Әбләев хикәмәтләре: Кысыр хәсрәт
Бервакыт әллә нишләдем. Ни булганын һич кенә дә аңлый алмыйм.
Бервакыт әллә нишләдем. Ни булганын һич кенә дә аңлый алмыйм. Төрле-төрле уйлардан баш тубал чаклы булды, малай. Шул кадәрле зиһенем таралды ки, хәтта кайчак ни эшләгәнемне дә абайламый башладым.
Я тиктомалдан, юләр кеше кебек бөтен өйне тутырып «Талларым»ны җырлый башлыйм. Алай да түгел кинәт сикереп торам да, ятьмәдәге балык сыман бәрелеп-сугылып бүлмә буйлап йөрергә керешәм. Аннары тәрәзә каршысында «шып» итеп туктыйм да, урамга текәлеп, уйга чумам.
Инде икенче атна уйнарга чыкканым юк. Дус малайлар берничә тапкыр урамга чакырып яныма килсәләр дә, аягым авырта, дигән сылтау табып баш тарттым. Ашарга утырсам — тамактан үтми. Әни чистый аптырашка калды. «Сырхауладыңмы әллә, берни дә капмыйсың, балам», — дип төпченергә тотынды. Ә мин, билгеле, сер бирмәскә теләп: «Бер җирем дә авыртмый, прусты диеттә утырырга булдым», - дидем, аның сорауларыннан котылырга тырышып.
Һәй, ышандырырсың безнең әнине җиңел генә! Эчеңдәгене тышыңа чыгармыйча туктыймыни соң ул? «Син яшермә, әйт улым, бер-бер хәл килеп чыкмагандыр бит? — дип һаман сорашуын белә. Пыркарул да болай булдыра алмыйдыр, малай. Өзми дә, куймый да.
Ярый әле, шулчак әти эштән кайтып керде, тәки серемне беләсе ие. Җаен табып урамга чыгып сыздым. Башта Мочтак бабай янына тимерче алачыгына барырга булдым. Аның белән безнең борчак пешә, булган зарымны аңа барып бушатам. Бу юлы да ниятем шундый иде. Мужыт, мине борчыган уйлардан коткарыр, төпле киңәш бирер, мәйтәм. Әнигә авыз күтәреп сөйләп утыра торган сүз түгел ул. Бик четерекле мәсьәлә.
Мочтак бабай, бәхеткә каршы, үз урынында иде. Алачык почмагында арба тәгәрмәчләре кыршаулап азаплана.
— Алла ярдәм бирсен үзеңә, Мочтак бабай! — дип кычкырып сәлам бирдем.
Ул дусларча елмаеп баш какты. Мин аның янына чүгәләдем.
— Эшләрең барамы, улым. Ул-бу юкмы? — дип сорады Мочтак бабай, калын күзлеге астыннан күзләрен хәйләкәр елтыратып.
— Юк. Барысы да әйбәт. Хәлеңне белергә генә керүем, — мәйтәм гамьсез кыяфәт белән.
Җавабым Мочтак бабайның күңеленә хуш килде бугай, кәҗә сакалын селкетеп, мәгънәле генә иттереп тамагын кырып куйды. Аннары:
— Шулай була күрсен берүк. Ә без картларны онытмавың өчен Алла рәхмәте яусын үзеңә, улым, — дип кабат эшкә чумды.
Мин исә, аның егетләрчә җитезлек белән, зур тимер кыршауны агач тәгәрәмәчкә кидерүен күзәтә-күзәтә кирәкле сүзне нидән башларга белмичә, шактый вакыт уйланып тордым. Сөйләшүне ерактанрак башласаң әйбәт булыр, дигән бер нәтиҗәгә килеп, янә сүз каттым:
— Мочтак бабай...
— Әү, балам!
— Син минем кебек чакта ниләр эшли идең?
— Төрлечә буладыр ие, кем, Әбделәхәт улым. Иртәнге якта мәдрәсәдә гыйлем аласың, ә төштән соң әти-әни кушканны үтисең. Борылырга да урын калмый иде.
— Ә кызлар белән дус идеңме?
Ул кинәт эшеннән бүленеп башын күтәрде һәм миңа сынаупы караш ташлады. Аннары имән бармагын селки-селки:
— Берәр Чибәркәйгә күзең төшкәндер әле, шайтан малае, тәккә генә сорамас идең, — диде.
Бит алмалары үзеннән-үзе кызышып-пешеп чыкты. Уңайсызланып киттем. Тәки сер йомгагын чишә бу, мәйтәм эчтән генә. Ә үзем каушавымны сиздермәскә теләп, берни ямагандай баш чайкадым.
— Син бигрәк, бабай, әллә ниләр уйлап чыгарасың инде, — дидем үпкәләгән кыяфәттә.
— Я, ярар инде, борыныңны салма, мин шаяртып кына ич, — диде ул, дустанә елмаеп. Шуннан соң күзлеген салып тәрәзә төбенә куйды да, нидер уйлап урамга карады. Көрсенеп куйды. Бераздан миңа борылып сүз башлады:
— Дөресен әйтим, миндә ул чакта кызлар кайгысы юк иде әле. Заманалар авыр, гаиләбез ишле, ашарга җитми шуңа да ат сыман төптән җигелеп тартырга, ягъни күп эшләргә туры килде.
Тора-бара Мочтак бабайның йөзе ачылып китте, елмаеп куйды, тик барыбер тавышында ниндидер сагыш бар иде аның.
— Кызлар мәсьәләсенә килгәндә... Ни дип әйтим инде? Бар иде бер сылукай. Ошатадыр идем үзен. Гомер буе күңелемдә сакладым. Тик кавышырга гына насыйп булмады. Болгавыр елларда әллә кая китеп күздән югалды ул...
Аның сүзләреннән үземә дә моңсу булып китте. Нигә, мәйтәм, карт кешенең җанын әрнетеп, юк-бар белән баш катырам инде. Мочтак бабайны жәлләп куйдым. Борчулы уйларыннан арындырырга теләп кабат эндәштем:
— Мочтак бабай, әйт әле: кызларга ошар өчен ни эшләргә кирәк?
Ул минем соравымнан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Түбәтәен салып күзенә бәреп чыккан яшь бөртекләрен сөртеп алды, мыегын сыпырып куйды:
— Ай-һай, бигрәк четерекле сораулар бирәсең әле бүген син, улым. Инде тугыз дистәгә якын гомер кичереп тә аңа җавап таба алганым юк.
— Шулай да?
— Минемчә, иң элек чын егет булу фарыз. Аларны кыерсытмаска, үртәмәскә, гел ярдәм итәргә кирәк. Әгәр дә шул шартларны үтәсәң — кызлар үзләре синең арттан чабып йөри башларлар. Аннан соң...
Ул тагын нидер әйтмәкче булган иде, кинәт алачык ишеге ачылып китте һәм безнең янга берничә авыл агае килеп керде. Мочтак бабай сүзеннән бүленеп, алар белән сөйләшә башлады. Мин бераз тыңлап тордым-тордым да, ишеккә юнәлдем.
Тагын барып чыкмады. Иң кызык җирендә бүлделәр, шайтан алгыры! Нәрсә әйтмәкче булды икән Мочтак бабай? Фәрит янына барырга гына кала инде хәзер. Бәлки ул берәр киңәш бирер. Озак уйлап тормыйча шунда киттем.
Койма аша әче итеп сызгырган идем, тәрәзәдә Фәрит¬нең кара чутыр йөзе пәйда булды. Мин кул изәдем.
Бераздан әбисенең олы, очлы башлы галушларын сөйрәп Фәрит килеп тә чыкты.
— Ни булды, малай? — дип сорады ул килә-килешкә.
— Берни дә, прусты, сөйләшергә килдем, — мәйтәм.
— Уф, куркыттың, — диде ул битен сыпырып.
Без эскәмиягә утырыштык. Фәриткә барсын да ачыктан-ачык сөйләргә булдым. Эчемдәге серне аңа да ачмагач, ишегалдындагы тавыклар белән киңәшләшмәм бит инде.
Кыскасы, турыдан ярырга ниятләдем.
— Нигәдер эч поша әле, ахирәт. Сыеныр почмак таба алмыйм, — мәйтәм, сагышлы тавыш белән.
— Кичкә табан шулай була инде ул, — диде Фәрит сүзнең кая таба барганын аңламыйча.
— Инде бер атна шулай, — һаман үземнекен тукыйм. Фәрит бу юлы нидер сизенеп, миңа шикле караш ташлады:
— Хәсрәтең бар мәллә?
— Бар шул, малай.
— Нинди?
— Гашыйк булдым!
Фәрит күзләрен шарландырып озак итеп миңа карап торды. Аннары үзе дә сизмичә сызгырып җибәрде. Күренеп тора, ул мондый җавап көтмәгән иде.
— Да, эшләр хөрти икән. Торып-торып исәнме, кодагый. Кем ул?
— Классташым Гөлфия.
Ул тагын бер тапкыр сызгырып куйды:
— Күптәнме?
— Инде бер атна була, — дидем, башны аска иеп. Фәрит ни әйтергә белмичә үз алдында уйланып торды.
— Гөлфия, болай ничауа кыз инде, вапчеты. Тик кәпрәергә ярата торган гадәте бар. Отличник та бугай җитмәсә. Ну,ишкәнсең икән. Инде нишләргә уйлыйсың?
— Белмим инде. Үлеп яратам ич мин аны. Тик...
— Соң?
— Минем яратканымны белми.
— Ә-ә... монысы начар. Белдерергә кирәк.
— Ничек итеп?
Фәрит башын кашып алды.
— Ничек итеп дип... Аның юллары күп инде. Әле кичә генә бер гәҗит укыдым. Исемен хәтерләмим. Анысы не важны. Вәт шул. Анда кызларга ошау өчен илледән артык шартны үтәргә кирәк, дигән. Шуларны укып чыкканчы күзем арды, йокы килә башлады. Бигрәк авыр эш икән ул ярату дигән нәрсә. Безнең көч җитәрлек түгел аңа. Мәсәлән, анда болай дигән...
Ул исенә килеп туктап калды. Мин түземсезлек белән аңа ябыштым.
— Я, сөйлә инде тизрәк.
— Бупшым болай: беренчедән, аларга гел елмаеп карарга; икенчедән, киемен кидерергә, салдырырга; авыр сумкасын, әллә нәрсәләрен күтәреп йөрергә; иң соңгысы -аларның бер сүзеннән дә чыкмаска кирәк икән.
— Һи, шул гынамы? Анысын гына булдырам ич мин.
— Син ашыкма әле, ахирәт. Ансат эш түгел ул. Түземлек сорый. Син, мәсәлән, ничек елмаясың?
— Беләсең ич.
— Мин беләм. Ә ул беләме соң? Давай күрсәт, кәнфитләнеп торма! Мин тырыша-тырмаша елмайгандай иттем.
Фәрит чыраен сытты.
— Син нәрсә, балтасы суга төшкән авыл агаедай авызыңны кыйшаттың. Менә болай адәмчә елмаерга кирәк.
Фәрит теш казналарын күрсәтеп авызын ерды.
— Йә, төшендеңме инде?
Мин баш кактым. Авызымны колагыма хәтле җәйдем.
— Вәт, хәзер ничауа гына килеп чыкты. Прусты авызыңны киңрәк ерырга гына кирәк. Әзрәк кашларыңны да сикерткәлә. Кызлар бик ярата аны. Өеңә кайткач көзге алдында берәр сәгать күнегү ясарсың. Мәктәптә пәлтәсен кидерергә онытма. Аннан соң портфелен күтәреп кайтырсың.
— Рөхсәт итәрме икән, ул бит бик әтчәйный.
— Итәр. Әйттем ич кызлар ялагайланганны үлеп ошата¬лар дип. Гөлфия дә туларның бер ише.
— Рәхмәт, ахирәт. Кайгымны тараттың, — дидем мин. Үзеннән-үзе күңелем күтәрелеп китте.
— Тапкансың борчылыр нәрсә. Зурлар беләсеңме ул хакта ни диләр?
— Нәрсә диләр? — мәйтәм.
— Кысыр хәсрәт. Вәт нәрсә. Белмәсәң бел, парин! Фәриткә үпкәләмәдем. Ни дисәң дә — дус бит. Аннары кемгә нәрсә — кәҗәгә кәбестә дигәндәй, һәркем үз каланча сыннан карап эш итә. Әмма ләкин мин аңа бик тә рәхмәтле. Ату, чистый аптырап беткән идем, малай. Хәзер хет нәрсә эшләргә икәнлеген яхшы чамалыйм.
Икенче көнне нәкъ Фәрит өйрәткәнчә эш итәргә булдым. Иртә белән иң элек мәктәп бакчасыннан бер кочак чәчәкләр өзеп алдым да, Гөлфия партасына кертеп куйдым. Миннән булсын яхшылык, мәйтәм. Сабаклары арасына кош теледәй кәгазь кисәге тыктым. Анда: «Гөлфиягә, якын итеп», — дип язылган иде. Монысын кинода күргән идем. Артистларча кыландым инде. Ләкин исемемне куймадым. Әлегә сер булсын әле, мәйтәм.
Гөлфия, гадәттәгечә, дәрес башланырга ун-унбиш минут кала килеп җитте. Парта өстендәге чәчәк бәйләмен күргәч чак кына хуштан язмады, малай. Мин алгы партадан мыштым гына аны күзәтәм. Класста миннән кала бары Чокыр Фәһиме генә. Ашыга-ашыга нидер язып утыра бу. Гөлфия озак итеп бер аңа, бер миңа карап торды. Кайсысының эше микән, дип уйлады ахрысы. Аннары кояштай балкып чәчәкләрне сыйпаштырды, күкрәген тутырып иснәп алды.
Мин эчтән генә шатланып утырам. Көтмәгәндә Гөлфия чәчәк бәйләмен савыты белән бергә укытучы өстәленә, ягъ¬ни мәсәлән, минем борын төбенә китереп куйды. Болай эшләр дип һич кенә дә башыма китермәгән идем. Кәефем кырылды. Гаҗәпләнеп Гөлфиягә күз салдым. Ул исә миңа карап елмайды да, тып-тып атлап арткы рәттәге партасына барып утырды.
Озак та үтмәде дәрес башланды. Фәрит әйткәннәрне истә тотып Гөлфияне сихерләргә керештем.
Башта Гөлфия мине күрмәмешкә салынды. Мин бирешмәдем: муенымны 180 градуска бора-бора аңа карап елмайдым. Ул, ниһаять, миңа игътибар итте. Күз агы белән бер утлы караш ташлаган иде, ачылган авызым ябылмыйча катып калды. Кичәгенәк чамадан тыш тернировка ясап би¬темдәге мускулларымны авырттырганмын ахрысы, шуңа да елмаерга бик кыен. Бераз массаж ясап алдым да, кабат артыма борылдым.
Кашларымны сикерткәләргә дә онытмадым. Бу юлы ул әүвәл әйләнә-тирәгә күз төшерде, күлмәген сыпырды, чәчләрен төзәтергә кереште, бәләкәй көзгесен чыгарып йөзен тикшереп чыкты. Шуннан соң кабат алдындагы дәфтәренә иелеп яза башлады.
Тәки барып чыкмый бит, малай. Аптырап беттем. Дәрес барышында йөземне, муенымны авырттыра-авырттыра берничә тапкыр аңа карап елмайгандай иттем. Тик барысы да бушка булды. Соңгы мәртәбә бөтен көчемне җыеп ел¬майган идем, күз карашым Гөлфия янында бөкрәеп утыр-ган Куштан Хәкимнең йодрыгына төште. Үзеннән көлә, дип аңлаган ахыры. Мин дә югалып калмадым, телемне чыгарып үчекләп алдым. Безнең арага кысылмаса, ни була инде, мөртәткә? Дәрес беткәч ипи шүрлегенә менеп төшми булмас, бөтен тырышлыгымны юкка чыгарды, куштан тәре.
Ярый, беренче дәрес тә тәмамланды. Укытучы апа артыннан ишектә ябылып бетмәде, коштай очып яныма Гөлфия килеп җитте.
— Син, Әбләев, ычкындыңмы әллә? Тешләреңне ыржайтып миннән көлеп утырасың, хулиган, — диде дә, акланырга теләп авызымны ачканчы, апасының биек үкчәле түфлиләре белән шык-шык басып, китеп тә барды.
«Их, Гөлфия, нигә аңламыйсың мине. Бары сиңа ошарга теләвем генә бит», -дип артыннан барып әйтергә җыенган идем, бары кул гына селтәдем.
Дәресләр төгәлләнгәнче түзсәм-түздем, аның ягына бүтән борылып та карамадым.
Инде өйгә кайтыр чак җитте. Мин алданрак чыгып, киемнәр бүлмәсенә чаптым. Өстемә курткамны кидем дә, Гөлфиянең зәңгәр пәлтәсен тотып көтә башладым.
Янымда бөтерелгән орчык башлар миңа бармакларын төртеп көлгән булалар. Бер-икесенө тамызып да алдым. Йөрмәсеннәр ачу китереп, йөрәк болай да урынында түгел.
Менә, ниһаять, Гөлфия күренде. Бигрәк чибәр инде үзе. Аяк басулары гына ни тора! Тәвә кошымыни! Гөлфиянең күзе минем кулымдагы пәлтәсенә төшкәч битенә алсулык йөгерде, баскан җиреннән тукталып калды. Аннары ана каз кебек усал талпынып миңа ташланды.
— Әбләев, бу ни хәл! Нишләп минем пәлтәне алдың? Урламакчы буласыңмы әллә? Китер монда! — дип чыр-чу килә башлады.
Башта югалып калдым. Вәт, малай, мәйтәм, ни ди бит. Мине бурлыкта гаепләмәкче була түгелме соң? Ит яхшылык — көт явызлык диләрме әле? Нәкъ шулай булып чыга бу.
Гөлфия җыларга җитешеп минем кулга ябышты. Тарткалаша башладык. Тарткан саен идәнгә сәдәфләр коела. Ул арада кемдер укытучы апага җиткергән. Тегесе көтеп кенә торган диярсең, җир астыннан калыккандай килеп чыкты.
— Әбләев, тагын тәртип бозасыңмы? Ычкындыр пәлтә сен хәзер үк, — дип әмер бирде.
Ычкындырдым. Теләр-теләмәс кенә Гөлфиягә суздым.
— Мә, — мәйтәм, — ал пәлтәңне. Ярдәм генә итмәкче булган идем.
Кәефем кырылып урамга чыгып китми хәл калмады. Монысы да барып чыкмады. Инде портфелен күтәреп кайтасы гына калды. Гөлфиянең чыкканын көтә башладым. Бер кулы белән сәдәфсез пәлтәсенең чабуын, икенчесе белән авыр портфелен тотып Гөлфия пәйда булды. Янымнан эре генә узып китте бу. Мин артыннан куып җиттем дә портфеленә ябыштым.
— Бир, — мәйтәм, — күтәрешәм. Ул читкә тайпылды.
— Кит моннан! Синең «ярдәмең белән» болай да сәдәфсез калдым, — дип кызу-кызу атлап юлын дәвам итте.
— Мин бит юри түгел. Я, бир портфелеңне, — дип букчасының тоткасына кулны куйдым.
— Кит, диләр бит сиңа! Әнигә әйтәм!
— Кәнфитләнмә инде.
— Әгәр дә җибәрмәсәң, бөтен урамга кычкырам, чын менә.
Тагын ачу чыкты. Мине һаман да хулиган, дип уйлый инде бу. Аның саен үҗәтләнеп портфелен үземә тарткан идем, кинәт мәтәлеп киттем. Тоткасы Гөлфиядә, портфеле минем кулымда калды.
Гөлфия үкереп елап җибәрде.
— Хулиган! Сумкамны әрәм иттең бит. Хәзер әнигә ни дип әйтим инде? — диде ул яшь аралаш.
Шулчак янәшәдә кемдер усал итеп:
— Әбләев! Син нигә кызларны кыерсытасың, ә?! — дип әйтеп куйды.
География укытучысы икән. Тиз генә сикереп тордым да өйгә элдерттем.
Шайтан алгыры! Нәрсә булды инде бу? Яхшылык күрсәтәсе урынга, начарлык эшләдем түгелме соң? Гөлфия хәзер бер вакытта да мине гафу итмәячәк инде. Да, Әбләев, маладис, булдырдың, дип эчтән үземне битәрләргә керештем. Бөтен планнарымның да чәлпәрәмә килүенә уфтана-уфтана өйгә кайттым.
Капкадан кереп тә җитмәдем, кемдер артымнан сызгырып куйды. Борылып карасам, бүрәнәләр өстендә авызын ерып Фәрит утыра.
— Барысын да күрдем, малай, — диде ул. Аннары каныма тоз сибеп өстәп куйды: — Әйттем мин сиңа — Гөлфия чебен тимәс чер итәр дип. Тыңламадың...
— Син дә теңкәмә тимә әле, — дидем мин күңелсез генә.
— Ничауа. Башта шулай була инде ул. Җиңел генә берни дә бирелми, — диде ул мине тынычландырып.
— Миңа хәзер барыбер.
— Бик тиз бирешәсең әле син, дускай. Кызлар сыман балавыз сыгасың гына калды.
Утырыштык. Бер тамчы да сөйләшәсе килми. Авыр сулап тик утыруымны беләм. Фәрит тә үз эченә кереп бикләнде ахыры, тавышы ишетелми. Шул чак урыныннан сикереп торды да учы белән маңгаена шап-шоп итеп китереп сукты:
— Ничек моңа кадәр башка килмәгән, ә! Әбләй, ә юк Әбделәхәт, карале малай, мин бит яңа бер ысул уйлап таптым.
Мин теләр-теләмәс кенә аңа борылып карадым.
— Нәрсә тагын?
— Хәзер болай итәбез: кич белән аларның йортына барабыз.
— Шуннан?
— Шуннан шул — син кичке серенада башкарасың.
— Нәрсә?! Нинди сиринада ул?
— Се-ре-на-да. Чит илләрдә яраткан кызга багышлап тәрәз төбендә җыр җырлау. Берсе гитарада уйный, икенчесе кушылып җырлый.
— Кит әле моннан! Нинди җыр ди? Минем бит җыр дәресеннән өчле генә ич.
— Ну и ышту. Кәе булганда теләсә кем җырлый хәзер.
— Ә гитара каян аласың?
— Бер дә кайгырма, дус. Үзем тальянкада уйнармын, сиңа җырлыйсы гына. Я, ризамы?
Мин бераз уйлап тордым да килешеп баш кактым. Фәрит кулларын угалады.
— Булды бу. Хәзер әйбәт җыр гына табасы калды.
— «Талларым» ничек? — мәйтәм кыюсыз гына. — Вашеты, мин яратам аны.
— Син биш яшьлек кыз баламы әллә?
— «Сарман буйларында» батамы?
алдымы, шуны бүре кебек улап кеше куркыта.
— Ә монысы ничек:
Аргы яктан бирге якка, Очып чыкты бер чыпчык. Люблю тебя, люблю тебя, Люблю тебя, чукынчык.
Ул пырхылдап көлеп җибәрде.
— Кеше көлдермә инде, пажалысты.
Мин бер-бер артлы радиодан гел яңгырый торган җырлар исемнәрен тезә башладым-: «Миләшләрем», «Баланнар», «Алмагачлар», «Имәннәр», «Усаклар», «Бөрлегән», «Сиреннәр», тагын әллә нинди җыр исемнәрен атадым.
Фәрит барысын да юкка чыгара торды.
— Юк, юк. Болар батмый. Артык төче, болар. Саф мәхәббәт турында кирәк.
Мин әле күптән түгел генә радио аша тыңлаган бер җыр юлларын искә төшердем:
Әллә ниләр бирер булам, Сине бер күрер өчен. Калганнарын әйтеп тормыйм, Килгәч үзең күрерсең.
Монысыннан Фәрит эчләре катып көлә башлады. Хәтта бүрәнәләр өстеннән тәгәрәп төште.
— Ну, малай, кәмитче дә инде үзең! Никулиннан бер дә ким түгел. Соң, алла бәндәсе, нәрсә күрсәтергә җыенасың син, Гөлфиягә? Моны бит ике төрле уйларга була. Гөлфия ишетсә күрсәтер күрмәгәнеңне.
Монысы да ярамады.
Кисәк «кылт» итеп Мочтак бабайның яратып җырлаган җыр сүзләре башка килде.
Ачтым басу капкасын, Җәйдем киндер басасын.
Унбер яшьтә гашыйк тотып, Күрдем гыйшык җәфасын...
Фәритнең күзләре ялтырады.
— Во, нәкъ без эзләгән җыр. Прастуй. халык белми җырламагандыр инде. Мужыт Гөлфия кызганыр үзеңне. Булды, кичке «концертка» әзерлән!
Кичке якта Гөлфияләр капкасы каршысына килеп бастык. Аңа чаклы бер дистә чи йомырка эчкән идем. Фәрит кушты, тавыш әйбәт чыга ди. Күбрәк китте ахырысы, бугазга терәлеп тора. Абзарга кереп рипитисия ясадым. Болай ничава гына чыкты кебек.
Фәрит гармунының күреген тарткалады, төймәләргә баскалады.
— Я, әйдә, башла!
Ул сыздырып уйнап җибәрде, мин бөтен көчемне җыеп җырларга тотындым:
Ачтым басу капкасын Җәйдем киндер басасын...
Гөлфияләр йортының алгы бүлмәсендә ут кабыздылар. Ут яктысында Гөлфиянең сылу гәүдәсе күзгә чалынды. Әһә, тыңлыйсыңмы, — мәйтәм. Канатлана-канатлана җырлавымны дәвам итәм:
Кызарып кояш чыкты, Безнең мәктәп артыннан. Күп дәресем калды йөреп, Син, җанашым, артыннан.
Минем тавышка янәшәдә үлән күшәп, адашып йөргән сарык бәрәне сискәнеп китте һәм бар көченә кушаяклап урам буйлап чапты. Кетәклектә тавыклар кыткылдады, сыер куркып мөгерәде. Чылбырдагы эт усал итеп өрергә кереште. Ә мин исә яшелле-зәңгәрле тавышым белән бернигә дә игътибар итмичә җырлый бирәм:
Агыйдел буйларында Калдырдым галушымны. Кычкырдым ишетмәдең, Гөлфия, тавышымны.
Кинәт чолан ишеге шапылдап ачылып китте һәм аннан кулына көянтә тотып Хәмделниса түти килеп чыкты да җил-җил атлап безгә таба килә башлады. Үзе атлаган саен көянтәсен селки-селки безгә кычкыра:
— Хәзер мин сезгә оака концерты ясап, йокыдан иүлеи йөргән өчен кирәгегезне бирәм, шайтан алгырылары.
Көянтәсенең авырлыгын бер дә татыйсы килмәгән иде. Фәрит: «Палундра», -дип пышылдау белән, күз ачып йомганчы Гөлфияләр өе яныннан юк булдык. Бары Хәмделниса түтинең:
— Әниләрегезгә җиткерермен әле мин сезнең бу эшегезне, — дигән тавышы гына кайтаваз булып арттан ишетелеп калды.
— Тагын барып чыкмады, — дидем мин йөгерүдән туктагач, төшенкелеккә бирелеп.
— Барысы да әйбәт булды. Иң мөһиме — Гөлфия синең тавышыңны ишетте.
— Анысы шулай. Тик файдасы булыр микән? — дидем мин шикләнеп.
— Күрерсең — Гөлфия үзе синең арттан чабып йөри башлар әле. Бераз түз генә.
— Түзәр хәл калмады инде, — мәйтәм.
— Менә әйтте диярсең — барысы да син дигәнчә булыр! Дустым Фәрит ялгышмаган. Чынлап та мин дигәнчә
булды. Әмма ләкин бөтенләй башкача, көтелмәгәнчә килеп чыкты ул.
Аңа кадәр ниләр генә эшләмәдем мин. Капкаларына һәр кич чәчәкләр элдем. Гөлфиянең энесе аша хат җибәрдем. Мочтак бабай әйтеп торды. Мондый хатны авылда беркем дә яза белми хәзер. Хатның башы гына ни тора: «Гыйззәтле вә хөрмәтле Гөлфия туташ! Сезләргә үземнең кайнар йөрәгемнән чыккан чуктин чук, күптин күп сәламнәр-немне юллап калам...» һәм башкалар, һәм башкалар.
Юк, моңа да исе китмәде Гөлфиянең. Мине бөтенләй күрмәмешкә салынды. Әйтерсең, мин класста юк, бары тик Әбләев дигән бишенче класс укучысы гына алгы партада күзен чөкрәйтеп утыра.
Уйладым-уйладым да, үземнең баштагы ниятемнән кире кайтырга карар бирдем. Нәрсә, минем кешедән кай җирем ким соң әле? Гөлфия карамый дип гел борын салындырып йөрергә ышту ли?
Кыскасы, яңача яши башларга булдым. Иң элек тубал кадәрле чәчемне кыскарттым. Чалбарны көн саен үтүкләп, гел чиста күлмәк киеп йөри башладым. Юкка-барга тәртип бозудан тыелдым. Дәресләргә дә хәзерләнеп килдем.
Классташларым миндәге үзгәрешләрне тиз күреп ал дылар. Малайлар кырын карый башладылар. Кызлар, киресенчә, бер алдыма, бер артыма төшеп, кирәксә-кирәкмәсә дә миңа эндәштеләр. Укытучылар исә үзләренең күзләренә үзләре ышанмыйча, ни юрарга белмәделәр.
Абруем көннән-көн күтәрелә башлады, малай. Ул да түгел беркөнне класс җыелышында мине староста итеп сайлап куймасыннармы! «Ых» та итәлмичә калдым. Гөлфия¬нең боларның берсенә дә исе китмәде. Элеккечә «исәнмесез», саумысыз«дан кала бер сүз дә әйтмәде. Бары вакыт-вакыт аның елмаюлы карашын тоя идем.
«Ярар, мәйтәм, әйдә, көлә бир. Рәхәтлән. Түлке соңыннан үкенмә», — дип эчемнән генә уйлаштырып куйгаладым, Җитмәсә, Куштан Хәким гел аның тирәсендә бөтерелә. Тегесе канәгать. Гел авыз ера. «Килешкәннәр икән инде болар», мәйтәм.
Көннәр бер-бер артлы уза тора. Шулай бер вакыт безнең мәктәпне дәрестән соң колхоз бәрәңгесе җыярга җибәрделәр. Безнең бишенче класстан җаваплы итеп мине билгеләделәр. Бардык. Тотындык эшкә. Җир җимертәбез, малай. Безнең класс иң алда. Колхоз радиосыннан гел мактап сөйлиләр. Хәтта мәктәп стенгазетасында да язып чыктылар.
Кыскасы, эшләр җайлы гына бара. Ул көнне дә шулай булды.
Барыбыз да эш белән мәшгуль. Гөлфиянең яраткан көчеге дә бәрәңге басуында: әле монда, әле тегендә чабып тик йөри шулай. Я безнең тирәдә чуала, я кыр тычканнары куып бөтерелә. Бик сөйкемле үзе. Көләч йөзле. Хуҗасы да шундый булса иде, мәйтәм, авыр сулап. Барыбер онытып булмый, малай. Ошаса да ошар икән бу Гөлфия.
Җыелган бәрәңгене машина әрҗәләренә төяп ятабыз. Уен-көлке бер минутка да тынмый. Шау-гөр киләбез. Бер заман артыма борылып күз салган идем, егылып китә яздым: Гөлфиянең көчеге бәрәңге сабаклары арасында казына, ә ерак түгел аңа табан бәрәңге комбайны менеп килә. Ә эт берни дә сизми, казуын белә. Ара якынайганнан-якыная бара. Мин эшемнән аерылып: "Актырнак! Актырнак! — дип чакырырга керештем. Әллә машиналар гөрелтесе көчле булды, әллә инде ишетеп тә әһәмият бирмәде, эт борылып та карамады. Башкалар да минем тавышка эшләрен ташлап кычкыра башладылар. Гөлфиянең йөзе ап-ак булды. Үзе җылый, үзе: "Актырнак! Актырнак, бәләкәчем, кил монда тизрәк! -дип көчеген чакыра. Менә эт белән комбайн арасы кимегәннән кими бара, бер метрлар чамасы калгандыр.
Мин аны-моны уйлап тормыйча алга ыргылдым. Барып та җиттем, көчекне кочакка алдым да, читкә тәгәрәдем. Шул чак тимергә эләгеп аягым авыртып куйды. Классташларым килеп җиткәндә мин җирдә ятам, ә кочакта Гөлфиянең көчеге шыңшый иде. Барысы да мине мактыйлар, кулдан кысалар, җилкәдән кагалар. Башмагымны салып авырткан аягымны карарга керештем. Әллә ни зыян юк, бары бер урыннан кан сыркый иде. Гөлфия тиз генә кесәсеннән чигүле ап-ак кульяулыгын тартып чыгарды да, җылы бар-маклары белән аягымдагы яраны чистартып бәйләп куйды. Аннары көчеген кулына алып миңа матур итеп елмайды да:
— Бик зур рәхмәт үзеңә, Әбделәхәт! Син чын герой икәнсең, — диде.
Яшермим, бу минутларда миңа дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр кебек тоелды. Башым күккә тигәндәй булды, тирә-як оҗмахка охшап калды. Бу мизгелләрне мин бик күптәннән көткән идем.
Аягыма баса алмаганлыктан, мине машинага утыртып медпунктка алып киттеләр. Фельдшер апа аягымның бераз каймыкканлыгын, шуңа да берничә көн әйдә ятарга кирәклеген әйтте. Озак та үтми мине илтеп тә куйдылар.
Ә кич белән безгә Хәмделниса түти килеп керде. Иң сөенечлесе — янында Гөлфия дә бар иде. Хәмделниса түти чәчләремнән яратып сыйпады да:
— Менә бу, улым, сиңа рәхмәт йөзеннән, — дип алдыма өстеннән пары чыгып торган зур гына савыт китереп куйды. Мин яраткан пәрәмәчләр икән. Әй, куандым да инде, малай.
— Гөлфия сиңа дип атап пешерде, — дип. өстәде. Миңа аның бу сүзеннән дә кадерле нәрсә’бар иде
микән бу минутларда? Бер кайнар пәрәмәчләргә, бер оялчан гына янымда басып торган Гөлфиягә карап рәхәтләнеп бер елмайдым.
Их, мәйтәм, Фәрит күрсә иде бу күренешне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев