«Сәләт»ле җәй - 2024» тәмам!
Җәемнең өчтән бер өлеше «Сәләт» яшьләр үзәге үткәргән чараларда катнашып кына үтте дисәм дә ялгышмам. «Сәләт-Саба» аланы, «Сәләт Биләр» Форум, «Алдынгылар Биләр» Форум – барысына да өлгерергә тырыштым. Алай да җитмәде кебек дигән фикергә килдем дә «Сәләт-Иске Казан» җыенына да барып кайтырга булдым! Бер көнгә сузылган сәяхәтем турында сезгә дә сөйләп үтәсем килә.