип сорады ул, ягымлы елмаеп.
— Рәхмәт, эчәсем килми, — дидем ишетелер-ишетелмәс итеп. Сагаюым көчәйде. Ни тели ул миннән?
— Я, ярар, артык кыстап тормыйм. Үзеңә кара, — диде директор абый, минем белән килешеп. Бераз сүзсез утырдык. Директор абый, без кебек үткен күзләре белән мине бораулагандай тикшереп чыкты. — Кәефең ничек соң, Әбләев? Әллә бүген начар йокладыңмы? Төсең киткән кебек, -дип сорады ул, ирененең бер чите белән хәйләкәр елмаеп.
— Юк, мәйтәм, бик шәп йокладым.
— Ә син оялып торма, әйт. Кайчак төшкә әллә нәрсәләр керә ул. Мәсәлән, өрәкләр.
Соңгы сүзеннән сискәнеп киттем. Әллә, мәйтәм, барын да беләме икән? Алай дисәң, якын дустай сөйләшеп утырмас иде. Өстәлгә бер генә китереп сугар да: «Сиңа, крышка, Әбләев! Китапларыңны җыя башла», — дияр иде.
Авызымны үлчәп ачарга булдым. Ялгыш сүз ычкындырсаң — беттем диген. Директор абый сүзне икенчегә борды.
— Син, Әбләев, нинди китаплар укырга яратасың? Маҗаралардыр инде. Шулаймы?
— Төрлесен, — мәйтәм, — сер бирмәскә тырышып.
— Ә мин, нигәдер, сине аеруча детективлар кызыксындыра, дип уйлаган идем. Ялгышканмын алайса.
Дәшмәдем. Кайчан бетәр икән бу сүз уйнату. Сөйләшүнең тизрәк бетүен көтеп бармакларымны тикшерергә керештем. Директор, миннән җавап ала алмагач, өстәлдәге кәгазьләрен кыштырдата башлады. Йөткереп куйды.
— М-да. Мин сине нигә чакырган идем соң әле?
Ул, исенә төшерергә теләгәндәй, бер миңа, бер өстәлгә карап алды:
— Ә менә нәрсә, Әбләев. Ишеткәнсеңдер инде, төнлә белән Гариф бабай бакчасын басканнар. Ул гына да түгел, карт кешеләрне бимазалап, тәрәз кагып йөргәннәр. Кичә стенадагы кепканы да ниндидер билгесез бала алып чыккан. Күрәсеңме, никадәр ярамаган эш эшләнгән. Кемнәр эше икән бу, син белмисеңме?
Мин куырылып төштем. Башымны якага чумдырдым.
— Юк, абый, берни дә белмим, — дидем, күземне аска төбәп. Эсселе-суыклы булып киттем. Директор абый, маңгайга чиерткәндәй, һаман сөйли бирде.
— Ул билгесез укучыларны аңлыйм мин. Үзләренчә гаделлек өчен көрәшәбез дип уйлыйлар инде алар. Тик андый ысул белән бернигә дә ирешеп булмый. Менә шул турында киңәш бирер идем мин маҗара яратучыларга. Шунысын исләрендә тотсыннар — бу эш бик начар тәмамланырга мөмкин!
Бөтен тәнем уттай яна башлады. Кайнар ләүкәдә утыраммыни. Директор абый барысын да беләдер кебек тоелды миңа. Мин инде, үземне фаш итүен көтеп, өметсезләнеп башымны идем.
Ләкин ни гаҗәп, директор абый башка бер сүз дә әйтмәде. Озак итеп миңа карап торды да, сөйләшүне шуның белән төгәлләнүен белдереп торып басты. Камырга әверелгән гәүдәмне, таш кебек аякларымны сөйрәп, ишеккә юнәлдем. Тоткага гына үрелгән идем, директор абыйның кырыс тавышыннан кисәк туктап калдым.
— Әбләев! Сиңа соңгы киңәшем шул — моннан ары урамда кичкә кадәр буталып йөрмә. Югыйсә, төшеңдә генә түгел, ә өнеңдә чын-чынлап бәла-казага тарырсың. Шуны исеңдә тот! Төшендеңме? — Мин «әйе» дигәндәй, башымны селкедем. — Ярый, бар инде, я дәрескә соңга калырсың. Калганын соңыннан сөйләшербез.
Атылып диярлек бүлмәдән чыгып очтым. Аннары битемә бәреп чыккан тир бөртекләрен җиң очы белән сөртеп алдым да, класс ишеге төбендә тукталып уйга калдым. Директор абый белән булган сөйләшүдән шунысын ачыкладым — ул миннән шикләнә. Ләкин аның әлегә ныклы бер дәлиле дә юк. Шуңа күрә, ул-бу була калса, миңа барын да инкарь итәргә кирәк. Үземнең кирәкмәгән эш эшләгәнемне төшенеп, әгәр дә бу юлы барысы да әйбәт бетсә, бүтән бер генә дә яманлык кылмаска дигән карарга килеп класска кереп киттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев