Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әбләев хикмәтләре: «Әрвахлар авазы»

Арттан нәрсәдер муенымны сыздырып алды. Ирексездән көлеп җибәрдем. Мине агач ботагы эләктергән икән.

Авылның бер читендә бер ялгызы моңаеп утырган Үгез Салихы йорты бу арада кырмыска оясыдай мыжлап тора. Буяулары уңган олы капка каршысына әледән-әле атлы арбалар, йөк машиналары, көпчәкле һәм көпчәксез тракторлар килеп туктый. Алардан караңгы чырайлы, җитди кыяфәтле кешеләр сикереп төшәләр дә, ишектән кереп югалалар. Бераздан, кош тоткандай балкып, килеп чыгалар да, урамнарда каңгырып йөргән кош-корт, мал-туарны куркытып каядыр юнәләләр.

Көн дә шулай. Үгез Салихының шыксыз йорты иртәнге нәрәт бирүче колхоз идарәсенә охшап тора. Мужыт, читтән килгәннәр шулай уйлый торгандыр да. Тик безне алдый алмассың! Без, малайлар, эшнең нәрсәдә икәнлеген бик яхшы чамалыйбыз. Ә аның сәбәбен белү өчен бер дә баш ватасы юк. Барысы да күз алдында. Авылның сыерчык оясыдай бердәнбер кибете ишегендә икенче ай инде ат башы кадәрле йозак асылынып тора. Кемдер, аны учетка япканнар икән, ди, кайберәүләр исә товар юк, шуңа эшләми, имеш, ди. Кыскасы, аның кайчан ачылачагын шайтан да белми.

Ә Үгез Сәлихы, типсә тимер өзәрлек, таза бәдәнле пенсия яшендәге агай, шуны гына көткән диярсең, тиз арада үзенең кәсебен көйләп җибәргән - чөгендер кайнатып көмешкә куарга керешкән. Гомер буе сәнәк тә күтәреп карамаган бу агайны авылда өнәп бетермиләр, «хөрәсән ялкавы» дип кенә йөртәләр. Дөрес, елына бер-ике тапкыр пожарныйга барып йоклап кайткалый кайткалавын. Анысы да кеше сүзеннән куркып кына инде. Әй, миңа димәгәе, хет көннәр буе мич башында аркасын җылытып ятсын шунда.

Тик соңгы вакытта артык активлашып китте әле, чукынчык. Үзенең Алла каргаган кәсебе белән бөтен авылның тынычлыгын җуйды.

Әнә, урып-җыюны тәмамлауны сәбәп итеп, кәеф-сафа корырга ашкынган кайбер агайлар хәзер уңга-сулга карамыйча Үгез Сәлихы йортына элдертәләр генә, малай. Тоз сипкәннәрмени, көннәр буе шунда яталар.

Үгез Сәлихы бик давульный ди. Булмыйча: сасыган чөгендер суы сатып кесәсен калынайта ич. Инде «Жигули» алырга исәпли диләр. Иске йорты янәшәсендә яңасы күтәрелә башлаган.

Дөньясы түгәрәкләнгән Сәлихның! Байлык туплау өчен ниләр генә уйлап чыгармый хәзер кеше дигәнең! Хәлләреннән килсә эшләсеннәр, ди әти. Үземдә шулай уйлыйм мин. Тик, ни генә әйтсәгез дә, Үгез Сәлихы кәсебен күңелем белән кабул итә алмыйм.

Кешене дуңгызга әверелдерә торган мондый җүнсез кәсеп ниемә кирәк ул? Авылдагы карт-корылар да Үгез Сәлихын төрлечә каргыйлар.

Ә Үгез Салихына, Мочтак бабай әйтмешли, диңгез тубыктан. Кеше сүзенә төкереп тә бирми — туктаусыз самагун куа, һаман саен аракы сата. Ярый, ул сатсын да ди. Ә авыл агайлары нинди акчага аракы эчәләр соң? Авылда бит инде берничә ай буе эш хакы биргәннәре юк. Моңа Үгез Салихының «юмартлыгы» сәбәпче икән. Клеенка тышлы дәфтәренә шартлатып яза да, бурычка җибәрә. Яисә әйберләтә ала.

Ә тегеләр, күзләре тонган авыл агайларын әйтүем, кулларына ни эләксә шуны тотып аңа йөгерәләр.
Бер көнне безнең класстагы Рөстәм елап килгән иде. Әтисе, җирбит, радиоалгычын илтеп самагун эчкән. Ә күрше класста укучы Кәримнең шабашник абыйсы исә яраткан этен биреп бурычын каплаган. Дустым Фәритне дә читләтеп үтмәгән зәхмәт җиле — әтисе соңгы көннәрдә гел Үгез Салихларда чуала икән. Тегесе көмешкә биреп бура бурата, ди. Ә Фәритләрнең өендә бер тиен акча юк.

— Җитте, малай, түзәр хәлем калмады, — диде Фәрит мәктәптән кайтканда, — Ул мөртәтне акылга утыртырга вакыт. Ату бөтен авылны эчертеп ега бу дәҗҗал.

Мин аның сүзен җөпләп баш кактым. Чынлап та теге планны худка җибәрергә кирәк. Тарантас вакыйгасыннан соң шүрләп калган идек. Уен эш түгел бит, эләктерсәләр мәктәптән куарга да күп сорамаслар.

Бәхеткә каршы, барысы да шома гына узып китте. Гаепле кешеләрне эзләделәр-эзләделәр дә, кул селтәдләр. Ә бригадир Шәфигулла күзгә күренеп үзгәрде. Бер кемгә җикеренми, сүгенми, әллә каян сәлам бирә.

Ниһаять, Үгез Сәлихын, аның әшнәләрен тәүбәгә китерер чак җитте. Кояш байгач кирәк-яракларны алып, Үгез Сәлихның йортыннан ерак түгел, зират капкасы янында очрашырга килешеп өйләргә таралыштык.

«Әбиләр чуагы» дисәң дә көз-көз инде ул: сәгать җиде тулдымы авылны караңгылык баса. Ул кич күк йөзендә кара-кучкыл болытлардан гайре берни дә юк иде. Ай да, йолдызлар да каядыр кереп качканнар. Салкынча.

Мин кача-поса әллә ничә урамны узып, тыкрыктан зират капкасы янына килеп җиттем. Ул арада салкын җил исеп куйды. Зират эчендәге биек агачлар күңелгә шом салып, күңелсез авазлар чыгарып, шаулаша башладылар. Караңгы төндә ялгыз башың зират янында басып торуы бер дә күңелле эш түгел икән ул,. малай. Башка әллә нинди куркыныч уйлар керә. «Шылт» иткән тавышка да сискәнәсең. Шикләндерә.

Үземне күпме генә кыю тотарга теләсәм дә, ирексездән вакыт-вакыт артка борылып зиратка карыйм, тирә-юньгә колак салам. Ә Фәрит үч иткәндәй һаман күренми. Кая йөри икән соң ул? Әллә мине зират каравылчысы дип белгәнме?

Кинәт зират эченнән бала елаган тавыш ишетеп калтырап төштем. Якамны күтәрдем дә коймага сөялеп колагымны торгыздым. Нәрсә булыр икән бу? Әллә мәетләр аваз бирәме икән? Курка-курка артыма борылырга җыенган идем, кемдер якадан тарткандай булды. Беттем, мәйтәм, эчтән генә. Җаным табан астына төште. Бөтен көчемне җыеп алга тартылдым. Арттан нәрсәдер муенымны сыздырып алды. Ирексездән көлеп җибәрдем. Мине агач ботагы эләктергән икән.

Ул арада агачлар арасыннан пырхылдап бер кош очып чыкты. Мәче башлы ябалак түгелме соң бу? Шул. Бала елаган аваз чыгаручы. Эчкә җылы кереп китте. Тынычлана төштем. Шулай да артка караштыргалыйм.

Караңгылыктан, ниһаять, Фәрит килеп чыкты.
— Я хәлләр ничек? Ул-бу юкмы? — дип сорады ул миңа текәлеп карап. Үзе авызын ерган.
Аннары якынрак килеп йөземә карады:
— Нигә төсең китте?
— Сине көтә-көтә көтек булдым. Күземә әллә-ниләр күренә башлады инде, - дидем үпкәләп.
— Я, ярар, — диде Фәрит җилкәмнән кагып. Аннары җиңнәрен сызганырга кереште.
— Әйдә, Әбләй, тәвәккәллик булмаса. Озакламый «клиентлар» килеп җитәр, - дип, букчасын бушатырга кереште.

Чирәмгә ике ак җәймә, буяулар, пәке, тагын нидер килеп төште. Кесә фонаре яктысында җәймәләргә күз урыннары, авыз, борын ясап куйдык. Фәрит киеп карады. Бигрәк куркыныч килеп чыкты. Каршыңа очраса, өрәк, дип белеп йөргең ярылыр.

Фәрит кесәсеннән озын ефәк җеп чыгарып бер очын Үгез Салихлар коймасына, икенчесен электр баганасына тарттырып бәйләп куйды: «Эләккән берсе, мәтәлчек атачак». Зират коймасы янында котырып үскән шайтан таяклары артына кереп яттык.

Көтәбез.

Менә бер заман урам башында аяк тавышлары ишетелде. Тын да алмыйча әлеге кешенең килеп җиткәнен көтеп ятабыз. Кем булыр икән беренче «клиент»? Тизрәк беләсе килә. Куллар да кычыта башлады.

Шәүлә якынлашканнан-якынлаша барып, инде аерым ачык булып күренә башлады.
Тәрәзәдән төшкән тонык ут яктысында абына-сөртенә, айкала-чайкала килүче кешенең авылда «эчкече» дип даны чыккан Мыштым Хәлил икәнлеген абайладык.

— Әһә, балыкның кәттәсе эләгә икән, болай булгач, - диде Фәрит кулларын угалап.
— Начинается первая серия нового фильма ужасов, - дип өстәдем мин көлеп һәм өстемә ак җәймәне яптым.

Мыштым Хәлил аны-моны сизмичә капкага якынлашты. Берничә адым ясарга өлгермәде, без сузган җепкә аягы белән эләгеп, гөрселдәп йөзтүбән Җиргә ауды. Катырак төште ахры, тора алмыйча шактый интегеп ятты, кемнәрнеңдер ата-бабаларын искә төшереп сүгенеп куйды. Аннары көч-хәл белән торып аякка басты һәм аксый-аксый капкага таба атлады. Шулчак Фәрит урам яңгыратып сызгырып җибәрде. Мыштым Хәлил «шып» итеп туктап калды. Ул да булмады яшеренгән җирдән сикереп тордым да ак җәймәне селки-селки ямьсез тавыш белән көләргә керештем. Хәлил агай тораташтай катты.

Без кулларыбызны алга сузып аңа таба атладык. Моны күрүгә Мыштым Хәлил артка чигенергә кереште. Койма буена җиткәч:
— Коткарыгыз, өрәкләр куа! — дип бар көченә акыра-акыра урамнан чабарга тотынды. Үзе минут саен безнең якка борылып карый. Берничә мәртәбә сөртенеп егылды. Якындагы йортлардан этләр йөгереп чыкты. Күз ачып йомганчы Мыштым Хәлилдән җилләр исте.

— Безнең файдага бер ноль, — диде Фәрит баш бармагын күрсәтеп. Кабат шайтан таяклары арасына сузылдык. Тыкрыкта ат пошкырды. Озак та үтмәде, йорт каршысына атлы арба килеп туктады. Арбадагылар нигәдер төшәргә ашыкмадылар, кызып-кызып бәхәсләшә башладылар.

— Теге юлы мин кердем. Хәзер синең чират, — диде озынрагы янәшәсенә янтайган юантык гәүдәлесенә. Тегесе телен көчкә әйләндереп:
— Миңа барыбер бирми ул, бурычым бар, — диде.
— Минеке юкмы? Син бит аның кодасы, ничек тә киле¬шерсез әле, — диде озынрагы мыгырданып.
— Әйттем бит мин сиңа, юк, дип.
— Әйдә алайса бергә керәбез!

— Пойдет, — диде бәләкәй кеше һәм арбадан төшәргә чамалап бер аягын аска сузды. Тик җиргә төшеп җитәм дигәндә генә чайкалып китте һәм пычрак суга ауды.
Озынрагы арбадан төште дә аны күтәреп торгызды. Аннары дустын капкага, таба сөйрәде. Ләкин җепкә абынып, икәүләшеп җиргә мәтәлделәр.
Озынрагы (Торна Вәли иде бугай) сикереп торып тәбәнәккә китереп типте:
— Син нәрсә, тавык баш, аяк чаласың.

Тәбәнәге, тавышыннан Тавык Абдулласы исәнлеген чамалаган идем, яткан җиреннән Торна Вәлинең аягына чытырдап ябышты. Тегесе тагын егылды. Бераздан сүгенә-сүгенә җирдә тәгәри-тәгәри сугышырга керештеләр. Фәрит бу тамашаны карап торды-торды да, түзмәде тавышын үзгәртеп тегеләргә эндәште:

— Әй, егетләр! Килегез монда! Кети-кети уйныйбыз.

Зират ягыннан көтмәгәндә яңгыраган бу шомлы тавышны ишетеп агайлар берьюлы тынып калдылар. Каршыларында басып торган ак киемле, ыржайган авызлы, өрәккә охшаган ике килбәтсез сынны күреп коелып төштеләр.

Тавык Абдулласы куллары белән битен сыпыра-сыпыра җиргә чүгәләп нидер мыгырданырга кереште. Торна Вәли исә мыштым гына арбасына таба чигенә башлады. Аннары акробат сыман бер сикерүдә арбасына менеп басты да дилбегәне бар көченә тартты. Үлән күшәп торган алаша сискәнеп китте һәм алга ыргылды.
Моны көтмәгән Абдулла елап ук җибәрде.
— Вәли! Дустым! Харап итмә! Калдырма монда, зинһар! — дип кычкыра-кычкыра арба артыннан титаклады. Тик атлы арба караңгылыкка кереп югалган иде инде. Әле шактый вакыт Абдулланың елак тавышы ишетелеп торды.

Ул кичне Үгез Сәлихның йортына самагунга килүчеләр күп булды. Без килгән берсен оста гына өркетеп борып җибәрә тордык. Бигрәк куркак йөрәклеләр икән. Шайтан суы эчеп кенә әтәчләнеп йөриләр болар ахырысы.

Кеше килмәүгә борчылып булса кирәк, бераздан Үгез Сәлихы үзе дә килеп чыкты. Капка янында тәмәке көйрәтеп шактый ара урамга карап таптанып басып торды. Аннары агач түмәренә барып утырды. Ул арада болытлар арасын¬нан ай калыкты. Без Үгез Сәлихын акылга утыртырга җыенып, кулларыбызны болгап:

— Без сине алырга килдек, — дип чәрелдек тавыш белән аңа кычкырдык. Үгез Сәлихы йөрәген тотып җиргә ауды.
Аннары нидер пышылдый-пышылдый капкага таба үрмә¬ләргә кереште. Калтырый-калтырый капка тоткасына үрелде. Ә без туктаусыз сызгырабыз.

Ниһаять, Сәлих ишегалдына кереп югалды. Озак та үтми бөтен дөньяны яңгыратып, сөрән салды.
— Үләм! Коткарыгыз! Әрвәхләр килгән!
Чоланда ут кабыздылар. Шау-шу купты. Чиләкләр шалтырады. Без өйләргә элдерттек.

Таң алдыннан абзарда сөйләшкән тавышка уянып киттем. Әни сыер саварга чыккан икән. Янында күрше Әсмабикә әби кызып-кызып нидер сөйли иде. Йокы аралаш сүзләренә колак салдым.

— Ишеттеңме әле кодача, яңалыкны?
— Юк. Нәрсә булган?
— Һи, сөйләп кенә бетерерлек түгел аны.

Әсмабикә әби тавышын әкренәйтә төшеп, пышылдауга күчте:
— Кичә зираттан әрвәхләр чыккан ди. Үгез Сәлихы үз күзләре белән күргән. Хәзер, мескен, түшәктән тора алмый ди. Сырхауланган, бахыр. Мине алырга килгәннәр иде, дип әйтеп әйтә ди. Үзе туктаусыз: «Киләләр! Киләләр! — дип кычкырып ята икән.
— Кит әле, булмас ла!
— Булган ди шул менә.
Мулла абзыйны да чакырткан. «Әгәр дә кылган гөнаһларымны кичерсәгез, бүгеннән бер тамчы да сәмәгүн сат¬мас идем, мәчеткә йөрер идем», — дип әйткән ди.

Алар тагын нәрсәдер сөйләштеләр әле, тик чиләккәшыбырдап аккан сөт авазы сүзләрен ишеттермәде генә.
Мин юрганымны әйбәтләп яптым да, күзләремне йомдым. Гаҗәеп рәхәт иде миңа. Чигүле түбәтәй, ак күлмәк, читек-кәвеш киеп мәчеткә баручы Салихны Күз алдына китереп тирән йокыга талдым.

Шул вакыйгадан соң Үгез Сәлихы чынлап та мәчет картына әверелде. Тик авыл агайлары гына эчүдән туктамадылар. Хәзер алар күрше чуаш авылындагы ахирәтләре янына барып күңел ачып кайталар. Бөкерене кабер генә төзәтә, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев