Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әбләев хикмәтләре: «Югалган тарантас»

Әй, жәллим дә соң шәһәр малайларын!

Әй, жәллим дә соң шәһәр малайларын! Көннәр буе таш урамнарда тузан йотып, әлсерәп йөри-йөри елның иң кызыклы, иң матур чагын — алтын көзне күрми кал әле син. Әгәр дә хәлемнән килсә, шәһәр малайларын бергә җыеп авылдагы сихри манзараны күрсәтергә алып кайтыр идем. Ату шәһәрдә булып кайткан малайлар сөйлиләр гел: имеш, мескеннәрне кояш баер-баемас ук өйләренә куып кертәләр дә, көчләп диярлек йокларга яткыралар икән. Җитмәсә, чат саен сакчы тора, ди. Әгәр дә мәгәр, берәрсе киреләнеп йөрсә, аны шунда ук «хап» итеп эләктереп алалар да милициягә озаталар икән.

Белмим, алар сүзендә дөреслек бардырмы-юктырмы, анысы миңа караңгы, әмма дә ләкин шәһәр малайларының авыл рәхәтлекләренең чиреген дә татымауларына аз гына да шигем юк. Шулай булмаса җәй җитү белән акыллылары саранча өередәй авылларга ябырылмаслар иде. Безнең авылда гына да быел җәй әллә ни чаклы кунак малае ял итеп китте. Безнең авылга җитми шул. Мин яши торган авыл һәркемне сокландырырлык гаҗәеп матур ул. Бигрәк тә, көз башында, тирә-як алтынсу төскә төренгәч рәхәт бездә. Зурлар андый көннәрне «Әбиләр чуагы» дип йөртә. Ни өчен шулай атаганнардыр, анысын бары бер Алла гына белә инде.

Хәер, хикмәт аның исемендә түгел, ә безнең әби әйтмешли, җисемендә. Минемчә, бу сүздә ниндидер тылсымлы мәгънә ята. Ни өчен дисәң, «Әбиләр чуагы» җитте исә, йөрәк дулкынланып тибә башлый, үзеңдә таш-тау актарырлык куәтле көч тойгандай буласың. Башка төрледән-төрле ләззәтле уйлар керә. Айлы кичләрдә исә ул тагын да көчәя төшә. Бөтен күңелем белән кызыклы маҗараларга тартыла башлыйм. Нигә шулайдыр, һич аңлата алмыйм.

Быел да нәкъ шулай булды.

Көз бик җылы килде. Көннәр гел кояшлы торды. Өйгә кайтып керәсе дә килми. Дәресләр бетүгә дустым Фәрит белән яфраклары сары төскә буялган урманга ашыгабыз. Аннан кичке якта гына кайтабыз да, өй эшләрен хәзерләгәч, үзебезнең яраткан урыныбызга — печәнлеккә үрмәлибез.

Җәй буе шунда йокладык.

Әй, рәхәт инде, малай, хуш исле печән өстендә тәгәрәве! Һавасы ни тора! Хушбуйларың бер читтә торсын. Ә урыны? Ястыктан да йомшак, җайлы. Өскә әни сырган җылы юрганны да япсаң, бернинди салкын да куркыныч түгел, малай.

Ул кичне нык арылган иде. Көне буе бәрәңге казыдык. Түбә ярыклары аша җемелдәгән якты йолдызларга карап йомшак печән өстендә сүзсез генә ятабыз. Күзгә йокы керми. Җылы юрган астында изрәп кичке авылга таралган төрле авазларны тыңлыйбыз. Кай ара этләр өргәне, сыер мөгерәгәне, атлар кешнәгәне ишетелеп киткәли. Баш очында бер туктаусыз әрсез чикерткә чырылдый. Әйтәсе дә юк — чын оҗмах инде менә.

Фәрит йөткереп куйды. Аннары миңа эндәште:

— Кара әле, Әбләй, күптән сорарга йөри идем: «базар мөнәсәбәтләре» дигән сүзне син ничек аңлыйсың?

Һавада очкан чакта чабудан тартып төшерделәрмени. Аптырап киттем. Ни әйтергә белмичә ык-мык килеп тордым:

— Син нәрсә, мәйтәм, әллә җиңеләйдеңме?

— Юк ла, прусты, беләсем килә. Ату телевизордан иртә-кич шул хакта такылдыйлар. Кешечә аңлатмыйлар ичмаса.

Мин башны кашып уйга калдым. Чынлап та, нәрсә соң ул? Кинәт кылт итеп кичә әти белән Мочтак бабайның сөйләшкән сүзләре искә төште. Алар да шул мәсьәләне тикшереп утырганнар иде бит.

— Бик четерекле сорау бу, кәнишне. Шулай да җавап бирергә тырышырмын. Син түбән очтагы зимагур Кәримне беләсеңме? Фермада фуражир булып эшләүче?

— Нишләп белмәскә ди. Син бигрәк тагын! Аны бит авылның эте дә бете дә белә.

— Белсәң шул: Зимагур Кәрим кеше күрмәгәндә чөгендер чәлдерә дә Әнтипкә чуашларына илтеп сата. Тегеләр самагон эчертәләр үзенә.

— Монысы «бартер» дип атала түгелме соң?

— Булса ни. Зимагур Кәримгә шул гына кирәк. Лыкынганчы эчә дә, чирәмгә ятып гырлый-гырлый йоклап китә. Арбасына салалар да авылга озаталар үзен. Менә сиңа базар мөнәсәбәте.

Фәрит бераз вакыт дәшмичә уйланып ятты.

— Ул бит үзенекен сатмый. Чөгендер колхозныкы ич. Мин көлеп җибәрдем.

— Ай-хай, прастуй да инде үзең. Нужәли аңламыйсың - хәзер кем ничек булдыра шулай көн күрә. Кемнең кулында, шуның авызында. Әнә бригадир Шәфигулланы гына ал. Көндез уенчык кебек тарантасына утырып колхоз малын саклый, ә төннәрен туктаусыз өенә нидер ташый. Бөтен амбары ашлык белән дыңгычлап тулган, әллә ничә кибән печәне бар. Малае Сәмиг матайда чаба. Ә йорты патша сарае диярсең: катлы-катлы, сырлы-сырлы итеп эшләнгән. Әллә аны үз акчасына салдырган дип беләсеңме?

Без бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә авылда кырын эшкә хирыс бәндәләрне санарга керештек. Һәрберсен энә күзе аша үткәреп, уртага салып тикшереп чыктык.

— Их, Зорро булса күрсәтер иде аларга, — диде Фәрит хыялланып.

— Таптың сүз! Зорро, имеш. Аны бит безнең авылда «эһ» дигәнче фаш итәчәкләр. Баш белән эш итәргә кирәк монда.

— Ә ничек?

— Хәйләкәрлек һәм астыртын рәвештә.

Без уйга калдык. Чынлап та ничек итеп ул кире беткән кешеләрне акылга утыртырга? Шактый гына уйланып ята торгач башка бер кызыклы фикер килде.

— Таптым, малай!

Фәрит түземсезлек белән кулга ябышты.

— Я, сөйлә инде тизрәк!

Мин торып утырдым да, уйларымны Фәрит белән уртаклаштым. Дустымның күзләре караңгыда ялтырап китте.

— Ну, малай, баш үзеңдә. Сиңа ученый гына буласы икән.

Төнге ачыштан канәгать булып җылы юрганнарга төрендек тә йокыга чумдык.

Икенче көнне дәресләр беткәч, туп-туры печәнлеккә чаптык. Дәфтәр битенә без юньсез дип санаган кешеләрнең исемлеген тезеп чыктык. Шактый җыелды. Исемлекнең башына беренче итеп бригадир Шәфигулланы язып куйдык. Эшне шуннан башларга булдык.

...Айлы төн. Шәмәхә төстәге күк йөзендә тонык йолдызлар җемелдәшә. Авыл урамнарында эт тә юк. Барысы да тәмле төш күреп йоклап яталардыр инде. Без өскә җылырак киендек тә, сакланып кына капканы ачып урамга чыктык. Шәфигуллалар өе югары очта. Шактый җир барасы. Шуңа күрә, яшеренеп кенә, коймалар янәшәсеннән шунда юл тоттык.

Төнге рейдны тәккә генә Шәфигулладан башларга уйламадык. Йөзе һәрчак кызыл чөгендерне хәтерләткән, капкорсаклы бу агайга без күптәннән теш кайрап йөри идек инде. Авылның иң комсыз кешесе булуы гына җитмәгән, коточкыч каты куллы, усал адәм ул. Малайларның үзәкләренә үтеп, җан ачуларын чыгара торган бәндә.

Бер заман аның явызлыгын үзем дә татыдым. Басуга яшел борчак ашарга, дип барган идек. Рәхәтләнеп татлы кузак җыеп ятканда бер дә көтмәгәндә әллә каян бригадир Шәфигулла килеп чыкмасынмы? Мин сизми дә калдым. Исемә килгәндә инде соң иде. Шәфигулла тарантасыннан төшми генә озын чыбыркысы белән җилкәмә сыдырып алды. Әйтерсең корт чакты, малай. Ярый әле, якында гына агачлар үсеп утыра иде, шулар арасына качып котылдым. Югыйсә, баш беткән иде. Шуннан соң бер атна җилкәм сызлап йөрде. Чыбыркы эзе әле дә саклана.

Һи, аның этлекләрен саный китсәң дәфтәр бите җитмәс. Авылда да сөймиләр үзен. Ничә тапкыр жалу яздылар. Эшеннән алыгыз,- дип. Кая ул! Селкенмәделәр дә. Тарантасында һаман да кукраеп йөри бирә. Районда әшнәләре бик күп, шуңа да аңа җил-яңгыр тими икән, диделәр. Дөрестер. Шулай булмаса, көннәр буе кеше куркытып йөрмәс иде ул зөбани. Ярый, без дә төшеп калганнардан түгел, әҗерен кайтарып бирербез әле.

Бернинди хәвеф-хәтәрсез Шәфигуллалар йортына килеп җиттек. Коймага ышыкланып, бераз тыңлаштырып тордык. Шикле нәрсә күренмәде. Шәфигуллалар йортының тәрәзәләре караңгы.

Ниһаять, курка-курка гына капкага якынлаштык. Тоткага кулны куярга да өлгермәдек, кинәт койма буенда нәрсәдер кыштырдады. Тиз генә юлның икенче ягында үскән кычытканнар арасына кереп, күзәтә башладык. Ул арада ак төстәге билгесез җан иясе күзгә чалынды да юкка чыкты. Тавык булгандыр, дип үз-үзебезне тынычландырып яңадан капка янына килдек. Өченче көнне этләрен күрше авылга сатып җибәргән иде Шәфигулла. Шуңа куркыр нәрсә юк иде. Ишегалдында ай яктысында ялтырап тарантас тора иде.

Бу — Шәфигулланың иң кадерле, иң яраткан әйбере. Ул аның мактанычы, абруе. Бер ай элек Самара өлкәсендәге урыс авылыннан махсус ясатып кайтарткан диделәр. Бик күп акча түләгән ди. Гаҗәеп осталык белән, бизәкләп-сыр-лап эшләгәннәр аны. Мондый тарантас тирә-якта беркемдә дә юктыр.

Шәфигулла, ике машинасы булуга карамастан, тарантасын барыннан да артык күрә, аңа беркемне дә якын җибәрми. Көн саен чистартып, юып тора.

Олы капканы киң итеп ачып куйдык та, тарантасны тәгәрәтеп, урамга чыгардык. Шундый җиңел икән үзе, уенчык кебек кенә.

Фәрит белән икәүләп урам буйлап тартып киттек моны. Хәзер кая булса да яшерергә кирәк бит инде.

— Әйдә таллыкка. Аннан беркем дә таба алмас, — диде Фәрит. Һәм без күл буена элдерттек. Таллар арасына кертеп яшердек.

— Менә хәзер эзләп карасын инде, — диештек без. Уктай атылып өйгә чаптык. Мыштым гына печәнлеккә менеп яттык.

Иртән торып өйгә керсәм радио шытырдый башлады. Аннары тамак кырган тавыш ишетелде. Шуның артыннан кемнәрдер үзара мытыр-мытыр сөйләшеп алдылар. Башла, диде берсе. Ниһаять радиодан, җәмәгать, дип кычкырдылар. Бу - бригадир Шәфигулла иде.

— Җәмәгать, — диде Шәфигулла үзенең калын тавышы белән шаран ярып, - Срочный собщений бар. Кичә, ягъни мәсәлән, 20 сентябрьдә безнең авылда зур ЧП булды. — Ул тынып калды. Су эчкән тавыш ишетелде. Бик дулкынлана иде бугай. Бераз хәл җыйгач тагын сөйләп китте: — Төнлә белән минем ишегалдыннан казенный тарантасны, калхузның 56 нчы номерлы инвентарен явызларча чәлеп чыкканнар.

Шәфигулланың чыгышы шундый кызганыч иде, мин аны бераз жәлләп тә куйдым. Тора-бара аның тавышы көчәйде, усал төсмерләр алды:

— Минем условием шул: әгәр дә щушы сәгатьтә тарантасны үз урынына китереп куймасалар, ул угрыны төрмәгә утыртып, себер җибәрәм. Государственный кешене обижать итәргә юл куймабыз. Не позволим!

Соңгы сүзеннән соң мин көлеп җибәрдем. Әни миңа кырын карап куйды, аннары көрсенеп:

— Нигә шул җүләргә кагылырга иде инде, — диде.

Мин тиз-тиз генә ашадым да мәктәпкә чаптым. Коридорда төркем-төркем җыелышып төнге вакыйга хакында сөйләшәләр иде. Тыңлап тормадым, тиз генә класска кереп утырдым.

Тәнәфескә озак калмаган иде, ишектә директор абый, аның артыннан бригадир Шәфигулла күренде. Без торып бастык.

— Балалар, — диде директор абый, — Сез мөхтәрәм Шәфигулла Шәвәлиевичны яхшы беләсез. Аңа ярдәм итәргә кирәк. Берәрегез тарантас турында ишетмәдеме?

Без хор белән «юк, ишетмәдек», — дип җавап кайтардык.

— Әгәр бу хакта берәр нәрсә ишетсәгез, кичекмәстән миңа хәбәр итегез. Бригадир абыегыз тарантасын табып биргән кешегә кыйммәтле бүләк вәгъдә итә.

Шәфигулла абзый аның сүзен җөпләп баш какты. Бер мәлгә аның күзләре миңа текәлгәндәй булды. Мин шикләнә калдым. «Әллә берәр нәрсә белә микән», — дип уйлап күзләремне аска төшердем.

Тагын бер кат әйткәннәрен кабатладылар да ишеккә юнәлделәр. Шәфигулла ишек янында туктап, миңа тишеп карап алды да чыгып китте. Тәнәфестә беркем дә класстан чыгарга ашыкмады. Барысы да бүгенге яңалыкны тикшерергә керештеләр. Мин сүзгә катышмыйча аларны тыңладым.

— Шул кирәк аңа, — диде берсе.

— Кем эше икән? — дип кызыксынды икенчесе.

— Кем булса да, әйбәт иткән, — дип кырт кисте өченчесе.

Сөйләшү шуның белән тәмамланды. Бу хакта дәрес беткәнче авыз ачучы булмады. Өйгә кайтырга җыенып китапларны портфельгә тутыра башлаган идем, каяндыр ике­гә бөкләнгән кәгазь кисәге килеп чыкты. Ачып карасам, шаккаттым. Анда мондый юллар язылган иде:

«Әбләй! Сәлам! Мин барын да беләм. Молодцы! Сезгә уңышлар теләп, сәлам белән СБД»

Башым әйләнеп киткәндәй булды. Тагын бер кат укып чыктым. Кем булыр икән бу «СБД»? Каян белгән? Безне күзәтеп йөргәнме әллә? Әгәр дә безне сатса?

Эсселе-суыклы булып киттем. Тизрәк Фәритне кисәтергә кирәк. Тик Фәрит өенә кайтып киткән булып чыкты.

Мин дә борчылып өйгә юнәлдем. Мәктәп капкасыннан чыгарга да өлгермәдем, каршыма сулышы капкан энем Рәшит йөгереп килде.

— Безгә әллә ни кадәр абыйлар керде, — диде ул. - Кызыл фуражкалысы да бар.

Мин коелып төштем. «Эзгә төшкәннәр икән, тәки», - дигән уй гәүдәмне пешерде. Шулай да, курка-курка өйгә атладым. Капка янында бездән чыгып баручы бер төркем кешегә тап булдым. Иң алда — Шәфигулла. Ул туктап миңа сынаулы караш ташлады. Аннары җыйнаулашып күрше өйгә кереп киттеләр. Җиңел сулап бүрәнәгә барып утырдым. Узды, ахыры.

Бригадир Шәфигулла ул көнне бөтен авылны аякка бастырган икән. Тарантасны эзләргә, хәтта районнан милиция чакырткан. Ләкин тарантас суга төшкәндәй юкка чыкты. Кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды.

Без Фәрит белән мыштым гына йөрибез. Шәфигулла абзый тамактан калган, диделәр.

Көннәрдән бер көнне таллыкта уйнап йөргән бер малай тарантаска юлыккан һәм бу яңалыкны әнисенә кайтып әйткән. Шәфигулла шатлыгыннан ул малайга билсәпидлек акча биргән ди.

Шулай итеп тарантас дөньяга янә пәйда булды.

Фәрит белән югары очка юл тоттык. Менә Шәфигулла йорты. Ишегалдында ләмгә, сазга баткан тарантас сукбай сыман моңаеп тора. Ә ябыгып, кечерәеп калган Шәфигулла тирләп-пешеп арбаны пычрактан арындырып маташа иде.

— Алла куәт бирсен, Шәфигулла абзый!

Ул безгә төксе генә карап алды. Дәшмәде. Мыгырдана-мыгырдана тарантасын чистартуын дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев